11 июнь 2024 яңалыклары
-
11 июня 2024 - 17:00
Нинди көйләр уйныйсың?..
Сәхнәгә Галия Гафиятуллина чыга. Баянчы Рәфкать ул башкарасы җырның көен уйный башлый. Инде Галия апа кушылып җырларга тиеш. Рәфкать көйне уйнавын дәвам итә. Галия апа җырның икенче куплетын да башлый алмый, сүзләрен оныта... -
11 июня 2024 - 16:00
Җаның барда сөю калыр
Сөюеңне йөрәгеңә күмеп, Озак яши алырсыңмы? -
11 июня 2024 - 15:00
«ШӨГАРӘ» СҮРӘСЕ ӨМЕТ УЯТА
Олыгая-олыгая, башка гел дә сәер уйлар да килә башлый икән. Әйтик, яшьрәк чакта дөньяда поэзия, гомумән, кирәк микән, дигән ахмак сорау берничек тә килә алмый бит инде. Әмма хәзерге меркантиль җәмгыятьтә шигъриятсез дә бәхет чигеп, матур гына яшәп буладыр төсле тоела миңа. -
11 июня 2024 - 14:00
Тормышка дан җырлап
Алмагачлар ак күбеккә баткан, Сиреньнәр дә зәңгәр чәчәктә. Матурлыкны күреп соклануым Кеше итеп мине яшәтә. -
11 июня 2024 - 13:04
«Казан утлары»на льготалы язылырга мөмкин!
Өр-яңа әсәрләр, әдәбият дөньясындагы иң кайнар яңалыклар бездә! -
11 июня 2024 - 13:00
Фатих Кәримнең музей-йорты
Башкортстан Республикасы Бишбүләк районы Ает авылында шагыйрь Фатих Кәримгә багышланган музей Бөек Ватан сугышы башлануга 30 ел тулу уңаеннан, ягъни 1971 елның 19 июнендә ачылды. -
11 июня 2024 - 12:00
Сулар гөрелтесе
Еракларда калды, еракларда, Без юк инде хәзер ул якларда. Хәтеремдә сулар гөрелтесе, Сулар гөрелтесе колакларда. -
11 июня 2024 - 11:00
Гаҗизлек (хикәя)
Әнисе, кулыма алсаммы? Уянырмы? Уяныр шул, тимим. Йокласын сабый. Күрешергә насыйп итсә иде... Елама, кайтырмын. Куян күчтәнәче алып кайтырмын... Сез минем кайтканны көтегез, яме. – Минем балам... Бишектә йоклап калды, – дип кабатлады Агай... -
11 июня 2024 - 10:00
Озатышу
Сары яфрак сона нәни кызчык Әткәсенең кайнар учларына. Кичә генә әле назланды ул, Сырпаланып аның кочагында. -
11 июня 2024 - 09:00
ӘЛИФ ЛӘМ МИМ (дәвамы)
Бәлки бу үлемнән качып калуның соңгы юлыдыр?.. Ә бәлки үлемгә туры юлдыр. Ялган барыбер ачыкланыр бер. Малайчактан бирле кулына игәү дә тотып караганы юк лабаса. Алдавыңны белсәләр, ике дә уйламыйча, шундук атып үтерәчәкләр.