Повесть рубрикасы буенча яңалыклар
-
29 октябрь 2024 - 15:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Бу вакыйга турында хатирәсен үзенең көндәлекләрендә Мостай Кәрим болай дип тәмамлый: «Гәҗәеп нәрсәләр булып ята бу тилергән дөньяда. Кан түгәләр, якыннарын таптыйлар. Пастернак хөрмәтенә дип, Переделкино чиркәвендә дини мәрәсимнәр башкаралар, башка сыймаслык, шаккатыргыч туйлар уздыралар... Туй озак барган диделәр. Мин ахыргача калмадым. Туйда Рәшит Сүнәев, аның хатыны Гүзәл, Сәгъдиевның туганнары Ренат белән Руслан мине үзләренең игътибарында тоттылар». -
28 октябрь 2024 - 15:00
ТАНКИСТЛАР (документаль повестьның ахыры)
Рәсимнең Казанга кайтып төшүе журналистлар өчен зур сенсация булды. Телефоннан шалтыраулар өзелмәде. Аның белән очрашырга, әңгәмә үткәрергә, интервью алырга ашыктылар. Барысын да «Алёша» экипажының Запорожье юнәлешендәге Новодаровка бистәсе янындагы бәрелеш кызыксындыра. -
28 октябрь 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
– Әйтсен, миңа ошый Нәзифәнең безгә «сез» дип дәшүе, нишләп кыен булсын инде аңар, – диде. Әткәй кабат сүз кузгатмады, мин аларга «сез» дидем. Чөнки хөрмәтем зур иде. Белмим, әнкәйнең бу сүзгә нинди мәгънә саласы килгәндер, ләкин мин үземчә эшләдем. -
24 октябрь 2024 - 15:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Без яшьлек белән уздырып җибәрдек ул нужаларны. Мин менә шушы елларда бөтен гомеремә җитәрлек сабырлык, түземлекне туплаганмындыр, ахры... Нужалары кабат кайтмаса да, соңгылары бик кирәк булды тормышта… -
23 октябрь 2024 - 15:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Без тулай тораксыз укырга мөмкин булмаячак дип, документларны кире алырга карар кылдык. Әй, Асия сөенде инде. Кадрия белән Миннебикә генә кара кайгыга баттылар. Юк, алар болай да укырга дип килмәделәр, паспорт алганчы гына укыйбыз да паспорт алгач таябыз дип авылда ук сөйләшеп куйганнар иде. -
22 октябрь 2024 - 15:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Менә шуннан соң инде китапларны үзем язарга тотындым. Дәфтәрдән энә белән тегеп, кечкенә китаплар ясадым да аларга хикәяләр, шигырьләр язарга тотындым! Тик менә беренче китапларымда нәрсәләр булганын хәтерләмим. Сакланмаган. -
21 октябрь 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Шулай итеп, хәзер генә түгел, инде күптән аңлаган нәрсәм – мин гомер буе үземнең кем икәнлегемне исбатлап яшәргә мәҗбүр булганмын, ахры. -
18 октябрь 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Ничәнче кат икәнен хәтерләмим инде. Ул вакытта ишекләр ачык, консьержлар юк. Менә без фатир каршында. Кыңгырау төймәсенә басабыз – җавап юк. Тагы баса Илгиз... Көтәбез... Тик әтисе ишекне ачмый әле. Илгизнең дә китәсе килми. Ул вакытта телефоннар да юк бит. Әтисе безнең киләсен дә белми. -
17 октябрь 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Илгиз белән очрашабыз, киноларга барабыз, Мәскәүнең кызыклы, тарихи урыннарында йөрибез. Ләкин Илгизнең гаиләсе белән мин әле һаман да таныш түгел. Чөнки өч ай тирәсе узганнан соң гына, бер дусларына кунакка баргач, аның Мостай Кәрим улы булуын ишеттем. -
16 октябрь 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повесть)
Гомер тиз уза. Гомер ул үткән көннәр түгел, гомер ул истә калган көннәр дип әйтәләр. Минем истә калган көннәрем күп икән. Шуларны барлый башлагач, кара әле, мин бит бик кызыклы тормыш юлы үткәнмен икән дип куйдым. Нәрсәсе белән кызыклы дигәндә, тормышымда гаҗәеп кешеләр белән очраштым, алар әле һаман да очрап тора. Ачышлар гаҗәпләнүдән башлана диләр. Яңа кешеләрне табу, танышу, тормышның могҗизаларын күреп гаҗәпләнү – болар ачыш түгелмени? -
13 октябрь 2024 - 09:00
ТАНКИСТЛАР (документаль повестьның дәвамы)
– Алайса, Людага ияреп барып кайт Биләргә. Үзеңә ошаган берәр йортны белеш. Шулай итеп, алар әнисенең җиңел кулыннан Биләрдә яши башладылар. Бу 1993 ел иде. Рәсимгә ул елның беренче декабрендә биш яшь тулды. -
11 октябрь 2024 - 09:00
ТАНКИСТЛАР (документаль повестьның дәвамы)
Леваков шунда урман полосасы буеннан үзләренә каршы килеп чыккан танкны күреп алды. Алар каршына туп-туры Т-72Б танкы килә иде. – Танк! Командир! Каршыга танк килә! Рәсим шул секундта ук наводчикка: – Алексей, ут! – дип, атарга әмер бирде. -
9 октябрь 2024 - 09:00
ТАНКИСТЛАР (документаль повесть)
Украинада сугыш бара. Чын сугыш. Ләкин ул сугыш дип түгел, махсус хәрби операция (СВО) дип атала. Аның хәтта сугышчылары да юк. Анда катнашучыларга сигнал белән генә мөрәҗәгать итәләр. Ул сигнал позывной дип атала. Мәсәлән, «Алёша» – командиры Рәсим Баксиков булган экипажның позывное. -
24 август 2024 - 09:00
ГОМЕР (повестьның ахыры)
– Илдар... Үлеме турында... Илдар. Илдар... Хәзер инде Айгөлгә барысы да ачык иде. Ни өчен өйдәге җиһазларның алыштырылуы да, телефонның монда булуы да... Барысы да... Хәтта Илдарның үлеме турында ни өчен хатынына хәбәр итмәүләренең сәбәбе дә. Их, Илдар… -
23 август 2024 - 15:00
ГОМЕР (повестьның дәвамы)
Карчык аның учын сыпырды: – Ничек кенә авыр тоелмасын, киткән артыннан китә алмыйсың икән. Алай ярамый да. Үзе биргән Ходай гомерне, үзе ала. Шул гомерне өзәргә омтылу да, кара кайгыга батыру да гөнаһ булыр иде. Хәтта канәгатьсезлек белдерү дә гөнаһ. Ходай биргән бүләктән йөз чөергән сыман.