Повесть рубрикасы буенча яңалыклар
-
14 ноябрь 2024 - 15:00
ИЛҺАМЛАНУ (повестьның дәвамы)
Без «бөек» сүзен еш кулланабыз. Бу сүзне кайсыбер вакытта чамасыз, урынсыз да китереп кыстырабыз. Теге яки бу шәхеснең бөеклеген нинди аршын белән үлчәргә соң? Халыкка күрсәткән хезмәтенең саны беләнме, шул санга сыйфатны да өстәпме? -
13 ноябрь 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Ул сөйләшүдә әткәй сүзләренә мин дә өстәдем: «Аның «Куштирәк», «Думра чыңы», «Бәйге» һәм башка әсәрләрен Илгизнең рус теленә тәрҗемә иткәнен дә онытмыйк. Ул вакытта Илгизнең тәрҗемә итүен көтеп, татар, башкорт язучылары чиратта тора иде бит», – дидем. -
12 ноябрь 2024 - 15:00
ИЛҺАМЛАНУ (повесть)
Минем яшьтәшләр, авыл кызлары-егетләре – теге гасырның алтмышынчы еллар азагы, җитмешенче еллар башы үсмерләре – радиодан ишетеп, тизрәк ритмлы, җиңел-җилперәк җырларны отып алалар да, кичләрен су буенда учак ягып, берәрсе гармун тартып, шуларны җырлыйлар. -
11 ноябрь 2024 - 15:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Хәзер нәрсәгә ышанырга? «Литературная газета» мәкәлә язуымны сорап, хат җибәргән. Баш тарттым. Аларга бит уйланулар, икеләнүләр кирәкми. Аларга фашлау, бүгенгене түгел, үткәнне фаш итү кирәк. Үләксә исеннән әле булса да туймыйлар». -
7 ноябрь 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Менә нинди кайгысыз, рәхәт көннәр булган. Без дә яңа гына тормыш башлаган. Әткәй белән әнкәй әле генә иллеләрен тутырган. Аларның да, күп михнәтләр кичкән булсалар да, рәхәт итеп яшәрлек күпме гомерләре бар! Ә инде алда нәрсәләр буласын әле без дә, алар да, беркем дә белми... -
1 ноябрь 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
«Кызым, бу хатны Мамадыштан язам. Мин Әлфияләрдә (сеңлем) утырам әле. Ике кич кундым инде. Миннуллаларга бармакчы идек. Өйдән чыкмаслык, яңгыр коя. Сукыр тычкан юлга чыкса, аршин ярым кар явар, ди. Атаң тиз кайт дип калган иде. Ике көн узды, әле юлга чыкмаган. Кызым, үзем дә картайдым инде быел. Үзегез нихәлдә? Гөлфәния әнисен Алабугага алып китте. Торырга. Газизә апа сиңа сәлам әйтте. Сау бул, кызым. Бик сагынам сине, бала җимешем». -
29 октябрь 2024 - 15:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Бу вакыйга турында хатирәсен үзенең көндәлекләрендә Мостай Кәрим болай дип тәмамлый: «Гәҗәеп нәрсәләр булып ята бу тилергән дөньяда. Кан түгәләр, якыннарын таптыйлар. Пастернак хөрмәтенә дип, Переделкино чиркәвендә дини мәрәсимнәр башкаралар, башка сыймаслык, шаккатыргыч туйлар уздыралар... Туй озак барган диделәр. Мин ахыргача калмадым. Туйда Рәшит Сүнәев, аның хатыны Гүзәл, Сәгъдиевның туганнары Ренат белән Руслан мине үзләренең игътибарында тоттылар». -
28 октябрь 2024 - 15:00
ТАНКИСТЛАР (документаль повестьның ахыры)
Рәсимнең Казанга кайтып төшүе журналистлар өчен зур сенсация булды. Телефоннан шалтыраулар өзелмәде. Аның белән очрашырга, әңгәмә үткәрергә, интервью алырга ашыктылар. Барысын да «Алёша» экипажының Запорожье юнәлешендәге Новодаровка бистәсе янындагы бәрелеш кызыксындыра. -
28 октябрь 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
– Әйтсен, миңа ошый Нәзифәнең безгә «сез» дип дәшүе, нишләп кыен булсын инде аңар, – диде. Әткәй кабат сүз кузгатмады, мин аларга «сез» дидем. Чөнки хөрмәтем зур иде. Белмим, әнкәйнең бу сүзгә нинди мәгънә саласы килгәндер, ләкин мин үземчә эшләдем. -
24 октябрь 2024 - 15:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Без яшьлек белән уздырып җибәрдек ул нужаларны. Мин менә шушы елларда бөтен гомеремә җитәрлек сабырлык, түземлекне туплаганмындыр, ахры... Нужалары кабат кайтмаса да, соңгылары бик кирәк булды тормышта… -
23 октябрь 2024 - 15:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Без тулай тораксыз укырга мөмкин булмаячак дип, документларны кире алырга карар кылдык. Әй, Асия сөенде инде. Кадрия белән Миннебикә генә кара кайгыга баттылар. Юк, алар болай да укырга дип килмәделәр, паспорт алганчы гына укыйбыз да паспорт алгач таябыз дип авылда ук сөйләшеп куйганнар иде. -
22 октябрь 2024 - 15:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Менә шуннан соң инде китапларны үзем язарга тотындым. Дәфтәрдән энә белән тегеп, кечкенә китаплар ясадым да аларга хикәяләр, шигырьләр язарга тотындым! Тик менә беренче китапларымда нәрсәләр булганын хәтерләмим. Сакланмаган. -
21 октябрь 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Шулай итеп, хәзер генә түгел, инде күптән аңлаган нәрсәм – мин гомер буе үземнең кем икәнлегемне исбатлап яшәргә мәҗбүр булганмын, ахры. -
18 октябрь 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Ничәнче кат икәнен хәтерләмим инде. Ул вакытта ишекләр ачык, консьержлар юк. Менә без фатир каршында. Кыңгырау төймәсенә басабыз – җавап юк. Тагы баса Илгиз... Көтәбез... Тик әтисе ишекне ачмый әле. Илгизнең дә китәсе килми. Ул вакытта телефоннар да юк бит. Әтисе безнең киләсен дә белми. -
17 октябрь 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Илгиз белән очрашабыз, киноларга барабыз, Мәскәүнең кызыклы, тарихи урыннарында йөрибез. Ләкин Илгизнең гаиләсе белән мин әле һаман да таныш түгел. Чөнки өч ай тирәсе узганнан соң гына, бер дусларына кунакка баргач, аның Мостай Кәрим улы булуын ишеттем.