Логотип Казан Утлары
Повесть

Озын-озак язмышлар (повесть)

Гомер тиз уза. Гомер ул үткән көннәр түгел, гомер ул истә калган көннәр дип әйтәләр. Минем истә калган көннәрем күп икән. Шуларны барлый башлагач, кара әле, мин бит бик кызыклы тормыш юлы үткәнмен икән дип куйдым. Нәрсәсе белән кызыклы дигәндә, тормышымда гаҗәеп кешеләр белән очраштым, алар әле һаман да очрап тора. Ачышлар гаҗәпләнүдән башлана диләр. Яңа кешеләрне табу, танышу, тормышның могҗизаларын күреп гаҗәпләнү – болар ачыш түгелмени?

ПОВЕСТЬ-ИСТӘЛЕК
Казан

Нишләп әле шулай килеп чыкты?
Үзем дә һич аңламаем, Казан.
Газиз исемеңне тәүге тапкыр
Шигырь итеп ак кәгазьгә язам.
Ә бит сиңа хәйран калганнан соң
Ярты гасыр нинди гомер акты!
Килгән саен урыным – түр башында,
Җаным, тәнем сый-хөрмәткә батты.
Төннәреңдә йолдызларың, Казан,
Җемелдәшеп күзләремә бага,
Идел дулкыннары иркә итеп,
Ярны түгел, күкрәгемне кага.
Булды еллар: шигырьләрем синдә
Канатланды һаваларга ашып,
Рухым исә Камал сәхнәсендә
Үкседе дә, шатланды да шашып.
Урамыңны күп таптадым, Казан,
Кызмача һәм... хәтта аек баштан,
Берчак капыл күз чагылып китте
Тимбикова затлы яшь Кояштан.
Туфрагыңа баскан саен, Казан,
Яна... туңа... минем бәгырьләрем.
Бәгыремдә яши исән дуслар,
Бәгыремдә – дуслар каберләре.
Туфан, Фәйзи, Хәким, Ахун, Риза –
Уннар, йөзләр күз алдымнан уза...
...Җирдә һаман ак бураннар туза,
Күкләр һаман күкрәп, яшен сыза.
Таушалмаган сөюемне, Казан,
Пышылдарга сиңа бүген базам.
Данлы исемеңне мәңгелеккә
Дога итеп язам: Казан, Казан...
Бу шигыре белән Мостай Кәрим, Казанга, аның урамнарына, күктәге
йолдызларына, дусларына мәхәббәтен белдереп, шушы гүзәл төбәкне
никадәр яратуын әйтергә омтылган. Юкка гына язмамны әлеге шигырь белән
башламадым. Минем каенатам Мостай Кәримнең сөюләрен, милләтләребез
турында борчылуларын, заман, киләчәк өчен кайгыруларын, барысына да
түзгән, чыдаган көчле рухын Казанга алып кайтасым килде. Мостай Кәрим
Казанга булган мәхәббәтен балаларына да калдырып китте. Күп вакыт,
бигрәк тә соңгы елларда, ул Казанга үзе генә түгел, кызы Әлфия, оныгы Тимербулат белән килә иде. Алар да Казанны чын ярату белән ярата, анда
туганнарга тиңдәш дуслары да бар. Әткәйнең Казан белән үзара мәхәббәт
иде! Казан да Мостай Кәримне яратты, хәзер дә ярата. Шулай булмаса, ул
урамнарының берсенә Мостай Кәрим исемен биреп, аның мәһабәт һәйкәлен
гүзәл бер почмагына кайтарып утыртыр идемени?!

Гомер агышлары

Гомер тиз уза. Гомер ул үткән көннәр түгел, гомер ул истә калган көннәр
дип әйтәләр. Минем истә калган көннәрем күп икән. Шуларны барлый
башлагач, кара әле, мин бит бик кызыклы тормыш юлы үткәнмен икән дип
куйдым. Нәрсәсе белән кызыклы дигәндә, тормышымда гаҗәеп кешеләр
белән очраштым, алар әле һаман да очрап тора. Ачышлар гаҗәпләнүдән
башлана диләр. Яңа кешеләрне табу, танышу, тормышның могҗизаларын
күреп гаҗәпләнү – болар ачыш түгелмени? Ул шәхесләр, күңелемдә үз
урыннарын алып, соңгы көннәремә кадәр минем белән булырлар. Язмамны
каенатам Мостай Кәрим турындагы истәлекләргә багышларга теләсәм
дә, туган йортым, әти-әнием, балачак, үсмер чагымның онытылмас
хатирәләре дә бу китап битләренә үзләре керергә тора. Алардан башка
мин үзем түгеллекне аңлыйм. Шуңа күрә, укучым, истәлекләремдә мәңге
яшәячәк каенатам, каенанам, Илгизем, балаларым, аның туганнары белән
бергә минем белән дә, әти-әнием белән дә, тормышыма йогынтысы булган
дусларым һәм тагы бик күпләр белән танышырсың. Әйтергә генә ансат,
әлбәттә, күңел шикләнеп тора, башкарып чыга алырмынмы? Мостай Кәрим
иҗаты белән бер рәттә торырлык сүзләр таба алырмынмы? Шуңа күрә ничә
еллар инде бу эшкә алынырга куркып йөрдем. Мостай Кәрим турында, аның
иҗатына, шәхесенә багышланган китаплар бар. Алар чыгып тора. Димәк,
Мостай Кәрим иҗатына ихтыяҗ бар. Миңа бу эшкә тотынырга хәер-фатиха
биргән кеше – каенатам үзе. Әле аның улы Илгиз белән өйләнешкәндә, туй
табынында ук каенатам: «Минем турыда соңгы китапны Нәзифә язачак!» –
дип әйтмәгән булса, бу эшкә алынмас идем, батырлыгым җитмәс иде. Ә бит
ул миңа ышанган. Шагыйрьләрдә әүлиялык бар ул! Әткәйдә ул, һичшиксез,
бар иде. Димәк, бу язмалар каенатамның васыяте нәтиҗәсендә туган дип
укыгыз. Ниятләдем дә тәвәккәлләдем!
Шул ук вакытта әле хәтердә калган истәлекләрне берәм-берәм
якты дөньяга чыгара башласаң... Истәлекләрнең башы бу гаиләдәге
тормышымның беренче көненнән генә түгел, ә инде булачак ирем Илгиз
белән танышкан көннән башланган икән дисәм дә... Алай гына да түгел икән
әле... Үземне кайчан белә башланганмын – шуннан ук икән... Нигә мине
язмыш Мостай Кәримнең улы Илгиз белән очраштырды да, аның гаиләсе
минем дә гаиләм булып китте, безне озак еллар иңгә-иң бергә яшәтте соң?
Менә шушы сорауларга җавап бирергә тырышырмын...
Без Илгиз белән Мәскәүдә таныштык... Шулай дигәч, Мәскәүгә ничек
килеп эләктең дип сораучылар да булыр. Инде ул хакта соңгы елларда
гына сорамый башладылар, белеп бетерделәр бугай. Мин ул вакытта
«Бөтенроссия эстрада сәнгатенең иҗат остаханәсе» (ВТМЭИ) дигән уку
йортында артист булырга укып йөри идем. Студия турында да язмыйча булмас, әткәй азрак көтәр, сабыр ул безнең, аңлар. Чөнки ул бит минем
белән бергә белем эстәгәннәрнең барысын да белә, барысы белән дә таныш!
Эстрада студиясе дигәннән, без анда 14ләп яшь артист, филармониядә зур
конкурста җиңеп чыгып, Мәскәүгә чын артист булырга дип, белем алырга
килгәнбез. Җырчылар – Клара Хәйретдинова, Римма Ибраһимова, Зиннур
Нурмөхәммәтов, Рабига Сибгатуллина. Мин җырчы да түгел, биюче дә тү-
гел – сүз осталары арасында идем. Без бишәү идек! Виктор Шәрәфетдинов,
Зәйтүнә Яруллина, Надия Низамиева, Мәрзия Вәлиева. Биючеләребез дә бар
иде. Эльба Закирова, Мөнир Мөхәммәтдинов, Галина Васильева, Рөстәм
Юнысов. Оригиналь жанр буенча Татьяна Романова да укыды безнең
белән. Бу хөкүмәт программасы иде. Татарстанның 50 еллыгына багышлап,
Россия Мәдәният министрлыгы махсус акча биргән диделәр. Ул вакытта
безнең сәнгать җитәкчесе бик кырыс, туры сүзле, бик мәгълүматлы музыка
белгече, филармониянең сәнгать җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов иде.
Мәхмүт абый гомер буе безнең эшләр белән кызыксынып торды. Алып
мактамаса да, салып таптамады дигән кебек, кырыс Мәхмүт абый безнең
белән горурланды... Хәтта мин Казанга кайтмыйча, Мәскәүдә калсам да...
...Казанда бу студиягә укучылар җыйган конкурслар барган вакытта, мин
Минзәлә Мәдәният йортында директор булып эшли идем. Үземә нибары
21 яшь. Конкурс турында очраклы гына ишеттем. Минзәләдә агитбригада
белән йөргән төркемдә яңа гына педучилище тәмамлаган Галия исемле
бик яхшы җырчыбыз бар иде. Тавышы сандугач тавышы иде аның. Галия
Казанга барган да шул конкурс турында ишетеп кайткан. Миңа:
– Киттек, дустым, Мәскәүгә укырга! – ди. – Мин барысын да белешеп
кайттым. Син сүз остасы булып үтәсең дә үтәсең инде! Ә мин – җыр! Их,
филармония концертларында бергә йөрер идек. Мин җырлар идем, син
сөйләр идең!
Минзәләдән Казанга кукурузник дигән очкычларда гына барып була.
Юллар да юк, автобуслар да йөрми. Ул вакытта әле КамАЗ төзелеше дә
башланмаган. Бүгенге кебек исемдә икән. Мин нишләргә дип күп уйланып
тормадым, конкурстан үтсәм, әлбәттә, укырга барачакмын дип хәл иттем.
Ләкин андый чакта киңәш бирүчеләр дә күп була икән. Казанга конкурска
җыенганымны белгәч, миңа бер акыллы кеше: «Кискен борылышлар
ясаудан курыкма. Ул һәрвакыт уңышка китерә. Бар!» – диде.
Ә инде конкурстан үтеп җиңеп кайткач, икенче берәү – анысын да
акылсыз дип әйтеп булмый, хөрмәткә лаек, галим кеше: «Мин сиңа киңәш
итмәс идем. Конкурстан үткәнсең, бик хуп, доказала! Ләкин синең эшең
әйбәт, директор булып эшлисең, партиягә керерсең, фатир алырсың... Нәрсә
калган сиңа ул Мәскәүдә!» – диде.
Мин беренчесен тыңладым. Акыллы фикерләрне аңларга да акыл
кирәктер бәлки... Ул вакытта акыллы фикергә караганда, урын алыштырасы,
дөнья күрәсе килү теләге, яңалыкка ашкыну өстенлек иткәндер. Кыскасы,
киткәнемә бер тапкыр да үкенмәдем. Ләкин шунысы кызганыч булды:
дустым Галия генә конкурстан үтә алмады. Ул калды, мин киттем. Ләкин
Галия дә Минзәләдә торып калмады, Сәнгать институтына укырга керде,
режиссёр һөнәрен үзләштерде, профессиясе буенча эшләде.
Казанга, соңгы турда безне тәгаен сайлап алырга ВТМЭИның директоры,РСФСРның халык артисты Леонид Маслюков белән Татарстанның
атказанган артисты, танылган тенор Георгий Виноградов та килгән иде.
Заманында Георгий Виноградов Казанда эшләгән булган. Алар сайлап
алды: без – җиңүчеләр исемлегендә!
1969 елның февралендә (кайсы көн икәне хәтердә калмаган) без
Мәскәүнең Казан вокзалына килеп төштек. Барыбыз да дип әйтерлек
Мәскәүдә беренче тапкыр! Мәхмүт абый безнең белән. Ә без аның янында
тавык янына елышкан чебешләр кебек. Безне каршы алучы юк. Байтак
таптандык перронда. «Каршы алырга тиешләр», – ди Мәхмүт абый. Тик
без дә ул кешене белмибез, ул да безне танымый. Ниһаять, бер озын
буйлы, матур киенгән зыялылыгы йөзенә чыккан бер ир-ат минем янга
килеп: «Казаннан килүче артистлар сез түгелме?» – дип сорады. Бөтен
төркем арасында артисткага охшаганы мин генә булдым микәнни дип
уйлыйм хәзер. Соңыннан белдек: ул кеше без укырга тиешле ВТМЭИның
директор урынбасары, атказанган артист Новицкий булып чыкты. Хәзер
инде сәхнәдән киткән, яшь артистлар үстерү белән мәшгуль икән. Аның
үз-үзен тотышы, сөйләшүе, безгә булган мөгамәләсе, тәртибе – аңлаган
кешегә үзе дәрес, үрнәк иде...
Студия турында сүз чыккач, укытучылар турында да әйтми һич мөмкин
түгел. Гаҗәеп кешеләр, Россия эстрадасында үзләренең данлыклы
урыннарын алган легендалар укытты безне. Студия директоры, РСФСРның
халык артисты Леонид Маслюков – ВТМЭИны оештыручы, эстрадада
акробатик номерлар белән чыгыш ясаучы данлыклы артист. Башта үзебез –
сүз осталары турында әйтеп үтим әле: безнең укытучыбыз – Харламова
Александра Алексеевна Совет Армиясе театрында хезмәт иткән, лаеклы
ялга чыккан артистка иде. Александра Алексеевна укучылары арасында
танылган Любовь Полищук, Евгений Петросян, Сергей Дитятев һәм
башкалар бар. Студиядә безнең вакытта укыган җырчылар – игезәк кызлар
Лена һәм Таня Зайцевалар, Валерий Леонтьев... Саный китсәң, бөтен Россия
эстрадасында чыгыш ясаучыларны атап китәргә кирәк.
Җырчылардан Рабига Сибгатуллина гына аерым укытучы – Ирма
Яунземдә укыды. Ул укытучы да заманында бик талантлы халыкчан
җырларны башкаручы артистка булган. Ә инде Клара Хәйретдинова, Римма
Ибраһимова, Зиннур Нурмөхәммәтовлар лирик тенор тавышлы Георгий
Виноградовта укыдылар.
Балет классы да бар иде. Гомумән, дәресләр иртән станок янында
балет классыннан башлана иде. Сүз остасымы син, җырчымы – мөһим
түгел. Балет укытучылары – Анна Редель белән Михаил Хрусталёв. Алар
да эстрадада әле узган гасырның 30 нчы елларыннан ук билгеле булган
атказанган артистлар иде.
Пантомимадан безне Анатолий Бойко укытты. Сүз остасы булган Виктор
Шәрәфетдинов аны эстрадада чыгыш ясарлык итеп үзләштерде. Шуның
өстенә оста биюче булып та китте. Алар соңыннан биюче Эльба Закирова
белән өйләнештеләр, татар сәхнәсендә биюче пар барлыкка килде. Сүз
осталары сәхнә сөйләме техникасын үзләштерде, укытучы белән эстрада
монологларын өйрәнде. Репертуар өстендә эшләде. Минем белән бергә
укыган бу дусларым хәзер инде барысы да атказанган, халык артистлары дигән исемнәргә лаек булдылар. Укытучыларны да, шулай ук аларның
укучыларын да «галиҗәнап артистлар» дип атар идем. Барысы да диярлек үз
эшенә тугры булып калдылар. Мин генә артист булып китмәдем. Ләкин бу
юлларны язарлык кеше булгач, язмышыма үпкәләмим. Эстрада студиясендә
алган тәҗрибәм миңа Щепкин исемендәге югары театр училищесында
татар студиясендә укытканда да, радиода эшләгәндә дә, «Зыялылар клубы»н
алып барганда да, Мәскәү Сабантуйларын оештырганда да бик кирәк булды.
1959 елдан эшли башласа да, рәсми оешма булып 1961 елда танылган,
күпме хезмәт күрсәткән ВТМЭИ 2014 елда ябылды. Леонид Маслюковның
86 яшьлек тол хатыны Ирина Осинцова гына елга бер мәртәбә, студиядә
укыган артистларны җыеп, шанлы елларны искә төшерерлек көч таба. Без
укырга килгәндә, студиягә нибары 10 ел гына булган икән.
Без укыганда, Омск артистлары килде. Алар арасыннан берсе – Равил
Таишев безнекеләр белән Казанга кайтты. Соңыннан Равил белән Римма
Ибраһимова гаилә корып җибәрделәр.
Бу тарафтан сүзем озынга китәргә мөмкин, чөнки барысы да әле бүген
генә булган кебек. Ләкин максатыма якынрак булыр өчен Илгиз белән
танышуымны аерым искә аласым килә. Ул да бик кызыклы, үзенчәлекле
булды. Чынлап әйткәндә, онытылмаслык. Язмышның, күрәсең, үз билгеләре
бар... Бу очрашуга язмыш мине дә күпме еллар әзерләп килгән...
Очрашулар очраклы булмый икән... Без Илгиз белән 1969 елның
19 июлендә таныштык. Минем әле ел ярым укыйсым бар, аннан соң Казанга,
филармониягә эшкә кайтачакбыз. Мәскәүдә вакытлы икәнлегебезне
беләбез. Шуның өчен театрларга йөрибез, концертлар карыйбыз, хәтта
Зур театрга да барганыбыз булды. Без, эстрада бүлегендә укыгач, күп
концертларга бушка йөри идек. Шулай итеп, Мәскәү мәдәнияте белән
танышып кына калырга түгел, эчендә кайнарга тырыштык. Һәм туган
көннәрне Мәскәүнең кайсы булса да ресторанында үткәрүне дә гадәткә
керттек. Безнең хезмәт хакы яки стипендия дип әйтсәм инде – заманы
өчен ярыйсы гына иде: аена 66 сум алып укыдык. Әлбәттә, Мәскәүдә
мөмкинлекләр бар, кибетләрдә кием дә күп. Ул вакытта ни телисең,
шуны алырга була иде. Күрәсең, теләкләр дә тыйнак булгандыр инде:
66 сумның Мәскәүдә күп акча түгеллеген без шунда ук аңладык. Безне
башта ВДНХдагы бер кунакханәгә урнаштырдылар. «Колхозчы йорты»
дип атала иде ул. ВДНХга күргәзмәгә килгән авыл алдынгыларын да
шунда урнаштыра торган булганнар. Аннары, тагы бер айга дип, икенче
корпуска күчерделәр. Кунакханәләрнең үз законы. Анда бер айдан
артык тотмыйлар, айдан артса, түләү икенче төрлерәк, ягъни ике тапкыр
кыйбатрак була икән. Без дәүләт акчасын бушка туздырырга тиеш түгел.
Шулай итеп, Татарстан филармониясенең ике еллык укуларга килгән
яшь артистларын берничә ай күчереп йөртә торгач, калган ел ярымга
Мәскәүнең «Марьина роща» дип аталган районындагы «Северная» дигән
кунакханәсенә урнаштырдылар. Әле Казанда ук Мәхмүт абый мине
төркемебезнең старостасы итеп билгеләгән иде. «Бу абыстай сезнең
староста булыр, аның тәҗрибәсе бар!» – диде ул (Мәхмүт абый миңа гына
түгел, күпләребезгә «абыстай» дип дәшә иде). Мин Минзәләдә мәдәният
йорты директоры булып эшләгәнгә, биредә дә оештыра белер дигәндер инде. Казаннан безнең стипендияләр минем исемгә килә, кирәк чакта
кунакханәләрнең директорлары белән сөйләшергә дә мин йөгерәм.
Без ВДНХ эчендә урнашкан җәйге «Яшел театр» бинасында укыдык.
Шулай итеп, 1969 елның 19 июле дә килеп җитте. Минем өчен бу
гадәти генә дата булып чыкмады. Ул көнне безнең биюче артистыбыз
Мөнир Мөхәммәтдиновның туган көне иде. Төркем старостасы буларак,
төрле чараларны оештыру да минем өстә, шуңа Мөнир белән уйлаша
торгач, күп кенә ресторан-кафеларны йөреп чыкканнан соң, Кызыл мәйдан
каршындагы «Москва» кунакханәсенең 7 катында урнашкан ресторанга
тукталдык. Ул «Седьмое небо» дип атала иде.
Руслар «никахлар күкләрдә укыла» диләрме әле? Шулай итеп, без туган
көн генә үткәреп калмадык, «Күкнең җиденче каты»нда мин булачак ирем
Илгиз белән таныштым. «Москва» кунакханәсенең җиденче катында
урнашкан бу ресторанның балконына чыгып, кулыңны сузсаң – менә ул,
менә ул Кызыл мәйдан! Шундый символик урында очраштык без.
...Без көндез килеп, ресторанда администратор белән сөйләшеп,
күпмедер акчасын алдан түләп куйганга гына булды ул урын. Чөнки ул
вакытларда ресторан-кафеларда буш урын булмый торган иде. Кешеләр
ишек төбендә чират көтәләр иде. Без – 16-17 кеше. Безнең төркемгә
Татарстаннан килгән кунаклар да кушылды. Әле шунысын да бик яхшы
хәтерлим: безнең төркем утырган урын ике яклап шалтыр-шолтыр килеп
торган бамбук пәрдәләр белән бүленгән иде. Аулаграк урын дип әйтәсем
килә. Ресторан оркестры уйный, ә без яшь, чая! Ни дисәң дә, булачак
артистлар бит. Авылдан килгән онытылды инде. Без Мәскәүдә! Без
Кызыл мәйдан каршында! Без барысын да булдырабыз! Безнең кызларга
18-22 яшьләр тирәсе. Римма Ибраһимова, Надия Низамиева, Мәрзия
Вәлиева мәктәпне яңа гына тәмамлаганнар. Ә инде Виктор Шәрәфетдинов
соңгы классны, гомумән, Мәскәүдә укыды, шул ук вакытта студиягә дә
йөрде! Клара Хәйретдинова бер курс педогогик институтта укыган, ләкин
аны ташлап, Мәскәүгә артист булырга килгән. Олырак яшьтәгеләрдән берәү
генә иде, ул да булса – җырчы Зиннур Нурмөхәммәтов. Олы яшьтә дигәч
тә, аңа 28 яшь тирәсе иде бугай (Сүз уңаеннан, шунысын да әйтеп китим
әле: Казанга кайткач, Зиннур белән безнең оригиналь җанрда эшләүче
артисткабыз Татьяна Романова да өйләнештеләр).
Безнең төркемдә җырчылар да, биючеләр дә бар, сүз осталары да
җитәрлек. Менә бүген Мәскәүнең иң шәп ресторанында Мөнирне туган
көне белән котлыйбыз. Бервакыт безнең төркемнең җырчылары Клара
Хәйретдинова белән Римма Ибраһимова, ресторан оркестрының тавышын
күмеп, берсе артыннан икенчесе Мәскәү укытучылары белән өйрәнгән
репертуарларын башкарырга тотындылар. Официантлар безгә җырламаска
куша. Ә безнекеләр татарча җырларны теттерәләр генә. Шулвакыт
ресторан залының иң уртасында бер төркем егетләр утырган өстәлдән:
«Җырласыннар, без каршы түгел, браво!» дигән тавышлар ишетелде. Һәм
шул өстәлдән безгә бүләккә бер шешә шәраб та килеп төшмәсенме! Без
моны аңлап бетермәдек. Бу нәрсә дигән сүз инде? Бер-беребезгә карашабыз.
Ничек рәхмәт әйтергә боларга? Безнең арада тәҗрибәле артистлар да юк
түгел иде. Хәзер инде мәрхүм Зиннур: «Әлбәттә, без җавап итеп аларга да ни булса да җибәрергә тиеш, ләкин безнең акча инде түләнгән, кесәдә артыгы
юк, әйдә, барыбыз да басабыз да баш иябез, рәхмәт әйткәнне аңларлар», –
диде. Шушы хәлдән соң, безгә күчтәнәч җибәргән өстәл артында утырган
бер егет, безнең өстәл янына килде дә, миңа карап, татарчалатып: «Сезне
мөмкинме?» – дип, биюгә чакырды. Өстәлнең иң түрендә утырган мин:
«Рәхим итеп!» – дидем дә Мәскәүнең нәкъ уртасында Кызыл мәйдан
каршындагы ресторанда мине татар телендә биергә чакырган татар егете
янына ашыктым. Ә ул егет Илгиз булып чыкты. Ул, еллар узгач, безнең
аларга карап баш июне: «Безгә бик уңайсыз булды, кайсыгыз уйлап тапты
аны?» – дигән иде. Ә мин: «Бик тәҗрибәле кеше уйлап тапты. Игътибарсыз
калдырсак, безгә уңайсыз булыр иде. Мин үзем безнең рәхмәт бик
урынлы булды дип саныйм», – дидем. Ул минем белән ризалашты. Үзенең
тыйнаклыгыннан гына шулай диюе иде.
Танышып, байтак вакыт узгач, Илгиз дуслары белән бу ресторанга бик
катлаулы юллар үтеп килгәнен сөйләде. «...Кич җитсә, Мәскәүдә ресторан-
кафеларда урын калмый. Уфадан бер дустым да килгән иде, редакциядән
дә безгә иярүчеләр табылды. Җитмәсә, мин үзем белән бергә эшләүче бер
кызны да чакырган идем. Без бер төркем булдык. Кая барырга? Тегендә
сугылдык, монда килдек дигәндәй. Бер җирдә дә урын юк. Ишек төбендә
торалар – кертмиләр. Минем иң таныш кунакханә – «Москва» (Әтисе
анда еш тукталганга, Илгиз бу кунакханәне бик яхшы белә, Казан, Уфадан
килгән язучылар да шунда тукталалар. Ресторанга урамнан да керергә
була икән, ләкин урамда чират, кунакханәдә торучылар өчен лифтта гына
күтәреләсе. Хәйләсен белгән Илгиз кунакларын шулай алып кергән). Ишек
төбендә швейцарга бер сум бирдем, ә инде лифтка кергәндә, 50 тиенгә дә
риза булдылар», – дип көлдереп сөйләгән иде.
Без бу урынны көне буе эзләп, алдан табып куйган булсак, Илгизләр
җиденче каттагы күккә акча бирә-бирә менгәннәр! «Белгән булсам,
ишек төбеннән үк борылган булыр идем», – дия иде Илгиз, кайчакларда
шаяртып... «Мин – синең язмышың! Син моңа фәлсәфи яктан кара! Харап
икән, җәмгысе бер сум илле тиен түләгәнсең ишек бавына!» – дип көлә
идем аннан! Хәзер бу тиеннәр турында сөйләү үзе бер көлке. Менә бит
бәяләр нинди булган ул вакытта.
Таныштык, ләкин Илгизнең кем улы икәнлеген белмим әле. Беткәнмени
Мәскәүдә татарча сөйләшә белгән егетләр! Ул миңа гаилә серен тиз генә
чишмәде әле. Журналист, журналист! Мин аның гаиләсе хакында бары тик
берничә айдан соң гына белдем. Анысын да Илгиздән түгел, танышы Уфа
кызы әйтте. Мин ул хакта уйлаган булсам, бәлки үзем дә сизенгән булыр
идем, ләкин минем башыма да килмәде! Мостай Кәримнең иҗатын белми
идем дисәм, бик үк дөрес булмас…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев