Логотип Казан Утлары
Повесть

МӘҢГЕЛЕК ХӘРӘКӘТ (дәвамы)

Болын печәненең исе дә үзгә инде аның, колхоз печәне түгел. Хайван өчен меңләгән витамины бар.

(Башыннан укыгыз)

– Кит, нишлисең инде, карт җүләр, – дип, күңеле булып, кеткелдәп куйды
хатыны. – Картаеп беткәч, ишегалдында кочаклашып торасың.
– И-и-и әнисе, аңламыйсың да инде, ә, менә бит алар, җанашларым,
рәттән тезелеп басып торалар.
– Һай Аллам, инде шушында череп тә бетәрләр, нишлисең инде болар
белән? Шул елына яз, көз, ике сәгатькә кирәкләре чыгар инде. Бакчаңны
да әйтер идем, яртысына печән чәчкән.
Бу сорау Дәнәфне дә борчыды, атасының күңеле булсын дип ризалашты
да. Тик бит техника уенчык түгел, техника гел хәрәкәттә булырга тиеш. Бу
турыда аның үзенең фикере туып килә иде инде.
– Әти, безнең пай җирләре шул килешме ул?
Раушан абый яшен суккан кебек ерык авызын җыеп куйды.
– Ник аны сорыйсың, улым? Шул килеш ул җирләр, документка кертеп
межаланмаган. Тик колхозга арендага бирелгән булып саналып тора.
Каенлык өстендәге басу, син аны үзең дә беләсең.
– Ие, беләм, барып карадым мин ул басуны.
– Аның нәрсәсен карыйсың. Ун елдан артык ни сука, ни культи кергәне
юк ул басуга, чүп басып ята. Башта колхоз сыерлары шунда йөри иде
көтүдә. Хәзер, деловал дигән нәрсә салып куйгач, көтү дә чыкмый. Исең
китәрлек, сыерлар көтүдә йөрсә, сөтләре аз була икән. Әнә, соңгы сыерым
абзарда ятмады, көтүгә йөрде, сөтен савып бетерерлек түгел иде. Анаң
картайгач, бетердем сыерны, бер үгез калды. Анысын да, өйдә тик ятып,
тилегә чыкмас өчен генә асрыйм. Әниеңнең дә, минем дә, элеккеге кебек
умырып ит ашарга тешләр калмады инде.
– Ә безгә күпме тиеш инде ул пай җирләре?
Раушан абый иңнәрен җыерды.
– Минекенә, анаңныкына да кушып, син монда пропискада булгач, сиңа
тиешлесен дә кушсаң, унбиш гектар чыга.
– Әллә, әти, межалап, үзебез эшкәртеп карыйбызмы?
Әти кешенең күзләренә гөлт итеп очкыннар кунды.
– Ай, ул җирләр, ипигә ягып ашарлык. Нәрсә үстерәбез инде анда?
– Бәрәңге утыртырбыз димәс идем, әти, монда эшкәртүе кыйбат, сатсаң,
акчасы бик аз, диделәр.
– Юк, бәрәңгенең файдасы юк. Аннары бит аны вакытында алып та
бетерергә кирәк. Кем чүпли аны бушка?
– Ә көзгә сөреп, арыш чәчеп калдырсак?
– Арыш, дисең инде? Мал тоткан кеше килосын бер сумга гына төшерсәң
дә, фуражга сатып алып бетерәчәк.
– Ничек, әти, тырышып карыйкмы?
– Кәгазь эше күп бит аның, көзгә кадәр өлгерерсең микән?
– Вакыт бар, өлгерермен. Кара, әти, синең чалгылар исәнме алар?
– Әй, кая китсеннәр инде алар? Яз саен эш юктан карап куям шунда.
Тоткан юк аны, акчасын түләсәң, печәнне түге белән китереп бирәләр. Бер
үгезгә күп кирәкмени?
– Каенлык астындагы болынлыкка төшкән идем. Печән билдән булган.
Анда барып караган кеше бөтенләй юк, ахры.
– Кем барсын анда, яшьләр юк, картлар чалгы селтәп йөрми. Ә чишмәне
күрдеңме, бурасы ничек?
– Череп беткән, әти.
– Эх, Рашат ахир белән курчак өе кебек ясап куйган идек.
– Барып, бераз печәнен чабып карыйм дигән идем.
– Болын печәненең исе дә үзгә инде аның, колхоз печәне түгел. Хайван
өчен меңләгән витамины бар. Бар, артың кычытса. Барыбер тик йөрисең,
әнә гараж чормасында алар.
Чалгылар караштырып йөргән вакытта Дәнәф янына әнисе Рауза апа
килеп басты.
– Улым, кая җыенасың?
– Каенлык астындагы болынга иде, әни!
Рауза апаның Дәнәф кайтканнан бирле, улын йорттан чыгарып җибәрәсе
килми, гел янында булырга, аны күз алдында тотарга тырышты.
– Йөрмисең мәллә, улым, аягың да сызлый, аннары уң як күкрәгеңне дә
күрдем. – Әни кеше улының күкрәгенә кулын куйды: – Авырттымы, улым?
– Юк, әни, бик аз гына авыртып алды ул, тиз төзәлде.
Чынлыкта бу ярадан исән калу икеле иде, тик Дәнәф аякка баса алды,
хәрби комиссия белән ул вакытта кычкырышып бетте. Аны шул беренче
ярасыннан ук пенсиягә чыгармакчылар иде. Ә ул хәрби хезмәттә кала алды.
Кайтып китәргә вөҗданы кушмады, чөнки бик хәтәр вакытлар. Егетләрне
калдырып, тыныч тормышка күчү аның өчен хаинлек белән бер иде.
– Улым, йөрмә, авырлык килер тагын үзеңә.
– Борчылма, әни, аз гына авырта башласа да, чалгыны ташлармын да
кайтып китәрмен.
– Бик көчәнмә, алайса, әнә сумкага әйрән тыгам, баруга чишмә суына
утыртып куй. Тик, артык суык булса, шундук эчә күрмә.
– Ярар, әни, – дип, Дәнәф әнисенә рәхмәт әйтте дә чалгысын алып,
болынга таба китте.
Карт каенга оя корып, күкәй басып утырган тилгән дә, җәйге җилдә
иңсерәп утырган йомран да, карт сөякләрен кояшта җылытып, агач
башында йокымсырап утырган козгын да – кинәт барысы бергә сискәнеп
киттеләр.
– Чож …
Нәрсә бу? Тик торганда, кем аларның тыныч тормышын боза әле монда?!
Алар барысы бергә тавыш килгән якка борылып карадылар. Тавыш кабат
кабатланды.
– Чож, чож, чож.
Инеш суында коенып, күңел ачкан су күселәре дә ярга чыгып, арт
тәпиләренә басып, тавышның хуҗасын күзәтергә тотындылар.
Дәнәф аларның берсен дә күрмәде, билгеле. Ике куллап чалгысын
тоткан да, селтәнә бирә. Үлән әле чәчәктә генә утыра, нәкъ чабып ала
торган вакыты. Аның артыннан яңа чабылган хуш исле покос кала. Авыл
баласы күпме ел үтсә дә, чалгыны онытмый икән. Аның куллары да, тәне
дә, әйтерсең, Дәнәф кичә генә печән чабып кайткан кебек, барысын да бик
оста эшләделәр. Сагынылган. Ир печән чабу ләззәтеннән туктый алмыйча,
чалгы белән селтәнде дә селтәнде. Покос янына покос килеп ятты, берәү
икәү, өчәү... Ул чапкан җиреннән туктап, маңгай тирен сөртте дә каен
күләгәсендә калдырган әйрәнне барып алды. Чабыласы печән җирен таптап,
әйрәнне чишмәгә төшереп куясы килмәде аның.
– Би-и-и-п.
Дәнәф сискәнеп, артына борылып карады. Гөлия икән, машинасы белән
килеп туктаган. Ян тәрәзәсеннән башын чыгарып, Дәнәфне сәламләде кыз.
– Алла куәт бирсен печәнчеләргә!
– Сәламәт бул. Каян килеп чыктың монда?
– Әни бәрәңге чүбен утарга кушкан иде. Арт бакчага чыксам,
болынлыктан чалгы тавышы килә. «Нинди җүләре чалгы белән печән чаба
икән?» дип күрергә килдем.
Кыз маташтыра, алар бакчасыннан болынлык уч төбендә кебек күренә,
шулай булгач, чалгы белән печән чапкан җүләрне күрү өчен аның монда
килеп йөрисе юк. Тик Дәнәф кызны ялганда тотмады.
– Күрдеңме?
– Күрдем, ник чалгы белән селтәнәсең, Дәнәф абый? Хәзер бит моторлы
чалгылар бар. Әтидән сораган булсаң, биреп торган булыр иде.
– Юк инде, чалгыга җитми, Гөлия, аннары тәнне дә яздыра. Әйдә, чык
машинаңнан, кил монда, әйрән эчертәм.
Кыз, машинасыннан чыгып, ишеген япты да Дәнәфкә таба килә
башлады. Ай, җаным, йөрешләре дә инде, күз алмалы түгел.
Гөлиянең килеп җиткәнен аякларын сузып, каен төбенә утырган килеш
көтеп алды Дәнәф.
– Кая, бирегез, эчеп карыйм, Рауза апаның әйрәне тәмле микән? – дип
эндәште кыз, килеп җиткәч.
– Утыр инде, дип, ир аңа үз яныннан, каен төбеннән урын күрсәтте.
Гөлия Дәнәф кебек аның янына аякларын сузып утырды да ул сузып
торган әйрәнне эчеп куйды.
– Уфф. Тәмле икән. – Аннары каенга аркасын терәп, тирә-якны күзәтергә
тотынды кыз. – Монда матур икән, Дәнәф абый.
– Ие, тыныч та, матур да монда.
– Минем монда әтиләр чишмә бурасын ясап куйганнан бирле килгәнем
юк икән. Бакча башыннан күренеп тора бит безгә болын, шуңа бик ис
китмәгән. Әнә тегендә, – кыз чишмә ягына таба төртеп күрсәтте: – ике
аягым белән дә ләмгә тездән кереп баткан идем. Раушан абый күреп тартып
чыгарган иде.
– Нигә ләмгә килеп кердең соң?
– Әти анда кыр үрдәгенең оясы бар, камышлар эчендә, дигәч, күкәйләрен
карарга кергән идем.
– Менә бит, димәк, белеп үчекләгәнмен «күкәй карагы» дип.
– Әй, Дәнәф абый, көлмәгез инде.
– Көлмим, тик бер шарт белән.
– Тыңлап карыйк шартыгызны, абзый.
– Миңа башка абый димичә, Дәнәф кенә дип эндәшергә.
Кыз, башын кырын салып, уйланган булып, бераз аңа карап торды да:
– Ярар, алайса, Дәнәф абый, башка абый дип әйтмәм, – дип җавап бирде.
– Килештек, алайса?
Кыз, уйнап, иргә уң кулын сузды:
– Килештек, Дәнәф абый.
Кабат көлешеп куйдылар.
– Ярар, килешкәч, – диде Дәнәф, кызның кулын учыннан чыгарасы
килмичә. – Печәнне дә чабарга кирәк.
– Ә ник чапкан печәнне таратып бармыйсың, Дәнәф?
– Бераз чабыйм инде, Гөлия, аннары таратырмын.
– Әйдә, үзем таратам.
– Ә бакча чүбе?
– Әй, барлы-юклы ун буразна, бер сәгатьлек эш, өлгерәм.
– Ярар, алайса, син булышсаң, мин аңа шат кына! – Шат кынамы соң!
Дәнәф, яраса, кызны үзеннән бер адым да читкә җибәрмәс иде.
– Мин хәзер, машинадан яулыкны гына алып киләм дә, көне эссе, башка
кагар тагын, – дип, кыз машинасы янына йөгерде.
Дәнәф кабат чалгысына тотынды. Менә хәзер чабып күрсәтер ул сезгә.
Янында Гөлия барында ул, туктамыйча, болынның бар печәнен чабып
чыга ала.
– Дәнәф абый.
Ул артына борылып карады, Гөлия килеп баскан икән.
– Мәгез.
– Кулъяулык?
– Әйе, кулъяулык, кызчык чагымда сезгә дип чиккән идем, алыгыз,
бизәге матур булмаса да, дүрт ягын төйнәп, башыгызны каплап куегыз,
көне эссе, башыгызга капмасын.
– Кызлар чиккән кулъяулыкның бизәге ямьсез булмый инде ул.
Дәнәф кызның кулыннан кулъяулыкны алды да, почмакларын төйнәп,
баш түбәсен каплап куйды.
– Менә бит киткәндә бирә алмагансың, аның каравы, кайткач бирдең,
рәхмәт, Гөлия.
– Дәү үсегез.
Кыз шулай сүзне уенга борып җавап бирсә дә, бу иргә кулъяулыгы белән
бергә йөрәген биргәнен дә аңлады. Ул покос саен йөгерә-йөгерә, печән
таратырга тотынды. Эшләве дә бик рәхәт, җиңел, болын өстендә күбәләк
булып очасы килә. Аннары тау башына басып «Дә-н-ә-ә-ф!» дип кычкырасы
килә. Тагын билдән өстен чишенеп печән чапкан ирнең артыннан йөгереп
килеп кочып аласы, чаларган чәчләреннән назлыйсы килә. Аннары,
аннары әллә нишлиселәр килә. Күңел төбендә яралган мәхәббәт ялкыны
аңа бертуктаусыз, син бәхетле, дип кабатлап тора. Бу таныш түгел хискә
бирелеп, шашып-шашып көләсе килә башлый, шул ук вакытта кинәт үкси-
үкси елыйсы да килә. Хисләр ташкынына бирелеп, болында күбәләк кебек
очынып йөргән кыз күрми калды.

(Дәвамы бар)

 

"КУ", 7, 2023

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев