Логотип Казан Утлары
Повесть

ӘЛИФ ЛӘМ МИМ (дәвамы)

...Мең тугыз йөз кырык өчнең кышыннан бирле, «билгесез югалды» дигән кәгазьдән гайре, Сәләйдән бер хәбәр дә юк. Кеше тиклем кеше ничек югала алсын? Сәләй бит ул!

(Башыннан укыгыз)

***
...Мең тугыз йөз кырык өчнең кышыннан бирле, «билгесез югалды»
дигән кәгазьдән гайре, Сәләйдән бер хәбәр дә юк. Кеше тиклем кеше ничек
югала алсын? Сәләй бит ул! Кем-кем, әмма аның Сәләе югала торган ир
түгел. Күңелен чарасызлык корты кимерә башласа, Рәмзия үзен шушы
сүзләр белән юата.
Сугыш беткәнгә дә елдан артык. Бәхетле хатыннарның ирләре кайтты
әнә, аксап-туксап, аяксыз-кулсыз калып булса да, кайттылар. Ярты гәүдәгә
калса да, ир кеше – ир кеше инде, ирле хатынның тавышы бөереннән
чыга аның. Әхмәди хатыны Сәкинәне генә күр: кибеткә эшкә, түшен
киереп, урамның уртасыннан йөри хәзер. Күрми дә ул сине, сәламеңне дә
алмый. Әхмәди Һадиатуллович, сугыштан исән-сау кайтып, кабат укыта
башлаганнан бирле, педучилищеның бөтен хатын-кызын күралмас булды
Сәкинә. Шул көрән чырай белән күзгә-күз очрашмас өчен генә дә кибеткә
кермәссең, валлаһи.
Тиккә генә көнләшмидер анысы, күзеңне ачыбрак карасаң, ир затының
ни уйлавы йөзенә язылган була аның. Хатын-кыз шуны аңламаганга
салышыр дәрәҗәдә акыллы булсын, йә аңламас дәрәҗәдә җүләр булсын
икән. Ә Сәкинә кебекләргә авыр.
– Һай, бу чибәрлекләрең белән әрәмнәр генә булып ятасың инде, Рәмзия
Гыйләҗевна. Ялгызыңа гына күңелсездер...
Әхмәди Һадиатулловичның төче тавышынан чирканып куйды хатын. Дәрес
конспектлары белән әвәрә килеп сизми дә калган: укытучылар бүлмәсендә
икесе генә икән бит. Карашы Әхмәдинең майлы күзләре белән очрашты.
– Нишләп ялгызым булыйм, Әхмәди Һадиатуллович. Ике балам, эшем
бар. Сәгатьләрем күп, шөкер. Өч татар төркеме өстенә бер рус группасы
да ачылды бит менә. Моңаеп утырырга һич вакыт юк. – Рәмзия башын
җүләргә салды, елмаерга тырышты.
– Шулаен шулай да. Синдәй янып торган хатынга еллар буе ялгыз
түшәктә салкындыр диюем инде...
– Җылыткычың кыздымыни?! Сәләем кайтсын гына – бик тиз суытыр
ул сине. Оятсыз! – Хатын үз тавышын үзе танымады.
Әхмәди әңгәмәнең мондый юнәлеш алып, юаш кына тоелган Рәмзиянең
кызып китүен көтмәгән иде булса кирәк, бер мәлгә югалып калды. Шулай
да кәгазь-дәфтәрләрен җыеп, кабинет ишегеннән чыгып баручы хатынга
агулы ук атарга өлгерде:
– Сәләй кайтмый ул. Хыялланма.
Көллияттә башка качар урын юк иде: бәдрәф ишегенә сөялеп, түгелеп
елады Рәмзия. Кемнәрнедер яңаклый-яңаклый кыйныйсы килде аның.
Үксүен ишетмәсеннәр дип, бармакларын тешләп бетерде. Әгәр Әхмәди
хаклы булса? Әгәр Сәләй чынлап та кайтмаса? Шулай булу бик ихтимал
бит. Исән булса, бер хәбәр салыр иде ичмасам. Билгесезлектән дә авыр
нәрсә юктыр бу дөньяда. Юкса, исән дисәләр, гомер буе көтәргә дә әзер лә.
Өйгә кайтышлый, кибеткә кермәде ул бүген. Беркемне дә күрәсе дә, беркем
белән сөйләшәсе дә килми иде, Сәкинә белән бигрәк тә. Балалары янына елмаеп
кайтып керер өчен, күңелендәгесен аларга сиздермәс өчен көчләр каян аласы?
Тын яуган кар бөртекләренә йөзен куеп, урам читендәге сукмактан акрын гына
атлады. Кыш кыш инде. Кышын дөнья чуарлыгын качыру җиңелрәк: барысын
да кар күмә дә китә. Дөнья аклы-каралы була да кала...
Ишек катыннан ук Гайшә карчыкның агарынган йөзенә сөрлекте.
– Балам, иртәдән бирле сине көтәм. Пучты кызы бер кыягаз китерде.
Укып бак әле. Сәләемнән бер-бер хәбәр юкмы... Хәреф танымыйм лабаса...
Карчыкның кулларында конверт калтырый. Күрәсең, ул аны көне буе
кулыннан төшермәгәндер, соры конверт кәгазе карчыкның җыерчыклы
бармаклары сыманга әйләнгән. Тышындагы «Коми АССР, город Печора»,
«Газизьян Гатауллин» дигән сүзләрдән бераз каушап калды Рәмзия. Ләкин
конверт эчендәге хат язуын шундук танып алды һәм кычкырып җибәрмәс
өчен иреннәрен тешләде. Сәләй язуы. Сәләйнеке!..


***
Бу поездның тәгәрмәчләре ник гел бертөсле тыкылдыйлар икән? Тыкы-
тыкы, тыкы-тыкы... Әнисе әйтә: «Поездның тәгәрмәче юк. Рельслар буйлап
шуып бара ул», – ди. Тыкылдамый ул, Камилне сәламли икән. «Камил-
Камил, Камил-Камил» дип әйтә ул», – ди әнисе. Камил игътибар белән
тыңлап караган иде, чыннан да, шулай икән шул. Поезд аның исемен
кабатлый-кабатлый шуып бара икән. Ура! Камил поездда бара!
Әнисе әйтә: «Тиздән Мәскәүгә җитәбез», – ди. Мәскәү иң зур шәһәр
икән. Поезд шуып барган юл читендә җимерек танклар, пушкалар, тагын
әллә нәрсәләр күренеп кала. Камил тәрәзә пыяласына беректе. Их, урамдагы
малайлар күрсәләрме, көнләшүдән шартларлар иде. Сөйләсәң, ышанмаслар
да әле. Римма апасы белән әбисе дә алар белән барса, күңеллерәк булыр иде
дә, әнисе: «Дүртебезгә дә билет алырга акча җитми, – диде шул. – Болай
да бурычка баттым». Танклар күренгән саен, малай кулларын чәбәкли-
чәбәкли сөенеп кычкыра:
– Әни, кара! Кара! Танк!..
Алар кунакка бара торган шәһәр Мәскәүдән дә арырак икән. Әллә ничә
көн бардылар. Ниһаять, төштеләр. Поезд, Камил белән саубуллашып,
кычкыртып алды да үз юлы буйлап китеп барды. Шуннан соң машинага
утырдылар. Машина йөртүче абыйга әнисе малайга аңлашылмый торган
телдә нидер әйтте, аннан акча түләде. Машинадан төшкәч, озак кына тәпи-
тәпи атладылар. Камил арып бетте, ләкин, елыйсы килсә дә, түзде. Әнисенә
аннан да авыррак, берүзе ничә сумка күтәреп бара әнә. Ул биштәрләрне
алар Гайшә әби белән әллә ничә көн җыйдылар.
Тимер капка янына килеп туктагач, Камилнең арулары онытылды. Капка
янында автомат тоткан абый басып тора иде. Чып-чын автомат! Камилнең
күзе маңгаена менде. Әнисе ул абыйга ниндидер кәгазьләр күрсәтте, ят
телдә нидер аңлатты һәм акчалар бирде. Шуннан соң гына автоматлы абый,
капканы ачып, аларны эчкә үткәрде.
Тагын әзрәк баргач, аларның каршысына ниндидер бер ямьсез абый
йөгереп килде. Йөрегеп килде дә әнисен кочаклап алды. Кара инде, әнисе
дә таушалган киемле, сакал-мыек баскан шул килбәтсез абыйны кочаклаган.
Әллә Камил турында бөтенләй онытты инде, борылып та карамый, һаман
шул абыйны кочаклап тора. Камил түзмәде, кычкырып елап җибәрде.
Шунда гына әнисе, теге ямьсез абый кочагыннан чыгып, малайга иелде.
Үзе елмая, үзенең күзләреннән яшь ага.
– Улым, кил, таныш. Бу – синең әтиең, – диде әнисе.
«Әти» дигән кеше шушындый була микәнни?!
Абый, елмая-елмая, Камилне күтәреп алды.
– Сәлам, Камил улым! Оһо, син тәмам егет булгансың бит инде!
Абый, сакал-мыеклары белән кытыклый-кытыклый, Камилнең
битләреннән үпте. Аннан күккә чөйде. Малай кычкырып көлеп җибәрде.
Болытларга башы бәрелер кебек тоелды. Моңарчы әле аны беркемнең дә
болай чөйгәне юк иде. Шуннан соң «әти» аны җилкәләренә утыртты да:
– Әйдәгез, өйгә кайтабыз, – диде.
«Землянка» дигән өйдә алар бер атна яшәделәр. Әтисе, Камил уянганда,
өйдә булмый, кич караңгы төшкәч кенә кайта. Ул кайтуга әнисе ашарга
әзерли, самавыр кайната. Землянка янында биек-биек наратлар үсә. Камил
шул наратлардан коелган күркәләрне җыя – самавырга салырга. Монда
Камил кебек малайлар бар барын да, ләкин алар татарча белмиләр, русча
гына сөйләшәләр. Ә Камил аларча белми. Шуңа да юньле-рәтле уйнап та
булмый. Камилгә күңелсез була башлады. Әнисе исә елмаеп кына тора.
Әнисенең болай озак елмайганын малайның беркайчан да күргәне юк иде
әле. Шулай да берничә тапкыр: «Әни, әйдә кайтыйк инде. Монда кишер дә
юк икән...» – дип җайлап кына әйтеп карады. Кишерсез яшәп була димени?

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев