Логотип Казан Утлары
Повесть

ИЛҺАМЛАНУ (повестьның дәвамы)

Ә тышта яңгыр ява. Мескен ат күшегеп басып тора инде, нишләсен. Мин Илһам абыйның теге җиләнен алып чыктым да атның өстенә ябып куйдым. Икенче кат караганда, ат инде юк иде...

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Нәрсә соң ул моң?

Берничә интервьюсында Илһам Шакиров үзеннән моң ни ул дип сорагач,
моң-зарлы булу, сагышлы булу ул дигән иде. Илһам Шакировның балалыгы,
яшьлеге туры килгән елларны алсак, сугышка хәтле, сугыш чорында
һәм аннан соңрак яшәгән халыкның гамьнәре, уйлары, шатлыклары һәм
хәсрәтләре асылда бер үк төрле, охшаш булган, бәхәссез. Илһамның үзе
өчен болар – башта Сталин репрессияләре аркасында әтисез калу, ятимлек,
аннан соң – сугыш, ачлык, фәкыйрьлек, инде сугыштан соңгы елларда да
очны-очка ялгап кына көн күрү. Балигъ булганчы шулай. Казанга килеп,
җырлап таныла башлагач кына, ул бер бүлмәле фатирга тиенгән. Үз
замандашларының – авылдашларының, туганнарының барлык аһ-зарын
үзенә җыйган ул, үз йөрәгенә төйнәгән. Кулыннан килгәнчә, барлык
туганнарына да ярдәм иткәнен дә беләм. Аның җырларындагы моң-
сагышны нәкъ шул заман кешеләре аеруча яхшы тойгандыр. «Гомерем
булып, таш басмаса, ташламам, җанкисәгем» дип тә, «Герман җире яшел
үлән, әллә саргаеп үләм» дип тә җырлады бит ул, «Бардым күлгә, салдым
кармак, безгә балык эләкми, бетсен патша, янсын тәхет, безгә сугыш
кирәкми» дип тә, «Сөялгәнсең чатта баганага, яфрак төсле сары йөзләрең»
дип тә, «Сызыла иркен, тын һавада анда ил-зар моңнары» дип тә... Димәк,
моң – ул тормыштагы һәр нәрсәне күңел аша үткәреп, йөрәккә якын кабул
итүдән туган бер тойгы буладыр. Ә бүгенге тук заманда яшәүче яңа буын
кешесенең, күп очракта, йөрәген май баскан. Михнәт күрмәгән рәхәт күрмәс
дигән гыйбарә бар бит әле. Кыенлык күрмәгән кеше рәхәт тормышның
кадерен белмәс дигән сүз инде ул. Бәлки бүгенге яшьләрнең тирәннән алып
уйлана белмәве, якты сагыш, сагыну, моңлану дигән шәйләрне күңеленә
якын алмавы заманадан да киләдер? Бәлки бүгенге яшьләргә дә нәкъ менә
Илһамнар, Әлфияләр кебек үк, газиз әтиләрне, әниләрне югалту ачысын,
ятимлек хәсрәтен, ачлык михнәтен, Сталинның чулак кулының вәхшилеген
тәмләп карарга кирәктер? Хәер, эшләр шуңа таба бара да бугай инде...
Бүгенгесеннән исән чыга алсак, алга таба музыка, җыр тарихында тагын
бер моң чылбыры барлыкка килүе бар. Бер яхшының бер яманы дигәннең
тискәре ягын әйләндерсәк, бер яманның бер яхшысы диясе генә кала.

Башы булса, койрыгы да була

Илһам дигән җырчының иҗатына мөкиббән китеп, аны яратуым минем
үземнең язмышыма да нык йогынты ясады дисәм, бер дә арттыру булмас.
Студент чагымда мине ошатып, Илһам абыйның бер энесе, апасының улы
игътибар билгеләре күрсәтә башлады, һәм без дуслашып киттек. Дуслык яратуга әйләнде. Әмма төрле сәбәпләр аркасында бу яратышуның ахыры
бигүк матур булып бетмәде. Очраклы мөнәсәбәт нәтиҗәсендә (соңрак үзе
шулай дип аңлатты) егетем тиз генә бер Казан кызына өйләнеп куйды.
Минем алдагы берничә ел гомерем күз яшенә манчылды. Рәнҗеш,
газаплану, күңел ярасына... Ә соңрак, шактый еллар үткәч, егетемне үз
хатыны ук кадап үтерде...
Инде килеп, язмыш юлларының тагын бер кисешүе. Бер килсә килә бит
ул: туксан сигезенче елда әти гүр иясе булган иде, тагын ике елдан әни аягын
сындырды. 75нче яше белән барган кешегә бу бик авыр сынау иде. Гәүдәнең
ботка тоташкан сөяге сынган. Ә андый сөяк ялганмый, димәк, операция
ясатырга кирәк. Әни энекәш белән авылда, Башкортстанда яшәп ята. Уфада
медицинаның торышы ул вакытта кайтышрак, ә менә Казанда мондый
операцияләрне яңача ысулда ясыйлар икән, Германиядән кайтартып, махсус
материалдан ясалган «сөяк»не сынганы урынына утыртып ялгыйлар. Ә
бит башта клиник хастаханә җитәкчелеге белән сөйләшергә кирәк, күрше
республика кешесен алырмы икән алар? Рәхмәтләр яусын, Илһам абый
булышты, кирәкле кешеләр белән сөйләште. Өстәвенә, ул вакыттагы баш
табиб үзе дә Сарман кешесе, Илһам абыйның якташы булып чыкты. (Инде
исән түгел, сүзебез рухына догалар булсын.) Дөрес, әнине РКБга болай
да салган булырлар иде бәлки. Түләүле операция бит. Әмма чират дигән
нәрсә дә бар бит әле. Илһам абыйның абруе эшне тизләтте. Шулай итеп,
әнине авылдан алып килеп, операциягә салдык. Әнинең фамилиясе дә
Шакирова, ул укытучы булып эшләгәнгә күрәме, фамилиясен үзгәртмәгән,
әти фамилиясенә күчмәгән. Ул яткан палатадагы хатыннар моны үзләренчә
легендага әверелдергәннәр. Янәсе, минем әни – Илһам Шакировның туганы
икән, аңа монда операция ясатырга да Илһам абый булышкан! Туганы ук
булмаса да, булышуы хак бит инде. Бу фаразга әни каршы килмәгән, шул
версияне тартып-сузып раслаган. Бу операциядән соң әни әле тагын сигез
ел яшәде, шуның алты елын үз аягында йөрде. Дөресрәге, үз аягындагы
ясалма сөяк белән... 2001 елның февралендә, әле әни Казанда вакытта,
филармония залында Илһам абыйга алтмыш алты яшь тулуга багышланган
концертта мин аңа сәхнәдә, аяк вакыйгасы символы итеп, әни бәйләп биргән
оекбашлар бүләк иттем... Бу вакыйгалар – минем язмышның Илһам абыйга
бәйле «койрыклары»…

Илһам җиләне

Моны мин бер язган идем инде: ул чагында «Шәһри Казан» газетасының
баш мөхәррире Гөлнара Сабирова сораганга яздым. Илһам Шакировның
мәңгелеккә күчкән көне иде бу. Күз яшьләремне тыя алмыйча, елый-елый
утырдым компьютер каршында. Ул вакытта «Илһам чапаны» дип яздым
шикелле. Аннары уйлап йөрдем дә, тукта, мин бигүк дөрес язмаганмын
икән: чапан бит җылырак өс киеме була, ә сүз плащ турында бара иде,
димәк, җилән дип язасы булган дидем. Ә сүз менә ни хакында.
Берсендә Илһам абый эшемә шалтыратты да кайтышлый миңа кер әле
диде. Аңа сугылдым. Җәй ахыры булдымы икән, көз башымы, төгәл генә
хәтерләмим, һаваның тотрыксызрак көннәре иде. Илһам абый миннән нидер пешерттерде. Пылаумы икән, әллә балык кыздырдыкмы... (Сүз
уңаеннан, ул балык ярата иде.) Озак кына сөйләшеп, ашап-эчеп утырдык
та, мин кайтырга җыендым. Фатирым җәһәннәм тишегендә. Казанның иң
читендә – Азинода. Тышта коеп яңгыр яварга тотынды. Илһам абый, әллә
каласыңмы, миндә генә кун дип кыстаса да, миңа кайтырга кирәк иде. Ул
шифоньерыннан искерәк бер плащын алып бирде. (Җиләнен диик инде,
үзебезчә булсын.) Шул җиләнне ябынып, тукталышта автобус көтеп тордым
әле... Соңрак бу җиләнне кире илтергә ничектер кул җитмәдеме, әллә Илһам
абый кирәкми дидеме шунда, ул җилән миндә калды. Бервакыт тәрәзәгә
күзем төшсә, ишегалдында, каршыдагы ун катлы йорт каршында балалар
мәйданчыгы тимеренә бәйләнгән җигүле ат тора. Икенче карыйм – ат һаман
тора. Күрәмсең, якын-тирәдәге берәр авылдан килгән кеше кемгәдер кереп
киткән дә чыкмый да чыкмый, кунак булып утырадыр инде. Ә тышта яңгыр
ява. Мескен ат күшегеп басып тора инде, нишләсен. Мин Илһам абыйның
теге җиләнен алып чыктым да атның өстенә ябып куйдым. Икенче кат
караганда, ат инде юк иде...
Шул ат шикелле гасыр җил-яңгырларында күшеккән, империянең
кысрыклавына да карамастан телен, моңын сакларга дип җан тартышкан
халкыбызга Илһам абыйның бай иҗаты, берсеннән-берсе моңлырак
җырлары шул ышык биргән җилән сыманрак булды бит инде – башыма
шундыйрак чагыштыру килде.
Мин әле дә сәер төшләр күргәлим. Күптән дә түгел болай дип күрәм.
Имеш, Илһам абый безнең авылга кайткан да, иске өебездә, түр бүлмәдә
сөйләшеп утырабыз икән. Теге үсмер чакта төшемдә күргән телевизорлы
бүлмәдә. Уянып киттем дә аңышып бетмичәрәк уйлыйм: туктале, Илһам
абыйның безнең авылга кайтканы булдымы соң әле?! Юк, булмады андый
хәл. Башкортстанны аркылыга-буйга гизеп чыкса да, безнең авылга юлы
төшмәде. Нишләп инде шундый зур җырчы бер бәләкәй генә авылга килсен,
ди... Димәк, бусы да минем хыялымда гына калган...
Хәзер инде телевизорга да кытлык юк, теләсә кайсы каналны да карап
була. Безнең күрше-тирә районнарның халкы тоташ татарлар, барысы да
Казан телевидениесен карый. Илһам абыйның җырларын да күпме кирәк,
шуның хәтле тыңларга мөмкин – интернетка керсәң, тезелеп киткән. Илһам
абый үзе генә юк. Ә миңа ул әле дә исәндер кебек тоела. Казанга бара
калсам, телефоныма шалтыратыр да:
– Флүрә, җаным, үтешли миңа сугылып чык әле, сөйләшәсе сүзләр
җыелды, – дияр сыман…

Тәмам.

 

«КУ» 11, 2024

Фото: архивтан

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев