Логотип Казан Утлары
Повесть

Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)

Илгиз белән очрашабыз, киноларга барабыз, Мәскәүнең кызыклы, тарихи урыннарында йөрибез. Ләкин Илгизнең гаиләсе белән мин әле һаман да таныш түгел. Чөнки өч ай тирәсе узганнан соң гына, бер дусларына кунакка баргач, аның Мостай Кәрим улы булуын ишеттем.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
...Алабугада дүрт ел мәдәни-агарту училищесында укыганнан соң,
мине юллама белән Минзәләгә эшкә җибәрделәр. Миңа ул вакытта
19 яшь. Татар әдәбияты белән яхшы гына таныш булсам да, Татарстаннан
башка төбәкләрдә яшәгән язучыларны белми идем дип әйтергә була. Без
үскәндә, авылда аерым китапханә дә юк иде әле. Бары тик клубның кызыл почмагындагы китаплар белән шыгрым тулы 4 шкаф истә калган. Укырга
өйрәнгән беренче көннәрдән башлап, мин ул шкафтагы китапларның
барысын да укып чыкканмындыр дип уйлыйм. Хәтта Лев Толстойның
«Яңадан туу» («Воскресение») дигән китабы белән дә дүртенче класста
укыганда ук таныштым. Гариф Ахунов тәрҗемәсе иде бугай. Вак хәрефләр
белән сары газета кәгазенә басылган, кирпеч кенә түгел, ике кирпеч
калынлыгындагы бу китапны мин ахырына кадәр укып чыкмадым,
әлбәттә. Без аны классташым белән бергә укыдык, фикер алыша идек.
Катерина Маслованың нәрсә белән шөгыльләнгәнен белгәч (кемдер безгә
«фахишә» сүзенең нәрсә икәнен дә аңлатты), без аны бик каты гаепләп, ул
китапны укудан туктадык. «Оятсыз кыз икән бу!» дигән нәтиҗә чыгардык.
«Яңадан туу» китабы безгә шуннан ары мәгълүмат бирмәде. Клуб мөдире
Сания апа, китапларны алыштырырга төшкәндә, алдан алган китапның
эчтәлеген сорый торган иде. Бу юлы сорамады. «Мин биргән идемме сиңа
бу китапны?» – дип кенә куйды. Чөнки кайчагында китапларны аның
энесе дә бирә торган иде. Шул туры килгәндер, мөгаен. Бик күп укый
идем. Миңа ул вакытта безнең клубтагы шкафларга дөньядагы барлык
китаплар җыелган кебек тоела иде. Ә инде яңа әсәрләрне «Совет әдәбияты»,
соңыннан «Казан утлары» журналыннан чират торып укысак, яңа чыккан
татарча китаплар гел кайтып тора иде. Бервакыт, башлангычта укыганда,
клуб китапханәсенә керсәм, яңа китаплар кайткан. Балалар өчен дә бар.
Каты тышлы. Тышында солдат киемендәге абыйның бер кызны күтәреп
торган рәсеме дә бар. Авторына бик ис китмәгәндер инде, китапның исеме
«Безнең өйнең яме» дип аталган иде. Күрәсең, Мостай Кәрим белән танышу
шул вакыттан башланган икән...
...Ә инде мин эшкә килгән мәдәният йортының икенче катында
Минзәләнең данлыклы театры урнашкан иде. Пьесалар яратканга, Минзәлә
театрының репетицияләрен калдырмаска тырышам, спектакльләрне
ятлап бетерә торган идем. Мин килгәндә, баш режиссёр булып, Сабир
абый Өметбаев эшли иде. Хәзер театр аның исемен йөртә. Аннан соң
инде Мулланур Мостафинны билгеләделәр. Мулланур Мостафин Мостай
Кәримнең «Айгөл иле» спектаклен куя башлады. «Мостай Кәрим, Уфа»
дигән сүзләр еш яңгырый иде репетиция вакытында. «Уфалар куйган инде,
барып карыйсы иде аларныкын», «Әле баш режиссёр Уфага музыкасын
алырга китте» дигән сүзләр бүген генә әйтелгән кебек хәтердә. Бу спектакль
миңа бик тәэсир иткән иде. Мостай Кәримнең фоторәсемен дә шул вакытта
күрдем. Язучы язучы инде. Ул премьерага килмәде, әлбәттә. Чөнки аның
пьесалары бөтен СССР буйлап куелган вакыт ул...
***
Ресторанда танышканнан соң, Илгиз без яшәгән кунакханәгә безнең
янга килгәләп йөри башлады. Мин аның Мәскәү дәүләт университетын
тәмамлап, «Литературная Россия» дигән газетада милли бүлектә эшләгәнен
белдем. Без Илгиз белән очраша башладык. Кино, театрларга, күргәзмәләргә
йөрибез. Еш кына ЦДЛга – язучыларның үзәк йортындагы кафега бара
идек. Ул кафеда нинди генә язучыларны очратмыйсың! Давид Самойлов,
Евгений Евтушенко, Рәсүл Гамзатовның яшь чаклары! Равил Бохараев белән дә без шул әдәби кафеда танышкан идек. Ул Мәскәү университетының
математика факультетында аспирант иде. Күп вакыт ул кафега милли
республикалардан килгән шагыйрьләр Илгиз эшләгән газетада беренче
шигырьләрен бастыргач чакыра иде. Рәсүл Гамзатов әйтмешли, «кечкенә
даһилар», өч куплетлы ике шигыре басылса, бөтен редакцияне чакырып,
банкет ясыйлар иде. Шигырь укулар, шигырьнең фәлсәфи яклары турында
сөйләшеп, сәнгать сәнгать өчен дигән бәхәсләр дә шул язучылар кафесында
гөрли, кайчагында Илгизнең фатирына да күчә иде.
***
Бервакытны Илгиз мине вакытлыча яши торган фатирына чакырды. Ни
өчен вакытлыча дип әйтәм, чөнки ул миңа Курский метросы янындагы зур
гына бер йортка күрсәтеп: «Менә бу йорттан миңа фатир бирергә тиешләр», –
дигән иде. Аның яңа гына Кырымнан Күктүбәдән ял итеп кайткан вакыты.
«Күп итеп виноград алып кайттым, Кырым винограды белән сыйлыйм
үзеңне», – диде ул. Илгиз өч бүлмәле коммуналь фатирның бер бүлмәсендә
яши иде. Шунда беренче тапкыр коммуналь фатирның нәрсә икәнен күрдем.
Шул фатирда яшәгән кешеләрнең үзара мөгамәләсен күзәтү кызык иде.
Беренче бүлмәдә Илгиз тора, икенчесендә хәмер яратучы, һәрвакыт
сәрхуш ирле-хатынлы гаилә торса, өченче бүлмәдә бик зыялы, укымышлы,
ике игезәк балалары белән яһүд гаиләсе яши иде. Бүлмәләрнең ишекләре
беркайчан да бикле булмавы хәтердә калган. Хәтта һәрвакыт сәрхуш булган,
итек төзәтүче булып эшләүче Виктор да «культуралы» итеп, сөйләшкәндә
«сез» дип кенә дәшеп, салмышлыгын белдертмәс өчен гәүдәсен туры тотарга
тырышып йөри иде. Кычкырыш, сүгенүләр юк иде ул коммуналь фатирда.
Ә инде Илгиз торган бүлмәдә шагыйрь, тәрҗемәче Яков Козловскийның
хатынының әнисе, ягъни әбисе яшәгән булган. Минемчә, Илгиз ул фатир өчен
акча да түләми иде шикелле. Козловский әткәйнең дә байтак кына әсәрләрен
рус теленә тәрҗемә иткән, билгеле шагыйрь генә түгел, дусты да иде.
Шул, беренче тапкыр фатиры, күршеләре белән таныштырырга, шул
ук вакытта виноград белән сыйларга чакырган Илгиз кулыма фотоальбом
тоттырды да кухняга чәй куярга чыгып китте. Таныш булмаган кешеләр
фотосын карап утыру кызык түгел инде ул. Илгиз бер фотоны күрсәтеп,
менә без монда әткәй белән диде. Карыйм: таза гына, матур кеше икән
әтисе. Тик костюм якасындагы значогы мине шаккатырды. Эчемнән генә
«кара әле, үзе олы кеше, бала-чага кебек значок таккан» дип уйлап куйдым.
Шулай да бу кешене кайдадыр күргәнем бар кебек. Ләкин фоторәсемдәге
ул кешене түгел, аңа охшаган кешене күргәнмендер кебек тоелды миңа.
Ә инде Илгизгә:
– Синең әтиең Мостай Кәримгә охшаган икән, – дидем. Илгиз шунда,
бер сүз дә әйтмичә, кулымнан альбомны алды да шкафка куйды.
– Әйдә, чәй эчәбез, – диде ул. – Виноград белән, – дип тә өстәде.
Ул вакытта Илгиз миңа үзенең Мостай Кәрим улы икәнлеген әйтмәде.
Ә инде әтисенең костюмындагы значокның депутат значогы булганын
мин соңыннан гына аңладым. Бер дустыбыз әйтмешли – сельпо! Нәрсә
күргән, нәрсә белгән кеше инде мин! Менә шулай әкрен генә үзем белмәгән,
күрмәгән, хәтта аңламаган дөньяның серләренә төшенә барам. «Аң бул, Нәзифә, Мәскәү бу, үзеңнең кем икәнлегеңне күрсәтмә!» – дияр иде әни.
«Акыллы бул!» – дигән сүзе инде ул аның.
Илгиз белән очрашабыз, киноларга барабыз, Мәскәүнең кызыклы, тарихи
урыннарында йөрибез. Ләкин Илгизнең гаиләсе белән мин әле һаман да таныш
түгел. Чөнки өч ай тирәсе узганнан соң гына, бер дусларына кунакка баргач,
аның Мостай Кәрим улы булуын ишеттем. Ләкин безнең мөнәсәбәтләрдә
бернәрсә дә үзгәрмәде. Без элеккечә очрашып йөрдек. Илгиз яттан бик күп
шигырьләр белә: Сергей Есенин, Валерий Брюсов, Роберт Бёрнс, Александр
Блок шигырьләрен сөйли иде. Ул минем күңелемне биләп алды. Үзенең
тәртибе, зыялылыгы, акылы белән җәлеп итте. Бик күп укый, күп авторларны
белә иде. Бигрәк тә чит ил язучыларын. Ә мин рус язучыларын мәктәп
программасыннан гына беләм ул вакытта. Татар язучыларын, әлбәттә, бик
яхшы белә идем дип уйлыйм. Илгизнең дә әдәбиятка мөкиббән кеше булуы –
үз мохитемә, үз кешемә очрадым дигән уйны күңелемә кертте, сөендерде...
«Яттан шигырь сөйләгән кеше начар кеше түгелдер әле» дигән нәтиҗә ясады
авыл кызы Нәзифә. Ике арада күңел якынлыгы барлыгын икебез дә аңлый
идек. Бу язмаларга карап, болар рестораннарда гына йөргәннәр икән дип
аңлый күрмә, укучым. Без көне буе укуда. Үзебезнең сүз осталыгы дәресләре
янына без әле акробатика, пантомима, балет белән дә шөгыльләнәбез. Төрле
яктан артист булырга әзерләнәбез. Ябыктык, нәфисләндек. Авылдан килгән
түгәрәк битле, тупырдап торган кызларга Мәскәү төсе керә башлады. Шушы
нәфисләнүебез янына диета тотабыз, бигрәк тә биючеләр. Шулай шөгыльләнә
торгач, киемнәрне дә «Детский мир» кибетеннән ала башладык. Бәяләр ике
тапкыр арзан, ләкин аңа карап, балалар киеме түгел, яшүсмерләрнеке. Ул
вакытта модада булган водолазка, джинса кебек итеп тегелгән чалбарлар.
Биек үкчәле туфлиләр алып җибәрдек. Без – артистлар! Шту син!
Шунысын да әйтеп китим: җырчыларга, биючеләргә репертуар эзләп
торасы юк, ә менә сүз осталарына эстрада монологлары юк дәрәҗәсендә.
Рус телендә байтак кына булды, өйрәндек, ә бит безгә татарча кирәк.
Минзәләдә агитбригада белән йөргәндә, мин, Газиз Мөхәммәтшинның
хикәяләрен кыскартып, сәхнә өчен монологлар әзерләгән идем. Без, кызлар
белән сөйләшеп, бу язучыга хат язарга булдык. Аңлаттык барысын да! Ул
безгә, рәхмәт яугыры, почта белән үзенең хикәяләр китабын җибәрде.
Кинәндек репертуарга! Хәтта бер хикәясен Виктор Шәрәфетдинов белән
бергәләшеп әзерләп, ниндидер бер оешма кичәсендә (Мәскәүдә!) чыгыш
та ясаган идек. Хат аша рәхмәтләр әйтсәк тә, ни кызганыч, ул язучы бик
иртә вафат булды, үзен күреп рәхмәт әйтә алмадык.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев