Логотип Казан Утлары
Повесть

ИКЕ РӘССАМ (повесть)

Һәркемнең үзенеке: укытучыга – мәктәп, ә рәссамга остаханә кадерле. Чөнки яшәткән-дәртләндергән, гомерен озынайткан иҗат рухы белән дөнья бәһасе дуслары шунда. Бу «визитёр» бер ритмга салынган тормышын бутап ташлагач, ботка ашалмады, чәй эчелмәде, аннан да хәтәррәге – күңелдә бер генә дә яңартырга теләмәгән хатирәләр уянды.

1

«Һай, көйдерәсең дә соң җанны, бәндә баласы! Таң атканда, тәрәзә төбендә ник шыңшыйсың икән син?! Бүтән җыр беткәнмени дөньясында!»
Әй суык, суык, өшетмә мине,

Өшетмә мине, өшетмә атымны,

Өшетмә мине, өшетмә атымны...
Тып-тын җәй иртәсе, шәһәр әле йокысыннан айнырга өлгермәгән, төн карасыннан әкрен генә араланып маташкан кояш, кызыл нурларын кершән итеп, офык читенә сөртә. Бакый балкон тәрәзәсеннән башын тыгып, аска карады. Сорау билгесе сыман кәкрәйгән берәү нәкъ аларның фатир турысына басып «моңлана».

– Ой мороз, мороз...

Тротуардан шалдыр-шолдыр кул арбасы тартып килгән урам себерүче Низам аңа акырды:

– Нәстә таң тишегеннән улыйсың! Ничәнче көн пудрәт! Ну-ка, ычкын моннан! Себерке белән сыртыңны каезласам, сразы мороздан җылынырсың!

«Сорау билгесе» әз генә дә гәүдәсен турайтмыйча каршыдагы балалар мәйданчыгына борылды. Таныш кебек иде ул... Җырлавы да Бакый өчен бит! Аның йөрәген яралыйм дип җырлый. Адресны ничек тапкан! Һи, сермени ул бу заманда. Бакый Уразов – билгеле рәссам, мактануы түгел, ярты Казан аны таный. Әгәр рәссамнар берлегенә шалтыратсалар, ничәнче йортта, ничәнче фатирда яшәгәнеңә хәтле әйтеп бирәләр.

Ул киенеп, «җырчы» артыннан бармакчы иде, сак йокылы хатыны уянгач, җәлт кенә кәчтүмен урындык башына элде. Мәдинә хәзер:
– Ашамый-нитми кая чабасың? – дип сукраначак. Әгәр мышкылдамаса, аягын сөйрәтеп кенә атлаган «сорау билгесе»н җиле белән дә куып җитәр иде. Хәер, икесе дә бер чама бугай, Бакыйның да тез буыннары ватык гармун сыман шыгырдый, җитмешнең кибәнен очлагач, бик сикертми икән шул.

– Чәең кайнаган арада һава сулап керәм әле, – диде ул.

«Һава» сәбәп кенә, чын дөресе эчен пошырган «табышмак» иде, ә аның җавабы теге җырчыда. Кем син, атсыз-исемсез бәндә баласы? Нишләп син ничәнче көн рәттән аларның тәрәзә каршысында түләүсез концерт куясың? Җырың белән бәгырьне телгәләп, йа?

Ул урам себерүче Низамны кул күтәреп кенә сәламләде. Туктасаң – харап, ир үзен йорттагы бөтен халыкның якын дусты саный, санаса гына икән, очрадың исә зыр-зыр тел тегермәне ташын әйләндерә, ир-атмы, хатын-кызмы, бала-чагамы – аңа барыбер, сөйләш кенә, чур, сөйләшмә дә, тыңлап кына тор!

– Бакый әфәнде! – Себеркесенә атланып очтымыни, Низам килеп тә җитте. – Бу йортта бердәнбер кеше – Бакый гына «әфәнде» статусына ия иде. – Сез укыдыгызмы гәҗиттән, японнар нишләтә, ә? – Ир кесәсеннән кәгазь кисәге тартып чыгарды. – Менә-менә, фамилиясен дә яздым, Юсуха Марита дигән галим картлар белән көрәшмәкче. Алар, ди, яшьләргә комачауламасын өчен үз-үзләрен үтерергә тиеш. Аларга пенсия түләп, ил күтәрәмгә кала, ди. Бу хакта ни уйлыйсыз, Бакый әфәнде?

Кешенең ни уйлаганын сабыр гына көтәмени, «тегермән ташы» бар куәтенә әйләнә:

– Алдынгы милләт дибез инде Японияне, вәт сиңа мә! Хәерче Африка илләрендә дә болай кыланмыйлар. Аллаһ кына тудыра, Аллаһ кына үлем сәгатен билгели, шулаймы, Бакый әфәнде? Моның ише мөртәт галимне бездә черек бау белән асарлар ие, шулаймы? Бездә картларга почёт, яшьләргә ачык юл!

Бакыйда җәядән атып чебен борынына тидергән мәргән күзе иде, ул яртылаш аска бөгелеп таганда атынган ир-атны шәйләп:

– Чү әле, чү, шыпырт, агай-эне, – диде. – Турыга кара! Таганда тирбәлгән кеше синең танышыңмы әллә?

– Ә-ә, тегеме? Бер адашкан сәрхуш кисәге! Ияләште тәки минем территориямә. – Урам себерүче гайрәтләнде. – Йокыгыздан уятып, тагын уласа, суктым-ектым себерке белән! Җыры да үзе төсле өтек-төтек.

– Җыры әйбәт аның. – Карт рәссам үзалдына йөткерде. Хәерсез, дулкынласа, муен тамыры бүрткәндәй, тамак төбе төерләнә. Танышыңмы, имеш! Ул бәндәне Низамга гына сылар идең дә, юк шул, бәндә синең чакырылмаган кунагың бугай. Инде тәмам инанам дисәң – үзеннән сора!

– Себеркеңне бир әле, агай-эне.

– Сәрхушне кыйныйсызмы, Бакый әфәнде?

– Иптәшкә!

Бу аның «чире» иде. Кулда һәрвакыт нәрсәдер булырга тиеш! Кул буш тормасын. Әфган тауларыннан башланды ул «чир». Алар йоклаганда да, автоматын ычкындырмады. Аксап-туксап йөрмәсә дә (хәер, соңгы елларда уңга-сулга авыштыра), ишек катында алмаш-тилмәшкә ике «аяк» сөялгән. Урамда – таяк, остаханәдә – кылкаләм... Шундый-шундый хәлләр!

– Мәгез, Бакый әфәнде, түлке очын сындырмагыз, фчүтеки хөкүмәт әйберсе.

«Мондый Низамнар белән ил беркайчан да хәерчеләнмәс. Йа, көлмә, картлач, үз хәлеңне бел!» Ул якынлашкач, адәм аягына басып, таганын очыртып җибәрде. Баганадан сирпелгән ут яктысында аның йөзе ап-ачык күренә һәм бу йөз җыерчыклар белән «бизәлсә» дә, аның иясен миллионнар арасыннан танырга мөмкин иде. Күңеленең бер чите белән сизенде югыйсә Бакый.

– Синме, Алик?

– Точно мин, Баки дәдә.

– Нишләп болай сакал-мыек үстердең? Ник синең өстең-башың пычрак? Ник син салмыш? Соңгы сорау: син Себердә идең, ник безнең тирәдә чуаласың?

Сәрхуш ыржайды:

– Сине сагынып кайттым, Баки дәдә!

– Сагынуың шул хәтле көчле, тәрәзә төбендә тамак ертасың. Әтиеңнең рухын рәнҗетеп җырлама әле ул җырны! – Бакыйның ачуы кузгалды. Кузгалыр да, төннәр буе хатирәләрең кузгатып ят та! – Ул җыр синең ише исерекбашка төс түгел.

– Җырлама дип, авызыма сук, давай.

– Сугып, ни файда! Бүтән җырлама!

«Сорау билгесе» тураерга маташып, таган чылбырына тотынган иде, тотрыгын югалтып, йөзтүбән егылды. Аяк астында кеше аунатасыңмыни, Бакый аны беләгеннән тартып торгызмакчы иде, сәрхуш ирнең күлмәк җиңе умырылды. Черек! Сәләмә!

– Кузгалма, мин хәзер, – диде ул, хәле китеп.

Иште ишәк чумарын! Исерек кешенең гәүдәсе икеләтә-өчләтә авырая, болай да зәгыйфь кулбашының сөяге чатнагандай сызларга тотынды. Пычак белән кисәләрмени! Элеккеге яралар үзенә, картлык үзенә сиздерә.

Хатыны аш бүлмәсендә иртәнге тәгам әзерли, ул ишетмәсен өчен Бакый әкрен генә шкафтан озын җиңле күлмәк белән свитер, тартмадан акча алды һәм ачкычны чыкырдатмыйча гына борып, тыштан ишекне япты. Подъезддан чыгу белән Низам аның каршысына йөгерде:

– Бакый әфәнде, себерке кая, себерке?! Хөкүмәт әйберсен миннән түләттерәләр.

– Тузса дамы?

Бу елаткан да, көлдергән дә иртә иде.

– Тузса, списәйт иттерәм.

Кояш инде табак битен балкытып елмая, халык уянып, инде эшкә ашыга, ә Бакый кинәт кенә өстенә боз яудырган соры болыттан ничек котылырга белмичә угалана. Рәссамнар берлеге рәисе Рамил: «Сигезгә остаханәңә киләм», – дигән иде, ул буш йомыш белән йөрмәс, соңармыйсы иде. Бу җәфадан тизрәк котылсаң гына. Җәфа... Нишләдең син, Минәхмәт малае, бүгенге каты бәгырьле заман сине дә үзгәрттеме әллә? Комда аунаган бу бәндә чит кеше баласымы? Авылдашың Роман абыйның улы бит ул. Сине Газраилдән саклаган командирның нәсел дәвамы! Өеңә чакырып, юындырып-киендереп, тамагын туйдырсаң, дәүләтең кимер идеме?! Дөрес, син Романга биргән вәгъдәңне арттырып үтәдең. «Аллага шөкер», – дип тынычлап яшәгәндә генә, менә сиңа мә, сюрприз! Димәк, нәрсәдер эшләнеп бетмәгән. Бөкрене кабер генә төзәтә, диләр, ә рухи бөкрене нәрсә белән төзәтәсе? Тел беләнме? Монда ата каешы кирәк шул, ата каешы! Ә Бакый бу адәм баласының матди ягын кайгырткан химаяче сыйфатында гына иде.

Җилкәсе үтереп авыртса да, карт «чакырылмаган кунак»ны (хәсрәт «кунак»ны!) сөйрәп диярлек тәбәнәк эскәмиягә китереп сөягәч, комга буялган өс-башын каккалап:

– Төсмерләп кенә танырлык сине, утыз елда шайтанга әйләнгәнсең, – диде.

– Җырлыйммы, Баки дәдә? Ой мороз, мороз... ха-ха, нервыңа тия, да, картлач? Әти үлгән, син исән. Ник алай? Не морозь меня, моего коня... Татарчасын да ятлаттырган идең, картлач. Әй, суык, суык, өшетмә мине, өшетмә мине, өшетмә атымны...

Себерке белән авызына ямаргамы әллә? Чү, сабыр ит, Бакый, кызма.

– Болай итәбез, энем. Менә сиңа чиста күлмәк. Башта гомуммунчада юын, сакал-мыегыңны кырдыр, менә сабын-мунчалага акча. Монысы... – Карт конвертны бөкләп, ирнең чалбар кесәсенә тыкты. – ...билетка. Бүген үк Себергә кайтып кит. Хатының янына.

– Ха-ха, катын үтүт! Өченчегә үләнгән ием, аерылыштык без. Квартирдан куды катын. Афган герое малае – бомж! Җырлыйммы, дәдә? Ой мороз, мороз... – Сәрхушнең сәдәф төймәсе хәтле генә күзеннән зәһәр очкыннар чәчрәде. Айныды! – Квартираңны алыштырып, эз күммәкче идеңме, дәдә? Таптым мин сине, дәдә! Атаклы художникның адресы белешмәләр бюросында бар. Баш эшли герой малаеның!

Себеркесен кочаклаган Низам:

– Ярдәм кирәкме, Бакый әфәнде? – диде. – Сезгә бәйләнсә, суктымектым моны!

– Тимә, хәзер китә ул, агай-эне. Мин дә өйгә керәм.

Сүз куертуның мәгънәсе юк иде. Ләкин сәрхуш тигәнәк сыман йөрәккә үк ябышты.

– Стоп, дәдә! Мин сәвсимгә малай янына кайттым. Күрештер аның белән!

Низам колагын шомрайтты:

– Ниткән малай турында әйтә ул, Бакый әфәнде?

– Җә, агай-эне, себерәсен себер син. – Монда шаһитлар артык иде. – Саташа җегет.

Алик ертык күлмәген салып ыргытты:

– Саташмыйм, минем Серго исемле малаем бар! Аның белән күрештерәсең, дәдә!

Бакый аны якасыннан тотып селкетердәй булды:

– Юк синең малаең! Юк!

«Кадерсез кунак» чалбар кесәсеннән конвертны ертып, акчасын санагач тел шартлатты:

– Ого, юмарт син, дәдә! Себерләре себерелсен, Казанда малай белән яшим! Мин аңа тугач та кәтүк кушаматы тактым. Аңа утыз бер яшь бүген. Дөресме? Очрашу хөрмәтенә кәтүкне ресторанда коньяк белән сыйлыйм. Давай, адресын яз!

«Дәдә» эчтән генә үзен әрләде. «Кем белән сүз көрәштерәсең, сантый? Сусыз чиләк белән янгын сүндермиләр. Аныкы түгел, синең улың ни дияр бит әле. Әгәр ул: «Нишләп минем өчен хәл итәсең, дисә?»

– Син, дәдә, кәтүкне урладың, син карак! Прокурорга жалу язам, төрмәдә черетәм мин сине. – Сәрхуш тәмам канатланды. – Тугыз айлык баланы яшердең бездән!

– Карале, күке ата, – Бакый хәсрәт «кош»ның янбызына төртте. – Иртәгә Толстой бакчасына кил, шунда минем улым белән күрешерсең! – «Минем» дигәндә, аның тавышы калай кебек чыңлады. – Мәгәр исереп килсәң, мин сине әнә теге урам себерүченең «кыйммәтле» себеркесе белән чүплеккә себереп түгәм! Шылдымы?

Аягына тимер боҗра таккандай, карт рәссам өенә керсә, хатыны киенгән-ясанган, мәктәпкә җыена иде.

– Аллам, озак! Казанның бөтен сөремле һавасын синнән генә сулаталар, ахры, – диде Мәдинәсе. – Боткаң суына, җылы килеш аша. Төнлә бик боргаландың, тагын кулың сызладымы?

– Сызлар да туктар. – Карт рәссам иртәнге мәхшәр турында сөйләп, хәләленең кәефен бозмады. – Алда үзгәрешләр көтелмәгәе әле, – дип кенә куйды.

– И Аллаһның рәхмәте, ниһаять, өйдә генә эшләргә ниятлисеңме, әтисе? Фатир иркен, өч бүлмә, рәхәтлән! Картаймыш көнеңдә нәрсәгә ул остаханә!

– Ә сиңа мәктәп нәрсәгә, Мәдинә?

– Анда минем укучыларым. Ярар, бәхәсләшмик, хәерле эш сәгатьләре сиңа! Ишекне бикләргә онытма, Бакый!

Һәркемнең үзенеке: укытучыга – мәктәп, ә рәссамга остаханә кадерле. Чөнки яшәткән-дәртләндергән, гомерен озынайткан иҗат рухы белән дөнья бәһасе дуслары шунда. Бу «визитёр» бер ритмга салынган тормышын бутап ташлагач, ботка ашалмады, чәй эчелмәде, аннан да хәтәррәге – күңелдә бер генә дә яңартырга теләмәгән хатирәләр уянды.

Рамил Зәйнулла төгәл кеше, сигездә дигән икән, сигездә килер, тик Бакый аны каршы алырга җитешмәс, соңарыр. Картлачның йөрәге төтенсез яна! Телефоннан гына ни-нәрсә аңлатасың, аңа кичекмәстән улы белән күзгә-күз карап сөйләшергә иде. ...Хастаханә ишеге төбендәге сакчы хатын аның юлын бүлде:

– Абзый, бездә карантин! Эчкә узарга ярамый. Нинди йомыш сезнең?

– Баш табибның әтисе без. – Бакыйның тавышына хәтле зәгыйфь иде.

– Ой, гафу итегез! Хәзер, сәркатибенә шалтыратам. – Сакчы кулындагы трубкасының төймәсенә басты. – Солтан Бакиевич үзендәме? Обходтамыни? Ой, әнә ул!

Артыннан көтүе белән фәрештәләр иярткәнмени, коридор башында Солтан күренде. Кул селкегән Бакыйны күргәч, егет ак халатлар төркеменнән аерылып, аңа табан атлады.

– Әти?! Чирләдеңме әллә? Кулың сызлыймы? Ятып дәвалан дидем мин сиңа, әти!
– Юк өчен борчылма, улым. Рәссамнарның һөнәри чире ул, йөрәктән алда кул бетә.

– Әти, син бүген ике ат җиккәнсең!

Бакый шунда гына абайлады, ике таягын да тоткан икән. Өченчесен култыгына кыстырасы гына калган. Тәмам зиһенен чуалтты теге бәндә.

– Пар ат белән тизрәк юыртасың бит, – дип шаяртты ул.

Сакчы хатын читкәрәк китеп басса да, карт пышылдап кына:

– Сүз бар, улым, – диде. – Утыз елдан соң су төбеннән Алик калыкты.

– Кем, кем, әти?

– Синең атаң, улым.

– Мин андый кешене белмим, әти. Минеке – каршымда. – Солтан табиблар көтүенә ымлады. – Мине көтәләр, бүген өч операция. Кич хәбәрләшербез, әти.

– Улым, иртәгә Толстой бакчасында икегезне... – Җөмләнең койрыгы өзелде. – ...очраштырырмын дигән идем.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 06, 2023

Фото: unsplash

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев