Повесть рубрикасы буенча яңалыклар
-
5 декабрь 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Шунда кымыз ясый торган җиргә бер яшь егет килеп кергән дә: «Саумысыз, Мостай агай!» – дип, әткәй белән ике куллап күрешкән. Шуннан соң бу Сания апа аптырап карап торган да әткәйгә ташланган: – Нигә телең юкмыни соң синең? Нигә башта ук үзең әйтмәдең шуны? Авыз ерып, тик торасың. Телдән язган икән берәү. Үзе язучы ишшу! Шушы хәлдән соң Сания апа белән әткәйнең дуслыгы күрешкән саен ныгый гына барган. -
4 декабрь 2024 - 15:00
Без андый малай түгел (повестьның дәвамы)
Безнең песинең әле бер тапкыр да тычкан тотканы, гомумән, тычкан күргәне юк. Вәт бүген мастер-класс күрсәтсен әле! Сэм икенче кат идәнендә койрыгын җәеп, ялкау гына йокымсырап ята иде, аны кочаклап, ук шикелле, беренче катка томырылдым. Анда... идән уртасында кечкенә туп шикелле йоп-йомры тычкан йөри, диван өстенә менеп баскан әнинең күзләре атылып чыгардай булып ачылган, йөзе агарган әти, үз гомерендә беренче тапкыр күргәндәй, идәнгә карап каткан. -
3 декабрь 2024 - 15:00
Без андый малай түгел (повестьның дәвамы)
Басмадан әллә ни ерак түгел карт өянке бар – Самат аны Казан белән бер яшьтә ди, каян беләдер. Менә шул. Казан белән бер яшьтәге өянке астында безнең үз урыныбыз бар. Кармакларны салып куярга бик җайлы анда: калкавычлы башын суга ыргытасың, ә сабын яр читендәге икегә аерылып торган төп уртасына кыстырасың да балык чиерткәнен көтеп утырасың. -
3 декабрь 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Мостай әйткән: «Язучы йөрәгенең кыюсызлыгы – аның талантына хыянәт итүче». -
2 декабрь 2024 - 09:00
Без андый малай түгел (повесть)
Өйдә ни көткәнен сөйләп тормыйм. Юк, юк, сорамагыз да, сөйләмим. Капка төбендә полиция машинасы торганны да, әнинең елый-елый косметикасы юылып беткән күзләре нинди сәер төскә керүе турында да, безнең өйдә Марьвасиловнаның аптыраган кыяфәттә әрле-бирле йөренүен дә – берсен дә сөйләмим -
29 ноябрь 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Лилия Америкада көллият тәмамлады. Һәм укыганда ук чәчәк кибетенә эшкә урнашты. Кеше ышанмаслык хәлләр! Чәчәк кибетенең хуҗасы – данлыклы Лев Николаевич Толстойның оныкчыгы Татьяна Толстая булып чыга! Татьянаның дүрт баласы була. Олы уллары Иван Лилиягә тәкъдим ясый, алар өйләнешәләр -
28 ноябрь 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Мостай әйткән: «Иң саф, иң хәйләсез һәм мәкерсез кешеләрне тизрәк пычраталар. Ул мескеннәр ак күлмәк кебек кер күтәрмиләр». -
27 ноябрь 2024 - 15:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Мостай әйткән: «Әдәбият һәрвакытта да азатлык өчен көрәште. Хәзер азатлык бар, тик әдәбият кына юк. Чөнки көрәшерлек сәбәп калмады». -
26 ноябрь 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Сөйләшеп утырганда, мин әткәйнең күңелен дә ишетә идем кебек. Күңелен бушатырга теләгән чагында заман борчуларын да, күңелендә саклаган шатлыкларын да сөйли иде. Ул сөйләгәндә, пафос та сизелми. Аны югары кимәлдәге сүзләрне чын күңеленнән әйткәненә ышанасың, ул бит – шагыйрь кеше. Аңар матур сөйләм хас. -
25 ноябрь 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Әткәй моңа гаҗәпләнеп карап кына куйды, каршы берәр нәрсә әйттеме –анысын хәтерләмим. Әйтмәгәндер, ләкин күңел түренә салып куйгандыр. Ул беркайчан да, бернәрсәне дә онытмый иде. Бигрәк үз-үзенә сүз биргәндә. Әмма ул вакытта Хәмдүнәгә бернәрсә дә вәгъдә итмәде. Итә дә алмый иде. Ул бит Татарстан кешесе түгел. -
22 ноябрь 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Тагын бер булган хәл турында сөйлисем килә. Безнең гаиләдә, дуслар арасында ул фразеологик әйтемгә әйләнгән, әткәй әйтмешли – көлмәч! Әткәйнең әле яңа гына беренче машинасын алып, машина йөртергә өйрәнгән чаклары икән. -
20 ноябрь 2024 - 09:00
ИЛҺАМЛАНУ (повестьның дәвамы)
Ә тышта яңгыр ява. Мескен ат күшегеп басып тора инде, нишләсен. Мин Илһам абыйның теге җиләнен алып чыктым да атның өстенә ябып куйдым. Икенче кат караганда, ат инде юк иде... -
19 ноябрь 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Аннан соң көлештек, әлбәттә! Бигрәк тә бифштекстан! Ул көнне котлет кыздырган идем. Әткәй аш-суымны яратып ашый иде. «Кеше хатыннары колбаса кискәнче, Нәзифәнең пилмәне пешеп чыга!» – ди торган иде. -
18 ноябрь 2024 - 13:00
ИЛҺАМЛАНУ (повестьның дәвамы)
Соңрак, кайбер яшьрәк җырчылар сигезәр, унар бүлмәле фатирларда, кайберләре үзләре төзеп кергән яхшы йортларда яши башлаган чорда, Президентыбыз Минтимер Шәймиев игътибары белән дип беләм, җырчыга Щапов урамыннан, чынлап та, заманча шартлары булган бик иркен фатир бирделәр. Бу Илһам абыйга җитмеш яшь тулганда булды, ялгышмасам. -
15 ноябрь 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Илгиз беркайчан да «мин – Мостай Кәрим малае» дип мактанып йөрмәде. Беркайчан да үзен әтисе малае дип танытмады, белгәннәр белгәндер, белмәгәннәр белмичә калгандыр. Шул уңайдан Илгиз бер кызыклы хәл сөйләгән иде. Ул Уфага кайткач (әле без өйләнешкәнче булган хәл), язучы Михаил Чванов белән ресторанга барганнар...