Логотип Казан Утлары
Повесть

Мөнбәрле мөгаллим (повестьның дәвамы)

Группабызда укыган унҗидебез төрле уку йортларында, мәктәпләрдә үз белгечлегебез буенча укытучылар булып эшләячәген дә Мөхәммәт абый дөрес фаразлаган булып чыкты.

(Башыннан укыгыз)

Укытучы булырга өйрәнәбез

– Укытучы булырга өйрәтеп булмыйдыр дип беләм. Аңа бары өйрәнеп кенә
буладыр. Гомер буе, ел саен, дәрес саен. – Бу сүзләрне каршыбызда басып
торучы Мөхәммәт абый сөйли. – Менә сезнең шул өйрәнү педпрактикагызга
мин җитәкчелек итәчәкмен. Мәҗит Гафури урамындагы 35 нче номерлы
татар-рус-инглиз мәктәбендә 5-10 классларда татар теле һәм әдәбияты
дәресләре укытып, икенче – йомгаклау педогогик практикагызны узачаксыз...
Без, аудиториядә утыручылар, бер-беребезгә карашабыз. Иңбашларны
җыергалыйбыз, күз карашларыбызда – гаҗәпләнү чалымнары. Ник
дигәндә, Мөхәммәт абыйны мондый таләпчән кырыс кысада күрергә
ияләнмәгәнбез. Җитмәсә, соңгы бишенче курска килгәч сагынышкан
курсташлар эйфориясеннән чыгып та җитмәдек әле. Укытучыбыз белән
иркенләп сөйләшәсебез, фикерләшәсебез килә иде. Теләкләребезне аның
катгый җөмләләре кисә:
– Иртәгә нәкъ сигездә мәктәпнең икенче катындагы татар теле һәм
әдәбияты кабинетында очрашабыз.
...Киемебезнең һәр бөгелеше, җөе әллә ничә мәртәбә сыпырылды. Чәчләр
күп тапкыр рәтләнде. Чират торып та, бер-беребезне этеп-төртеп тә, көзге
каршында бөтерелдек. Инде ике сәгать әзерләнгәннән соң, ахыргы эш
итеп, бер-беребезгә күз салыштык. Фәнүзә өйрәткәнчә, үз-үзеңә ышаныч
булдыру терапиясе үткәреп алабыз. Дүрт карават уртасындагы бушлык –
«подиумнан» Гөлсинә туташ уза:
– Минем өстемдәге киемем килешле, уңайлы, балаларны үзенә җәлеп
итә торган.
Буй-сынының модельләрнекеннән бер дә ким булмаганын болай да
яхшы белгән Фәнүзәбез, «подиумга» чыккач, төс-кыяфәтенә акцент ясый:
– Йөзләргә җитдилек өчен кершән ягылган, бераз кырыслыкка манып,
иреннәргә сизелер-сизелмәс кенә иннек тидерелгән, сөрмә белән каш-
күзләргә мөлаемлылык һәм хәерхаһ нурлары кундырылган әлеге макияж «укытучы образы» дип атала, – дип сөйләп уза ул карават белән карават
арасын.
Табигатьнең үзеннән бүләк ителгән бөдрәләренә әле уңнан, әле сулдан
бармакларын тидергәләп, «подиумнан» сүзсез генә Розалия үтеп китә.
Туйдыра башлаган бу матавыкны төгәллисе, бу дулкынлануларга чик
тә куясы килеп шаяртып аласы иттем:
– Ыспайлыкка, модныйлыкка
Мәһдиевтән өйрәнәбез.
Аның шәкертләре бит без,
Бизәнешеп, төзәнешеп,
Педпрактикага юнәләбез.
– Кызлар, соңга калабыз! – дип кычкырдым такмактан соң.
Чыгып йөгердек. Чынлап та, берничә минутка соңга калып, класска
килеп кердек. Укытучы өстәле артында Мөхәммәт абый һәм ике укытучы
апа утырганнар. Мөхәммәт абыйның салкын гына кисәтүле караш ташлавы
бер дә безнең файдага түгеллеге сизелеп, йөрәк «жу!» итеп куйды.
Практикантларны укытучыларга беркетү, программа буенча дәресләр
бирүне билгеләү кебек оештыру моментлары булып алды. Ике укытучы
апа бу эшләрнең барысын да шулкадәр җай белән алып баралар. Үзләре гел
Мөхәммәт абыйга караш ташлыйлар. Нәрсә дияр, килешерме? Мөхәммәт
абый: «Яхшы, шулай эшләгез, әйбәт булыр, монысын үзегез беләсез», –
дигән сүзләр генә кыстыргалый. Без 15 практикантны бер айга телдән дә,
әдәбияттан да дәресләр тыңлауга, дәресләр бирүгә, анализ сәгатьләрендә
катнашуга бүлгәләгән расписаниене исебез китеп тыңлап утырдык. Бу
расписаниедә бер минут та буш вакыт калмаган иде.
Мөхәммәт абый сүзен укытучы апаларның бу хезмәтенә бәя бирүдән
башлады:
– Мондый гадәттән тыш очракларда расписаниене үзгәртеп төзүнең ни
икәнен мин бик яхшы аңлыйм. Тулы бер айга әлеге мәктәп безнең хакка
үзенең эш режимын үзгәртергә мәҗбүр. Димәк, без дә шушы расписаниене
бозмыйча эш алып барырга тиеш булабыз. – Ул өстәл артында утырган
килеш кенә безнең барыбызга да күз йөртеп чыкты. – Беренче сүзем –
кызларга. Иртәгә сез укытучыларның дәресләренә кереп утыра башлыйсыз.
Әгәр шушылай киенеп, бизәнеп киләсез икән, укытучы апаларыгызның
дәресләре провалга очраячак. Укучылар борылып, сезгә карап утырачаклар.
Үзегез дәрес бирә башлагач, бу бигрәк тә шулай булачак. Психология
фәне башта аудитория 5 минут яңа кешене өйрәнә дип аңлата. Димәк,
45 минутның 5 минуты инде юк. Әле шуның өстенә бүгенге кебек
кайберәүләр соңга калып та килеп керсә, дәрес бүленеп тагын 2-3 минут
югала дигән сүз. (Шулай гына үтеп киттеме дисәк, юк шул!) Бүген укытучы
апаларыгыздан мәктәпкә ничек киенеп килү буенча консультация аласыз.
Онытмагыз: 10 класста малайлар юк, анда физиологик яктан өлгергән
егетләр утыра. Аның күзе бар, ис тоярга борыны бар һәм башка әгъзалары
бар. Егетләр, бу сезгә дә кагыла. Монда безнең 5 егет. Шуның өчесе
бүген иртән ашамыйча, бишесе дә йокыларын туйдырмыйча килгәннәр.
Бөгәрләнгән костюм кигән галстуксыз дәрес бирүче практикант егетне укучылар, бигрәк тә югары класс кызлары укытучы итеп кабул итәрме икән?
Кыңгырау шалтырагач, укытучы бары тик: «Исәнмесез, укучылар, дәресне
башлыйбыз», – дип кенә әйтә ала. Сез биредә 7.30 га килеп җитәргә тиеш.
Аның өчен ничәдә йокыдан торасын миңа әйтергә түгелдер.
Студентның тулай торак бүлмәсе – көне буена алган информацияне
фильтрлау урыны инде ул. Борыннарыбызны салындырып кайтып кергәч,
иркенләп педпрактиканың беренче көнен шул фильтр аша үткәрдек.
Кайсыбыз педпрактика расписаниесенең университетныкына караганда
да тыгызрак булуыннан зарланды, кайсыбыз беренче көнне үк кәефебезне
җибәргән җитәкчебезне хаклы санамавын дәлилләде.
– Бәй, бүген кисәтмәсә, без Мөхәммәт абый әйткән ул хаталарны алга
таба да ясаячак идек бит. – Розалиянең бу сүзләренә каршы төшүче булмады.
Көндәлек бу фильтрларда без әкренләп җитәкчебезнең безгә карата хаклы
таләпчәнлеген аңладык. Гөлсинә соңгы араларда бик уйчан, җитди йөри
иде. Тикмәгә түгел, эчтән генә үзе дә анализлап йөргән икән. Беркөнне
шулар белән уртаклашты:
– И кызлар, бездәге бала-чагалык инде, әйеме? Беренче көнне үк безне
нишләп мактарга тиешләр дә, нишләп әле без гел хаклы булырга тиеш?
Аңлаган кешегә аңларлык никадәр төпле фикерләр, киңәшләр әйтәләр
укытучылар. Мөхәммәт абый ничек тәфсилле анализ ясый дәресләребезгә.
Менә мин аның әйткән киңәшләрен аерым язып куйдым әле. Тыңлыйсызмы?
Сезгә дә укып күрсәтәм.
– Тыңламыйммы соң алтын фикерләрне, әле язып куярга дәфтәр
ручка да кирәк булыр, – дип, телемә салына башлаган идем, кызлар тиз
туктаттылар. – Кызык бит, тыңлыйк әле.
– 1) Киемең «безупречный» булсын. 2) Укучылар каршында һәрвакыт
чиста-пөхтә бул. 3) Артык бизәнмә. 4) Дәресеңне биш бармагың кебек бел.
5) Дәрес планыңны язмыйча, мәктәпкә килмә. 6) Син фокусник, укучылар
тамашачы түгел, онытма! 7) Теләсә нинди ситуациядән алып чыгарлык бер
«тылсымлы таягың» булсын.
Без дәррәү Гөлсинәне бүлдердек:
– Нәрсә инде ул синең тылсымлы таяк дигәнең?
– Бу сорауны мин сездән көткән идем. – Педпрактика бездән укытучы
калыплый башлаганы сизелә, Гөлсинә чын укытучы кебек җитди итеп
дәвам итте: – Флёра, Нурания кебек җырлый белсәм, бу таяк минем җыр
булыр иде. «Татар халык җырлары» темасын үтәбез, ди. Әллә никадәр
язмалар, магнитофон күтәреп кермисең, челтерәп торган тавышың
белән «Тәфтиләү»не сузып җибәрәсең. Бөтен бала – синең «әсир». Мин
шигырьләр яратам бит, үзем дә язгалыйм. Мөхәммәт абый безгә Тукай,
Дәрдемәнд шигъриятен ачты. Мин үземнең шигъри күңел картотекасын
булдырырга уйлыйм. Шуларның шигырьләрен ятлаячакмын һәм, җаена
туры китереп, укучыларга шул «тылсымлы таягымны» әкрен генә селтәп
җибәрермен.
– Браво! Афәрин! – дип, калган өчебезнең кул чабуы бер дә чытлыклану
түгел иде.
Шул көннән соң, педпрактикада остазларыбызның киңәшләр исемлеген
Гөлсинә кебек без дә дәвам иттек. Ай ахырына хәйра-а-ан озын исемлек килеп чыкты. Алга китеп, бер-ике сүз әйтим әле, хөрмәтле укучым. Укытучы
булып эшли башлагач, бик кыскартылып язып куелган бу фикерләргә мин
еш мөрәҗәгать итә идем. «Тукай «Шүрәле»сен китаптагыча явыз көч дип
аңлатма, ул – халык фантазиясе тудырган мәхлук!», «Әдәбият бөтен кешегә
дә рухи азык бирә!», «Дәресеңдә укучы үтә торган әдәби әсәрнең сәнгать
көчен тойсын!», «Гап-гади итеп, әсәр укуга гына багышланган дәрес
уздырудан курыкма!», «Чама хисең булсын!», «Баланы фәнне яратырга
мәҗбүр итеп булмый, ләкин яхшы укытып, үз фәнеңне яраттырып була.
Яхшы укыту – синең кулда!», «Әдәбиятны язучы биографиясе буенча түгел,
аның иң яхшы әсәрләре буенча укыт!», «Тел укытканда, Ф.Сафиуллина,
К.Чуковский, Л.Успенский, Л.Григорян китапларына мөрәҗәгать итегез!»
дип, һәрберсе азагына өндәү билгеләре куелган җөмләләрне укыганда,
колагыма остазымның һәр сүзне аерып чыгарулы интонация белән сөйләгән
йомшак тавышы ишетелгәндәй була иде.
Елга ике тапкыр имтиханнар бирү, семинарлар, чит телдән тәрҗемә
итәсе дилбегә буе текстлар, реферат һәм курс эшләре дә урлый алмаган
йокыбызны шушы педпрактика урлау гына түгел, тала-а-ап алды! Иртәгә
дәрес бирәсе дигән төнне йоклый алмый изаландык. Төненә әллә ничә
уянып, сәгатькә ябыштык, йоклап, дәрескә соңга калганмын икән дип,
тагын чәчрәп торып утырдык. Фаяз сөйли: «Җәмәгать, мин Тукай иҗаты
буенча дәрескә әзерләнгәндә, «Туган тел»не ялгышмасам ярар иде дип
курка башладым әле». Филүснең борчылуы башка: «Төш күрдем: дәрес
биргәндә, татар телендә ничә сузык, ничә тартык барын оныттым! Дәреснең
темасы – «Татар алфавиты». (Филүс – тел өлкәсендә иң көчле егетебез. Аңа
укытучы-филологлар зур өметләр баглыйлар...) Белгәннәребезне оныткан
кебек булдык. Бер дәрескә әзерләнү өчен дүрт ел буе алган гыйлемнәребезне
актардык. Таблицалар ясадык, тикшерәсе сүз, җөмлә, текстларны ватман
кәгазенә яздык, өстәмә карточка, дидактик биремнәр әзерләп мәш килдек.
Дәресләрне техник җиһазлар кулланып үткәрергә тырыштык, шигырьләр
ятладык.
Дәресләр уза торды. Мөхәммәт абый, укытучы апалар аларны анализлый
бардылар. Беренче атна дәресләрен биргәч, остазларыбыз аларны тикшереп
шәрехләп чыккач, Мөхәммәт абый безгә сорау бирде:
– Сезнең фокусник чыгышын күргәнегез бармы?
– Бар инде, – диешәбез.
– Сезнең дәресләрегез шәп фокусник чыгышын хәтерләтә. Костюм,
тышкы кыяфәтләр – менә дигән, хәрәкәтләр, тотыш – искитмәле, эчке
яшерен кесәләр шаккатыргыч атрибутлар белән тулы – әле күгәрчен оча, әле
аллы-гөлле яулыклар сузыла. Әле менә бу да бар, әле монысын күрмәдегез
дигәндәй, фокус арты фокус. Тамашачының күзе ялтырый, ачылган авызын
ябарга онытып, фокусчыны күзәтә, дөньясын оныта. Тик ул тамашачы гына
шул. Никадәр кызыгып карап торса да, бу шаккаткыч күренешләрне эшләп
күрсәтә дә, өйрәнә дә алмый, аңламый да кала.
Алга таба җитәкчебез безнең үзебездән үк хатабызны таптырды: без
укучыларны тыңлап, карап утыручы итеп кенә күрәбез икән. Икенче атнада
үткәреләсе дәресләргә «Мин боларны укучыларга да өйрәтәм» дигән максат
белән әзерләнергә кушты. – Мәсәлән, Мингалимова дәресендә мин аның 4 алым, 6 эш төре, техник
җиһаз, схема-плакат, күргәзмә әсбаплар куллануын санадым. Бу күп, бик
күп. Сез болай әзерләнсәгез, укытучы апаларыгызны ярты елга күргәзмә
материаллар белән тәэмин итеп калдырачаксыз, – дип, Мөхәммәт абый
укытучыларга карады. Алар күңелле генә көлешеп куйдылар. Әйтәм аны,
безнең дәрес оппонентлары булган укытучы апалардан «Күргәзмә материал
ясыйкмы?» – дип сорасак, «Ясагыз, яса!» – дип кенә торалар. Имәндә икән
чикләвек диештек без бүлмә фильтрында.
Педпрактика тәмамланып килә. Югары класс укучылары һәм
практикантлар катнашында «Туган тел кичәсе» үткәрергә булдык.
Теләгебезне Мөхәммәт абыйга әйткәч:
– Бу мәктәптә талантлы балалар, музыка-сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр
күп. Оятка калырлык булмасагыз гына, алыныгыз. Сентябрьдә бәрәңге
алган колхозда концерт бирү кебек кенә булмасын, – диде.
Нуриябез шунда ук җавапны чатнатты:
– Кичәбезнең 10 минуты язучы, галим һәм мөгаллим Мөхәммәт Мәһдиев
карамагына тапшырылса, ни әйтерсез, Мөхәммәт абый? Калган 1 сәгать
тә 20 минутта – безнең һәм укучыларның чыгышы.
Остазыбызның туксанышар минут аудиторияне эләктереп тотканын
яхшы беләбез. Кичәдә без укучыларга тере, бүгенге көннең иң популяр
татар язучысын сәхнәгә чыгарачакбыз. Мөхәммәт абыйның укучылар
каршында чыгыш ясарга яратуын да чамалыйбыз.
– Минем йомшак якны да беләсез, ә?! – Җитәкченең бу сүзләре безгә
ризалык билгесе иде инде. «Ур-ра!»
Мәктәпнең Актлар залында дулкынландыргыч бер җанлылык.
Укытучыларның каршылыгын җиңеп, «кичә» сүзенә тугрылык саклап,
бәйрәмебез кичке якта уза. Бу – чынлап та, бәйрәм төсмерен алган кичә.
Мәктәп укытучылары күбесе гаилә парлары белән килгәннәр. Сәхнә артында
музыкант укучыларның үз уен коралларында кыска гына музыкаль өзекләр
уйнап куюлары шөһрәтле театрлардагы тамаша башланыр алдыннан була
торган дулкынландыргыч мизгелләрне хәтерләтә. Мөхәммәт абый залда.
Укытучылар, завучлар, директор белән әңгәмә коруда.
Һәм, ниһаять... Баян (укучылар уйный), курай (Фаяз сыздыра), 2 скрипка
(укучылар башкара) составында инструменталь ансамбль «Әллүки»не
яңгырата башлады. Шушы моң астында Нәҗип абый Тукай шигырен
укый. Моң, миллилек, әллә нинди тирән аһәңнәрнең тәэсир көчен
бәяләргә тырышып, мин залны күзәтәм. Дулкынлану бармы залда? Көй
һәм сүзләрнең искитмәле гармониясе тудырган милли моң залдагыларны
тәэсирләндерәме? Татарстан башкаласындагы иң элиталы саналган
мәктәптә инглиз, рус телендә укучы татар балаларына бу моңнар аша
буыннар авазы ишетеләме? Башлар күтәрелеп, барысы да моң агылган
тарафка багамы? Аллага шөкер! Бар, ишетә, бага икән!
Аннары нәкъ 10 минутка залны Мөхәммәт Мәһдиев «эләктереп» алды.
Аны тыңлагач, залдагылар, ярый әле, без татар мәктәбендә укыйбыз, ярый әле,
без татар милләтеннән дигән горурлану хисләре кичермичә калмаганнардыр.
Флёра белән Нәҗип абый кичәне кызыклы итеп алып бардылар. «Студент
һәм профессор имтиханда» дигән мәзәкләр көлтәсе, «Укучы һәм укытучы дәрестә» дип, Флёраның оста каләме белән практикада булган кызыклы
хәлләрне кертеп сәхнәләштерелгән иде. Зал кайбер вакытларда эчен тотып
көлде. Безнең шагыйрь егетләребез Галимҗан белән Фәез кайсыбер көннәрдә
серле генә: «Безнең эшебез бар әле», – дип, мәктәптә тоткарланалар иде. Менә
бүген шул тоткарлануларның сере ачылды. «Мәктәптә безнең педпрактика
дәверендә эшләп алган «Шигърият» түгәрәгенең чыгышын тәкъдим
итәбез!» – дип белдерү ясагач, сәхнәгә биш-алты югары класс укучысы һәм
ике яктан Галимҗан белән Фәез чыгып бастылар. Кырыйдарак төрле уен
кораллары белән берничә укучы егет тә урын алган. Мәхәббәт темасына
багышланган татарча шигъри миниатюралар классик музыка яңгыравы
астында залны бер тында бөтереп алды. Мактана бу димәгез, Ниязның,
Нуриянең очынып биюләре, Флёраның челтерәп торган сопраносы, үзебезнең
хор репертуарыннан ике тавышка ансамбль белән җыр башкаруыбыз –
барысы да бармакларны үбеп куеп, тамашачыга өрфия юллауга тиң иде. Алгы
рәттә кырыйдарак утырган педпрактика җитәкчебезнең дә ирен читләреннән
«Мәһди елмаюы» китеп тормады бугай бу кичәдә.
Берничә көннән без мәктәпкә педпрактикага йомгак ясау өчен
җыйналыштык. «Яхшы», «Бик яхшы» билгеләренә сөенешеп, тормышка
да эшкә дә юллама алган кебек Мөхәммәт абыйны тыңлыйбыз:
– Мин – тормышка бик рациональ карый торган үтә дә тәнкыйди
карашлы кеше. Теге яки бу күренешне критикага алырга һәрвакыт әзер
торам. Тик сез мине чынлап сокландырдыгыз, чынлап ышандырдыгыз,
киләчәктә сезгә зур өметләр багларга җирлек бирдегез. Нәҗип, Галимҗан,
Фәез, Флёраларның татар әдәбияты сафларына бер дулкын булып килеп
керәчәкләрен мин төркемегезне укыту дәверемдә үк ышанып күзәттем.
Шуның өстенә, әле аларда менә дигән мөдәррислек таланты да бар икән.
Монысын практика күрсәтте. Булсын, тормышта ул – бик кирәкле сыйфат.
Филүс, Фәнүзә, Нурия, Гөлсинәләрне мин тел өлкәсендә тикшеренүче
укытучы галим-галимәләр итеп күзаллыйм. Бик күп уку йортларына,
мәктәпләргә сезнең кебек укытучылар кирәк. – Мөхәммәт абый тукталып
калды.
– Арагызда бүген мәктәпкә барып, завуч булып эшли башларлык
студентлар да бар. Исемнәрен атамыйм инде, йә мәктәпкә баргач, әлеге
вакансияне дәгъваларлар. Борыннарын күтәрерләр. Кемнәр икәнен алар
үзләре беләләр, – дип, ирен читләренә кунган елмаюлы шушы сүзләре белән
безне шаулатып көлдереп җибәрде остазыбыз. Безнең тынычланганны
көтеп алды да сүзен дәвам итте:
– Минем сезгә тагын бер нәрсәне искәртәсем килә. Аны сезгә беркем
дә әйтмәячәк, беркем дә сезне моңа мәҗбүриләмәячәк. Аны үтәмәсәгез дә,
сезне беркемнең дә гаепләргә хакы булмаячак. Бу сезнең бары үзегезнең
намус эше булып кына калачак. Башы булган эшнең һәрвакыт ахыры
да була. Матур гына эшләп йөргәндә, бер көн килеп, сезне лаеклы ял
дигән нәрсә көткәне билгеле була. Бик матур исемле булса да, ял дигәне
кызыктырса да, аны бер генә шул яшькә җиткән кеше дә яратмый. Яратмый
гына түгел, аннан качарга тырыша, үзен тапмасын дип, тышкы кыяфәтен
үзгәртә, яшьләрчә киенә башлый. Үзенең әле элеккечә булдыра алганын
күпләр алдында исбатларга тырыша. Тик вакыт галиҗәнапларына каршы тора алу адәм баласының көченнән килми. Вакытында эш пьедесталыннан
матур итеп китә дә белегез. Матур итеп китә белү дә зур батырлык сорый.
Күтәренке рухта, алдагы тормышыбызда бары уңышлар гына теләп
тәмамлау сүзләренә күнеккән без бу сүзләрдән соң аптырашып калдык.
Әлеге дә баягы – староста таягы дигәндәй, Нуриябезнең шаянлыгы безне
пенсия алды яшеннән бүгенге көнгә кайтарды:
– Үләм, Мөхәммәт абый, бик тиз була түгелме соң бу? Укыта башладык
та инде пенсиягәме?
– Сафиуллина, һәрвакыттагыча сорауны мөгезеннән алып бирә. Бу
киңәш укытучыларга кагыла. Бөтенегез дә укытучы-мөгаллим булып
эшләмәскә мөмкин. Мин мәгариф һәм фән өлкәсендә күпьеллык тәҗрибәмә
һәм күзәтүләргә таянып ясаган нәтиҗә ул. Ялга хәтле тормышыгыз, эшегез
күпкырлы булса, җәмгыять сезгә, чынлап та, лаеклы ял бирә алса, сез бик
рәхәтләнеп, эш дәверендә җитешмәгән юнәлешләрне сайлап, тагын да
кызыклырак итеп яшәп китәчәксез. Җәмгыятьтә яшьләргә юл, яшь көчләргә
мәйдан, яңа идеяләргә мөмкинлекләр бирелергә тиеш. Шулай булмаган
җәмгыятьтә деградация башлану куркынычы бар. Белеп торуыгыз кирәк.
Чөнки сезне диплом алгач, озын хезмәт юлы, күп әйберләрне оныттыра,
үзгәртә торган тормыш көтеп тора. Ә салынып куелган мәгълүмат кирәк
чакта искә төшә ул.
Мөхәммәт абыйның соңгы сүзләре безне тынычландырып җибәрде.
Безнең җәмгыять, андагы яшәү кануннары, күрәсең, безне шулкадәр
калыплаган, әз генә башкача фикерләү, икенче яктан карау безне хәзер
коралсызландыра икән бит. Югыйсә ул безне киләчәктә очрашачак бер
тормыш хәленә куеп кына күрсәтте. Ә без ул яшьтә каршыбызда бары
өлкәнәюне генә күреп куркып калдык. Хәер, күп вакыт остазыбыз безнең
белән бәхәс куертмый, ә үзе сынаган, ышанган нәрсәләрне кагыйдә
рәвешендә яисә әдәби әсәрләрдәге геройларның тормыш тәҗрибәсе аша
оеткы итеп күңел түренә салып куя белә иде.
* * *
Группабызда укыган унҗидебез төрле уку йортларында, мәктәпләрдә үз
белгечлегебез буенча укытучылар булып эшләячәген дә Мөхәммәт абый
дөрес фаразлаган булып чыкты.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 07, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев