Логотип Казан Утлары
Повесть

ӘЛИФ ЛӘМ МИМ (дәвамы)

Алты айлык чагымда әнкәем ташлап киткән мине, аңлыйсыңмы? Кадерсез булмадым, ләкин барыбер ташландык мин. Шатлансам да, көлсәм дә, сөйсәм дә, сөелсәм дә, әнә шул «ташландык» дигән күләгәм гел кояшны каплап торды.

(Башыннан укыгыз)

***
Җанына урын табалмаган чакларда, Сәләй Яков Федорович белән
сөйләшеп бушана. Акыллы кеше белән гәп кору эсседән әлсерәгән чүлгә
коеп яуган яңгырга тиң: дөньяң киңәеп, сулышың иркенәеп кала.
– Бәхетле син, Сәләй, – диде Яков, ни өчендер көрсенеп. – Синең Раечка
декабрист хатыннарыннан да болайрак.
Федорыч Рәмзияне шулай үз теленә җайлаштырып «Раечка» дип атый иде.
– Мондый хатының барда, утны да, суны да кичәргә була. Көтәчәк
ул сине. Иң мөһиме – көтәр кешең булу, кешене кайда да булса, кем дә
булса көтәргә тиеш, аңлыйсыңмы? – Федорыч, кырлы стаканны бугазына
бушатты да шапылдатып өстәлгә каплады һәм бушлаты җиңен иснәп
алды. Газизҗан абзый көмешкәне шәп куа анысы, ни аз сүзле Яковның
да күңелендәгесен теленә чыгарырлык итеп. – Ир-ат өчен иң кирәге ирек,
диләр, менә. Воля! Пычагымамыни ул, әгәр кайтып бикләнер ызбаң, шул
ызбада сине көтәр кешең булмаса?.. Менә сез – татарлар – ат ияреннән
өзелгән кавем. Ат яратасыз. Мин беләм, шалишь! Бик шәп казылык ясый
торган мишәр дустым бар иде минем. Әйе, дуслар күп чаклар бар иде...
Шәптер ул ат өстендә, әйеме, Сәләй? Ирекнең үзен кочкан кебек, вакытның
үзен үткән кебек чабасыңдыр? Чамалыйммы, ә?.. Тик атыңны бәйләр
казыгың булмаса, бу ирекнең ни тәме, ни рәхәте... Ирек дигән хисне татыр
өчен, иң элек читлек кирәк. Читлек! Читлек булганда гына ирек бар! Ә
бит Җир шары – асылда, үзе зур бер читлек. Синең белән мин җан асрый
торган менә шушы лагерьның зурайтылган варианты гына ул нибары.
Аерма фәкать масштабта... Күк алдында без – читлектәге маймыллар. Без
күрсәткән тамашалар, һай, кызыктыр аңа...
– Кешенең асылы шул ук бит, Федорыч. Рефлекслар шул ук. Гасырлар
буе бер үк кәмит бара.
– Бөтен хикмәт тә шунда. Ихтыяҗлар шул ук. Җан богау сорый! Тугарып,
бәйләп куяр казык кирәк җанга. Бу җирдә һәркемнең үз казыгы, үз күчәре
булырга тиеш. Һәрхәлдә үземнеке дип ышанган күчәре. Шунсыз булмый
икән... Ә синең Раечка – молодец хатын.
– Без аерылабыз, – Сәләй кырлы стаканны бушатты да йөзен чытты.
– Нәрсә? Раечка дамы?.. Мин дә кешеләрдә ялгышам икән. Гаҗәп.
Кызык... – Яковның йөзенә караңгы күләгә йөгерде.
– Аерылырга гариза бир дип үзем хат яздым. Эшеннән куганнар, тулай
торактан чыгарганнар. Кабахәтләр... «Халык дошманы» хатыны бит. Безгә
генә түгел, аларга да анда бик авыр, Яков. «Миннән аерылсаң, үзеңә дә,
балаларга да җиңелрәк булыр», – дидем.
Яков кинәт киң итеп елмайды да кулын дустының иңсәсенә салды.
– Ха! Шул гынамы? – Федорыч шаркылдап көлеп җибәрде. – Шул
гынамы? Кәгазь кисәгенә ниндидер бер мөһер сугылганнан Раечка синең
хатын булудан туктыймы? Кәгазь ни тора соң ул?! Кәгазьдә син дә, мин дә
сатлыкҗан дип, Сталин кеше дип язылган... Кәгазьгә ышанасыңмы, әллә
вөҗданыңамы? Раечка сине ташлар дип шикләнәсеңме?
– Ул турыда уйлыйсым да килми... Алты айлык чагымда әнкәем ташлап
киткән мине, аңлыйсыңмы? Кадерсез булмадым, ләкин барыбер ташландык
мин. Шатлансам да, көлсәм дә, сөйсәм дә, сөелсәм дә, әнә шул «ташландык»
дигән күләгәм гел кояшны каплап торды. Дөнья миңа кояшын күрсәтеп,
матурлыклары, рәхәтлекләре белән иркәләп алдалыйдыр, болар барысы
да вакытлыча гынадыр, берзаман барыбер мине ташларлар кебек тоелды.
Бәлки гомер буе ташландык булырга язгандыр миңа? Бу курку бәгыремдә
боз булып йөри. Рәмзия дә мине ташласа...
– Ташлыйсы булса, әҗәткә бата-бата, күчтәнәч төяп, балаларыгызны
алып, кеше күзеннән кача-поса, җәй саен яныңа килер идеме ул, ә? Көчле
кеше ул, хыянәткә бармаячак. Шикләреңнән үзең оялыр идең, җебегән...
Сәләйгә, чынлап та, уңайсыз булып куйды. Рәмзиясе, бөтен дөньяга
каршы чыгып, ничек тә гаилә җылысын саклап калырга, бирешмәскә,
өметләнергә тырыша, ә ул монда үзен-үзе жәлләп утыра түгелме?
– Дурак син, Саша. Дурак булсаң да, хатын сайлый белгәнсең. Ә мин менә
ялгыштым. Чибәр иде минем хатын. Мин сугышка киткәч үк чибәрлеген
эшкә җиккән. Җиткерделәр... «Халык дошманы» хатыны дигән исемне
ирененнән помада сөртеп ташлаган кебек кенә ташлады ул... Улым бар,
Саша. Моннан чыга алсам, улымны эзләп табасым бар. Мине фанилыкта
әнә шул казык кына тотып тора... Ә син бәхетле. Шикләнергә не смей!..
***
Мин бармын – димәк, яшәү бар. Минем күңелем якты икән, дөнья да
якты һәм күңелем яктысы мине дә, уйларымны да, тирәлегемне дә яктырта.
Өметләнәм икән, өметем кайтаваз булып дөнья, вакыт, заман диварларына
бәрелә дә көчәеп, зураеп, яңгырап кире үземә кайта. Калганы – кәлтә
койрыгы кебек кенә. Бераздан төшеп калачак, югалачак, онытылачак
шикләнүләр, икеләнүләр, хафалар... Дөньяны үзеңә бүләк ит. Дөньяң белән
үзеңчә уйнарга, аны үз ихтыярың җаена бөтереп җибәрергә рөхсәт ит.
Кешеләр бу хиссиятне, ошбу батырлыкны бәхет-сәгадәт дип атыйлардыр.
Үзеңә бәхетле булырга, хөр булырга рөхсәт итсәң, бу югарылыктан сине
беркем дә беркайчан да төшерә алмый. Кешене җиңү мөмкин түгел. Кеше
үзе җиңелми икән, аны беркем җиңә алмый!..
...Вәгыйзовлар гаиләсе таркалып, Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия
Вәлитованың хәзер бер-берсенә кануни бәйсез булулары турында игълан
район гәҗитенең беренче битендә басылып чыкты. Кешелек көтүендә
тәртип шулай: кемнең кем белән кавышуыннан, аерылышуыннан җәмгыять
бихәбәр калырга тиеш түгел. Бу мәҗбүри ритуалның файдасы булды:
берничә көннән Рәмзия ничарадан-бичара вакытлыча урнашкан өй
ишеген сабакташы Гали Халит шакыды. Хәлләрне ишеткән икән. Галине
кырык өченче елда Казандагы Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү
институтына эшкә күчергәннәр иде һәм аның урынына татар теле
мөгаллиме итеп Арча педучилищесына кабат Рәмзияне чакырганнар иде.
«Мәгариф министрлыгы ишеген шакып карыйм әле» – дип, караңгы
чынбарлыкка өмет яктысы салып китте Гали. Сүзендә торды: яңа уку
елында көллият шәкертләренә узган елгы Рәмзия Вәгыйзова урынына «өр-
яңа» Рәмзия Вәлитова атлы мөгаллим белем бирә башлады.
...Келтер-келтер, келтер-келтер тегү машинасы теркелди. Кич, иртәгәсе
сабакка әзерлисен әзерләп бетергәч, Рәмзия ханым тегү машинасы каршына
утыра. Детдомда өйрәнгән һөнәре балаларының да, үзенең дә өс-башын
бөтәйтер, хәтта күңел юанычына әйләнер дип кем уйлаган. Келтер-келтер,
келтер-келтер... Аяк очың белән генә кагылып алуың була, тукыма буенча
тыпырдап, инә биеп китә. Киселгән тукыма кисәкләрен, төйнәп-төйнәп,
бер итеп тоташтыра, артыннан тип-тигез җеп эзе сызылып кала. Келтер-
келтер... Кемдер-кемдер... Өзелмәсен генә.
Келтер-келтер... Көндер-төндер... Урамда көн булса да, төн булса да,
шушы көйдән гайре берни ишетелми, гайбәт сүз булып та, әйбәт сүз булып
та дөнья шавы колакка сыланмый. Вакыт үзе дә тегү машинасы көенә ага
сыман. Вакыт агышын үлчәү мөмкинме икән? Искән җил өчен дә, үскән гөл
өчен дә бер тизлектә була алмый лабаса ул! Нәкъ шулай гөл гомере белән
кеше гомерен дә бер үк вакыт үлчәме белән исәпләү мөмкин түгел. Вакыт
дигәнең эңгер-меңгер пәрдәләре сыман катламлы-катмарлы һәм төрле
яссылыктамы әллә? Үскән гөл өчен вакыт – яфракларын иркәләп искән җил
исәбендәдер, җил өчен – бөредән гөл ачылу үлчәмендәдер. Келтер-келтер
вакыт ага, тукыма буйлап төсле җепләрдән юл салына.
...1953 елның 5 мартында училищеда дәресләр булмады...
Татар хатыннары тыйнак елый ул. Тулгак газапларында да яулык
читен чәйнәп түзгән татар хатынына кая инде чәчен-башын туздырып
акырып елаулар. Мәскәү тирәсендәрәкләр кинәнеп үкерсен әнә. Элеккеләр
мәет өстендә еламаска да куша иде бугай... Алай да хәлдән килгәнчә
тырыштылар, педучилищеда валерианка исе аңкып торды. Мышык-мышык
борын тарткан, сузып-сузып елаган тавышлардан март җиле дә каушап
калды шикелле: кызыл әләмнәрне йолыккалап йөрде-йөрде дә Бирәзә яклап
бәрәңге басуларына таба сыпыртты...

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев