Логотип Казан Утлары
Повесть

ТАНКИСТЛАР (документаль повестьның дәвамы)

– Алайса, Людага ияреп барып кайт Биләргә. Үзеңә ошаган берәр йортны белеш. Шулай итеп, алар әнисенең җиңел кулыннан Биләрдә яши башладылар. Бу 1993 ел иде. Рәсимгә ул елның беренче декабрендә биш яшь тулды.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Кем син, Рәсим Баксиков?

Әнисеннән гел шундый кыска гына язылган хатлар килә аңа. Озаклап хат
язып утырырга вакыты да юк инде. Төзелештә эшли аның әнисе – штукатур-
маляр. Көне буе эштә. Буш вакытында кызы Заринаның балаларын карый.
Зарина – Рәсимнең апасы.
Анастасия – Рәсимнең хатыны, Данил белән Софья – балалары. Алар
Розия белән яшәмиләр.
Розия – Таҗикстанда туган хатын. Әти-әниләре исән түгел инде. Әтисе
Гашим Мазай улы Мәхмүтов – табасаран милләтеннән, Дагстаннан. Унҗиде
яшеннән сугышка китеп, әсирлеккә төшкән булган. Җиңүдән соң, әти-әнисе
янына әйләнеп кайтса да, үзе шикелле әсирлектә булган башка егетләр кебек
үк, халык дошманы дип, Дагстаннан читкә – Таҗикстанга сөрелгән. Сталин
үлгәннән соң азат ителеп, шунда ук – Ленинобад өлкәсенең Пролетарски
бистәсендә яшәп калган. Чыгышы белән Татарстаннан, Аксубай районының
Савгачево авылыннан булган Елена исемле чуваш кызы белән өйләнешеп,
биш бала тудырганнар. Розия – шуларның өлкәне. Өченче һәм дүртенче
булып туган Сөләйман белән Җомабикә бала чакларында ук авырып дөнья
куйганнар. Урыннары җәннәттә булсын. Розиядән соң туган Гөлсәләм,
үсеп украин егетенә кияүгә чыккач, Днепропетровск шәһәрендә яши
башлаганнар; ике баласы белән бүгенге көндә шунда яшәп ята Розиянең
сеңлесе. Хәзер Украинада сугышлар бара, Розия аларның хәлләре хакында
берни дә белми.
Розия үсеп, җиткән кыз булгач, һөнәр училищесында укып йөргәндә,
Рәшит исемле егет белән танышты. Рәшитнең әтисе Каир Баксиков –
Казакъстаннан, әнисе Асия – татар кызы икән.
Илленче еллар ахырында романтика эзләп, Таҗикстанга килеп чыккан
Рәшитне Розиянең әнисенең Татарстаннан булуы кызыксындырды бугай.
Әле малай чакларында ук аның әнисе Асия туып үскән якларда, Татарстанда
булганы бар иде.
– Карале, Розия, Розочка, минем әни дә Татарстаннан бит. Әти белән
Казакъстанда чирәм җирләрне үзләштерү башланган елны танышканнар алар. Казаннан бер төркем студент әтиләр яшәгән совхозга килеп эшли
башлаганнар. Минем әтием – казакъ, Каир исемле, әнием – Асия, татар
кызы. Татарстанның Нурлат-Октябрьский дигән районыннан. Малай чакта
әнинең безне дә алып кайтканы бар ул Нурлатка.
– Шулаймыни? Алайса, минем әни туган Аксубай районы белән күрше
булып чыга бит инде алар.
– Син дә татар кызымыни, алайса? Татарларда Роза исемле кызлар бар
диләр шул.
– Роза түгел, Розия минем исемем. Татар да түгелмен. Әнием – чуваш,
әтием – табасаран, Дагстаннан.
– Ә син нинди милләттән буласың инде?
– Әтием казакъ булгач, казакъ булып чыгам инде. Паспортыма шулай
дип язылган. Ә сине кем дип белик?
Розия үзен нинди милләттән дип әйтергә дә белми иде. Алар биш бала,
бишесенең исемен дә үз милләтендәге исемнәр белән әтисе куштырган.
– Әйттем бит, әтием Кавказдан, табасаран. Дагстанда туган. Биш бала-
сына да мөселман исемнәре кушкан. Мине Розия дигәннәр. Сеңелләрем –
Гөлсәләм белән Җомабикә, энеләрем – Сөләйман белән Рөстәм.
Исемнәребез мөселманча булса да, без күбрәк әни тәрбиясендә үстек. Ул
безне үзенчә атап йөртә иде. Миңа гел Валентина дип дәште, Гөлсәләмне –
Галя, Сөләйманны – Серёжа, Җомабикәне Женя дип йөртте. Рөстәмне генә
үз исеме белән атады.
Розия белән Рәшит шулай танышып, якынаеп киттеләр. Араларында
мәхәббәт уты да кабынды. Бер көнне Рәшит Розиягә әти-әнисе белән
танышырга, алардан кызларының кулын сорарга теләвен әйтте.
– Ни кызганыч, таныштыра алмыйм шул, – диде Розия. – Алар
бергә тормыйлар. Әти Кавказына кайтып китте. Әни – Рөстәмне алып,
Татарстанга, туган авылына.
– Минем дә хәлләр шулайрак – әтием дә, әнием дә бу дөньяда юклар
инде. Казакъстанда Кентау каласында сеңлем генә яшәп ята. Әйдә, Розочка,
өйләнешик тә Казакъстанга кайтып китәбез. Сеңлем күптән чакыра үз
янына.
Шулай эшләделәр дә. Кентауга кайтып, фатирга кереп, икесе бер
гаилә булып яши башладылар. Рәшит шофёр булып эшкә урнашты. Розия
трансформаторлар җитештерү заводында электр үткәргечләрен кәтүкләргә
чорнаучы булып эшли башлады. Озакламый беренче балалары – кызлары
Зарина туды. Өч кенә айлык декрет ялыннан соң Розия заводта эшләвен
дәвам иттерде. Икенче баласын табарга ашыкмады. Кызлары беренче
класска укырга кергәч кенә, аңа бер энекәш алып кайтырга булдылар.
Заринага сигез яшь тулган 1988 елда Рәшит өзелеп көткән малай дөньяга
килде. Аңа Рәсим дип исем куштылар. Ләкин икенче бала тугач, гаиләдә
өстәмә авырлыклар барлыкка килде. Иң авыры – торыр җир булмау.
Алар Кентауга күчкәннән бирле фатир алулар авырлашты. Үз йортлары
юк, фатирга кереп торалар иде. Кысан фатирда яшәүләре тагын да
кыенлашты. Җитмәсә, дөньялар үзгәреп китте, акча алмашынды, бәяләр
кинәт күтәрелде. Йорт сатып алырга дип җыйган акчаларының бәһасе
төште. Эштә дә кыенлыклар туа башлады. Заводка чимал материалларын Таҗикстаннан кайтарталар иде. Бер заман СССР дигән ил таралып төште.
Завод ябылды. Розия квалификациясен күтәрергә өметләнеп, контролёр
булып эшли башларга дигән ният белән Чирчик индустриаль техникумына
укырга кергән иде. Болар барысы да буш хыял булып калды.
Тормышны алып бару юлын таба алмаган Рәшит, өметсезлеккә бирелеп,
эчкечелеккә сабышты. Өйгә көн саен исерек кайта башлады. Ә көннәрнең
берендә ул өйгә бөтенләй кайтмады.
Розия, ни булды икән дип кайгырып, тирән хафага төште. Эчеп йөри
торгач, юлда бәрелеп үлдеме икән, әллә бергә эчеп йөрүче шешәдәшләре
үтереп ташладылармы үзен дип кайгырды. Һәм бер көнне аңа иренең кулга
алынуы һәм, кеше үтереп, төрмәгә ябылуы турында килеп әйттеләр.
Рәшит эшендә исерек килеш ачуын чыгарган бер чеченны пычак белән
чәнчеп үтергән булып чыкты. Аны сигез елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.
Ике бала белән утырып калды Розия. Нишләргә, кемгә барып ярдәм
сорарга?
Шундый авыр уйлардан нишләргә белмичә йөргән көннәрнең берендә
фатир хуҗасы килеп, аңа кисәтү ясады. Өч ай буе фатир хакын түләгәннәре
юк иде шул.
– Йә бурычыгызны түлисез, йә фатирдан чыгып китәсез! – дип җикерде
казакъ агае.
Нәрсә әйтергә дә белмичә зиһене чуалган Розиянең башында кинәт кенә
бер уй яктырды:
– Бурычыбызны түләргә бер тәңкә дә акчабыз юк, Газим әкә. Әйдәгез,
шундый килешү ясыйк: бурычыбызны фатирыгызга ремонт ясау юлы белән
түлим. Теләсәгез, диварларын йә акшарлап бирәм, йә обойлыйм, – диде.
– Үзегез яшәп туздырган диварларны болай да акшарлап тапшырырга
тиеш сез! – диде хуҗа.
СССР таркалганнан соң Казакъстанда совет власте елларында Россия
республикаларыннан килеп урнашучыларны үз илләренә куу сәясәте
башланган иде. Розия белән Рәшитнең дә ата-аналары төп казакълар
булмавын Газим әкә белә. Фатир өчен акча сорап килгән саен ул аларга
шул хакта әйткәли иде. Эшендә Валентина дигән исем белән атап
йөртелгәнлектән, Розияне дә марҗадыр дип уйлый иде ул. Шуңа күрә
китсен үз иленә дип йөри башлады.
Аптыраган Розия, ярдәм сорап, Рәшитнең сеңлесе Рәшидә янына барып
гозерләнде. Алар вакытлыча Рәшидәләрдә яшәп торырга килештеләр.
Ләкин аларның да гаиләсе ишле, озак яшәтергә чамалары юк иде. Розия
ахыр чиктә балаларын алып Татарстанга, әнисе янына кайтып китәргә
дигән карарга килде. Шулай итеп, ундүрт яшьлек кызы Зарина белән бер
атна эчендә Газим әкәнең фатирын обойлап бетергәннән соң, алар җыенып,
Татарстанга кайтып киттеләр.
Татарстанда да аларны беркем дә көтеп тормый иде. Әнисе Елена
Фёдоровна улы Рөстәм гаиләсе белән яши. Рөстәм урман хуҗалыгында
каравылчы булып эшли. Тормышлары начар түгел үзе. Ләкин авылда ике
кулына бер чемодан белән, бернинди мал-мөлкәтсез, ике баласын ияртеп
кайтып төшкән хатынга бернинди дә эш табылмады. Алар Рөстәм гаиләсе
өчен дә артык кашык иде. Дөрес, караңгы чырай күрсәтүче булмады. Киресенчә, ярдәм итәргә тырыштылар. Күршеләр дә хәлләреннән килгәнчә
булышты. Кайсы кием кертте, кайсы – ризык белән...
Елена Фёдоровнаның бер туганы Людмила Алексеевск районының
Биләр авылында яши иде. Туганының кызы ике бала белән Казакъстаннан
кайтып төшүен ишеткәч, ул бер көнне аларның хәлләрен белешергә
Савгачевога кайтып килде.
Күрешеп, Казакъстандагы хәлләр турында гәпләшеп утырганда, Розия
аларга фатир өчен бурычын ничек түләве хакында сөйләде.
– Аллага шөкер, Заринам үсеп җитте. Фатир хуҗасына өч айлык
бурычыбыз җыелган иде. Зарина белән икәүләп акшарлап, обойлап
тапшырып киттек фатирны, – диде.
– Бәй, дивар акшарлый беләсеңмени? Төзелешкә эшкә урнашырга
кирәк сиңа болай булгач. Әйдә, Биләргә кил. МСОга штукатур-маляр
булып урнашырсың. Тулай торактан бүлмә бирерләр. Тора-бара фатирын
да алырсың, – диде Людмила.
Шул чакта Елена Фёдоровна сорап куйды:
– Сатлык йортлар юкмы соң Биләрдә?
– Бар, нишләп булмасын. Хәзер күп кеше шәһәргә китә бит. Күбесенең
йортлары авылда моңаеп торып кала. Шундый йортлар урам саен.
– Алай булгач, артык зур булмаган берәр йорт сатып алырбыз. Кара көнгә
дип җыйган азмы-күпме акчам бар. Бәләкәйрәк бер йорт сатып алырга
җитәргә тиеш, – диде әнисе, Розиянең борчулы йөрәген җылытып.
– Чынмы, әнкәй?! Риза, ике куллап риза мин штукатур-маляр булып
эшләргә! – дип сөенде ул, әнисен кочып.
– Алайса, Людага ияреп барып кайт Биләргә. Үзеңә ошаган берәр йортны
белеш.
Шулай итеп, алар әнисенең җиңел кулыннан Биләрдә яши башладылар.
Бу 1993 ел иде. Рәсимгә ул елның беренче декабрендә биш яшь тулды.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев