Шыгыр-шыгыр килә җир күчәре...
Шыгыр-шыгыр килә җир күчәре, Көе, җае, көне авырая.
Шөгерләргә барам әле,
Шөгер суы тәмлегә.
Татар халык җыры
...Авыл кешеләре бу сыекча белән арба күчәре майлыйлар иде.
Кара чишмәдән чыккан кара сыекча белән майланган арба тәгәрмәче бик җиңел тәгәри.
Гәрәй Рәхим
Шыгыр-шыгыр килә җир күчәре,
Көе, җае, көне авырая.
Җир йөзендә сугыш, сугыш, сугыш...
Кай тарафка йөзне борырга, йә?!
Шыгыр-шыгыр килә җир күчәре.
Сыкрый-сыкрый әйләнгәндә җирең,
Борынгы бер сөаль сытылып чыга:
«Бу ватанда яшәү кемгә җиңел?»
«Бу ватанда яшәү кайчан җиңел?»
Шушы сорау тора җилдәй улап.
Ак кәфенлек төсле ак кылганнар
Йөгерәләр һаман дала буйлап.
Шыгыр-шыгыр... Майлап җибәрсәң лә,
Мае кирәк, мая кирәк көнгә!
Әйләнсен җир кояшлырак җайга,
Әйләнсен җир кояшлырак көйгә!
Ватан сугышы бара – бөек сугыш...
«Барысы да фронт өчен!» Гази1
Рейхстагка байрак кадаганчы,
Ничек тә түз, дөнья, билләһ газыйм...
Татар ире яуда сугышканда,
Татар җире тылда суырыла.
Барысы да фронт өчен кирәк!
Кирәк җирдән нефть суырырга!
Карыныңны каер, татар җире.
Йөрәгеңне каер, татар ире.
Бәгырь катламыңда катмар-катмар
Үткән тарихыңның зәмһәрире:
Зәһәрлеге җелекләргә үткән,
Түзсен генә, түзсен генә йөрәк.
Фронт өчен, уртак җиңү өчен...
Хәтәр барда татар һәрчак кирәк.
Суырып ала вакыт дигән чоңгыл,
Иләк аша или элеккене.
Җаны, җыры, җире – ватан өчен,
Ә үзе соң бу ватанның кеме?
Җир өсләтеп вакыт шуыша тора,
Җир аслатып кара чишмә ага,
Кара алтын тулы татар җире –
Сызлап тора, бәгырен ачып кара.
Шыгыр-шыгыр... Шөгер туфрагында
Шөкер итеп яшәп яткан чишмә
Киләчәкнең серен илгә чишә,
Киләчәкнең серен җиргә чишә.
Шөгер, Шөгер! Җандур тавы2 булып
Чал тарихың сакта торадыр ла.
Заманында җир читеннән килеп,
Тауларыңның төбен тырнадылар.
Нефтьле җир дип бораулады күпләр,
«Нефтең бир!» дип бораулады заман.
Тамырыңда типкән бәрәкәткә
Кырык өчтә бәреп чыгу язган.
Мең тугыз йөз кырык өчтә бары,
Сулык-сулык торган чакта көнең,
Һәр тарафта иңрәп торган чакта
Кабер тынын бөркеп сугыш өне.
Кырык өчтә Шөгер басуыннан
Күтәрелгән тәүге скважинада
Ватан өчен, җиңү өчен дигән
Тәүге аваз – өр-яңа җыр ага –
Татар җыры! Татар туфрагында
Каралмас дан һәм кара кан сеңгән –
Әрнү төсле, әче өмет төсле
Кара алтын кубарыла җирдән.
Бәгыреннән өзеп татар җире
Канын бирә. Мәгез! Ватан өчен...
Сугыш дигән дәһшәт капкынының
Богауларын болгап ватар өчен,
Һәм торгызыр өчен ил-ватанны –
Сугыш соңра күтәрмәгә калган,
Һәм космоска юллар сузар өчен
Шөгер басуыннан нефть ага.
Шыгыр-шыгыр килгән җир күчәрен,
Күтәрелеп Шөгер басуыннан,
Кара алтын – татар нефте майлый.
Һәм беразга чор җайлана сыман...
1 Рейхстагка тәүге Җиңү Байрагын кадаган Гази Заһитов.
2 1870 елларда Америка сәнәгатьчесе Л.Шандор авыл территориясендә механика остаханәләре төзетә, нефть чыгару өчен 2 скважина бораулата. 1881 елда гудрон (битум) заводы ача. Аның янындагы тауны авыл халкы Җандур-тау дип атый башлый.
"КУ" 11,2023
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев