МӘҢГЕЛЕК ХӘРӘКӘТ (дәвамы)
– Кемне эштән куа, минеме? Мине дә куса, кем эшләр икән соң колхозында? Эшкә ярарлык халык әллә кайчан читкә чыгып тайды.
– Кемне эштән куа, минеме? Мине дә куса, кем эшләр икән соң
колхозында? Эшкә ярарлык халык әллә кайчан читкә чыгып тайды.
– Син калдыңмы?
– Безгә ярый, без түзәбез. Дәнәф, азаплама инде, мин акчасын аннары
әнидән алып түләр идем.
– Сәрвәр апа үз аягында инде алайса.
– Ничек кенә әле, сиксәнне узды, ых та итми, хуҗалыкны алып бара.
Миңа өйләнергә куша. Кемгә өйләним инде мин, кырыкка җитеп, кем
чыксын миңа? Авылда тол хатынар бар үзе. Ну, миңа чыкмыйлар алар
барыбер. Тормоз юк бит, парин, салудан туктап булмый. Әнә кибеткә әҗәткә
сорап кергән идем. Илүзә эт итеп сүгеп куып чыгарды.
– Кайсы Илүзә?
– Кайсы булсын, син солдатка киткәнче озатып йөргән Шәйхи кызы.
– Ул кибетчемени?
– Ие инде, шунда. Парин, ярый син өйләнмәгәнсең әле аңа, аның кебек
збир хатын авылда бер. Артыма тибеп чыгарды мине кибеттән.
– Мин ничек өйләним, мин бер ел хезмәт иткәч, башкага кияүгә чыкты
бит ул.
– Ә, ие шул, пыртый малаена, ул малай аннан ике яшькә яшь иде. Ничек
булгандыр, анысын мин белмим. Кияүгә чыккач, алты айдан бәбәй алып
кайтты ул. Пыртый малае телгә оста иде бит, көйли белгән мәрхүм.
– Ничек мәрхүм?
– Ничек булсын, ике ел элек булган хәл. Ул бит атасын тыңлап, авылда
калды. Район үзәгенә өч көнгә бер барып, охранник булып эшләп йөрде.
Сабан туе көне иде, яхшы гына салып алган, и, үзең беләсең, Сабан туе
җиреннән плотина аркылы кайтырга кирәк бит. Бу инде кызган баштан
мотоцикл белән скоростьны киметми, плотина алдына килеп кергән.
Люлькасында да, артында да кеше булмаган. Көпчәк ташка эләккән, ахры, и
люлька күтәрелеп, матайны плотинага каплаган. Аны тартып чыгаручылар
әйттеләр, суга егылып төшкәч, люльканың крылосы башына туры килгән,
и всё шуның белән. Ике кызы калды, зурлар инде алар.
– Илүзә ялгыз гына яшәп ята, димәк.
– Ие, тол калды, түлке син аңа бәйләнә күрмә, збир ул. – Камил авызын
чапылдатып алды. – Махмыр өстенә тагын син сөйләштерәсең, авыз кипте,
чылатмый булмый.
– Әйдә-әйдә, бер чикүшкә алып бирәм.
– Менә бусы сүз ичмасам, алайса хатын-кыз сүзен сөйләштереп торасың.
– Камил шулай сөйләнә-сөйләнә, Дәнәф артыннан кибеткә таба атлады.
Кибет эчендә халык калмаган, шуңа Илүзә чәйләп алу теләге белән,
электр чәйнегенә су тутырып розеткага тоташтырды да тәрәзә аркылы
урам якка күз салды. Кибеткә таба якынаеп килгән Дәнәф белән Камилне
күреп алды. Күрде дә ток суккандай артка таба чигенде. Дәнәфнең кайтып
төшүен аңа авыл хатыннары көне-сәгате белән җиткергәннәр иде. Тик
аның белән ничек күрешүе турында уйлый алмады. Курыкмады, билгеле,
шулай ук үзендә бернинди каушау да сизмәде. Дөнья көтеп, тормыш йөген
тартып чыныккан ялгыз хатынны бернинди каушау да, курку да ала алмый
иде. Ахирәтләре кибеткә кереп, Дәнәф кайткан дигән хәбәрне ирештергәч,
«кайтса, кайткандыр шунда», дип кенә уйлап куйды. Шулай да хатын
нигәдер кечкенә көзгегә күз салды. Өс-башын рәтләгәндәй итенде, тиз-тиз
генә тарак белән чәчен рәтләп алды да, башын туры тотарга тырышып,
прилавка артына чыгып басты. Ул арада кибет ишегенең тимер пружинасы
шыгырдады, ишектән башта авыл сәрхуше Камил килеп керде, аңа ияреп,
чәчләрен ап-ак бәс сарып алган ир кергәне күренде.
– Илүзә...
– Нәрсә, тагын кердеңмени?
– Керсә, ярамый мәллә, үзем генә түгел, әнә яшьтине очраттым.
Камил артында басып торган Дәнәф алгарак чыгып басты.
– Исәнмесез!
– Исәнмесез, кайтканыгызны ишеткән идем.
Әйтерсең, кайчандыр бер-берсен өзелеп яраткан кешеләр түгел, ә
бөтенләй чит кешеләр очрашты.
– Ие, кайттым менә, Илүзә.
– Ярар, кайтканның гаебе юк, яхшы булган, тик ничә еллар күзгә күренми
йөрдең.
– Хезмәт, гел бушап булмады.
Дәнәф Илүзәне күзәтергә тотынды. Моны сизеп алган хатын тураеп
басты: кара инде алайса, бик карыйсың килгәч. Ике кызы да шәһәргә чыгып
киткәч, Илүзә төп йортта япа-ялгызы калды. Бер кат йорт эшләрен карап
чыккач, ялгыз хатын өенә кереп, телевизор каршына утыра. Эч пошканнан
симәнке, яки чикләвек ярып утырырга гадәтләнде. Шуңа, ахры, шактый
гына калынаеп китте. Ире исән, кызлары кечкенә вакытта юанаерга ирек
юк иде. Ә хәзер берүзе. Үзен-үзе карарга да вакыт җитәрлек. Чәчне мода
буенча кистергән, өс-баш та начар түгел. Кыскасы, тулы гәүдәле чибәр генә
ханым. Илүзә, карап туйдыңмы, дигәндәй, иргә елмаюлы караш ташлады.
Кайчандыр таза гәүдәле чибәр егетнең чәчләре чаларган, аз гына алгы
якка таба бөкрәя төшкән, битләрен җилләр ярган, кояш көйдереп бетергән.
Үзе әледән-әле сул аягын сыйпаштыргандай итә. Тормыш моны да яхшы
тәпәләгән икән дигән фикергә килде хатын. Бәлки шулай бер-берсен күз
белән тикшерү озаграк та барган булыр иде.
– Кхм-м... – Үзенең барлыгын искә төшереп, Камил тамак кырды.
Ир белән ханым сискәнеп киттеләр.
– Яшьти, син мине онытмадыңмы?
Дәнәф Илүзәдән күзләрен аерып, киштәләр ягына күз ташлады.
– Әни кайтышлый ипи алырга кушты, Илүзә.
– Әнә, сул яктагы киштәдә, бүген иртүк китерделәр. – Илүзә нигәдер
ачулырак эндәште.
Моны сизеп алган Камил классташына елмаеп карады. Янәсе, әйттем
бит збир дип.
– Бер чикүшкә дә кирәк.
– Аңладым инде анысын, бу хәчтерүш тиккә ияреп йөрми.
– Әй, син, чамалап.
– Нәрсә чамалап, тагын типкәләп чыгарам хәзер.
– Чыгар, збир бит син.
– Сиңа зверь генә түгел, аждаһа булсаң да таманга туры килә. Кемне
очратасың, шуңа теләнәсең. Бар, ычкын фермаңа, сыер тиресен чыгар әнә.
– Чыгарырмын, сине ярдәмгә чакырмам.
– Әй, ярар, талашмагыз әле, талаш тыңларга кайтмадым, өлгерермен
барсына да, әлегә авылдан китәргә җыенмыйм.
– Озаккамыни, Дәнәф?
– Шулай уйлап торам, Илүзә, пенсиядә бит мин хәзер.
– Фию-ю-фит, кырык яшьтән пенсиядә, начар түгел икән синең хәлләр,
миңа пенсиягә кадәр…
– Җиттеме сиңа, юкмы?! – Илүзә сүгенергә җыенган Камилнең сүзен
өзде: – Әнә, алып биргәннәр икән чикүшкә, чык та ычкын моннан.
– Өйрәтмә, яме. Үзем белермен мин. Яшьти, син ничек, бәлки минем
белән берәрне...
– Юк, Камил, башка вакытта.
– Ну, ярар алайса. – Камил, кош тоткандай, чикүшкәне куенына яшерә-
яшерә, кибеттән чыгып китте.
– Алып бирмәскә иде, Дәнәф, авызына ун грамм керсә, калганын таба
ул. Сәрвәр апа кызганыч.
– Ярар, бәлки бүген алай итмәс.
– Ие, гомере буе сәрхуш булган да, бүген икенчегә әйләнгән, ди, Камил.
Син ничек пенсиядә, иртә бит әле.
– Тарихы озын Илүзә.
– Сөйлисең килми?
Дәнәф юк дип башын селкеде.
– Ярар алайса, син кем инде хәзер, полковник, әллә генералмы?
Ир елмаеп куйды.
– Юк шул, өлкән прапорщиктан узып булмады.
Хатын да елмаеп куйды.
– Ярар инде, булганы үзеңә җиткәч, кибеткә кергәлә.
– Бер дә кермичә булмас, әле авылдан китәргә җыенмыйм. Хушыгыз.
– Хушыгыз.
(Дәвамы бар)
"КУ", 7, 2023
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Сочно итеп язган
0
0