Каләм тибрәтүчеләр

15.10.2018

Илһам белән әңгәмә


— Әйтче, илһам, нигә соңлап килдең,
Ник килмәдең миңа иртәрәк?..
Янар чәчәк кебек яшь чагымда
Кемнәр корды сиңа киртәләр?!

— Ничә тапкыр канатланып килдем,
Төнгә кадәр тәрәз шакыдым,
Бусагаңа ятып черем иттем,
Таң атканда киттем, ашыктым!

— Соң, кадерлем, ишек ачык иде,
Никләр генә шуннан кермәдең?!
Чык тамчысы сыман күңелемә
Сихри шигырь утын өрмәдең!
Кулларыма каләм бирмәдең?!

— Ниһаять, син менә акыл җыйдың,
Гомер көзләреңә кергәндә,
Ишек-тәрәзләрең hәрчак ачык,
Тик мин генә көн дә килмим лә…

Марсель Шарапов. Арча районы


Фото: pixabay.com