Логотип Казан Утлары
Повесть

ӘЛИФ ЛӘМ МИМ (дәвамы)

Сәләй күзләрен йомды. Һай, бу ачы җил һич тә чит җирләрнең салкын җиле түгел, Кылыч тау йөзеннән исеп, Тимер Казык Теш таулары арасыннан үтеп, Байтуган малаен иркәләп исүче туган якның бәрхет җиле икән лә. Бу җил – Рәмзиясенең чәч бөдрәләре белән уйнап искән уйнак җил икән... Кичер мине, газизем!..

(Башыннан укыгыз)

***
...Чишенергә боердылар.
Анадан тума калган ирләрне туң җиргә тезләндерделәр. Алар күп түгел
иде. Чолганышта калгач та, әсирлеккә төшүдән кайсы кайда качып изаланган,
әмма барыбер фашист богавына килеп тарган солдатлар кара язмышларына
күнгән хәлдә, башларын түбән иеп, тезләнеп тора бирделәр. Озак тоттылар
аларны, сөякләргә туң йөгерде, әчкелтем март җиле аркадан какты. Тешләр
тешкә тиеп шакылдый, калтырата башлады. Уң янбашыннан кан саркыган
берәүнең тезләнгән урынында кызыл күлләвек җәелде. Бераздан ул
күлләвеккә бичараның хәлсез гәүдәсе авып төште. Аннан соң ату тавышы...
Түзәргә, ничек тә түзәргә... Байтуганның текә тауларында җил белән
куышып чыныккан аякларым, Бигәш тавыннан мәтәлчек атынып ныгыган
бәдәнем, ничек тә чыдагыз...
Сәләй күзләрен йомды. Һай, бу ачы җил һич тә чит җирләрнең салкын
җиле түгел, Кылыч тау йөзеннән исеп, Тимер Казык Теш таулары арасыннан
үтеп, Байтуган малаен иркәләп исүче туган якның бәрхет җиле икән лә.
Бу җил – Рәмзиясенең чәч бөдрәләре белән уйнап искән уйнак җил икән...
Кичер мине, газизем!..
Кинәт аркасына сугудан ир күзләрен ачты. Чайкалып куйды, әмма
егылмады. Каршында немец офицеры аңа бармак төртеп тора. Янында
тагын бер хәрби, анысы күзлекле, кулында кәгазь белән каләм.
– Jude. Erschießen! – Офицер март җилен кылыч кыеп төшергәндәй
тавыш белән ярды.
Шул мизгелдә Сәләй башына автоматның салкын көпшәсе терәлүен тойды.
– Ләә иләһә иллаллаһ...
Ләкин аны бүлдерделәр.
– Как вас зовут и какой вы национальности? – Немец хәрбиенең
сөаленнән җаны ике дөнья арасында тибрәлгән ир бермәлгә һушын җыя
алмый торды.
– Вагизов Саляй Гататович. Татарин.
Баш чүмеченә терәлгән автомат сабырсыз кымшанып куйды. Күрәсең,
палачның тәкате корый иде.
– Сугышка кайчан һәм каян алындыгыз? Званиегез?
Колагыма гына ишетелде, ахры, дип, Сәләй аңгырайган кыяфәттә
күзлекле хәрбигә карап тора бирде. Гомеремне кыяр алдыннан туган
телемне ишеттереп, газраил саташтырадыр.
– Сорауга җавап бирегез! – Тәрҗемәченең тавышы бу юлы яшен
камчысыдай шартлап чыкты.

– Мең тугыз йөз кырык өченче елның 18 мартында Татар АССРының
Арча район хәрби комиссариатыннан алындым. Рядовой. Өченче армиянең
179 танк бригадасы составында сугыштым. Миналар ташыдым. Атарга
яраксыз мин...
– Ни өчен? – Монысы инде кызыксынудан гына ташланган сөаль иде
кебек.
– Күзләрем начар күрә.
– Сугышка кадәр һөнәрегез?
– Мөгаллим. Татар теле мөгаллиме.
Тәрҗемәче, янындагы офицерга борылып, алманча нидер әйтте. Алар
берничә кәлимә сүз алышкач, автомат көпшәсе Сәләйнең башыннан
аерылды. Хәер, аннан соң ул, берничә тапкыр яңгырап, адәм балалары
тарафыннан үзенә йөкләнгән бурычны төгәл башкарды... Ләкин Сәләй
боларны ишетерлек хәлдә түгел иде. Ул инде бернидән дә курыкмый да,
бернигә дә өметләнми дә, хәтта дөнья салкынын да сизми иде. Гәүдәсе туң
туфракка тезләре белән береккәндәй чайкалып тора бирсә дә, җаны монда
түгел иде аның.
...Тирәлеген караңгылык уратып алган. Әмма шулкәдәр дә рәхәт,
шулкадәр тыныч. Кап-кара калын шәл эчендә икән бит. Колак төбендә генә
кап-кайнар йөрәк тибә. Дөп-дөп-дөп... Күмәч исе, җир исе, сөт исе, яз исе –
кара шәл эчендә дөньядагы һәммә исләр буталып, борынны кытыклап, яшәү
исе килә. Дөнья салкыныннан качарга теләгәндәй, ул бөтен булмышы белән
шушы кайнар кочакка сыенды. Җылыт мине, инәем, җылыт. Яшер мине...
Мин бит исән. Мин бар бит! Их, теге чакта әнкәм икәнлегеңне белсәм,
кысып-кысып кочаклар идем дә үзеңне, кара шәлең эченнән беркайчан
чыкмас идем...


***
...Әсирләрне башта җәяүләп Харьковка кудылар, аннан этап белән
Германиягә. «Берлинга болай тиз барып җитәрбез дип кем уйлаган», – дип
шаяртырга тырышты Сәләй, үзе шикелле биш йөзләп әсир белән Берлинга
килеп кергәндә. Араларында төрле чиндагылар: гади солдаттан башлап
генералга кадәр бар. Карантин баракларында ике ай тирәсе ябып тоткач,
барысын да шушында төяп китерделәр. «Ausbildungslager», ягъни «агарту,
укыту» өчен алып килгәннәр – барак башлыклары шулай аңлатты. Ай ярым
тирәсе лекция тыңларга йөрттеләр. Сәләй шаккатты: чеп-чи рус кешеләре
Советлар Союзының һичшиксез җиңеләчәге, сугыш беткәч, Европада
немецлар урнаштырачак тәртипләр турында шулкадәр ышандырырлык
итеп сөйлиләр. Телләре телгә йокмый. Каян җыеп бетергәннәр боларны...
Укулар төгәлләнгәч, әсирләр дә шушы фикерләрне башкаларга җиткерергә
тиеш, янәсе. Ләкин аның кайгысымы, үтереп ашыйсы килә. Ашату – ачтан
үлмәслек кенә, кешеләр ачлыктан шешенә, кем ни таба ала, үсемлек
тамырларына кадәр казып ашыйлар.
Сәләй баракта бергә булган иптәшләреннән аерылды, укыту үткәннәрне
төрле якка чәчтеләр, күрәсең. Аларны кайсыдыр бер шәһәр янындагы
лагерьга китерделәр...
– Сталин... иптәш Сталин, беләсеңме, ни дигән? Кызыл Армия солдаты
әсир була алмый дигән. Аңлыйсыңмы? Без юк, без – тере мәетләр... – Николай,
очарга талпынган гарип кош шикелле, кулларын як-якка җәеп җибәрде.
Николай – кызык, әмма ышанычлы кеше. Саша белән – Сәләйне
биредә күпчелеге шулай атый – беренче көннәрдән үк җеннәре килеште.
Украинаның Макаров посёлогында туып үскән, аннан хәрби хезмәт
вакытында сугышка китәргә мәҗбүр булган бу яшь, гаярь егет ихласлыгы,
күзләрендәге җылы моң белән үзенә җәлеп итә иде. Монда ул Сәләйдән
берничә айга иртәрәк килеп эләккән.
– Булмас... Без монда меңәрләгән бит.
– Әйе. Без генә түгел, союзниклар да бар бу лагерьда. Алар ничек яши
дә, без ничек тилмерәбез... – диде Николай, французлар яшәгән бараклар
ягына ымлап.
Алар белән бергә заводта французлар да, поляклар да, чехлар да
эшли. Сәләйнең башкалардан да ишеткәне бар: болар эт типкесендә җан
асрамыйлар. Конвойлары да немецлар түгел диләр, хак булса. Посылкалар
да алалар икән.
Узган төнне генә нарның Сәләйдән өске ятагында йоклаучы егет Женева
конвенциясе турында, союзник әсирләрнең шул конвенция аркасында адәм
рәтле яшәүләре турында акыл сатып яткан иде. Заводтан баракка кайтып
аугач, тоткыннар бераз шулай үзләренчә пар чыгарып, сөйләшеп алалар.
Әллә ниләр ишетергә була монда. Кемнең язмышы нинди бит... Университет
профессорлары да, җырчылар да, борын асты кибеп өлгермәгән килеш
сугышка киткән егетләр дә, колхозчылар да бар. Хәзер барысы да бер
калыпта, бер читлектә, шулай да һәркемнең бәгыре үзенчә сулкылдый.
Кемнең норма тутыруы, тырышып эшләве аерым исәптә. Яратмыйлар
андыйларны... Темасына карап, тавышлар үзгәрә. Кичә дә, конвенция
турында искә алганда, Гриша тавышын нечкәртеп сөйләде. Кем сөйләвен
тавышыннан һич танырмын димә...
Ә яшәүләре... яшәү дип әйтергә яраса, чынлап та, шәптән түгел.
Иртәнге алтыда торырга, команда булу белән барысы да юынгычлар
янына ашыга. Һава торышы нинди булуга карамастан, көн саен бил
тиңентен сап-салкын су белән юыну мәҗбүри. Бозлы су шыр сөяккә
калган бәдәннәрне куырып ала, әмма күзәтеп кенә торалар: ашык-пошык
чылангандай гына итсәң, дөмбәсләп атачаклар. Акрынрак кыймылдап,
юыну чиратының ахырына калучыларны кыйный ук башлыйлар:
– Шнель, шнель...
Бу мәхшәрдән соң, барак диварлары буйлап тезелеп басасы. Бүлмә
башлыгы, тоткыннарны бик игътибар белән санап, барак башлыгына
хисап бирә, барак башлыгы – «эсэс» чыга. Барлау тәмамлангач, иртәнге
аш китерәләр. Ул шикәрсез-нисез бер чынаяк кайнар каһвәдән гыйбарәт.
Аннан соң строй белән заводка. Баштагы мәлләрдә тоткыннарның барысын
да эшкә кумыйлар, сайлап кына җибәрәләр иде. Баракта калучыларга да
эш табыла анысы: чишенергә һәм киемнәрдән бет чүпләргә кушалар...
Тәрәзәләр көндез һәрвакыт ачык, ябарга ярамый. Шыр сөяккә калган
тоткыннар, бер-берсенә аркалары белән сөялеп, салкыннан калтырап
утырырга мәҗбүр. Заводта, тукмак астында, көне буе аягөсте басып тору
баракта салкыннан катып утыруга караганда мең өлеш артык.
Лагерь биек таш койма һәм койма өстеннән югары вольтлы ток
тоташтырылган тимерчыбык белән әйләндереп алынган. Тирәли бик
күп вышкалар, аларда «эсэс»чыларның автоматлары ялгыш кына бер
адым ясаган тоткынны чүпләргә әзер тора. Тәмуг авызы төсле зур лагерь
капкасыннан сул якта – агач бараклар, уң якта – мунча, ашарга пешерү
йорты һәм крематорий. Аннан көн-төн кара төтен ыргыла. Дөньяда кеше
ите янган ис...
Иртән торалмаучылар көн саен була. Төн чыкканчы җаннары бу тәмугны
ташлап качкан ул бичараларны, бараклардан чүпләп, лагерь ишегалдына
чыгарып ташлыйлар.
Заводта эшләгәндә, бер генә секунд та туктап торырга ярамый –
«эсэс»чылар кыйнап ташлаячак. Торалмасаң – ятып каласың. Гадәттә,
төшке аш вакыты җиткәндә, аяктан калучылар шактый җыела: үлгәне дә,
тересе дә... «Эсэс»чылар хәллерәк тоткыннарга гәүдәләрне бер өем итеп
җыярга кушалар. Кичен эш беткәндә, бу өемне алырга махсус арба килә.
Адәмнәрнең гәүдәләрен әрдәнәләп, арбага аталар. Бичара кешеләр арасында
әле исәннәре дә була, алар арба төбендә кала, өсләренә мәетләр өелә.
Коточкыч акырулар, ыңгырашулар... Ләкин моңа берәү дә игътибар бирми.
Лагерьга кергәндә – исәп. Үз аягы белән кайтучыларны санап бетергәч,
арбаны әйләндереп кенә бушаталар да, берәмләп санап, кабат тутыралар.
Тереләр – кичке ашка юнәлә, үлеләрне, киемнәрен салдырып, крематорийга
илтәләр. Аллаһның һәр бирмеш көнендә крематорий өстеннән кара
төтеннең өзелеп торганы юк...
Ракеталар ясый торган хәрби завод лагерьдан ерак түгел. Сәләй айга
якын йөк төяү эшендә. Аларның бригадасы вагоннарга цемент, эшкәртүдән
калган металл калдыклары төйи. Үзәккә үтәрлек салкын, ыжгырып торган
үтәли җил, ышыкланыр һичбер урын юк. Бу суыктан тоткыннар төренеп
изаланган сәләмә киемнәр генә коткарырлык түгел. Бияләйләр юк, яланкул
эшлиләр, вагоннарны ахыргача тутырырга кирәк. Утыз-кырык килограммга
калган ирләр, вагон өстенә менеп сикергәләп, йөкне тыгызлыйлар...
«Эсэс»чылар исә учак янында җылына, киемнәре дә калын. Лагерьдан эшкә
чыгып киткән тоткынның үз аягында кайтуы – җан исәбе мәҗбүри түгел
алар өчен, тән исәбе генә тулсын, калганы өчен «эсэс»чылар җавап бирми.
Аяклар гөбедәй шешенде, куллар көч-хәл белән хәрәкәтләнә. Җаны
гына чыкмаган бу гәүдәне нинди көч һаман йөртәдер – Сәләй үзе дә
аптырый. Ләкин бирешергә ярамый, ярамый. Ничек тә егылмаска, түзәргә
кирәк. Сугыш тиздән бетәчәк, безнекеләр инде фашистны өненә ныклап
куа диләр әнә. Телдән-телгә әсирләр сөйли моны, пышылдап, бик сагаеп,
колактан-колакка... Әлбәттә, мәхбүсләргә таратыла торган «Фолькишер
Беобахтер» исемле немец гәҗите киресен яза. Әмма алман телен сукалаучы
кайбер егетләр, анда язганнарның аркылысын буйга салып та, фашистның
хәле хөрти булуын чамалый. Сугыш беткәнче исән каласы иде, үләргә
ярамый! Әмма йөрәк ышыгында лепердәп торган ул ышаныч торган саен
сүнә-сүрелә бара. Ир яхшы аңлый: болай дәвам итсә, тиздән аяк сузачак
ул. Көннәр суытканнан-суыта, җилнең тынганы юк. Япа-ялан кырда вагон
төяүдән ничек тә котылырга, ничек тә завод эченә, ышыкка эләгергә кирәк.
Иртән тора алсам да, көндез аякта кала алмам дип уйлады Сәләй.
Иптәшләре ташламас анысы, лагерьдан култыклап алып чыгарлар чыгуын,
әмма кырда аны сөйрәп йөри алмаслар. Күрәләтә кемнең пуля аласы килсен.
Егылыр ул. Гәүдәсен арбага төягәнче тәненнән җаны аерылып өлгерсә
ярар иде лә, Раббым...
– Арагызда слесарьлар бармы? – Ишек катына кереп баскан немецның
әче тавышыннан барактагылар сискәнеп китте.
Тынлык.
Бәлки бу үлемнән качып калуның соңгы юлыдыр?.. Ә бәлки үлемгә туры
юлдыр. Ялган барыбер ачыкланыр бер. Малайчактан бирле кулына игәү
дә тотып караганы юк лабаса. Алдавыңны белсәләр, ике дә уйламыйча,
шундук атып үтерәчәкләр. Җавап булмагач, немец ишеккә борылды.
– Мин! – Сәләй, бар көчен җыеп, яткан җиреннән торып басты. – Мин –
слесарь...

(Дәвамы бар)

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев