Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Аннан соң көлештек, әлбәттә! Бигрәк тә бифштекстан! Ул көнне котлет кыздырган идем. Әткәй аш-суымны яратып ашый иде. «Кеше хатыннары колбаса кискәнче, Нәзифәнең пилмәне пешеп чыга!» – ди торган иде.
1991 елның кыскача
Әткәйнең көндәлекләренә күз салдым. 1991 елның 28 июлендә язган
кыскача гына язма. Бу язмалардан өзекләр бирми кала алмыйм. Чөнки үзе
төзегән, ул ил өчен көрәшкән, ул илнең һәрвакыт булачагына инанган карт
коммунистның, язучының күз алдында аның партиясе, өмете, иле, хәтта
дуслары юкка чыгып бара... Аңа нинди йөрәк чыдасын? Ул нәрсә уйларга,
нәрсә эшләргә, кай тарафны тотарга тиеш?
Көндәлекләрдәге бу язмалар сугыш вакытындагы «Совинформ»
хәбәрләрен хәтерләтә.
28.07.1991. «Бүгенге көндә Россиядә 45 партия хакимиятне җитәкләргә
дәгъва итә. Ә хакимият футбол тубы кебек, бөтенесе өчен берәү генә. Илдә
бар нәрсә дә җимерелә, инде болай булгач, борынгылар кебек мәгарәгә
кереп, барысын да яңа баштан башларгадыр?! Кызганыч ки, юньле мәгарәсе
дә юк бит аның! Рухи мәгарәдә яшәүчеләр пычратып бетергән аларны».
19.08.1991. «Радиодан хәбәр итәләр. Илдә гадәттән тыш хәл диләр...
Тыңлыйм, котым оча... Чынлап та, илдәге хәл дәһшәтле! Һәм бу турыда ачыктан-
ачык сөйлиләр! Бу бит коточкыч! Нәрсә булыр? Көне буе радио тыңладым. Ләкин
юньләп берни дә аңламадым. Радионың да бер генә каналы эшли».
20.08.1991. «Хәлләр тагы да кискенләшә бара. Күп газеталар ябылган.
Телевизордан Советлар йортын, баррикадаларны күрсәтәләр. Гаскәрләр
тупланган. Кызым Әлфия Мәскәүдә. Аның өчен дә, Мәскәүдә яшәүче
башка балаларым өчен дә борчылам» дип яза әткәй.
Ярый әле, ул көннәрдә әткәй үзе Мәскәүдә түгел иде. Үз күзләре белән
күрсә, аның хәлен күз алдыма да китерә алмыйм.
Үлемсезлек
Әткәй әле 1993 елда ук үлем турында әйткәли башлады.
«Мин карт имән кебек дөңгердәп авармын инде бер заман. Тик вакытында китәргә кирәк. Артык яшәүнең мәгънәсе юк. Менә Сәйфи Кудаш – татар
әдәбияты классигы. Ул 94 яшендә вафат булды. Тик аны озатырга Казаннан
бер генә язучы да килмәде, оныттылар», – дигән иде ул.
Әткәйнең тууына 100 еллыкны Башкортстанда да, Мәскәүдә дә башка
төбәкләрдә дә бәйрәм иттеләр. Мәскәү, Казан, Алма-Ата шәһәрләрендәге
урамнарга Мостай Кәрим исеме бирелде. Уфа һава аланы Мостай Кәрим
исемен йөртә. Хәтта аның исемендә теплоход та бар! Китапханәләрдә,
мәктәпләрдә Мостай Кәримгә багышланган чаралар ел әйләнәсенә дәвам
итте. Аның бу олы юбилее белән бәйле булган бик күп чараларны атарга
булыр иде. Россиядәге күп кенә театрлар аның пьесаларын куеп, бу датаны
билгеләүдә үз өлешләрен кертәләр. Аның әсәрләре нигезендә берничә
нәфис фильм да төшерелде.
Хәзер инде мин бу гаиләдә 54 ел. Шуларның 35 елы әткәй дөньяда чакта
узды. Быел тормыш иптәшем Илгизнең дә безне калдырып бакыйлыкка
күчкәненә 5 ел булды. Илгиз әтисе Мостай Кәримнең барлык прозасын рус
теленә тәрҗемә иткән югары дәрәҗәдәге профессиональ тәрҗемәче иде.
Заманында әтисенең әсәрләре буенча берничә инсценировка ясады. Алар
хәзер дә Башкортстанда театр сәхнәләрендә бара.
Яшәвенең соңгы елларында әткәй инде Мәскәүгә бик килми башлады. Ә
менә җитмешенче, сиксәненче еллар Мостай Кәрим иҗатының күтәрелеш
еллары булган дип әйтергә нигез бар. СССРның барлык театрларында дип
әйтерлек аның әсәрләре куела, сайланма әсәрләре басыла, яңа китаплар
чыга. Башкортча гына түгел, русча да, чит телләрдә дә нәшер ителә.
Мәскәүгә килгәч, безгә кермичә китми, бик еш очраша торган идек. Ул
кунакханәдә йә булмаса язучыларның махсус йортында яши иде. Вакыты
булганда, безгә кунакка килә. Кыш айларында Малеевка, Переделкинода аның
әле генә язылган әсәрләрен дә, шигырьләрен дә иң беренче булып тыңлау
бәхете безгә тия. Аның яңа шигырьләрен тыңлаганнан соң, нинди фикерләр
әйткәнемне хәтерләмим дә. Фикерләрем булгандыр инде, булмаган түгелдер.
Бәлки: «Әткәй, чәйне яңартыйммы?» – дип кенә сорый алганмындыр. Ничек
кенә булмасын, ул безгә бик якын кеше иде. Тормышыбызның беренче
көннәрендә үк әткәйнең: «Нәзифә безнең гаиләгә генә кермәде, күңел
түрләребезгә дә кереп утырды», – дигән сүзләрен ишеткәч, бу гаиләдә үземне
килен итеп кенә түгел, тулы хокуклы гаилә әгъзасы итеп тоя идем.
«Нәзифә бифштекс кыздыра»
Әткәй җөмләдәге һәрбер сүзгә сак, кадерләп карый иде. Артык та,
ким дә булмасын. Тәрҗемә әзер булганнан соң, алар Илгиз белән һәр
сүзне, һәр җөмләне тикшереп чыга иде. Аларны җөмләнең язылышы
гына түгел, яңгырашы да кызыксындыра. Кычкырып укып та карыйлар.
Яңгыраш ничек? Русчасы ясалма түгелме? Тәрҗемә телнең яңгырашын
биреп бетерәме? Тәрҗемәдә миллилек сакланамы? Бер сүз өчен дә озаклап
бәхәсләшәләр иде. Бервакыт алар шулай эшләп утыра. Мин төшке аш
әзерлим. Без икенче катта тора идек. Мин чүп түгәргә чыгып киттем. Ишекне
ачуга, подъезддан кемдер керде, ахры, артымнан ишегем шап итеп ябылып
та калды. Үзем белән ачкычны алмаган идем. Керергә дип ишек төбенә килдем дә кыңгырау төймәсенә басам, шакыйм – ачмыйлар! Аптырагач
тибә башладым. Ишетмиләр! Бәхәсләшәләр, тәрҗемә тикшерәләр! Ишеккә
типкән тавышны ишеткәч, әткәй: «Нәзифә ит тапый, бифштекс кыздырырга
ниятли, ахры», – дип әйтә икән. Мин урамга чыгып, тәрәзәгә нәрсәдер
атканнан соң гына тегеләрнең игътибарын җәлеп итә алдым. Аннан соң
көлештек, әлбәттә! Бигрәк тә бифштекстан! Ул көнне котлет кыздырган
идем. Әткәй аш-суымны яратып ашый иде. «Кеше хатыннары колбаса
кискәнче, Нәзифәнең пилмәне пешеп чыга!» – ди торган иде.
(Дәвамы бар)
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев