Логотип Казан Утлары
Повесть

МӘҢГЕЛЕК ХӘРӘКӘТ (дәвамы)

Күптән зиратта инде ул. Балалары берсе дә авылда калмады. Быел март айларында әниләрен дә җирләделәр.

(Башыннан укыгыз)

– Ник тынып калдыгыз, Дәнәф абый?
– Болай гына, – дип, җаваптан котылды ир.
Кыз кабат елмаеп куйды – «ярар, болай гына булгач».
Шулай бер-берсенә кырын караш ташлый-ташлый, авылга да кайтып
җиттеләр.
– Менә кайтып җиттек, Дәнәф абый.
Дәнәф кызга акча сузды.
– Рәхмәт, Гөлия.
– Китегез инде, сездән ничек акча алыйм, ди, инде мин, – дип карышып,
кулын селкеде кыз.
– Әҗәтле булып калам бит.
– Ярар алайса, әҗәтле булып калырга теләмәсәгез, безгә кунакка килегез,
әти ярата иде сезне, кереп, хәлен белсәгез, әйбәт булыр иде.
– Ярар, керермен, әти дигәч искә төште, әти кибеткә кереп, тәмәке алырга
кушкан иде, онытканмын.
– Әйдәгез, мин дә сезнең белән, – дип, машина эченнән чыгып басты кыз.
– Авыл кибетенә күптән кергәнем юк, сезнең белән кереп карап чыгыйм
әле, нәрсәләр бар икән?
Кибет киштәләрен сөртеп чыгармын да аннары бикләп кайтып китәрмен
дип, кулына чүпрәк тотып торган Илүзә, ишек ачылган тавышка күтәрелеп,
шул якка таба борылып карады. Ишектән, уен-көлке сөйләшә-сөйләшә,
Дәнәф белән Гөлия килеп керделәр. Аларны күреп, кибетче хатын чак
кибет прилавкасына тотынып калды. Нәрсә-нәрсә, менә шулай була ала
дип, башына китергәне булмады аның. Аныңча, кыз алдында авызын җыя
алмый торган ир бары тик аныкы гына була ала. Инде күпме вакыт узган,
үзенең ике кызы үсеп җиткәнен онытып җибәргән иде ул Дәнәф белән
очрашкач. Ул кызны күзләре белән ашарлык булып тураеп басты.
– Исәнме, Илүзә.
– Исәнмесез, Илүзә апа.
– Ярый, үлмәгән, исән, – дип, төксе генә җавап бирде хатын.
– Әти тәмәке кирәк дигән иде, «Прима».
Илүзә алып бирде.
– Сиңа нәрсә кирәк? – дип, кыздан сорады кибетче.
Тик сорау, сиңа ни калган аның янында, дигән кебегрәк яңгырады.
– Мин болай гына кергән идем, Илүзә апа, карап кына чыгыйм дип.
– Алайса, кара инде.
– Ярар, башка вакытта, – дип, ишеккә таба борылды Гөлия, кибетче
хатынның дорфалыгына хәтере калып. Дәнәф аңа иярде:
– Ярар, хуш, Илүзә, – дип, ашыгып саубуллашты да кыз артыннан чыгып
китте.
Илүзә тәрәзәгә килеп капланды.
Юк, бергә китмәделәр. Әнә кыз машинасын кабызды да үзе генә кузгалып
китте, ә Дәнәф өйләренә таба җәяү генә атлады. Илүзә борылып, кибет
стенасына сөялде. Бәлки алай ук куркыныч түгелдер. Ие, шулай бит, Дәнәф
район үзәгенә киткән иде бүген, эше күп булган да соңлаган. Аннары, Рашат
кызына туры килеп утырып кайткан. Ие, бары тик шул гына, шул гына.
Туган йортка төн ката гына кайтып керде Дәнәф. Раушан абый белән
Рауза апа йокларга ятканнар иде инде. Ул әти-әнисен уятмаска тырышып,
плитә янына килде дә чәйнеккә су салып кайнатырга куйды. Аннары өстәл
янына килеп утырып тынып калды. Гаҗәп, Гөлиянең көлгән тавышы әле
дә колагыннан китми тора иде.
– Солдафон!
Бар тормышын солдат хезмәтенә бәйләгән ир дөньяның иң гүзәл заты
хатын-кыз барлыгын да оныткан мәллә? Юк, хезмәт иткән җирләрендә
очрашып йөргән кызлары булды аның. Тик бүген машина белән янына
килеп туктаган кыз икенче. Валлаһи, икенче, аерым бер алиһә зат.
Аның чәй куеп йөргән тавышына Раушан абый да уянган, урыныннан
торып, улы янына чыгып утырды.
– Соңладың.
– Шулай килеп чыкты шул, әти, документ эше пенсионныйда озаграк
барды.
– Ничек кайттың?
– Рашат абыйның төпчек кызы очрады.
– Ә-ә-ә, яхшы булган. Рашат дусның өч кызы да акыллы кызлар булып
үстеләр. К-х-м, улым, сиңа сүзем бар иде.
– Тыңлыйм, әти.
– Ни, теге элек инженер булып эшләгән Галәү абыеңны хәтерлисеңдер?..
– Ие, хәтерлим.
– Шул, күптән зиратта инде ул. Балалары берсе дә авылда калмады.
Быел март айларында әниләрен дә җирләделәр.
– Урыннары оҗмаһта булсын.
– Ие, шулай булсын. Балалары әтиләре торган йортны сатарга йөриләр
икән, к-х-м.
– Аңламадым, әти, Галәү йортын аласың киләме әллә, синекеннән артык
җире юк бит ул йортның?
– Юк ла. Ул мыштым Галәү нинди заман якынлашканын яхшы
сиземләгән.
– Сизенеп нишләгән инде ул?
– Колхоз гаражында инженер иде бит.
– Сузма инде, әти.
– Сузма дип, ничек булдыра алгандыр, бер «Беларусь» тракторын үзенә
алып кайтты ул колхоздан, ие, үз исеменә яздырткан аны. Аннары сука, тырма,
күлти, копалка кебек нәрсәләрне дә үзенең гаражына җыеп тутырган иде.
– Соң?
– Соң дип инде, балалары барысын да бергә сатабыз, диләр, син хәтсез
акча белән кайттым дигәнгә генә әйтүем.
– Алыйк дисең инде алайса, әти.
– Алсак, хуҗалыкка ярап куяр, дим инде, кешегә ялынасы булмас иде.
– Күпме сорыйлар?
– Йөз илле мең.
– Ник арзан?
– Арзан дип, ул мәнсезләр техниканың кадерен белмиләр, аннары
тимердән котылып, тизрәк йортны сатып җибәрәселәре киләдер.
– Ярар, әти, иртәгә барып алырбыз. Арбасы бармы соң тракторның?
Раушан абый җанланып китте.
– Бар-бар, арбасы да, үзе күтәртә торган арба.
– Ярар, әти, алырбыз.
Раушан абый торып, улының иң башыннан кагып куйды да:
– Рәхмәт, улым, – дип, бүлмәсенә йокларга кереп китте.
Икенче көнне әйткән сүзендә торды Дәнәф. Иртүк барып тракторны
сатып алып кайттылар, җир эшкәртә торган агрегатларны шул трактор
арбасына салып ташыдылар.
– Ай Аллам, бала башын катырып, карт җүләр, гаражыңдагы тимер
җитмәгән идеме сиңа? – дип сукранды бу гамәлләрне күреп торган Рауза
апа. Тик Раушан абый корткасына ачуланырлык хәлдә түгел иде бүген.
Кайтканнан бирле улының бер алдына, бер артына төшеп йөргән хатынына
матур гына җавап бирде:
– И, ярар инде, әнисе, менә кешегә ялынып йөрмәбез, үзебез бакчаны
эшкәртербез. Үгезгә дә печәнне чабып алып кайтырбыз.
– Нәрсә дисең?
– Үгезгә печән алып кайтырбыз, дим, – дип кычкырып кабатлады Раушан
абый.
– Ишетмим.
– Әй, бар сана, синең белән сөйләшкәнне, аргы як урамнар да ишетте
инде, – дип, Рауза апаны йортка таба куалады Раушан абый, – бар, чәеңне
куй, хәзер керәбез.
Әти-әнисенең үзләренчә сөйләшкәннәрен, Дәнәф елмаеп, читтән карап,
тыңлап торды.
Алдагы атнасын Дәнәф әтисе белән техника янында үткәрде. Сигезенче
класстан әтисе янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән, аннары
кышкы, җәйге каникул көннәрендә шулай ук трактор белән җенләнгән
Дәнәф үзенең югалткан бик кадерле нәрсәсен тапкан кебек тойды бу
атнада. Тракторны да, җир эшкәртү агрегатларын да аталы-уллы кабаттан
бер карап, төзәтеп, майлыйсы җирен майлап, чистартып, юып куйдылар.
Күптәннән шундый эшләр белән шөгыльләнмәгән Раушан абый, әйтерсең,
егерме елга яшәреп китте. Яңадан бер карап чыккан техниканы гараж янына
тезеп тә куйдылар. Менә бит ни җитмәгән икән Раушан абый хуҗалыгына
– тормышын алып барыр өчен хуҗалык техникасы.

(Дәвамы бар)

 

"КУ", 7, 2023

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев