Логотип Казан Утлары
Повесть

ӘЛИФ ЛӘМ МИМ (дәвамы)

– Ирем янына бардым. – Халык дошманы янына йөрисез, димәк?! – Гафуровның тавышыннан люстраның пыяла бизәкләре зеңгелдәп куйды сыман. – Ул халык дошманы түгел...

(Башыннан укыгыз)

***
Лесокомбинат – Төньяк-Печора тимер юлы төзелешен – НКВД алып бара
торган «бөек» төзелешне материал белән тәэмин итә торган төп завод. Юл
түшәр өчен шпаллар, баганалар, шулай ук җыелма йортлар өчен борыслар,
җиһазлар, коймалар, мәхбүсләр өчен бараклар, нарлар – болар барысы да
шушы заводта һәм тоткыннар хезмәте белән әзерләнә. Язмыш дигәнең бу
юлы мәрхәмәтлерәк булдымы, «сатлыкҗаннарны» бригадаларга бүлгән
вакытта Сәләй лесокомбинатка эләкте. Ул вакытта, 1946 елны, мәхбүсләр
өчен шартлар яхшырган, үлүчеләр саны шактый кимегән иде.
Тимер юл төзелеше башлангач та, монда «халык дошманнары»н
китергәннәр. Ачлыкка, авыр хезмәткә, мыскыллауларга түзәлмичә шактый
кеше кырылган, алар урынына яңаларын ташый торганнар. Рәсәйдә
«дошманнар» җитәрлек ул, эзләргә боерык кына булсын... Миша дәдәй
сүзләренә ышансаң, ике ел эчендә меңнән артык кеше җан тәслим кылган
монда. Алдамыйдыр, мәетләрне зонадан үзе ташыган кеше ялганламас.
НКВД этләре никадәр каты кылансалар да, җитештерү күләме артмаган.
Кеше үтереп кенә эш кырып булмаячагы башларына барып җиткәнме,
әллә төзелешне өзсәләр, үзләренең дә зона белән «бүләкләнәчәкләре»
шүрләткәнме – кырык алтыда дилбегәне бераз бушатканнар.
Сәләйләр колоннасында, нигездә, «илле сигезенче статья»ныкылар. Болар,
«уголовник»лардан аермалы буларак, намуслы халык, тырышып эшлиләр. Ә
эш авыр. Бүрәнәләр комбинатка тимер юл белән дә, Печора елгасы буйлап
су юлыннан да килә. Бозлы суда бата-чума бүрәнә чыгаргач, үпкәсе шешеп,
лазаретта дөнья куючылар аз түгел. Кием начар, ашату – ачтан үлмәслек
кенә. Ичмаса, баракларда җылы, анысына куанырсың. Мичкә ягарга калдык-
постык такта, агач кисәкләрен алып кергәнгә сүз әйтмиләр.
«Гыйлем – беркем дә, беркайчан да талап алалмаслык байлык ул», – ди
торган иде Сәләйнең үги әтәсе. Үлгәндә дә, хатынына: «Малайны укыт», – дип
васыять итеп киткән. Инәсе мәрхүм иренең сүзен аяк астына салып ташламады,
башта Богарысланда, аннан Оренбурда укыды Сәләй, аннан, белем эстәп,
Казанга юл тотты. Яков Федорович Стрельников белән танышып, якынаеп
киткәч, атасының шул сүзләрен күңеленнән җөпләп куйды ул. Яков – утыз
сигездә үк кулга алынган кеше. Аңарчы зур гына бер заводның җитәкчесе
булган, «корткычлыкта» гаепләп, егерме биш елга Себер сөргәннәр. Бу срокка
утыручылар махсус лагерьларга озатыла, ә Яков Федорычны лесокомбинаттан
җибәрмәгәннәр. Акыллы, гыйлемле, үзфикерле, эшне дөрес һәм гадел
оештыра белүче инженер – завод җитәкчелегенә алыштыргысыз кирәкле
кеше. Тоткыннар арасында да хөрмәте зур. Яков Сәләйне башта ук үз итте.
Күрәсең, бу икәүнең холкында охшаш сыйфатлар күп булгандыр. Тиң күргән,
иш санаган кешеләр сирәк бу дөньяда, мондый тоткынлык шартларында
бигрәк тә. Андый кешене очрату – үзеңне табу белән бер. Яков белән Сәләй
арасында да әнә шундый җылы, ихлас рухи якынлык бар иде. Бу хис дуслык
дип аталадыр, мөгаен.
Комбинатта тоткыннар гына түгел, сәнәгать зонасында гаиләләре
белән яшәүче ирекле кешеләр дә эшли. Аларның күбесе элекке мәхбүсләр
булып, биредәге шартларны яхшы белгәнгә, тоткын иптәшләренә төрлечә
ярдәм итәргә тырышалар иде. Заводта утчы булып эшләүче өлкән яшьтәге
Газизҗан абзый белән танышу Сәләйгә язмыш тарафыннан тагын бер
бүләк иде. Тумышы белән үзе дә Самара якларыннан, Камышлыдан булган
Газизҗан – татарның дөнья буйлап сибелгән бер ярчыгы. Карчыгы белән
завод зонасында, ике катлы йорттагы фатирда яшәп яталар. Сәләйне туганы
кебек якын күрде ул. Рәмзия белән Сәләйнең хат алышуы да шушы игелекле
кешеләр ярдәме белән мөмкин булды.
Яков Федоровичның яхшы элемтәләре, Газизҗан абзый һәм аның
хатынының игелеге аркасында, Сәләйнең гаиләсе бирегә килеп, ир алар
белән бер атна яши алу бәхетенә иреште. Кырык җиденең җәендә Печорага
Камил белән генә сәяхәт кылса, кырык сигездә Рәмзия ире янына ике
баласын да ияртеп килде. Бәхетле сәгатьләр бу юлы унбиш көнгә җыелды.
Әмма шушы көннәрнең шатлыгы, рәхәте бәрабәренә айларга, елларга
сузылган михнәт көтәсен ул вакытта ир дә, хатын да белмиләр иде әле...


***
Ире янынан кайтканның икенче көнендә Рәмзияне райкомга чакыртып
алдылар. Кабинет түрендә пединститутта бергә укыган сабакташы Гафуров
Закирны күргәч, Рәмзиянең күңел калтырануы бераз кимегәндәй булды.
Гафуров, сугыштан кайткач, райкомның икенче секретаре итеп билгеләнгән
иде. Кабинет хуҗасы ни беләндер гаять мәшгуль, күрәсең, Рәмзия ханым
кергәч тә, күпмедер вакыт карашын өстәлендәге кәгазьдән аермады. Ханым,
килеп керүгә ирештергән сәламенә җавап алмаган хәлдә, ишек төбендә
нәүмиз басып тора бирде. Шактый торгач, Гафуров башын күтәрде дә «кеше
бар икән» дигән сыман тәкәллефсез караш белән урындыкка ымлады.
– Үтегез.
Рәмзия аркалы авыр утыргычның бер читенә чүмәште. Түшәмгә асылган
люстра сыман авыр тынлык дәвам итте. Ул менә-менә Рәмзиянең башына
ишелеп төшәр сыман иде.
– Сезне сәяхәттән кайткан, диләр, иптәш Вәгыйзова. Бу дөресме? Кайда
булдыгыз?
Кайчандыр бергәләп шау-гөр килеп укып йөргән, яшьлекнең язгы кояш
нуры кебек самими якты чорын бер үк сукмакларда уздырган кешенең
бүген килеп менә шулай «иптәш Вәгыйзова» дип эндәшүе Рәмзия өчен сәер
тоелды. Икенче яктан карасаң, нәрсәсе гайре табигый булсын: ул – гади
мөгаллим, ә Гафуров – райкомда, олы кеше...
– Ирем янына бардым.
– Халык дошманы янына йөрисез, димәк?! – Гафуровның тавышыннан
люстраның пыяла бизәкләре зеңгелдәп куйды сыман.
– Ул халык дошманы түгел...
Иптәш Гафуров Рәмзиянең зәгыйфь сүзләрен гүя ишетмәде дә, һәр сүзен
кадаклап-кадаклап куйгандай коры тавыш белән дәвам итте:
– Сез – укытучы кеше. Халык дошманы хатыны булып, балаларга нинди
тәрбия бирә аласыз. Ник бардыгыз анда?!
– Ул халык дошманы түгел, иптәш Гафуров... – Ханымның яңакларыннан
хыянәтчел яшь бөртекләре тәгәрәде.
– Бүгеннән сез эшегездән азат ителәсез. Тулай торактагы бүлмәгезне дә
бушатырга туры килер.
Рәмзия бу хәтлесен үк көтмәгән иде, шашып калды.
– Балаларым... Минем ике балам, авыру карт каенанам бар. Кая барыйм?!
Иптәш Гафуров... Зинһар өчен...
Гафуров кәнәфиеннән торып басты һәм, кулларын як-якка җәеп,
өстәленә таянды. Шулай басып торган хәлдә өстән Рәмзиягә текәлде. Бу
урында тынлыкны мөмкин кадәр озаккарак сузарга кирәген ул кәнәфи
биләгән барлы-юклы берничә ай эчендә интуитив рәвештә чамаларга
өйрәнгән иде инде. Әйе, драманың бу өлешендә сүзне көттеребрәк әйтү
мәслихәт. Урындыкта шәлперәеп утыручының өмете дә, өметсезлеге дә
бер булып төенләнгән мәл бу. Аның язмышы хәзер Гафуров кулында һәм
фәкать Гафуров авызыннан чыгачак карарга бәйле. Тынлык тетрәп торган
тантаналы мизгелләр! Ниһаять, икенче секретарь, чыраена миһербанлык
төсмерләре чыгарып, тамак кырып куйды:
– Эшсез, ашсыз урамда торып каласыгыз килмәсә, бу четерекле
ситуациядән бердәнбер чыгу юлы бар, иптәш Вәгыйзова.
Ханым, мөлдерәмә зәңгәр күзләрен тутырып, өмет белән кабинет
хуҗасына текәлде. Бәгыре таш түгелдер ләбаса бу бәндәнең дә, бергә
укыган сабакташ, Сәләй белән дус-иш булып йөргән кеше бит...
– Әйе, бер юл бар, – дип дәвам итте Гафуров. – Ирегездән аерылыгыз!..

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев