Логотип Казан Утлары
Повесть

МӘҢГЕЛЕК ХӘРӘКӘТ (дәвамы)

Юк, син ышанасыңмы миңа, Илүзә, мин башка бер грамм да эчмәячәкмен, кайтып, әнинең аягына егылып, гафу үтенсәм, кичерер микән ул мине?

(Башыннан укыгыз)

Дәнәф кыз каршында гайрәтләнеп, бар көченә селтәнеп печән чапканда,
кинәт арттан Гөлиянең чырылдап кычкырып җибәргән тавышы яңгырады:
– Ай!
Ул артына борылып карады, кыз уң аяк балтырын тотып, покос өстенә
ауган иде.
– Гөлия, ни булды? – дип, чалгысын ташлап аунап яткан кыз янына
йөгерде.
Еларга җитешеп, иреннәрен тешләгән кыз үлән арасына төртеп күрсәтте,
анда шуышып кара елан качып бара иде.
– Елан... чакты, – дип, көчкә телен әйләндереп әйтә алды кыз.
Дәнәф кызның кулларын ычкындырып, аның аягына күз салды.
Гөлиянең балтырында ике теш эзе күренеп тора.
«Тәк-тәк, Хәсәнов, смирно! – дип, үзенә үзе команда бирде Дәнәф,
– прекратить панику. Синең мондый хәлләргә тарган солдатларны
коткарганың бар».
Ул ярага авызын тидереп, тиз-тиз ярадагы канны суырып төкерергә
тотынды. Аннары башыннан кыз биргән кулъяулыкны алып, жгут ясады да
аркылы таяк тыгып, шуны бора-бора, яралы аякны кысып бәйләп куйды.
– Дәнәф абый!.. – Кыз авыртуга чыдый алмыйча печән өстендә
бәргәләнде.
Ул кызны кулына алды.
– Түз, Гөлия, түз, бәгърем, шунсыз ярамый, юкса агу канга таралачак.
Гөлия аның муеныннан кочып алды.
– Дәнәф, нигә шулай, мин бит сине сагынып көткәнмен. Син кайттың,
ә мин? Нигә дөреслек юк, Дәнәф абый? – дип пышылдады, аңын югалта
барган кыз.
Дәнәф, кызны күтәргән килеш йөгереп, машина янына килеп җитте
дә Гөлияне арткы утыргычка салды. Аннары рульгә утырып, зур тизлек
белән кузгалып китте. Ул өлгерергә тиеш, өлкән прапорщик Хәсәновның
өлгермәскә хакы юк, өлгермәсә, бу тормышның бернинди дә яме калмаячак
аның өчен. Әйе, ул өлгерәчәк, һичшиксез, өлгерәчәк.
Төнне Дәнәф авылга кайтып китмичә, кыз янында палатада кунды. Бик
үтенеп ялваргач, табиблар рөхсәт бирделәр. Ике якка да шалтыратып, әти-
әниләрен тынычландырды.
– Гөлиянең температурасы юк, йоклый, сулышы тыныч, – диде ул аларга.
Өстенә ак халат салып, ул тумбочка янындагы табуреткага килеп утырды
да бер кулына таянып, урамны күзәтергә тотынды. Бүлнис ишегалдында
искитеп күзәтеп утырырлык берни дә юк. Шуңа, үз уйларына гына
бирелде. Таулар арасына аяк астына карамый йөргән егетләрне кобра
чаккан вакытларын искә төшерде. Анда таулар арасында һушсыз калган
егетләрне алып кайту җиңел түгел, ярый елан чаккан булса. Аяксыз, кулсыз,
эчләрен пуля тишеп кергән егетләрне күпме үз җилкәсендә ташыды ул.
Ә үзен ике тапкыр шулай күтәреп алып чыктылар вертолёт төшәрлек
җиргә. Их, адәм баласы, ниләр генә күрмисең син?! Ә монда тыныч, сине
бертуктамый борчып торган киеренкелекнең эзе дә юк. Халыкның шулай
гамьсез тынычлыгы өчен күпме егетләр көн-төн сакта торалар. Аяксыз-
кулсыз калалар, калай табутта туган нигезләренә кайталар. Юкка түгел
бит, кем-кем, ә боларның барысы да юкка түгел икәнен үз күзләре белән
күргән Дәнәф бик яхшы аңлый. Билгеле, берәүнең дә башын саласы килми,
ә бит илне алар сакламасалар, кем саклар соң? Мондагы тыныч тормыш
минут эчендә юкка чыгачак бит, башкача булса. Шуның өчен ирләр дә бит
инде без, илне саклар өчен ир булып туганбыз, хатын белән түшәк өстендә
аунар өчен генә түгел.
– Дәнәф! – Гөлия уянган икән. – Син мондамыни?!.
– Әйе, монда, Гөлия, беркая да китмим, синең янда гына утырам бүген.
– Китмә! Бүген дә, иртәгә дә, гел янымда гына бул, яме.
– Гел яныңда гына булам, Гөлиям, синнән беркая да китмәм.
Кыз, үрелеп, ирнең кулын учларына алды.
– Китмә, яме. – Кыз кабат йоклап китте.
Дәнәф Гөлиянең хәлен белер өчен көн саен бүлнискә сугылды. Ә көн саен
район үзәгендә булыр өчен сәбәбе дә бар, пай җирләрен закон нигезендә
үзенә теркәтү өчен авыл белән район үзәге арасын хәтсез таптарга туры
килде. Устав буенча барысы да тәртиптә, аңлаешлы тормышка өйрәнгән
Дәнәфкә гранит фундаментта утырган бюрократия белән көрәшүе бик
авыр булды. Кайчак, ниндидер документ сорыйлар, алып килеп бирәсең, ә
ул документның нигә кирәген чиновниклар үзләре дә аңламыйлар. Башта
ул тавышланып карады, кая ул, тавыш чыгарган саен документ эше арта
гына торды. Соңыннан прапорщик Хәсәновны бюрократия барыбер җиңде.
Беркая да барып зарланып булмый икән. Бар җирдә дә таныш-белеш, туган-
тумача, ул-кыз, дигәндәй, бюрократик клан булып, идарә кәнәфиләренә
менеп утырганнар. «Юк» дигән сүздә дә ике хата ясаган миңгерәвенә
кадәр чиновник. Дәнәф, риза булып, озын чиратларда торырга өйрәнде,
бер карусыз алар сораган документлар артыннан чапты. Утырып чабарга
машинасы да булмагач, читен. Миңа әлегә кирәкми, дип, үзенең тугызлы
машинасына доверенность язып, ачкычы белән кулына тоттырды Гөлия.
Бусы бик ярап куйды, юлда йөрү азап булмый башлады.
Гөлия белән Дәнәф турындагы хәбәрне авыл халкы минуты-сәгате
белән кибеткә китереп җиткерде. Тагын шул кыз белән булган икән дип
уйлады Илүзә. Дәнәфнең үзе өчен булмавын ул кабул итә алмый иде. Ялгыз
тормышта кабынган өмет уты, сүнми, гел пыскып торды. Кызлары да бар
бит, гел кайтып, әниләренең хәлен белеп торалар. Олысы кияүгә дә чыгып
куяр кебек. Очрашып йөргән егетен алып кайтып күрсәтте. Тик бу башка
шул, ялгыз күңел парын эзли, әле бит йөрәге карт түгел, сөясе-сөеләсе
килеп торган чак.
Кибет ишеге ачылып китте, Камил килеп керде. У-ф-ф, шундый вакытта
ул гына җитмәгән иде.
– Исәнмесез.
– Исән инде исән, тагын әҗәткә сорап кердеңме? Беләсең бит, бирмим.
– Кирәк түгел, эчмим мин, – диде Камил.
– Кит инде! – дип, ботларын чапты Илүзә. – Кояш икенче яктан чыгар,
әллә ниләр сөйләмә.
– Чыксын, барыбер эчмим.
– Сәер, аек килеш берсенең дә күргәне юк бит сине. Һай, кара, өстеңә
яңа кием кигәнсең түгелме? Абау, чәчеңне алдыргансың, нәрсә булды сиңа,
Камил?
Камил әйтмим дип, башын селкеде. Тик Илүзә хатын-кыз бит. Нигә
Камилнең болай үзгәрергә уйлаганын белә алмыйча төпченүдән туктамады.
Ул килеп, ирне култыклап алды да, үрелеп аның йөзенә карады, хатын-
кыздан яшереп буламы соң? Камилне эченнән нәрсәдер борчып торганы
күзләренә чыккан.
– Камил, ни булды? Тотма эчеңдә, әйт менә миңа, берәүгә дә әйтмәм,
чынлап.
Ир аннан беләген ычкындырды да кибет эчендә йөренеп алды.
– Көлмисең дәме?
– Көлмим.
– Көлмә яме, әрлә, тик көлмә.
– Әрләмәм дә, Камил, тотма эчеңдә, әйт.
Ир беткән баш беткән дигән кебек ботларына сугып куйды.
– Өченче көн эштән соң Рәйсәттәйнең сарык тиресен чыгарып бирдем.
– Соң шуннан ни булган, бөтен кешегә эшләп йөрисең бит син.
Ир аңа ачулы караш ташлады.
– Бүлдермә.
– Юк, юк, башка бер сүз дә әйтмим, сөйлә, Камил, ни булды?
– Шул Рәйсәттәй миңа ярты литр теге куган нәрсәне бирде. Мин аны
капка төбендә үк эчеп бетердем дә, өйгә кереп, идәнгә егылдым. Ә әни,
көндәгечә тирескә баткан киемнәремне салдырып, мине урынга өстерәп
алып барып салган.
– Күрмәгәнен күрде синең белән, Сәрвәр апа.
– Илүзә.
– Бетте, бетте.
– Шуннан мин бераз айнып китеп, күзләремне ачтым, әни, догаларын
укып бетергән дә Ходайга ялвара.
– Сине каргап утыра мәллә?
Камил, юк дигәнне белдереп, башын селкеде.
– Юк, «Ходай, миннән калгач, ятим итмә бу баланы, исерек килеш
урамнарда аунап, өшеп үлә күрмәсен, ач тамагын туйдыра алсын, өсте-
башы чиста була күрсен», – дип ялвара.
– Соң, әни кеше бит.
– Әни кеше! – Камилнең күзләрендә очкыннар кабынды. – Мине тапкан,
баккан әнием, мин аңа бер тапкыр да җылы сүз әйткәнем булмады, аек
килеш кайтып кергәнем булмады, туксанга җиткән әнием берүзе тормыш
тартып барды, әлегә кадәр. Ә мин, мәнсез, кабахәт кеше. Ул бит мине
намазлыкка утырып каргый да ала иде. Ул, киресенчә, миңа бәхет сорап,
Ходайга ялвара.
Ул Илүзә каршына килеп басты.
– Менә әйт әле син миңа, әйт, кеше дип атала аламмы соң мин хәзер?!
Илүзәнең Камил сөйли башлаганда ук күзләре яшьләнә башлаган иде
инде.
– Боларны аңлый алгач, бөтенләй өметсез түгел икәнсең бит әле, Камил.
– Юк, син ышанасыңмы миңа, Илүзә, мин башка бер грамм да
эчмәячәкмен, кайтып, әнинең аягына егылып, гафу үтенсәм, кичерер микән
ул мине?
– Кичерер, ник кичермәсен, ул бит сиңа бары бәхет кенә тели. Акчаң
бармы кесәңдә, Камил, булмаса, биреп торам.
– Нәрсәгә?
– Менә хәзер тәмле чәй алдырам үзеңә, кәнфит, лимон алып кайтып,
Сәрвәр апа белән чөкердәшеп, чәй эч, әни кешегә күп кирәкмени, азы бик
җиткән, – дип, Илүзә, ирнең башыннан сыйпап, киштәләр янына алып китте.
Кибеттән чыгып киткәндә, кулындагы нәрсәләрен кочаклаган килеш
Камил кабат эндәште:
– Эчмим мин башка, Илүзә, син ышанасыңмы миңа?
– Эчмә, Камил, беркайчан да эчмә, ышанам, – дип, күз яшьләрен яшерә-
яшерә озатып калды аны Илүзә.

(Дәвамы бар)

 

"КУ", 7, 2023

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев