Повесть рубрикасы буенча яңалыклар
-
15 июнь 2024 - 09:00
ӘЛИФ ЛӘМ МИМ (дәвамы)
– Ирем янына бардым. – Халык дошманы янына йөрисез, димәк?! – Гафуровның тавышыннан люстраның пыяла бизәкләре зеңгелдәп куйды сыман. – Ул халык дошманы түгел... -
14 июнь 2024 - 09:00
ӘЛИФ ЛӘМ МИМ (дәвамы)
...Мең тугыз йөз кырык өчнең кышыннан бирле, «билгесез югалды» дигән кәгазьдән гайре, Сәләйдән бер хәбәр дә юк. Кеше тиклем кеше ничек югала алсын? Сәләй бит ул! -
13 июнь 2024 - 09:00
ӘЛИФ ЛӘМ МИМ (дәвамы)
Юк, үләргә ярамый!.. Үлем җәза түгел. Кешелекнең коты күтәрә алмас кабахәтлек кылган җинаятьчеләр өчен иң авыр җәза үлем диләр. Ялгышалар. Үлем – җәзадан арындыру, аралау, үлем – ярдәм ул. -
12 июнь 2024 - 09:00
ӘЛИФ ЛӘМ МИМ (дәвамы)
«Менә кырык көне үткәч, тынычланыр», «менә теш чыгып беткәч, туктар», «Тәпи киткәч җайланыр» дигән сүзләргә юанып, көннәр-айлар үтә торды, тик бала елаудан башканы белмәде. -
11 июнь 2024 - 09:00
ӘЛИФ ЛӘМ МИМ (дәвамы)
Бәлки бу үлемнән качып калуның соңгы юлыдыр?.. Ә бәлки үлемгә туры юлдыр. Ялган барыбер ачыкланыр бер. Малайчактан бирле кулына игәү дә тотып караганы юк лабаса. Алдавыңны белсәләр, ике дә уйламыйча, шундук атып үтерәчәкләр. -
10 июнь 2024 - 09:00
ӘЛИФ ЛӘМ МИМ (дәвамы)
Сәләй күзләрен йомды. Һай, бу ачы җил һич тә чит җирләрнең салкын җиле түгел, Кылыч тау йөзеннән исеп, Тимер Казык Теш таулары арасыннан үтеп, Байтуган малаен иркәләп исүче туган якның бәрхет җиле икән лә. Бу җил – Рәмзиясенең чәч бөдрәләре белән уйнап искән уйнак җил икән... Кичер мине, газизем!.. -
9 июнь 2024 - 09:00
ӘЛИФ ЛӘМ МИМ (повесть)
– Сабакка килдем. Тиз генә өйрәт тә, әби. Малайлар белән тау шуарга чыгасым бар. Кичәгенәк тә чыкмаган идем. – Малай инде киез каталарын мич янына сөяп куйган, йон бияләйләрен салып, тунын яхшылап буып торган путасын чишеп маташа иде. -
29 май 2024 - 13:00
АК ТӨННӘРНЕҢ КАРА КӨННӘРЕ (повестьның дәвамы)
Җәй җиткәч тә, балалар йортындагы хәлләр әллә ни үзгәрмәде. Ипинең көндәлек күләмен тагын киметтеләр. Хәзер ул шырпы кабы тиклем генә булып калды. Ирдәүкә анысын да күпсенә башлады кебек. «Дармоедлар, фронт өчен, җиңү хакына нинди файдагыз бар соң сезнең?», – дип, бичара ятим балалар өстенә җикеренеп, аларны битәрләү, рәнҗетү, кыерсыту берни дә тормый иде аның өчен. -
27 май 2024 - 09:00
АК ТӨННӘРНЕҢ КАРА КӨННӘРЕ (повестьның дәвамы)
Кинәт Ваня дәдәй, сүзен өзеп, нидәндер борчулы кыяфәт белән ерактагы офыкка текәлде. Ул якта күтәрелеп килгән якты кояш күзләрне чагылдыра, аны-моны шәйләрлек түгел иде. Фәкать бал корты безелдәгән кебек кенә ишетелгән тавыш минут саен көчәеп, самолёт гөрелтесенә әверелде. Ул да булмый, тирә-якны тетрәтеп, бомбалар шартлый башлады. -
21 май 2024 - 15:00
АК ТӨННӘРНЕҢ КАРА КӨННӘРЕ (повестьның дәвамы)
Гафур шунда гына аңына килде һәм вокзалга таба йөгерде. Анда – мәхшәр, буталыш, гауга, кыямәт! Халык, елаша-елаша, бер-берсен эзләп ыгы-зыгы килә. Ул арада ачы сирена тавышына бер көтү гаскәриләр халыкны ниндидер караңгы подвалга куып кертә башлады. Бомбадан саклана торган «убежище» дигәннәре шул икән. Андагы алма да төшмәслек тыгызлыкта команда булганчы шактый гына әлсерәп утырдылар. Һәрхәлдә тәмам миңгерәгән Гафурга шулай тоелды, һәм ул, бу «зиндан»нан котылуга, тизрәк авылына таба сыпыртты. -
17 май 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
– Яшәве җиңел түгел инде ул. Кеше бит үзенә генә буйсынмый, аның эчке күңеле нинди генә булмасын, ул барыбер кемнәргәдер, нәрсәгәдер яраклашырга тиеш. Кызганыч, адәм актыклары белән дә гармониядә яшәргә туры килә. Белсәң иде театрдагы хәлләрне! Ярый әле, халык театрны сәхнәдән генә, тамаша формасында гына күрә, театрның үзендә, эчендә нинди кешеләр, нинди пычраклыклар булганны белсә, бәлки тамашачы театрга йөрмәс тә иде. -
15 май 2024 - 09:00
АК ТӨННӘРНЕҢ КАРА КӨННӘРЕ (повестьның дәвамы)
Рамазан абзый белән Өммегөлсем апа якты чырайлы кешенең хәлен аңладылар, чын күңелдән кан кардәшләре белән күрешү, бергә тупланып яшәү шатлыгын уртаклаштылар. Әнисе аларның ниятен хуплау йөзеннән: «Үз оясында кош та түлне мул җыя», – дип, хикмәтле сүз әйтеп куйды. Ул гыйбарә Блади абзыйның күңеленә аеруча хуш килде, ахрысы... -
14 май 2024 - 13:00
АК ТӨННӘРНЕҢ КАРА КӨННӘРЕ (повестьның дәвамы)
– Аннан ниләр күренә, Гафур?! – дип кызыгып та, көнләшеп тә сорады ул. Малай, урман эченә текәлгән килеш дәшми торды. Ул ниндидер серле-сәер нәрсә күргәндәй, бер урында кадаклаган кебек катып калган. Аннары кемнәндер башын яшерергә ниятләгәндәй бөгелә төште. Бу тикмәгә түгел иде. -
13 май 2024 - 13:00
АК ТӨННӘРНЕҢ КАРА КӨННӘРЕ (повестьның дәвамы)
Дерт итеп куйды да тирә-ягындагыларга күз йөртеп алды. Беравык аларга ни әйтергә дә белмичә тынып торды. Үлем медальонындагы кәгазьгә танылыр-танылмас хәрефләр белән русчалатып «Кызылармеец Баязитов Вәли Азатович, ТАССР, Чишмәле районы Җиләкле авылы» дип язылган иде. Ә ул исә Хәкимнең ахирәт дусты, якын сердәше иде. -
8 май 2024 - 09:00
АК ТӨННӘРНЕҢ КАРА КӨННӘРЕ (повестьның дәвамы)
Бөтенләй үз кешегә әверелеп, якынаеп киткәч, карт карелның ни өчен кунакка кашык тотып килүе дә ачыкланды. Монысы да элеккеге йола икән. «Кашыкларны төрле бизәкләр белән сырлау да борынгыдан килә бездә», – дип җанланып сөйләп китте карел кешесе. Гаиләдә һәркемнең шәхси, үз кашыгы бар, һичкемнеке белән дә бутарга ярамый. Кунакка да үз кашыгың белән генә йөрешле, ди.