ИКЕ РӘССАМ (дәвамы)
Халык ураткан мәйдан уртасында ирләр көрәшә, ә арткы планда бүрәнә өстендә ике егет капчык белән сугыша. Икесенең дә баш түбәсендә кәләпүш. Биленә таянган Авзал: – Яшь егетләргә ник түбәтәй кигездегез? – диде.– Түбәтәй татарның мескенлеген күрсәтә. Ул сәләмәдән котылырга безгә. Төркия патшасы Ататөрек беләсезме нишләгән? Кара баулы калпакны тыеп, Аурупа үрнәгендә киң кырлы эшләпә, костюм-чалбар кияргә дигән закон бастырткан.
2
Кыр кәҗәсе кебек агач баскычтан ике генә сикерде Авзал. Артында шыгырдап, урам ишеге ябылды. Бакый Уразов! Очлы таягын идән тактасына кадый-кадый, икенче катка менә. Егет борылып исәнләшмәде, картлач та яшь коллегасын күреп өлгермәгәндер. Нишләп бу бабай халкы (алар өчәү иде) олыгайгач та, эшем кешеләре кебек көн дә остаханә юлын таптый икән? Гомеребезне очлаганда да, шедевр тудырабыз дип хыялланалар, ахры. Чынбарлыкка хилафлык китермичә реалистик әсәрләр сырлый-сырлый, бармаклары кәкрәйгән абзыйларга алмашка яшьләр үсте, бүген рәсем сәнгатенә алар хуҗа! Ике-өч буын арасында күк белән җир аермасы: дөньяны бүтән төрле итеп күргән, бүтән төрле уйлаган, бүтән төрле фикерләгән Авзаллар тиздән карт-корының искелек исе аңкыган картиналарын күргәзмә залларыннан кысрыклап чыгарып, заманга яраклаштырган абстракт сурәтләр тезәчәк. Малевичның йөз еллык «Кара квадраты» әнә нишләтә: кемдер аны бөек иҗат ди, ә кемдер «пүчтәк» дип яманлый, ә үзе сихерләнгәндәй, шуннан күзен алмый.
Авзалның эчен пошырган икенче бер нәрсә: бүлмәсе иде. Кечкенә, тар һәм ямьсез! Анысы да әрсезлек белән генә яуланды. Мөнир Садриев атлы рәссамның вафатыннан соң егет гариза язып, берлек рәисенә керде. Бакый Уразов хуҗа янында утыра иде, нәкъ менә ул тәгәрмәчкә таяк тыгып маташты:
– Мәрхүмнәрнең җаны кырык көн каңгырап йөрер, ди. Мөнир яшьти остаханәсен ярата иде. Куна-төнә эшләгән чаклары булды, кайтса – бүлмәсенә кайтыр. Аның әле анда картиналары шактый, кызы җыештырсын башта. Рәис тә, картны җөпләп, баш какты.
– Сабыр ит, Авзал. Син безнең өметле рәссам. Идарәдә иң күп макталганы – син. Шулаймы, Бакый ага? Ага көлемсерәде. – Соңгы вакытта утырышлар Авзал Сәлимов исеме белән башлана, Авзал Сәлимов исеме белән тәмамлана. Егетне чамасыз мактап бозмыйк тагы.
Берлек җитәкчесе:
– Бүлмә мәсьәләсендә Мөнир абыйның туганнары әйберләрен алгач уйлашырбыз, – дигәч, егет тиз-тиз башындагы компьютерын «кабызды». Көт һавадагы торна очып, учыңа кунганын! Ул сәләмәләр кайчак алына да, болар кайчан уйлаша! Өч айданмы, ярты елданмы, бер елданмы? Юк, абзыйлар, калган эшкә кар яудырмагыз әле сез. «Изге ялган»ны кулланырга, мөгаен.
– Фатир хуҗасы куа. Эскизларымны вокзалдагы саклау камерасына илтәм инде. Ялганын көчәйтеп, борынын да мышкылдаткач, аны жәлләгәннәр иде.
– Ачкычы миндә, – дип, Бакый Уразов аны үзе белән ияртеп китте. Бүлмә бик кечкенә иде, ул бер күрүдә үк Авзалга ошамады. Әмма ни диярсең, өлешеңә тигән – көмешең. Танылган рәссам Садриев абзый шушы куышка сыйдымы икән? Әйтәләр шул: өлкән буынның бөтен «хәсрәте» – сугыш уты кабынмасын. Ачлы-туклы тормышка да риза алар. Ә егет кыска гына гомерендә кысанда кысылып, тарлыкта тараеп яшәргә теләми!
– Энем, без күршеләр синең белән, мәрхүмнең әйберләрен миңа күчерик. – Карт рәссам аңа чүпрәккә таккан ачкыч бирде. – Бүген үк картиналарыңны ташы.
Күршесе иң майлы калҗаны эләктергән: аның ике тәрәзәле бүлмәсе фатир хәтле иде. Уң почмакта тәбәнәк суыткыч, түрдә үк өстәл, дивар буенда йомшак диван. Арысаң – сузылып ятып ял ит! Кышкы суыкларда йоклап та кал! Беркем дә якты дөньяларга мәңгелеккә килмәгән, Бакый Уразов та картаеп хәлсезләнгәч, остаханәсенә йөрмәс. Менә шул чакта Авзал берлек хуҗасыннан рөхсәт сорап вакланмыйча «хан сарае»на күченер. Тик абзый картаерга ашыкмады, инде ун елда бөредәге өмет яфрак та ярмыйча саргаеп кипте. Бүлмә һаман бушамады. Бакый карт кынамы, аның ике дусты – Гомәр Гаязов белән Бәшир Хисамовлар да кендеге белән остаханәгә береккән. Бу өчәү азау ярган урман бүреләре кебек иде. «Өер башлыгы», әлбәттә, Уразов, дуслар аңарда җыела, өчесе дә идарә әгъзасы, күп кенә проблемалар «берлек»кә кадәр, шушында хәл ителә бугай.
Бакый абзый «сине дә ояма сыйдырам» дидеме, беркөнне аны панорамалы картинасын бәяләргә чакырды. Сабантуй күренеше иде ул. Халык ураткан мәйдан уртасында ирләр көрәшә, ә арткы планда бүрәнә өстендә ике егет капчык белән сугыша. Икесенең дә баш түбәсендә кәләпүш. Биленә таянган Авзал:
– Яшь егетләргә ник түбәтәй кигездегез? – диде. – Түбәтәй татарның мескенлеген күрсәтә. Ул сәләмәдән котылырга безгә. Төркия патшасы Ататөрек беләсезме нишләгән? Кара баулы калпакны тыеп, Аурупа үрнәгендә киң кырлы эшләпә, костюм-чалбар кияргә дигән закон бастырткан.
«Өч бүре» тешләрен шакылдатып, аңа ташланырга тиеш иде. Чәйнәп өзсәләр дә, сүз юк, ул бит татарның иң изге әйберенә кизәнде! Ләкин абзыйлар аның тәнкыйтен уен-көлкегә генә борды. Бәшир Хисамов Бакыйның башындагы яшел түбәтәен сыпырды:
– Менә кем ул, искелек калдыгы! Сал каз ояңны!
– Ки салам эшләпә! – диде Гомәр Гаязов, кеткелдәп.
Алдында көлештеләр, ә артында тиргәделәр. Ачык ишектән барысы да ишетелде: Бәшир белән Гомәрнең чыбыркысы каты шартлады:
– Яшь тай ничек тибенә!
– Мокытлар үсә!
– Таш тишкән әрсез чүп үләне!
– Әдәпсез!
Гәрчә, Авзал нәкъ менә Бакый Уразовның маңгаена чиртсә дә, гаҗәп, ул егетне яклады:
– Яшь чакта без дә калай әтәчләр идек. Койма биек, тавыш – гайрәтле. Без талант, өлкән рәссамнар уртакул дип төкерек чәчтек. Дөнья бабай үз җае белән урыныңа утырта, коймаңны тәбәнәйтә, кикригеңне шиңдерә.
Авзал безнең кебек беркатлы авыл малае, читкә тибәрмик без аны, яшьтиләр. Авзалга көлке иде. Улмы беркатлы?! Юк, ул кәбестә кебек катлы-катлы. Егет биш былтыр ук җаныннан туган авылын тамчысына хәтле сыгып чыгарды. Яшь рәссам хәтта шәһәрнеке дә түгел, Авзалның ватаны – Җир шары! Ул – космополит! «Өчлек» белән нинди уртаклык булсын ди, егет үзе алардан читләште. Аның каруы Тәүфыйк Зыятдин белән «ботка пеште». Кайчан карама кәҗә сакалын бармагы белән тарый-тарый, коридорда киләп сарып йөргән рәссам иҗат дип пошынмый, аның ярты ел элек башлаган эше нибарысы өч сызыктан гына гыйбарәт, зары да һаман бертөрле иде:
– Уч тутырып гонорар түләсәләр, маңгай тиреңне агызып эшләр идең. Безнең хезмәт шалкан бәясеннән дә җүнрәк. Ник чиләнергә ди! Аны сәүдәгәр малае ашата, имеш. Дан-шөһрәтләргә ирешмичә тамак өчен генә яшә инде, ә! Тәүфыйк абзыйның да бүлмәсе ат биетерлек зур.
– Алайса нишләп үз көегезне генә көйләп, өегездә ятмыйсыз? – диде Авзал шелтәләгән төсле. «Шундый остаханә биләп», – димәкче иде дә, яхшысынмады.
– Минем монда көем көйләнгән. – Рәссам Бакый ишегенә ымлады. – Яшьтиләр белән күңеллерәк миңа.
– Сез дуслармыни?
– Ни дус, ни дошман, урталыкта без. – Тәүфыйк Зыятдин тагын «өер башлыгы»ның ишегенә ишарәләде: – Син, кара мыек, кара каш, миннән гайре берсеннән дә фикердәш эзләмә! Алар сиңа көндәшләр, аңыштыңмы?
– Рәхмәт, – диде Авзал, бу агач йортта аңа дус та, фикердәш тә кирәкми, Тәүфыйк абзый белән берлектәге яңалыкларны белеп тору өчен генә аралаша иде. Ул «урман бүреләре» кебек идарә әгъзасы икән, кайда күргәзмә оештырыла, кемгә мактаулы исемнәр бирелә, кем ял йортына юллама белән бүләкләнә – барысын да түкми-чәчми минуты-сәгате белән кайтарып аудара.
Ә бүгенге «хәбәр»не берлек җитәкчесе үз аягы белән китерде. Ярты ай элек кенә сайланган Рамил Зәйнулла иде ул. Корылтайда өч төркемгә бүленгән рәссамнар һәркайсы үз намзәте өчен «көрәште». Тәнәфестә кандидатларның икесе Авзалны да «эшкәртеп» маташты.
Беренчесе:
– Мине сайласаң, картиналарыңнан төсле альбом эшләттерәм, – дисә, икенчесе вак-төяк вәгъдәләр белән чикләнмәде:
– Фамилиямне тамгаласаң, киләсе елда Тукай премиясе кесәмдә дип сана!
«Фикердәш» Тәүфыйк Зыятдин терсәккә орынып:
– Өчесен дә шытырдатып сыз! Өчесе дә файдасыз зат, – диде. Рамил Зәйнуллинны сызмады ул, аның программасы кызык, анда яшьләр өчен (ә Авзал яшь!) нинди генә проектлар каралмаган, һәммәсе дә аңа аталган кебек иде. Әрсез көндәшләр чатыр чабып «тавыш» җыйганда, Зәйнулла: «Җәмәгать, мин иңнәремдә дөнья йөген күтәрдем, миңа бәрелмәгез!» – дигән кыяфәт белән бу тамашаны гел читтән генә күзәтте. Мөгаен, ул җиңәчәгенә ышана иде. Корылтай аны сайлады. Моңарчы төрле чараларда очрашсалар да, кул биреп исәнләшерлек дәрәҗәдә танышлык юк, чөнки Рамил, ил-көндә танылса да, гади рәссам гына иде, ә бүген ул берлек хуҗасы! Элеккеге рәис Авзалга хәерхаһлы иде, премиясен кызганмады, һәрдаим күргәзмәләрдә картиналарын элдерде, грантлар бирдерде. Ә монысына якынаер өчен бер адым атламасаң, бөтенесеннән дә мәхрүм калуың ихтимал. Кайчакта, башыңны иеп, ата казны да сәламләрсең! Ялагайлар яңа рәисне сырып алырга өлгергәндер инде. Әллә күршесенең кулы белән «алтын балык» эләктерергәме? Рамил картлач янына еш килә, һәм аңа «остаз» дип эндәшә. Якын итә, димәк. Училищеда укыганда, Авзалга «гений» диләр иде, инде син гений башың белән йөз суыңны түгеп: «Бакый ага, безне берлек җитәкчесе белән әйбәтләп таныштыр», – диярсеңме? Горурлыкның җиде кабыргасы берьюлы сыначак бит!
Зәйнулла каршысына атылып чыкмады егет. Бакый Уразовның ишеге гадәттәгечә шар ачык, ул аның кырыеннан: «Сездә эшем юк» кыяфәте белән үтеп китмәкче иде, карт аны үзе «эләктерде»: – Авзал, кер әле, кер!
Рәис җиңел генә урыныннан кубып, Авзалга кулын сузды:
– Ни хәл, дус?!
Әкәмәт, моңа бер дә түрәлек чире йокмаган. Урындыгыннан кузгалмыйча гына сәламләсә дә, гаепләмәс идең. Хуҗа бит! Костюм-күлмәк киеп, галстук тагасы кеше футболка белән джинсы чалбардан! Ә баш түбәсендә... яшел кәләпүш!
– Син дә тыңлап бак әле, Авзал. – Бакый карт аны түргә әйдәде. – Рамил безнең идеяләр казаны, көн дә яңалык аңарда.
– Иске яңалыкларны яңартырга исәп. Рәссамнарда ярыш дәрте уятасы иде. – Рамил Зәйнулла һәр җөмләсеннән соң пауза ясады. Яңалык икән, ул тиз-тиз әйтелсен! Авзал, мәсәлән, өтерсез-ноктасыз бер сулыштан сөйләп ыргытыр иде.
– Татарлар тормышын сурәтләгән оригиналь әсәрләргә конкурс дип күзаллыйм мин аны. Шул хакта синең белән киңәшмәкче идем, Остаз.
– Безнең җыр җырланган инде, шәкерт. Син менә боларга... – Бакый карт Авзалга күрсәтте. – ...яшьләргә таян, аларның фикерен бел.
– Аксакалларның хәер-фатихасы белән башланган эш уңа, диләр, Остаз. Дөресме, Авзал?
Егет аяк очы белән идән тактасын «казыды», ул берничек тә рәискә «әйе» дияргә тиеш түгел, бүгенге заман дилбегәсе Авзаллар кулында, алар рәсем сәнгатен тамырдан үзгәрткәндә, өлкән буын койрыгын кыссын!
Бусага төбендә карт «бүреләр» өелешкән иде. Диварның колагы бар, ахрысы, тычкан кыштырдаса да, ишетә. Хәер, Остаз белән шәкерт микрофоннан сөйлимени, тавышлары бөтен коридорга яңгырый.
Бәшир Хисамов:
– Шәп нәрсә уйлагансың, Рамил энем, – диде. – Җиңнәрне сызганыгыз, җегетләр! Алга, җиңүләргә!
– Остаз гына безнең җыр җырланган, ди. – Рәис нигәдер боеккан Бакый абзыйның җилкәсеннән шапылдатты. – Син күпме шәкертләр үстереп очырдың. Питерда – синекеләр, Лондонда – синекеләр... Даны миңа димәдең, аларга дидең... Хәтерлисеңме, берсендә бармагыма суккан идең? Бакый картның сагышлы йөзенә елмаю җәелде.
– Буяуларны буташтырдың син, малай!
Барысы да дәррәү көлешкәндә, Авзал кармагын күлнең уртасына ук чөйде. «Шаяртыгыз, шаярт! Алтын балык берегезгә дә тәтеми, ул – минеке!»
– Бәйге турында белдерү эләрбез, – диде Рамил Зәйнулла. – Олыгыз-кечегез катнашасыз! Син дә, Остаз! Әле җырың җырланмаган!
– Хәлсез карт бүре аудан, һич югы, аксак куян булса да тотып кайта, яшьти.
Гомәр Гаязовның мәзәген тыңлап бетермәде егет, халык гөрләшкәндә, куышына сызды. Ул шедеврга тиң абстракт картинасын күз йомган килеш тә күрде: татарлар тормышыннан, дисезме? Рәхим итегез, менә сезгә милләтнең иң чибәр кызы – Сафия туташ. Хәзер аны ничек тә натурщица роленә күндерәсе. Киреләнмәс, чөнки туганнан бирле Авзалны үзенә өйләндерергә хыяллана.
(Дәвамы бар)
"КУ" 06, 2023
Фото: unsplash
Теги: проза повесть
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев