Логотип Казан Утлары
Шигърият

....Җыерчыклы җылы кулларына...

Сүз сөйләүче күп тә, тыңлаучы аз. Тыңлыйк әле бераз, дисәм инде…

...Җыерчыклы җылы кулларына

Елышкан күк иде пычкы сабы.

Әйдүк, кызым, диеп ымлады ул,

Иярдем мин – тугыз яшьлек сабый.

Ике яклы кул пычкысы белән

Ипләп кенә икәү агач кистек.

Дөнья түп-түгәрәк сыман иде,

Түп-түгәрәк үзе, үзе китек…

Сөйләшмәдек. Агач пышылдады.

Ишетмәдек – сабый белән карый.

Дөньялыкка тын җылысын бөркеп,

Өстебездә көзге кояш карый.
И сөйләде мыжык зарын агач,

Тирәбездә көмеш тоҗыр очты.

Бүрәнәнең зарын тыңлап кына

Кисә бирде ике яклы пычкы.

«Сөйләр сүзең көмеш булса мәгәр,

Дәшми торуларың – алтын, балам...»

Әбкәй алдан атлый, мин артыннан

Чыбык-чабык җыеп, тыңлап барам.

Морҗалардан күтәрелде төтен,

Дөньялыкка эңгер-меңгер иңде.

Сүз сөйләүче күп тә, тыңлаучы аз.

Тыңлыйк әле бераз, дисәм инде…
 

 

"КУ" 03, 2022

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев