Логотип Казан Утлары
Повесть

МӘҢГЕЛЕК ХӘРӘКӘТ (Повесть)

Синдә гасырдан-гасырга, нәселдән-нәселгә югалмыйча сакланып килгән ата-бабаларның игенче геннары уяна.

Иртәнге яңгыр озак яумады, күп булса, унбиш-егерме минут тирәсе
баргандыр. Яңа күтәрелеп килгән уҗымнар өчен менә дигән инде бу яңгыр.
Алар, кар бетеп, кояш җылырак карый башлау белән куе шәмәхә төстәге
борыннарын төртә башлый. Аннары гына яшел төс алалар, ә инде июнь
урталарына сары төскә кереп, башакка тула. Бу вакытларны авыл агайлары
«ашлык серкә очырган чак» дип йөртә. Әгәр дә ашлык серкә очырган иген
басуын күргәнегез юк икән, димәк, илаһи гүзәллекнең ни икәнен белми
яшисез. Яшькелт-сары иген кыры ул вакытларда диңгезне хәтерләтә. Шул
диңгез өстендә җәйге рәшә булып, дулкыннар йөгереп уза. Бу манзараны
күзәтеп торган адәм баласы үзен диңгез уртасында дип хис итә, яки эссе
чүлдә сихри сагым күзәтәм дип уйлый. Иген басуы өстендә талгын җил
белән дулкын-дулкын күтәрелеп, бер уңайга гына очкан арыш серкәсеннән
күзләрне ала алмый сәгатьләр буе карап торып була. Җанга тынычлык иңә,
шул ук вакытта ниндидер бик тә кадерле, бик тә изге нәрсәне югалткан кебек
тоясың. Синдә гасырдан-гасырга, нәселдән-нәселгә югалмыйча сакланып
килгән ата-бабаларның игенче геннары уяна. Ике кулыңны җәеп, басу эченә
йөгереп кереп китәсең килә, бар игенне кочагыңа җыеп аласы, назлыйсы,
иркәлисе килә башлый. Әйе, сез үзегезне тулысы белән шәһәр кешесе
дип атыйсыгыз килә икән, иң элек серкә очырган иген басуларын күреп
кайтыгыз һәм сез үзегезне инде беркайчан да: «Мин тулысы белән шәһәр
кешесе», – дип әйтә алмаячаксыз. Алай гына түгел, игенчеләр нәселеннән
булмавыгызны да инкарь итә алмаячаксыз. Чөнки табигать кануннарына
каршы килә алган бер генә кеше дә юк әлегә.
Басу эченә кереп барган Дәнәф адым саен җирнең җылысын тоеп атлады.
Җиргә түгел, ә йомшак мендәргә баскан кебек иде. Әле июльнең рәхимсез
челләсе туфракны катырмаган. Җир шундый йомшак, аяк батып-батып китә.
Ул кереп барган кыр иген басуы да түгел, шулай ук силос өчен кукуруз яки
көнбагыш та чәчелмәгән монда. Печән басуы дип тә әйтеп булмас, ахры.
– Ай! – Дәнәф ирексездән кычкырып җибәрде.
Комбайн янында кайнашкан әтисе улы ягына борылып карады.
– Нәрсә булды?
– Куян, әти! Покос астында качып яткан, мин чак өстенә басмадым, әнә
кара, нинди зур!
Раушан абый күңеле булып кеткелдәп көлеп куйды.
– Күзеңне ачыбрак йөр икенче, ярый аягыңа китереп типмәгән, куян
гына димә, шырпы кебек кенә сындырган булыр иде.
– Пакуслар зур, әти, атлап кына чыгарлык түгел, каян күреп бетерәсең,
ди, аны.
– Шөкер, быел иген уңды. Ә мондагы басуның туфрагы кап-кара, ипигә
ягып ашап була.
– Җирне ашамыйлар ич, әти.
– Һе, ашамыйлар, ашыйлар, ничек кенә ашыйлар әле, шушы җир
булмаса, ачтан үлә адәм баласы. – Авызын ачып, атасын тыңлап торган
улына карамый гына эндәште Раушан абый: – Ременьнәрен тарттырдым,
покослары зур, подборщик көчкә ала, тиз бушыйлар. Улым, бар, комбайнны
кабыз да, подборщикны төшереп, бераз барып кара әле, ашыкма, ишеттеңме,
барабанны тыгылдырсаң, муеныңны борам.
– Ярар, әти! – Малай йөгереп барып, комбайн кабинасына менеп утырды
да, кабызып, подборщигын покос өстенә төшерде.
Комбайн кузгаткан тузан аша атасы ягына күз салды.
– Әйдә-әйдә, кузгал, куян куа торган вакыт түгел, – дип, Раушан абый
алга күрсәтеп, кулын изәде.
Әйе, бар иде заманнар, бу басуда аркылы атлап чыга алмаслык покослар
була торган иде.
Дәнәф озак еллар эшкәртелмәгән ташландык басуга кабат күз йөртеп
чыкты.
– Менә шулай дус. – Ир шулай җиргә эндәште. – Өлкән прапорщик
Хәсәновның кирәге калмаган кебек, синең дә хөкүмәткә кирәгең калмаган
икән. Ну, ничего, яшәрбез әле без, шулаймы, менә дигән итеп яшәрбез?!
Ул ирексездән сул аягын сыйпап куйды, Таҗикстанның коры һавасына
ияләнгән организм туган як һавасын әле бик кабул итеп бетерми. Бигрәк
тә һава дымлы булса, балтырдагы яра төзәлсә дә, гел сызлап тора. Дәнәф
кирегә борылды, анда аскы якта каенлык бар, агачлары бик карт инде аның.
Әбисе сөйләгәнен хәтерли, сугыш беткәч, көрәк белән казып утыртып
чыкканнар икән аны. Очы-кырые күренмәгән полосаны ничек шулай көрәк
белән генә утыртып чыга алганнар икән? Күз алдына китерүе дә авыр. Эшкә
әрсез дә булган инде әбиләре. Дәнәф җәйге җилгә кушылып, туктаусыз
шаулап утырган каенлыкка килеп җитте, туктап калмыйча полосадан ук аска
киткән болынга таба төшеп китте. Монда да искитәрлек хәлләр бар икән. Ул
болынны таный алмыйча туктап калды. Шушы болын өчен елның-елында
күпме талаш чыгара торган иде авыл халкы. Көтүчеләр мал ашату өчен,
печәнчеләр печән чабар өчен, якын-тирә хуҗалыклар хайван арканлау өчен
талаша торган иде. Барысы да бу болынга үз хокукларын белдереп килделәр.
Август ахырларына инде монда хайван яларлык та үлән калмый торган иде.
Малларга ашатып, чабып, болынны ялт итеп куя иде авыл халкы. Дәнәф, әллә
ят җиргә килеп чыктыммы дигәндәй, як-ягына каранып алды. Нәрсә соң бу?
Печәне билдән узган болында мал таптаган түгел, җәяүле үткән эз дә юк.
Карт каеннардан коелган орлыклардан, маллар умырып ашап тормагач, яшь
каеннар үсеп чыккан, орлыгын кошлар алып килгәндер, араларында нарат
агачлары да матур гына үсеп киләләр. Буйга Дәнәфне дә узганнар. Адәм
баласы аяк басмагач, табигать бик тиз үзенең элеккеге халәтенә кайткан.
Шушындый агачлар үсеп чыксын өчен ничә ел ташландык хәлдә калырга
тиеш соң бу болын? Күптән, бик күптән, болынның кирәге беткән халыкка.
Авылда маллар саны юк дәрәҗәсендә, шуңа күрә печән хәстәрләүнең кирәге
калмаган. Мал асраган хуҗалыклар да чалгы белән эш итми хәзер, печәнне
сата да ала. Колхоз җирләренең яртысыннан күбесенә күпьеллык печән
чәчелгән. Ягулык кыйбат булгач, иксез-чиксез басуларны эшкәртү мөмкин
түгел. Дәнәф печәнне ера-ера аска, чишмәгә таба атлады. Әйе, монда чишмә
бар иде элек. Аны Дәнәфнең әтисе белән авылның балта остасы Ришат абый
буралап, улагын да ясап куйганнар иде ул вакытта. Чишмәне күргән берсе
«аһ» итә иде. Курчак өе кебек матур килеп чыкты бурасы.
Ул чишмә янына килеп җитте дә бурасына күз салды. Бура череп,
мүкләнеп беткән, улагына кагылырлык түгел, кагылсаң таралып китәрлек.
Көмештәй суы белән малларны, печәнчеләрне, җиләк җыярга килгән
кызларның сусауларын басып килгән чишмәнең адәм балаларына кирәге
калмаган. Солдат хезмәтенә китәсе төнен ул шушы чишмә янында беренче
мәхәббәте Илүзә белән үткәрде. Вәгъдәләр бирештеләр, кыз аның кочагына
сыенган килеш елый-елый, кайтканын көтәчәгенә антлар бирде. Вәгъдәсе
генә шушы чишмә суы кебек акты да китте. Дәнәф бер ел гына хезмәт иткән
иде. Кыздан хат килеп төште: «Мин кияүгә чыгам, бүтән язма». Дуслары да
Илүзәнең сүзләрен раслап, хат язды. Көтмәде аны сөйгән яры, үз авылына
ук кияүгә чыкты. Ә Дәнәф өч елга контракт төзеп, солдат хезмәтендә калды,
контракт вакыты беткәч, тагын контракт төзеде, тагын, тагын... Шулай итеп
егерме ел үткән дә киткән.
Чишмә җырлый, диләр, юк җырламый, ул үзен оныткан кешеләргә
рәнҗеп елый. Дәнәфтән биш-алты адым гына читтә чинашкан тавыш
ишетелде, үз уйларына бирелеп басып торган ир, сискәнеп, тавыш килгән
якка борылып карады. Инеш суында ике су күсесе яннарында адәм дигән
зат барлыгына исләре дә китмичә, рәхәтләнеп шаярышып уйныйлар.
Менә сиңа кирәк булса, авылга терәлеп үк торган болында яшәп тә, адәм
баласын бер дә күргәннәре юк микәнни? Юкса яннарында Дәнәф басып
торуга карамастан, болай иркенләп уйнамаслар иде, аны күрүгә, ояларына
кереп качкан булырлар иде. Әнә камышлык арасында бакылдап, тавыш
биреп утырган ата кыр үрдәге бик тиз тынды. Аңа акыл кергән, ә боларның
исләре дә китми.
– Көш! – Дәнәф суга кечкенә таш ыргытты.
Күселәр чупылдаган тавышка борылып кына карадылар да уеннарын
дәвам иттеләр.
Кем ышаныр икән егерме беренче гасырда авылга терәлеп торган
болында беркайчан да адәм затын күрмәгән хайваннар яшәвенә. Дәнәф
башын чайкап куйды. Ә тауларда кәҗәләр, аларны ерактан күреп алуга,
шундук сикерешеп юкка чыгалар иде. Әйе, алар кеше белән очрашуның
яхшыга түгеллеген, адәм баласының нинди вәхшилеккә маһир икәнен
яхшы белә. Хайванга түгел, хәтта бер-берсенә карата да.
Ул ерганакны сикереп чыкты да, билдән узган печәнне ерып, аргы як
урамына таба атлап китте. Инешнең бу ягына да адәм аягы басмаган икән.
Болын үләнен таптап, ул салып барган эз бөтенләй ят күренеш кебек тоела.
Дәнәф урам башына менеп җитте. Әнисе кайтышлый ипи алырга кушкан
иде. Юк, авыл ташландык түгел, халкы элеккеге кебек күп булмаса да,
таза хуҗалыклар җитәрлек, авыл уртасыннан асфальт юл да салынган, зур
гына кибете дә бар. Тик менә капка төбендә бәби саклап утырган әбиләр
күренми, бала-чагасы да тузан куптарып чабып йөрми. Таза, төзек, җансыз
авыл, ышанырлык түгел.
Хәерсез сәфәр хәерсез бетәр, ди. Кибеткә якынлашып килгәндә, Дәнәф
каршына классташы Камил килеп чыкты. Ул – авылда торып калган
бердәнбер классташы. Авылны яратканга түгел, ә шайтан суын яратканга.
Ул да өйләнмәгән, яшьтән үк салырга яратты, шуңа читкә чыгып китә
алмады.
– О-о-о, яшьти! Кайтканыңны ишеткән идем, кич яныңа килеп чыгармын
дигән идем, менә үзең очрап торасың тагын, – дип, Дәнәфкә тирес исе
сеңеп, сөялләнеп беткән кулын сузды.
– Исәнме, Камил, каян кайтыш?
– Безнең бер юл инде, яшьти, ферма да өй.
Дәнәф классташын күзәтергә тотынды. Камилнең өстендә иске генә
кием, фермага ярамаган тагын дигәндер инде, чәчләрен күптән алдырмаган,
кырынган үзе, махмырдан, шешенгән, куллары да калтырап тора. Аягында
тирескә каткан галош.
– Фермада эшлисең алайса.
– Соң укуны бетергәннән бирле шунда, яшьти, мине бит аю табаны дип,
армиягә дә алмадылар. Тирес чыгарам мин анда. Бүген махмыр өстенә
транспортёр өзелде, гафу инде, парин, шуны төзәтеп ятып, миннән тирес
исе килеп тора.
– Төшке ашка кайтышмы?
– Нинди аш әле монда, иртәдән бирле калтырап йөрим, кичә рәис тана
суйдырган иде, үпкә-бавырын ике литрга алыштырдык та бәйрәм итеп
алдык.
– Бүгенгә калдырмадыңмыни?
– Юк инде, син нәрсә? Кулга килеп керсә, төбенә төшеп җитми туктый
белмибез, хет шунда чиләге белән китереп куй.
– Сыя?
– Нинди сыймаган, булсын гына. Синең бераз чамаң юкмы?
– Чамасы бар, юк түгел. Ә үзеңнең юкмыни бер дә, эшлисең бит?
– Чама булса, синнән сорамас идем, үзем сыйлаган булыр идем әле, аена
алты мең төшеп бара, бу айныкын рәис миңа тоттырмаска, әнигә бирергә
кушкан. Акчасын кулына алса, атна буе эшкә чыкмый дип, мине сүккән.
– Син алай атна буе эчеп йөрмә, эштән куар тагын.
Камил көлеп җибәрде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ", 7, 2023

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев