ИЛҺАМЛАНУ (повестьның дәвамы)
Соңрак, кайбер яшьрәк җырчылар сигезәр, унар бүлмәле фатирларда, кайберләре үзләре төзеп кергән яхшы йортларда яши башлаган чорда, Президентыбыз Минтимер Шәймиев игътибары белән дип беләм, җырчыга Щапов урамыннан, чынлап та, заманча шартлары булган бик иркен фатир бирделәр. Бу Илһам абыйга җитмеш яшь тулганда булды, ялгышмасам.
Илһам арбасына утырып карасаң…
Илһам абыйны якыннанрак белгән кешеләрнең аның шәхесенә бәясе
төрлечә. Кайберәүләр аны бик йомшак күңелле, сизгер, ярдәмчел дип
бәяләсә, кайберәүләре шактый кырыс, кызу, хәтта урыны белән усал да иде
дип әйтә. Бу ике төрле бәяләмәнең һәркайсында да хаклык бар, минемчә.
Баштарак, җырчыны читтән генә күреп йөргәндә, аның хакында берәр
кыек сүз ишетсәм, шундук ул сүз иясенең тетмәсен тетеп ташлый торган
булсам, соңрак, Илһам абый белән якыннан аралаша башлагач һәм аның
холкындагы төрле чалымнарны күзәтә-күзәтә, мин аның кырыслыгын
да, йомшаклыгын да, гаделлеген дә, ә кайчагында кирәгеннән артык
кызулыгын, каударлыгын да үземчә аңлап, аны ничек бар, шул килеш
кабул иттем. Әлбәттә, минем аны тегеләй яки болай кабул итү-итмәвемнең
Илһам Шакиров иҗатына да, язмышына да һичбернинди тәэсире юк. Мин
кем дә, ул кем! Ләкин әлеге мизгелдә бөек җырчыбыз турында истәлекне,
фикерләрне мин язып утырам бит әле. Күп тапкырлар өендә булып, бергә
ашап-эчеп, хәтта концертларга да бергәләп чыгып йөргән кешемен, ни
дисәң дә. Илһам Шакиров белән гастрольләрдә дөньяны аркылыга-буйга
гизгән артистлар да җитәрлек. Алар да язсыннар иде үз истәлекләрен.
Әлегә бик азы гына яза һәм сөйли. Бәлки аларга журналистлар барып җитә
алмыйдыр? Чыннан да, тормышта ниндирәк кеше иде ул Илһам Шакиров?
Җырдан башка, аны тагы ниләр кызыксындыра иде? Ниләр борчый иде?
Күпләр белергә телидер моны.
Әлбәттә, Илһам абый гаделлек таләп итеп, кемнәргәдер каршы күсәк
күтәреп, ызгышып-даулашып йөргән кеше түгел. Шулай ук мәйданнарга
чыгып, байрак болгаганы да күренмәде шикелле. Ә күңеле белән дә,
иҗаты белән дә ул һәрдаим үз милләте яклы булды, милләтенең хокуклары
кысылуга бик сыкранды. Еш кына Тукай сүзләрен кабатлый иде, шул
халыкныңмы хокукка хаккы юк дип (Тукайның «Олуг юбилей мөнәсәбәте
илә халык өмитләре» шигыреннән). Йә булмаса «Милли моңнар»дан, үзе
«Әллүки» дип җырлаган, әмма җырга керми калган юлларны әйтеп куя:
«Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә
Татар күңле ниләр сизгәнен,
Мескен булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен...»
Гомумән, Илһам абый киң карашлы шәхес иде. Гәрчә, төп һөнәреннән –
җырчылыктан гайре, аңар башка өлкәләрдә системалы белем алырга туры
килмәгән булса да. Әгәр дә җырчы булып китмәгән булса (моны күз алдына
да китерүе кыен, билгеле!), ул йә язучы, йә шагыйрь, йә тарихчы, йә ким
дигәндә журналист булыр иде. Элегрәк, энеләре, ике апасының уллары бер-
бер артлы университетның татар филологиясе бүлегендә укып йөргәндә
булса кирәк, аларга иярептер инде, үзлегеннән гарәп язуын үзләштергән.
Берничә тапкыр университетка, үзе кирәк дип санаган укытучыларның
лекцияләренә дә баргалаган хәтта. Менә кызык кына бер очрак: бервакыт,
эштән кайтышлый, сөйләшенгән сәгатькә аның фатирына килсәм, ишеккә
икегә бөкләнгән язу кыстырылган. Миңадыр инде бу дип алып ачсам, Илһам
абый гарәп хәрефләре белән язып калдырган. Бүтәннәр укый алмасын өчен
шулай яза иде ул кайчагында. Хәзер төгәл текстын хәтерләмим, мәгънәсе
– Флүрә, җаным, минем фәлән-фәлән эшем килеп чыкты, фәлән вакытта
кайтам дигән кебегрәк. Ахырда зур итеп, кирилл хәрефләре белән Ишак
дип язып куйган. Аның шаян имзасы шундый иде. Мин ахмакның ул
записканы сакларга акылым җитмәгән инде. Югыйсә бер кадерле ядкарь
булыр иде. Гомумән, истәлеккә дип бергәләп фотога төшәргә дә башым
җитмәгән. Кемнәрдер бөек җырчы белән бергә кадрга махсус керергә дә
тырыша бит әле. Төркем-төркем кешеләр арасында гына Илһам абый белән
бергә төшкән берничә фотодан башкасы юк...
Ул, кычкырынып-шаулап йөрмәсә дә, татарның хокукын-хакын
иҗаты белән, җыры белән даулады. Һәртөрле ыгы-зыгыдан, тавышлы
җыелышлардан, төрле фиркаләрдән, төркемнәрдән читтә торды. Шул ук
вакытта илдә, республикада, үзе эшләгән Тукай филармониясендә барган
эшләрдән, вакыйгалардан һәрвакытта да хәбәрдар булып яшәде. Үзара
сөйләшеп утырганда, аш-чәй табыны янында сүз чыкканда, һәрнәрсәгә үз
мөнәсәбәтен белдертеп куя торган иде. Гадәттә, ул мөнәсәбәт әче сарказмга
йә булмаса йомшак юморга төрелгән була. Күп сөйләми, әмма вазгыятькә
карата берәр төрле халык мәкален, әйтемен китереп куя. Йә булмаса Тукай
шигыреннән берәр юлны алып «ябыштыра». Ә Тукайны ул яхшы белә.
Берничә шигырен яттан да сөйли. Урынына күрә, аның шигырьләреннән
берничә юлны китереп куя. Әйтик, «Шүрәле»дәге күп юллар теләсә нинди
ситуациягә дә бик туры килеп тора бит. Теге яки бу гамәлгә карап, Илһам
абый: «Сизде эшне Шүрәле дә...» – дип куярга мөмкин. Йә булмаса, тәмәкеңне куй инде, аша дисәң, ул үзен жәлләткәндәй итеп: «...без ник
болай соң? Без дә хакның бәндәсе», – дигән була да, бу мизгелдә бик
мәгънәле сүз тапканына сөенеп, рәхәтләнеп көлә. Тәмәке дигәннән. Илһам
абыйны тәмәке тарткан кеше иде дип тә, шул ук вакытта бөтенләй тартмады
дип тә булмый. Күзәткәнемчә, ул эшендә дә, юлда йөргәндә дә үзе белән
тәмәке йөртми, кешедән сорап та тартмый иде. Ә үз өендә, синең ашарга
пешергәнеңне күзәтеп, кухнядагы бәләкәй өстәле янында бик кәефле генә
сөйләнеп утырганда – сер түгел инде, алдында азрак мәе дә торса – гадәттә,
ниндидер җиңел генә сигарет тарта иде. Бу урында төпченүчән укучы,
билгеле инде, бармагын селкеп, ә-ә, менә-менә, ә эчү мәсьәләсендә ничегрәк
иде соң дип сораячак. Әгәр дә мин, Илһам абый белән егерме еллап яхшы
ук тыгыз аралашкан кеше буларак, юк, ул эчми иде, бу – дошман сүзе
генә дисәм, моңа беркем дә ышанмаячак. Чөнки без Бауман урамында
култыклашып йөргәндә, абыебызның шактый гына кәефле икәнен күргән
кешеләр дә бардыр. Әле бер концертында Салаватның да, Илһам абыйны
сәхнәгә чакырып чыгарып, шаярткан булып, мин синең артыңнан шешә
җыеп йөрергә дә риза дигән сүзләрен дә ишеттек. Әмма шуны әйтә алам:
беркайчан да Илһам абыйның егылып ятып эчкәнен күргәнем булмады.
Әнә шул үз кухнясында, тел ачкычы өчен генә дигәндәй, аз-маз уртлап
утыруыннан башкасын. Әле анда да ул сүз мантыйгыннан тайпылмый,
төрле кызык хәлләрне искә төшереп, көлеп кенә сөйләшеп утыра. Кәефе
күтәрелә, кыскасы. Ә кызык дигәннән, тормыштагы, сәхнә артындагы
төрле мәзәк хәлләре аның бер капчык була торган иде. Берничәсе исемдә
калган. Берсе күптәнге, сакаллы мәзәк. Мәзәк тә түгел инде, элегрәк үз
авылларында (бугай) булган бер хәл.
Бер бабай, озак авырып, урын өстендә үлә алмыйча ята икән. Инде яшәп
туйган. Тизрәк әҗәл килгәнен көтә. Үзенә гомер теләсәләр, ачуы килә, ди.
Шуңа күрә, хәл белергә кергән күрше-күләне бабайга терелү түгел, ә әҗәл
телиләр икән. Берсе керә дә: «Бабай, бүген төшемдә сезнең ындырыгызны
кап-кара итеп сөргәннәрен күрдем», – ди. Кара җир – әҗәл җитүгә фал,
янәсе. Бабайга бу ошап җитми, бик үк көчле юрау түгел дип саный. Икенче
берсе керә дә: «Бабай, бүген төшемдә сезнең өйнең морҗасыннан ялкыны
белән бергә төтен чыкканын күрдем», – ди. Бабай моңа да риза түгел: «Юк-
юк-юк, бура бурауга җитми инде барыбер!» – дип кырт кисә. Илһам абый
моны, теге бабай роленә кереп, бик холыксыз, тискәре кеше тавышы белән
әйтә, юк-юк-юк дими, ә тупасрак итеп: «Җук-җук-җук», – ди.
Икенче мәзәге дә шундыйрак, үлем-китемгә бәйле. Хәзергечә әйтсәк,
кара юмор инде. Шулай ук авылда, элекке бик фәкыйрь заманда, бер бабай
үлеп китә. Җеназага килгән мәет юучы әбидән кәфенлек сорый. Ә әби аңа
марля чүпрәк китереп тоттыра. Бигрәк сыек бит бу, юньлерәге юкмыни,
дигәч, әби бик җитди генә әйтеп куя: «Ярап торыр покага!» Менә шундый
мәзәкләр сөйләп, эчне катыра иде абыебыз. Хәмдүнә әйтмешли, абыкам.
Сүз уңаеннан, кайчак безнең утырышуларга Хәмдүнә дә килеп эләгә
торган иде. Мин – пешекче, ашатучы, табак-савыт юучы, кеше сыйларга
яратам. Ә болар икесе авызларын-авызга куеп сөйләшәләр, бер бригадада
эшләп йөргән чакларын искә алалар. Хәмдүнә, үзенең бер вакыты җиткәч,
әбизәтелне елый башлый. «И абыкам, бәхеткәем булмады бит!» – дип, «абыкасын» кочаклап, үксеп елый. Тегесе аны юатмый да, көлә генә...
Менә шундый кызык та, кызганыч та минутлар булгалады. Кем уйлаган,
Хәмдүнә дә арабыздан шулай иртә китеп барыр дип...
Илһам абыйны шаян кеше иде диләр. Әйе, бу шулай. Ләкин шаянлыгы
белән бергә, күңеле сөймәгән кешеләргә яки күренешләргә карата ул аяусыз
сатирик та иде. Берәр әче җөмлә әйтеп куя да шуның белән бетте! Бөтен
усаллыгы шунда гына иде бугай аның.
Илһам Шакиров тирәсенә омтылучылар, хәтта ыргылучылар дип әйтик,
бик күп иде. Мин аның белән үзе олыгаю чорына кергәндәрәк кенә ныклап
аралаша башладым. Ә аның җырчы буларак искитмәле тансык чагын, үтә
дә популяр чакларын күз алдына китерсәк! Кемнәр генә сырышмагандыр
аның тирәсенә. Озын буйлы, төз гәүдәле һәм һушыңны алырлык сихри
тавышка ия егетне концерттан соң, бер кочак чәчкә тотып, арткы ишектән
чыкканын сагалап торучылар дисеңме, филармония адресына атна саен
хат язып салучылармы, хәтта конверт эченә коймак тыгып җибәрүчеләре
дә булган. Сыйлыйлар, янәсе. Алары инде җырчыга гыйшык тотып, көне-
төне аның утында янучылар. Хәер, кайчандыр үзем дә шундый мәҗнүнәләр
исемлегендә идем бит әле.
1974 елның феврале. Уфадагы укуымны ташлап килеп, Чаллыда
төзелештә эшләп йөргән бер мәлем. ГЭСтагы «Энергетик» мәдәният
сараена концерт куярга Илһам Шакиров килде. Мин әле ул вакытта Казанга
ук барып җитмәгән, шунда бару юлында, кем әйтмешли, транзит белән,
бер елымны Чаллыда эшләп йөрим. Ә бу юлның теге башында, билгеле
инде, мине Илһам Шакиров көтеп тора. Гүя мине чакыра, тизрәк Казанга
килеп җит тә минем казанымда кайный башла, ди.
«Энергетик»та мин үзем дә җырлап йөрим, атнага дүрт тапкыр – ике
көн татар хорында, ике көн – рус ансамблендә. Яңа Шәһәрдән ГЭСка ара
шактый ерак булса да, эшемдә штукатурлап-сылап-буяп, шактый гына арып
кайтсам да, кичкә таба шунда – күрше бистәгә җырларга чыгып чабам.
Кыскасы, мине бәхет басты: үзем җырлап йөргән Сарайда ике көн рәттән,
көненә икешәр концерт куячак Илһам Шакиров! Миңа хәтта билет сатып
аласы да юк, бушка керәм. Беренче көннең беренче концертына ук алданрак
килеп утырдым. Кайда диген әле – залда түгел, сәхнә кулисасы янындарак
урындык әзерләп куйдым да шунда – артистларның кереп-чыгып йөргән
юлы өстендә үк утырам. Чөнки миңа Илһамны якыннан күрү кирәк, залда
утырып тыңлап кына күңел булырлык түгел. Шунысы да кызык: миңа нигә
әле монда утырасың дип сүз әйтүче юк. Күрәсең, мәдәният сараеның берәр
хезмәткәре дип уйлаганнардыр инде.
Илһам абый сап-сары кримплен костюмнан. Төз гәүдәле, буе-сыны бик
килешле. Бу костюмын мин аның былтыр, ул Уфада концерт куйганда ук
күргән идем инде. Бер шигырь язып, аны чәчкә гөлләмәсенә кыстырып,
сәхнәгә дә менеп төшкән идем хәтта. Ә бу юлы инде ул янымнан узганда
җиле дә тиеп китә... Икенче концертны да шулай карадым. Икенче
көнне дә рәттән ике концерт. Мин тагын шул ук урындыгымда утырам.
Музыкантлардан берсе, баянчы Ирек Галимов шаяртып әйтеп тә куйды:
«Сеңлем, туймадыңмы әле концерт карап?!» – ди. Ул арада Илһам абый
да, аңа кушылып, «Карасын, җыр яраткан кеше әйбәт кеше була ул», – дип, мине үсендереп үтеп китте. Түбәм күккә тиде инде! Шул кичне, концерт
озаграк баргангадыр инде, Яңа Шәһәргә төнлә кайтып җитә алмадым,
чөнки автобуслар, трамвайлар инде йөрүдән туктаган иде. Төнне урамда
уздырдым. (Ул вакытларда такси дигәне дә юк иде шикелле.) Җепшек карлы
февраль төнендә игълан тумбаларыннан Илһам Шакировның афишаларын
кубарып җыеп йөргәнем хәтердә...
Илһам тирәсенә, аның даирәсенә якынаерга теләгәннәр күп иде дидем
инде. Барысы да аңа тартыла, аның белән дуслашырга омтыла. Ә һәрдаим
игътибар үзәгендә булуның бит аның шундый ягы да бар – дан иясенең
үзен талкый ул, арыта. Аннары кеше шикелле иркенләп урамда да йөреп
булмый, барысы да сине таный, туктата, сөйләшергә азаплана. Дөрес,
яшьли үк халык яратуына күнеккән кеше буларак, Илһам абый үз шәхесенә
карата булган зур игътибарга күпмедер дәрәҗәдә мохтаҗ да булгандыр
бәлки. Шулай да, еш кына ул үзенә сырышкан кемсәләрнең беришеннән
арынырга да тырыша, ләкин барыбер арынып бетә алмый иде. Үзенә чын
иптәш, сердәш булырдай кешене эзли, һәм кайчагында ялгыша да. Казан
уртасындагы иске фатирына, Николаев урамындагысына кемнәр генә
кереп чыкмый иде аның. Үзе якын күргән сәхнәдәшләре дә, юньләп таныш
булмаган үткенчеләр дә. Шулай кеше диңгезе уртасында яшәсә дә, минем
фикеремчә, Илһам абый тома ялгыз иде. Аның бит әле тагын шул ягы да
бар: балачагы, үсмер еллары ишле гаиләдә үткән. Туган-тумачасы, күрше-
күләне, яшьтәшләре белән әвәрә килеп үскән егетне Казанга килү белән зур
шәһәр йоткан да таш фатирга бикләп куйган. Урманлы, кырлы табигатьтә
хөрлеккә өйрәнгән авыл баласының бер фаҗигасе инде ул таш каладагы
тормыш. Барлык уңайлыклары булган хәлдә дә. Зур-зур залларда авыл
турында, урман, елга, таулар иркенлеге турында җырлап йөргән кеше үзе,
асылда, шул хозурлыктан күптән инде мәхрүм! Кара урманнар, үзе чапкан
печәннәр, саф сулы чишмәләр аның күңелендә сагыну-сагыш булып кына
яши. Ә бәдәни тормышы бөтенләй бүтәнчә. Тукайча әйтсәк, шушы «Аһ,
бу нинди аерылу!..» дигән ачы чынбарлык нечкә күңелле кешене тоташ
хәсрәтле, моңлы итәдер. Өстәвенә, төрле сәбәпләр аркасында вакытында
гаиләсен кора алмый калган кешегә бу өсте-өстенә ялгызлык сынавын сала
инде. Моны авылдан килеп, гомерен калада уздырган кеше аңлыйдыр. Үзем
дә шундый хәлдә идем, яшьлегем таш калада узды. Инде олыгаеп барганда,
туган авылыма кайтып яши башлагач та, бу сагынуның һаман да беткәне
юк әле. Иртән уяныр-уянмас, тукта, мин кайда ятам әле дисәм, исемә төшә
дә, Аллага шөкер, үз авылымда бит әле дип сөенеп куям...
Ниһаять, филармония дә – газиз Тукаебыз исемен йөртсә дә, ул барыбер
артисттан акча эшләтеп, аның көчен, талантын сыгучы оешма гына. Ул –
дәүләт абзый оешмасы, ә артистлар – дәүләткә акча эшләүчеләр. Мин
моны хурлап та әйтмим, бу – факт, шул гына. Ә совет чорындагы концерт
оешмалары алар инде, гомумән дә, кырыс эксплуататорлар иде. Хәлең,
кәефең бармы синең, җырлыйсың киләме, юкмы, инде афишалар эленгән –
бармый хәлең юк. Авылгамы, Уралгамы, Мәскәүгәме, Урта Азиягәме, елның
кайсы фасылы – буранлы суык кышмы, язгы-көзге пычракмы – барыбер.
Берсендә каядыр, белмим, кайсы тарафкадыр гастрольгә чыгарга тиешләр
икән. Инде самолётка билетлар алынган, бригада юлга чыгарга әзер, ә
Илһам кирелегенә каткан – бармыйм, бетте-китте. Бу киреләнү җырчының ниндидер бер протесты булгандыр, мөгаен. Сәбәпсез генә түгелдер. Һәм
андый очрак бүтән кабатланмаган диләр. Килешүләр, контрактлар төзеп
эшли торган еллар түгел бит ул чорда. Синең хокукларың юк дәрәҗәсендә.
Син җырла да җырла гына! Дәүләт оешмасына эшкә кергәнсең икән,
русча әйтмешли, будь добр, пионер кебек һәрвакыт әзер булырга тиешсең.
Әле түләү дигәне дә ташка үлчим генә. Хәзер әйтәләр дә ул, Илһамның
концерт ставкасы, бүтән җырчыларныкы белән чагыштырганда, иң зурысы
иде дип. Ул иң зур дигәне дә барыбер бүгенге «йолдыз»ларныкы янында
чүп кенә булган, билгеле. Бүген танылган җырчылар үзләре оештырган
концертлардан кергән акчаның иң зур өлешен үзләренә алалар. Шуңа
да аларның күбесе яшьләй үк зур йортлар да сала, яхшы машиналар да
ала, теләсә кая барып ял да итә ала. Дөрес, Илһам Шакировка да, Әлфия
Афзаловага да хөкүмәт үз вакытында мактаулы исемнәрен дә, фатирларын
да биргән бирүен. Ләкин ни генә дисәң дә, бу – алар лаек булганның иң
кечкенә генә өлеше.
Илһам абыйның үзәктәге иске фатиры «сталинский» дип атала торган
йортта иде. Биек түшәмле, стеналары калын, әмма канализация торбалары
күптән искереп беткән. Балконы тузанлы якка, урамга – Тукай һәйкәленең
аркасына таба чыга. Фатирда бер артык әйбер дә юк. Җиһазлары гади
генә. Алтмыш биш яше тулгандамы икән, хөкүмәт ярдәме белән аның
фатирына ремонт ясадылар. Бай кешеләрме, әллә хөкүмәтме – яңа җиһазлар
да бүләк иттеләр. Туган көне белән котлап, машиналар да бирделәр. Бу
бүләкләрнең иң кәттәсе – җиңел автомобиль иде. Аны Сарман районындагы
якташы, эшмәкәр Сәлимхан акчасына алганнар. Ә Сәлимханның үзен
машина ачкычы тапшырырга сәхнәгә дә чыгармадылар, ачкычны Сарман
районының шул вакыттагы башлыгы тапшырды. Үпкәләгәндер инде... Иске
ипподром биләмәсендәге ресторанда узган банкет та Сәлимхан исәбеннән
иде дип беләм. Ул үзенең бөек якташын кадерләр өчен акча кызганмады.
Инде үзе дә исән түгел, рухы шат булсын. Шуннан, янә бүләкләр дигәннән,
машиналарны (алар икәү иде, әле тагы йөк машинасы да) Илһам абый
туганнарына бирде шикелле. Бирдеме, үзара алыш-биреш ясадылармы,
анысын белмим. Шуны гына әйтә алам: Илһам абый барыбер ул машинада
йөри алмаган булыр иде, чөнки йөртә белми. Правасы булдымы икән әле,
гомумән. Ул бөтенләй дә тормышка җайлашмаган кеше иде. Мал-мөлкәткә
исе китмәде. Киресенчә, артык мал, әйберләр үз тормышында кирәкмәс
мәшәкать тудыра торган нәрсә дип саный иде бугай. Җырчыны нигәдер
кош белән чагыштырасым килеп китте. Кошлар да бит бала чыгарыр өчен
генә оя корып алалар да калган гомерләрен очышта уздыралар. Суыклар
башланыр алдыннан күбесе башка тарафка очып китә. Илһам абый да кош
хөкемендәрәк яшәде, миңа калса. Бүген Ходай ни биргән, шуңа риза була
белде. Артыгына үрелмәде.
Соңрак, кайбер яшьрәк җырчылар сигезәр, унар бүлмәле фатирларда,
кайберләре үзләре төзеп кергән яхшы йортларда яши башлаган чорда,
Президентыбыз Минтимер Шәймиев игътибары белән дип беләм, җырчыга
Щапов урамыннан, чынлап та, заманча шартлары булган бик иркен фатир
бирделәр. Бу Илһам абыйга җитмеш яшь тулганда булды, ялгышмасам.
Лифтсыз, аз катлы йорт булганга күрә, өченче каттан җәяү менеп-төшеп
йөрергә авыр дип, Илһам абый, үзенең ярдәмчесе (мин аны җырчының адъютанты дип атап йөртә идем, шаяртып) икенче Илһам белән бергәләшеп,
ул фатирны Мәрҗани мәчете янындарак, Каюм Насыйри урамындагы
фатирга алыштырдылар. Бусы инде беренче катта. Чыгып-кереп йөрергә
бик уңайлы диделәр. Миңа анысында булырга туры килмәде, чөнки, энем
авырып китү сәбәпле, мин инде туган ягым Башкортстанга кайтып киткән
идем. Истәлеккә, шул елларда минем фатирны котлап, Илһам абый алып
килгән бик матур юрганы кайтты авылга.
(Дәвамы бар)
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
1
0
Бер тында укырлык!!! Рэхмэт сезгэ!..
0
0