Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин Казанга кайтам

Мин Казанга таңнар белән кайтам, Зәңгәр томан булып уралам. Һәр урамда мин үземне табам, Һәр урамда кабат югалам.

Дүрт капкаңның, Казан, дүртесен дә

Мин кайтышка каерып ачып тор!

Наис Гамбәр

Әнә бик борынгы тынлыгыннан

Күләгәләр күтәрелә иңрәп.

Мин – аларны, алар мине таный,

Һәрберсенә кушуч дога кирәк.

Луиза Янсуар


Мин Казанга таңнар белән кайтам,

Зәңгәр томан булып уралам.

Һәр урамда мин үземне табам,

Һәр урамда кабат югалам.

Мин Казанга хыял булып кайтам.

Сукбай җиле булып вокзалның,

Кабан күлнең камышларын сыйпыйм,

Илереп көтәм Казан азанын.

Мин Казанга Ефәк Юлдан кайтам,

Олау-олау һәрбер кәрванда.

Кулым сузып, дәшәм хәтер булып,

Һәр узгынчы җанга, һәр ханга.

Идел суы булып ага торам

Мин Казанга ерак чорлардан.
Мин Күлтәгин ташы булып багам

Балбалларда калган җырлардан.

Мин Казанга һәр кылычта кайтам,

Һәрбер кында кайтам үчегеп.

Һәм дөньямны монда турайтам мин,

Авыш манарадан үсенеп.

Мин Казанга каекларда кайтам,

Җиде җиле булып дөньяның.

Ул җилләрдә кылган шавы иңри,

Шартлап сына тулпар тоягы.

Мин Казанга нидер эзләп кайтам,

Чал гасырлар кичкән җыр булып.

Һәр урамда мин үземне табам,

Һәр урамда калам җуелып... 

 

"КУ" 07, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев