24 июнь 2024 яңалыклары
-
24 июня 2024 - 17:00
Иң кирәге… (хикәя)
Дөньяны әтисе белән генә көтәләр бит алар. Харисныкы кебек «инәй әзере» юк. Харис урынында булса-а! Әнисе чыгып эндәшүгә, юк, эндәшмәс борын – капкадан күренү белән, чабып кереп китәр иде өйгә. Әнисе яныннан үткәндә, юри әкренәер иде, әнисе шул арада аның башыннан сыйпар йә аркасыннан сөеп өлгерер иде... -
24 июня 2024 - 16:50
БИБИДӘН БИБИНУРГА КАДӘР ИҖАТ ЮЛЫ
Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмованың тууына – 85 ел -
24 июня 2024 - 16:28
Еракка китеп кара...
Күренекле тарихчы, Татарстан Фәннәр академиясенең Төркиядәге шәрәфле әгъзасы, профессор Надир Дәүләтнең (1944–2021) тууына – 80 ел -
24 июня 2024 - 16:00
Исән булсак...
Күбәләктәй очып кына йөргән чакта, Дус-туганнар булган чакта яныңда – Килер заман, берьялгызым калырмын, дип, Ялгыш кына килми хәтта уеңа. -
24 июня 2024 - 15:00
Адаштырма, буран... (дәвамы)
– Улым, без бүген сәгать берләр тирәсендә китәрбез дә инде, син унбиш минутлап алданрак, сәгатьнең угы менә монда җиткәч, сәпитеңә утыр да Алмаз белән аргы якка табан сыптырт. Дустың янәшәңдә чакта алай ук кыен да булмас үзеңә, – ди. -
24 июня 2024 - 14:00
Сагышлы мирас
Булганбыз без эре халык, тере халык. Гасырларны кичә-кичә вакланганбыз. -
24 июня 2024 - 13:00
Чынлап та, кая бара соң, татар әдәбияты?
Мин моны нәрсә өчен язам соң? Соңгы 20 елларда нәкъ минем кебек юл үтүчеләр һәм игътибар булмау аркасында югалганнарның бик күп икәнен яхшы беләм. Буш сүзләрдә гаепләмәсеннәр өчен, югарыда язылганнарга дәлил итеп мисалларны үз тормышымнан гына китерергә булдым. -
24 июня 2024 - 12:00
Ленин өндәмәсе
Мәңге шулай булган һәм булачак – Җирне ашлап ургый кара кан. -
24 июня 2024 - 11:00
КҮК АСТЫ ИЛЕННӘН – КАЗАНГА
Җәмәгатьчелек тарафыннан аңа «татар мәгърифәтчесе» дигән исем бирелү дә очраклы түгел. Чөнки аның кылган гамәлләре, фәнни, әдәби эшчәнлеге халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан башкарылды. Үзе әйткәнчә, ул «сүз урынына эш кирәк» дигән кредога буйсынып яшәде. «Җаның теләгән эш белән шөгыльләнү – үзе бер ял», – дип әйтә иде... -
24 июня 2024 - 10:00
Туган якта – кояш...
Кала урамына яңгыр коя, Асфальтларның тетә тетмәсен. -
24 июня 2024 - 09:00
ЧӘЧКӘ ИДЕК ИЛЛӘРДӘ... (дәвамы)
Бригадир Җәүдәт беркемне дә аралап та, аяп та тормый. Гөлфиягә кулдаш итеп бер чуваш кызын билгеләде. Алар, бригадирлары өйрәткәнчә, платформаның икесе ике башына кара-каршы басып чүмәләм өелгән комташны бушатырга тотындылар. Кулларында як-яклары калкып торган колаша (совковый) көрәк. Аңа, ким дигәндә, бер пот сыя торгандыр!