Шигърият

10.11.2018

Каныбызда – ана телебез… (Салисә Гәрәева шигырьләре)


Туган телем
Туган телем! Кайнар каным булып,
Тамырларда минем агасың.
Һәм ят телле төрле башкалардан
Аерасың татар баласын.

Чал тарихның тиңсез бүләге син –
Шигъриятең яңгырый ташлардан.
Үлән булып ничә дистә гасыр
Шытасың син шәһит башлардан!..

Үзгәрүчән, тик картаймый торган
Мәңге яшәр гүзәл агач син!
Җирдән, судан кабат бар буласың,
Баш киселеп, илләр аугач син.

Син тауларда кыя ташы булып,
Җир куйнына тамыр сузгансың.
Син, җыр булып, газиз Җиребезнең
Кыйтгаларын кичеп узгансың.

Беркайчан да алмаштырмам сине,
Яңгырап торган башка бер телгә.
Син каныма, мигә, геннарыма
Якты иман итеп кертелгән.

Тамырларга балта чабылса да,
Без – мәңгелек, исән, тере без!
Дистә телдә оста сөйләшсәк тә,
Каныбызда – ана телебез!

Олыгайгач

Олыгайгач,
Дан һәм шөһрәт
Кызыктырмый.
Яшәр өчен
Икмәк һәм су
Булса ярый…
Уйлап – башым,
Сөйләп – телем,
Йөрсәм – гәүдәм,
Кайчак хәтта…
Кешедән дә
Күңелем арый!..
Ни куркыныч
Бер чордашсыз
Бу дөньяда, –
Ялгыз калып
Карау заман
Болганышын!
Заманахыр,
Дип торырсың,
Кешеләрнең
Күрсәң дөнья
Куган чакта
Кыланышын!..
Кичерәсе –
Кичерелгән,
Эчерәсе –
Эчерелгән
Һәм сөелгән
Сөеләсе!
…Инде килә
Җәннәтләрнең
Багларында,
Кунак булып,
Күк назына тиенәсе!..

 

Киләм

Бик бәхетле, көләч чакларым бар, –
Тулган айдай балкыйм.
Шигъри очрашу бу!
Бәйрәм өчен
Рәхмәт сиңа, халкым!

Күзләрдә – яшь, җаннарда моң күрәм,
Минем белән сез дә!
Җан берлеген, тел берлеген тою
Насыйп әле безгә!..

Шуннан да зур бәхет буламы соң?!
Беләм, беләм кадрен!
Уртак борчу, уртак шатлык белән
Яна минем бәгърем.

Киләм әле, киләм очрашуга,
Насыйп булса, кабат.
Бәхетле мин йөрәгемне ачсам,
Сезнең күзгә карап!..

 

Имин түгел дөнья

Чиләбедә, Кыштым, Кунашакта,
Касли урманнары эчендә
Атом фаҗигасе дәвам итә,
Көчле нурланышлар төсендә!

Караболак, Мөслим, Бәрәскәләр
Гел киңәйтә бара зиратын:
Яшен түгеп, җир куйнына сала
Хатын-кызын, сабый, ир-атын…

Чернобльдә шушы фаҗиганең
Кабатланды тагын олысы:
Украина, Белорусьны кисте
Төссез, иссез атом кылычы!

Тора анда шомлы һәйкәл булып
Үле шәһәр – Припять каласы.
Ул кисәтә Җирне: булдырмагыз
Атом шартлавының яңасын!..

Плутоний, цезий, кадмийларның,
Стронцийларның тыны – һәлакәт!
Әле ничә миллион халык китәр,
Күпме йөрәк алыр җәрәхәт.

Өстебезгә ява, агу сибеп,
Атом йөрткән янгын челтәре.
Ватыла бара ДНКлар рәте,
Сүнә өзелеп нәсел җепләре!

Күпме гарип күккә кулын суза,
Ярдәм сорап, шашып, тилмереп! –
Атом белән бергә үлем килде,
Яшәү кануннарын җимереп!

Имин түгел дөнья! Илләр буйлап
Сугыш мәйданнары ут чәчә.
…Заман ахырларын вәгъдә итеп,
Үлем белән яный Киләчәк!

 

Игезләрем

Мин күпләргә, ахры, охшаганмын:
Йөзем сызыклары гадиләр.
Урамнарда килеп эндәшәләр:
– Исәнме, әй, – диләр, – Гадилә!

– Ләйлә! – диләр, килеп кочаклыйлар,
Оялалар, кире чигенеп:
– Укытучы бит син, Кунашактан,
Йә әйтәләр:
– Сары килене!..

Ачулары килә:
– Нигә инде
Үз-үзеңнән шулай танасың?!
Оялталар:
– Үзебезгә кайткач,
Күзебезгә ничек карарсың?!.

Ант та итәм, исбатлап та карыйм,
Көлгән булам. Кайчак ярсынам:
Кайчак Чиләбедә миңа охшаш
Әллә ничә үзем бар сыман.

Уртакмындыр йөзем-төсем белән,
Буем-сыным белән охшаштыр!
Үпкәләмим.
Язмышыма әйтәм:
– Игезләрем белән тоташтыр!..

Нәкъ үземдәй берәү очраганда,
Дулкынланам үзем нигәдер.
…Музам белән горур җитәкләшеп,
Язмыш, бәлки, каршы киләдер,
Мине… үзе, диеп беләдер!

 

Сихерчеләр

Заманахыр якынлаша бугай –
Гөмбәләрдәй үрчи «колдун»нар!
Коръән әйткән: алар үрчер шулай
Заманахыр булыр алдыннан…

Сихерчесе, колдун, багучысы,
Күрәзәче, имче дигәне –
Шарлатаннар, дингә өндәүчеләр
Басып китте бөтен илләрне!..

Берәүсенә Күктән «Коръән иңә»,
(Мөхәммәтне кая куярбыз?!)
Икенчесе имли, чир дәвалый, –
Ашатырбыз, сарык суярбыз…

Берсе «оча Җиденче кат Күккә» –
Ул… Тәңренең үзен «кочаклый!»
Кайберәүләр шуңа ышаналар,
Ник надан без димен, бу чаклы?

Алла бар ул, юллар гына төрле!
Пәйгамбәрнең узган соңгысы…
Пәйгамбәргә иңгән Коръән-шәриф –
Иманлының тугры, чын дусты!..

 

Авыл карты

Шомырт, сирень арасында
Йорт тора – бүрәнәдән.
Телевизоры күренми, –
Антенна көйләнмәгән.

Анда ялгыз бабай яши,
Тормышы көйләнмәгән.
Карчыгы үлеп киткән дә,
Ул кабат өйләнмәгән…

Коймасы – гади тактадан,
Капкасы – бүрәнәдән.
Монда низаглар чыкмаган,
Көфер сүз сөйләнмәгән.

Үз тормышы. Зур дөньяга
Үзенең карашы бар.
Болай боек та түгел ул,
Тик йөрәк ярасы бар…

Узган-барганга ачык ул,
Фикере җыйнак, кыска.
…Һаман карчыгын сагына, –
Мохтаҗ ул якын дуска.

 

Килер бер көн

Килер бер көн:
Кояш баткан кебек,
Алга манып болыт читләрен,
Мин китәрмен якты бу дөньядан,
Аңлап зая гомер үткәнен…

Тормыш биргән балам битем япмас,
Соңгы сүзләремне ишетмәс.
Тереләргә нәрсә?
Алар җанын
Үлем тыны әле өшетмәс!..

Үкенүләр яше, үз-үзеңне
Гаепләүләр соңрак киләчәк.
…Сорауларга,
үксеп елауларга
Тынлык кына җавап бирәчәк!..

Яшьлек горур була
Яшьлек горур һәм тәкәббер була:
Син Галәмнең гүя кендеге!
Язмышның бер селтәнүе җитә –
Ачылып китә кемнең кемлеге!..

Акыллыга шул ишарә җитә –
Үз-үзенә бәя куярга.
Ләкин ничек шашкын йөрәк белән
Тормыш аранына сыярга?!.

Китә көрәш, китә аяк терәш,
Төз умырткаң шунда сынала!
Шундый кырыс без яшәгән заман:
Корыч холыкны да сыгала!..

Син сыгылма!
Йөрәк ялкынына,
Рухың саулыгына инан да!
Килми калмас Бәхет!
Рәхәт булыр,
Күкрәгеңә Җиһан сыйганда!..

Тәкәбберлек үткән.
Тик горурлык
Һәм Иманың алга әйдәгән.
Алар сиңа очар канат биргән, –
Азат иткән бөтен бәйләрдән!..

 

фото: pixabay.com/ru