Логотип Казан Утлары
Повесть

ӘЛИФ ЛӘМ МИМ (дәвамы)

«Менә кырык көне үткәч, тынычланыр», «менә теш чыгып беткәч, туктар», «Тәпи киткәч җайланыр» дигән сүзләргә юанып, көннәр-айлар үтә торды, тик бала елаудан башканы белмәде.

(Башыннан укыгыз)

***
– Сезнең каныгыз азайган. Менә сугыш бетәр, теләгәнчә шикәр, яшелчә,
җиләк-җимеш ашарсыз. Йоклау – кан азлыктан ул...
Йокымсырап утырган балаларга йомшак кына шулай диде Рәмзия һәм,
соры тунының җиңеннән кулларын чыгарып, учларына тын өреп алды.
Сыйныф бүлмәсе бик салкын. Дәрес биргәндә, тының ак бу булып һавада
тирбәлеп тора. Арча педагогика училищесындагы салкын бүлмәләрнең
берсендә авыллардан, якын-тирә районнардан җыелган балаларга татар
теле грамматикасы укыта ул. Шәкертләр төрле һәм бик охшаш та: әтиләре,
абыйлары, туганнары сугышта. Кайсы исән, кайсы юк инде... Бу балалар
да нәкъ Рәмзиянең өендәге ике сабые кебек бер телем икмәккә тилмерәләр.
Ачлыктан, суыктан дәрестә йоклап та киткәлиләр. Ачуланмый аларны
Рәмзия. Йокы кан азлыктан ул.
...1937 елның җәендә, Сәләй белән җитәкләшеп, эшкә кайтып төшкәндә,
Арча педагогика училищесы гөрләп торган чаклар иде. Монда күптән
түгел генә эшли башлаган дуслары Гали Халит бик мактап чакыргач,
ике дә уйламый, Арчага юл тотылар. Бөтен байлыгы бер чемоданга сыеп
беткән яшь гаиләгә бәхет өчен күп кирәкме?! Вәгыйзовлар тулай торактан
бирелгән үз куышларында, булганына куанып, булырына ак хыял юллары
түшәп, тормыш корып җибәрделәр.
Училищеда студентлар саны күп: татар төркемнәре генә түгел, бер рус
һәм бер удмурт группасы да бар иде. Егерме бишләп укытучы, аларның
күбесе өлкән яшьтәгеләр, яшьләр сирәк. Шуңадырмы, Сәләй белән Рәмзияне
күз карасы кебек кадерләделәр, гел ярдәм итеп, үсендереп тордылар. Ике
ятим җанга шуннан артыгы кирәкми дә: үзеңне кадерле итеп тоюга ни җитә
бу дөньяда! Очынып, эшкә тотындылар, түгәрәкләр, иҗат берләшмәләре
оештырып җибәрделәр. Ничек өлгергәннәрдер: гәҗит-журналларда фәнни
мәкаләләре дә чыга торды, методика буенча ярдәмлекләр дә яздылар. И
яшьлек, яшьлек... Гомерең генә кыска икән шул синең, хактан да.
Кызлары Римма туар алдыннан Сәләй Арчага әнкәсен дә алып килде.
Карчык ялгызы гына яшәп ята, яше дә бар. Бергә торсак, аңа да җайлы булыр
диделәр. Бәбидән котылгач, Рәмзия өйдә озак юанмады. Бераз хәл җыйды да
эшкә чыкты. Коллегалары, студентлары көтеп тора, эшлисе эшләре, язасы
хезмәтләре, әзерлисе спектакльләре күп – ничек өйдә ятмак кирәк?! Гайшә
карчык кына бу хәлгә күнәргә теләмәде. Җай туры килгән саен:
– Һай тиле катын, тиле катын... Балаңны багар идең. Кыйтап язалар,
янәмәсе. Нәстәмә кирәк ул сезнең кыйтабыгыз, бер балагызны багарга да
вакыт табалмагач, – дип, Самар ягынча кыеп-кыеп сөйләве белән яшьләрне
чеметкәләп алырга күп сорамый иде.
Ә Римма төн дими, көн дими елый да елый. Керфек йоммый чыккан
төннәре дә булмады түгел Рәмзиянең. Бала буылып-буылып, сыны катып
елый-елый да калтыранып йоклап китә. Рәмзия эш өстәле янына ашыга:
тикшерәсе дәфтәрләре, язасы планнары җыелган.
Гайшә карчык үгет-нәсыйхәткә тотынды исә, Рәмзиясенең кәгазь-
каләмне катырак кыштырдата башлавын сизеп, Сәләй хатынына күз кыса
һәм әнкәсенең иңнәреннән барып коча:
– Йә инде, инәй. Йә инде... Бүген әллә нишләп кәефең китек шунда.
Замана бит хәзер башка, инәй. Коммунизмга таба юл тотканда, хатын-кыз,
бала чүпрәгенә батып, өйдә утырмас лабаса. Заманасы ул түгел. Менә синең
киленең, ягъни мәсәлән югары белемле яшь белгеч, киләчәк буынга тәрбия
һәм белем бирер урында бала имезеп, биләү юып, өйдә ятсынмы? Бер дә
советча түгел инде бу, инәй.
Карчыкның да бирешергә исәбе юк:
– Заманасын-ниен белгән юк, улым. Үзгәргәндер, бардыр. Әмма адәм
баласы дөньяга нәкъ элеккечә туа. Орып бирә ул сезнең сәвитегезне.
Ашыйсы килсә – күкрәк сөте кирәк, астын юешләсә – биләвен алыштырырга!
Инәй кирәк аңа, белдеңме, инәй кирәк... Балаңны күкрәгеңә кысып, тәмле
искәйләрен исни-исни, изрәп күкрәк сөте дә имезмәгәч канә. Хөкүмәт эше
дип монда, кыйтап язам дигән булып, тфү. Әйттем исә кайттым.
– И инәй, аңламыйсың шул син. Рәмзиянең бит аның өендә бер бала
булса, училищеда йөзәрләгән баласы көтеп тора. Драмтүгәрәк җитәкчесе
дә ул, сәхнә теленә дә, матур язарга да өйрәтүче...
– Өеңдәгесе генә үзеңнеке аның, саташмагыз. Тегеләре – инәләре менә
шулай биерлек, җырларлык, укырлык итеп тупырдатып үстергән балалар.
Үз әтәй-инәләре була торып, нишләп сезнеке булсын, ди, алар?! Шуларга
бөтен җылыгызны, назыгызны таратып кайтасыз да үз балагызны сөяргә
мәхәббәтегез калмый. Бушап кайтасыз сез, бик беләсең килсә. Ә бала кеше
барысын да тоя ул. Менәтерә, ник болай үрсәләнеп елый дип беләсең син
аны – инәй җылысы кирәк аңа, – дип, Гайшә карчык бала бишегенә иелә
дә янә сукрана-сукрана дәвам итә, – Ииии, белмиләр, аңламыйлар, бала
бит ул – Раббым Аллаһ биргән нигъмәт. Менә үзеңнекен җырларга өйрәт
син, үзеңнекен биергә өйрәт. Күпме хатын бала сөяргә тилмерә бу дөньяда.
Аллаһ биргәннең кадерен белмиләр. Әйме, Римма кызыкаем. Йә, йә, син
дә алай елак булма, елап кына берни кырып булмый бу дөньякайларда...
Исемен дә әллә ниндине генә куштылар шунда. Һаман булса телем
ияләшәлми...
Рәмзиянең йокысыз төннәрдән күгәргән күз төпләрен күргән күрше-
күләннең, хезмәттәш хатыннарның кайсы кызгана, кайсы: «Бала елый-елый
үсә инде ул», – дип юата иде. «Менә кырык көне үткәч, тынычланыр»,
«менә теш чыгып беткәч, туктар», «Тәпи киткәч җайланыр» дигән сүзләргә
юанып, көннәр-айлар үтә торды, тик бала елаудан башканы белмәде.
Сөйләшмәде, уйнамады, ялтыравык, шалтыравык уенчыкларны бар дип
тә белмәде. Бер ноктага карап сулкылдауда, аннан калтыранып йоклауда
булды. Ә ике яше тулганда, Римманың психик авыру икәнлеге ачыкланды...
...Сугышның икенче көнендә үк училищены Арчадан унсигез километр
ераклыктагы Үрнәк совхозына, механизаторлар мәктәбе бинасына
күчерделәр. Арчадагы бина госпиталь өчен кирәк диделәр. Укучылар
кимеде, дәресләр кыскарды. Вәгыйзовларны Субаш Аты авылы мәктәбенә
укытырга билгеләделәр. Күченгәндә, Рәмзиянең йөрәк астында фани
дөньядагы мәхшәрдән бихәбәр тагын бер нәни җан яралган иде инде. Гайшә
карчык хак әйткән: җирдә берни дә үзгәрми, кеше дөньяга елый-елый килә
тора, елый-көлә, сугыша-сугыша яши һәм китә тора икән.
Сугышка киткәндә, Сәләй һаман шул бер сүз кабатлады: «Кичер,
кичер...»
Бичара Римманың нәүмиз күзләреннән үпте, алты айлык улы Камилнең
бәллүенә йөзен терәп торды, Гайшә карчыкның арык иңнәреннән кочты
һәм Рәмзиянең күзләренә өздереп-өздереп, озак итеп карап торды.
– Исән кайт. Кайтмасаң, кичермәм, – диде Рәмзия.

(Дәвамы бар)

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев