Мөнбәрле мөгаллим (повестьның ахыры)
Остазыбызның дөрес фикерләре, төпле киңәшләре, мәгънәле ишарәләре гомерем буе мине озата бардылар. Алар миңа кирәк булдылар, һәм алар тормышка ашып та бардылар.
Соңгы сүз
Мөхәммәт абый җитәкчелегендә диплом язуыбызны, яклавыбызны,
җитәкчебезне котлап (диплом яклау җитәкченең дә җиңүе бит ул!), аңа
чәчәкләр бирүебезне, чәчәкләр тапшырганда, аның күзләрендә яшь чагылып
китүен, минем моңа бик гаҗәпсенүемне тәфсилләп язып тормыйм. Әйе,
бар да нәкъ шулай булды. Шулай төгәл һәм кыска. Алай да остазымның:
«Мингалимова, синең кебек җиңел һәм рәхәт итеп диплом язучым булганы
юк иде әле», – дигән сүзләре миңа иң зур бүләк булганын да язып үтми кала
алмыйм. Остазымның шәкертенә әйтелгән зур мактавы бит ул.
Мин бу язманы менә хәзер, инде үзем Мөхәммәт абый яшеннән дә
өлкәнәеп киткәч язам. Бу вакытта мин инде аның бөтен әдәби әсәрләрен
(берничәсеннән кала, ул аларны безне укытып чыгаргач язды) көлеп тә,
елап та, сокланып та укып чыккан идем. Мәкаләләрен, чыгышларын,
әңгәмәләрен укыганда, безгә лекция сөйләгәндә әйтелгән фикерләре
чагылып киткәч, күптәнге кадерле нәрсәмне тапкан кебек чын күңелдән
куандым. Остазыбызның дөрес фикерләре, төпле киңәшләре, мәгънәле
ишарәләре гомерем буе мине озата бардылар. Алар миңа кирәк булдылар,
һәм алар тормышка ашып та бардылар. Розалия дә, мин дә авыл мәктәбенә
укытырга киткәч кенә кияүгә чыктык. Балалар үстердек. Мин фәнемә
һәрчак тугры калдым. Туган тел һәм әдәбият укытуга күп төрле карашлар
күрергә туры килде: туган тел дәресләренә икенче сорт итеп караган 80 нче
еллар да, суверен республика булгач, рәхәтләнеп, киң программалар белән
укыткан чаклар да, оптимальләштерү кайчысының баш өстендә эленеп
тора башлаган вакытлар да булды. Мин бер нәрсәгә инандым: нинди чор,
нинди генә программа, дәреслекләр булса да, баланы предметны яратырга
өйрәтеп була. «Ә яраткан фәнне начар укып булмый инде аны», – ди торган
иде остазыбыз Мөхәммәт абый.
Әллә никадәр планнар, хыяллар белән эшләп ятканда, беркөнне
миңа да Мөхәммәт абый безне кисәткән пенсия яше килеп җитте. Авыл
мәктәпләрендә балалар кимегәннән-кими барган вакытлар. Әнә шул чакта
остазымның күңел халәтен аңлап, аның кичерешләре белән дә сугарылып,
мин дә мәктәптән аерылдым.
Мөхәммәт абый: «Язмый тора алмасагыз гына, яза башлагыз», – дигән
иде. Остазымның бу сүзе дә күптән инде мине үз артыннан ияртеп алып
китте. Инде төркемдәшләр барыбыз да аннан өлкәнрәк яшьтә булсак та, ул
һаман безнең буй җитмәс үз мөнбәрендә остазыбыз булып кала һәм шул
югарылыгыннан безгә уңышлар тели кебек тоела.
«КУ» 07, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев