Повесть рубрикасы буенча яңалыклар
-
28 января 2024 - 09:00
БИЕК БӘХЕТ ТАУЛАРЫ (повестьның ахыры)
Рәзилә эндәшмәде, кайчандыр кочагында иркәләнгән ирнең киң җилкәсен карап, иреннәрен канатканчы тешләп барды. Күз яшьләренә ирек бирүдән курыкты. Мескен булып күренәсе килми иде аның. -
27 января 2024 - 09:00
БИЕК БӘХЕТ ТАУЛАРЫ (повестьның дәвамы)
Әллә Хәйбулланың рәнҗүләре каты булганмы, үз тиңен таба алмый җәфаланды Рәзилә. Үзенең язмышына бераз күнегә дә төшкән иде инде. Һәм көтмәгәндә, менә бу хыялый уй башына килүе аны әсәрләндереп җибәрде. Хәйбулла ничек яшәп ята икән анда? -
26 января 2024 - 09:00
БИЕК БӘХЕТ ТАУЛАРЫ (повесть)
Дөньядагы ике хатын-кызның берсе аның аша үткән, телгә алып сөйләрлек нәрсәсе бар инде, ә менә сүз арасында Хәйбуллага бу хакта әйткән иде, таш булып катты теге. Башын иеп, сүзсез-нисез генә алдындагы чәен чөмерде дә, борын астыннан нәрсәдер мыгырдап чыгып китте. -
25 января 2024 - 09:00
Моң кайтты (ахыры)
...Җомга көн, кичке сәгать алтылар булгандыр, Зөһрәләрдә – телефон. Казанның Республика диагнозлар үзәгеннән дәррәү тавыш: «Килеп җитегез, вашему Бигичеву плохо». Зөһрә бар дөньясын онытып, үзләреннән ерак булмаган диагностика үзәгенә чапты. -
24 января 2024 - 09:00
Моң кайтты (дәвамы)
Хәйдәрнең җиде кат җир астыннан килгән көчле тавышы күкрәк читлеген җимереп чыгып, тышкы дөнья аша һәм көчәйгәннән-көчәя барып, күкнең җиде катлы гөмбәзенә күтәрелеп каплана. Гөмбәз пыяла кебек зеңләп тетрәнә һәм чатнаган гөмбәздән чәчрәп, йолдызлар коела. -
23 января 2024 - 09:00
Моң кайтты (дәвамы)
Биредә яңгыраган һәр аһәң мәхәббәт, котылгысыз язмыш тарафыннан бездән тартып алынган мәхәббәтне кире кайтару турында иде. Сөю. Нәрсә ул? -
22 января 2024 - 09:00
МОҢ КАЙТТЫ (повесть)
Икеләтә гаҗәбе менә кайда иде: кайтканда, сагынуы никадәр көчле булган булса, ул туган җирнең үзендә шулкадәр тиз, җилгә очкан томан кебек юкка чыкты да куйды!.. -
21 января 2024 - 09:00
БӘХИЛЛӘШҮ (повестьтан өзек)
Ипи салу, Ул – ничек? Аңа ниләр кирәк? Кирәк әйбер күп түгел. Иң беренче – эш ярата торган, бай күңелле хатын кирәк. Аннан кала каен утыныннан тиешле эсселек тудыра алырдай уңышлы, игелекле мич кирәк. -
20 января 2024 - 09:00
ТИК СИН ГЕНӘ (дәвамы)
Ләкин Илнурны сискәндергән нәрсә бүтән иде. Тир! Тирда ул берни уйламыйча, ничектер автоматик рәвештә бөтен мишеньнәрне кыйратып чыкты. Ул әйбәт ата иде. Әмма башта төзәп тора, сулышын тәртипкә китерә... Ә бу юлы ул ату өчен махсус эшләнгән робот шикелле кыланды. -
19 января 2024 - 09:00
ТИК СИН ГЕНӘ (дәвамы)
Күрешергә кирәк. Аңлашырга. Хәтта Денис куенында булуы да артык әһәмиятле түгел бугай. Ярату бар икән, барысы да җайланыр. Ә Илнур аны һаман ярата. Кешеләр хәтта ирдән аерылган, бүтәннән бала тапкан хатынга да өйләнәләр. Һәм бер дигән итеп яшиләр. Әгәр кеше бер тапкыр хаталанган икән, бу мәңге кичермәслек хәл түгел. -
18 января 2024 - 09:00
ТИК СИН ГЕНӘ (дәвамы)
Коба төстәге гитара чехолы аскан Илнур парк буйлап килә. Чехол эчендә – ул яраткан төрек винтовкасы. Паркны чыгып, беркадәр атлагач, мәктәп ихатасына керде. Ихатада кеше күп түгел, аның белән бер үк вакытта мәктәпкә кереп баручы кыз. Ашыга-ашыга атлый. Атарга! Юк, аны атарга ярамый иде... Бөтен эшне мәктәпкә үтеп кергәч башларга кирәк. -
17 января 2024 - 09:00
ТИК СИН ГЕНӘ (дәвамы)
– Без җәмгыятьне уятырга, зомбига әверелгән кешеләрне кичекмәстән дәваларга, азат итәргә, тулы канлы тормыш белән яшәтергә бурычлыбыз. Ә моның өчен җәмгыятьнең бер тетрәнеп алуы таләп ителә. Нык тетрәнеп, сискәнеп уянуы кирәк. Мондый хәл, әлбәттә, корбаннар сорый. -
16 января 2024 - 09:00
ТИК СИН ГЕНӘ (дәвамы)
– Тик аның шартлары бар, – диде ул һәм сүземне аңладымы бу дигәндәй, бераз текәлеп торды. – Хәзер коридорга чыгабыз һәм без сине үткәрмәскә тырышабыз. -
15 января 2024 - 09:00
ТИК СИН ГЕНӘ (дәвамы)
– Йоклап яткан кешене яңагына чапкалап уяталар, ул шунда гына сикереп тора да тирә-ягына күз сала, үзенең кайда, ничек килеп эләгүен аңларга тырыша. Йокыга киткән җәмгыять тә шулай. Яңагына шаңлап җибәрмичә аны уятып булмый. Ә уятырга кирәк. Уянсын ул, үзенең ничек шушы хәлгә төшүе турында уйлансын. Һәм аны бары тик без генә уята алабыз. -
14 января 2024 - 09:00
ТИК СИН ГЕНӘ (дәвамы)
Ә укуга йөрмәү бик урынлы булып чыкты, чөнки аны Джон шул көнне үк үзенә эшкә чакырды.