Бәян

27.09.2018 №9(сентябрь),2016

Ташлы туфрак (дәвамы)


Туплау пунктына сәгать дүрткә барып җитәргә тиешлекләрен уйлап утырган Әгъләм егеттән:
– Ә син татарча кайда өйрәндең, яхшы сөйләшәсең? – дип сорады.
Әлимханның әтисе Оренбург ягында, Каргалы мәдрәсәсендә укыган икән.
Тамак ялгап, әйрән эчелде, бераз хәл җыйгач, Әгъзам:
– Менә бит, Хода бәндәләре, якташларны күргән кебек булдык, – дип рәхмәт
әйтте, алар саубуллашып барыр юлларына кузгалдылар.
Тирә-якның матурлыгына сокланмый мөмкин түгел иде: алда горур чал
түбәләре белән болытларны терәп утырган Зур Чимган таулары күренде. Йөзәр
мең еллык серләрне, байлыкларны саклаучы бу тауларда нинди могҗизалар
саклана икән? Ерак түгел хәрби киемле кешеләр кайнаша.
Йөргән таш шомара, ятканы мүкләнә, дип юкка әйтмәгәннәр шул.
Әгъләм белән иптәше үз хезмәтләре турында бер ай эчендә бик күп
яңалыклар белделәр. Тауларда коткаручы югары хәзерлекле, белемле,
физик яктан көчле булырга, элемтә чараларыннан дөрес файдаланырга,
техниканы, альпинизм кагыйдәләрен яхшы үзләштерергә тиеш икән.
Егетләр көндезләрен бик эссе, төннәрен салкын булуга карамастан, иртәдән
кичкә кадәр укыдылар, тауларда йөрделәр, сикерделәр, әзерләнделәр. Ашау
ягы яхшы иде, биргәнне сыпыртып кына куйдылар. Бер атна эчендә каракучкыл
төскә кереп, кояшта каралдылар. Тик тау инженерлары укыган
лекцияләрдә русча терминнарны аңлап бетерү мөмкин түгел иде: «горные
выработки, эксплуатация подземных сооружений, спасение и эвакуация
людей, пожарная безопасность и работа по тушению пожара, особые
условия несения службы» кебек катлаулы сүзтезмәләрнең мәгънәләре
татар аңына тиз генә барып җитә алмый икән шул… Застава начальнигы,
чик сакчыларының отряд башлыгы да татар кешеләре булып чыкты –
аңлашылмаганны сорарга да мөмкин иде.
Кыска вакытлы ялда аларны таулар арасында диңгездәй җәелеп яткан
Чарвак сусаклагычына алып бардылар. Андагы матурлык, бәллүрдәй чиста
һава, иртәнге сихри таңнарны каршылау барлык авырлыкны юып алгандай
итә.Тауларның шифалы һавасы җанга рәхәтлек өсти, күңелләрне җилкендерә.
Ә Чимган тауларының биеклеге өч мең өч йөз метрдан да артуын, көнбатышка
өч йөз егерме чакрымга сузылганын белгәч, Әгъләм соклануын яшерә алмады.
Искиткеч бит бу! Безнең якларда мондый карлы, биек таулар юк… Их, авылда
калган дус малайларга күрсәтәсе иде бу тауларны!
Ташкентка кайткач та, егет бу манзараларны озак оныта алмады. Сеңелләре,
бигрәк тә Әдибә зур кызыксыну белән таулар турында, абыйсының ниләр
күрүе турында җентекләп сораштыра, географияне яратуын, үскәч укытучы
булырга теләвен сәбәп итеп куя. Гаиләдә кичке сөйләшүләр гадәткә әйләнде.
Шулай итеп тагын бер ел үтеп китте.
Тик кара сакалың кая барсаң да үзеңнән калмый, дип юкка гына әйтмәгәннәр
икән. Инде тынычландык дигәндә, көтелмәгән хәл – Әгъзамны тикшерергә
тотындылар. Милициядән килеп документларын сорадылар, бүлекчәгә
чакырдылар. Тәлига да пошаманга төште. Нишләргә, кая барырга, кемгә
сыенырга? Тагын тынычлап яшәргә ирек бирмәсләр микәнни? Нинди гаепләр
тагарлар? Син кулак, төрмәдә синең урын, димәсләрме? Ирен кулга алсалар,
нишләргә мөмкин соң? Урысчасы начар, яңача укый-яза белми. Хатын
аптырашта калды. Балаларны, улын хәвефләрдән ничек сакларга? Әлегә бу
сорауларга җавап юк иде.

***

Халык мыжлап торган шәһәр урамы буйлап көпә-көндез елый-елый кайту
беркемгә дә килешә торган эш түгел түгелен, тик шулай да күз яшьләрен тыя
алмый Әдибә. Менә китү көне, иптәшләрдән, дус кызлардан, сыйныфташлардан
аерылу көне дә билгеле инде: әткәсе иртәгәсе көнгә билетлар алган. Ул иелеп
салкын арык суында битен чылатты, тынычлангач, карт ябалдашларын җәеп
үскән карагач төбенә басып, тирә-юньгә күз салды.
Еракта, томан эчендәге кебек Тянь-Шань тауларының чал түбәләре
шәйләнә. Таулардан искән йөгерек җил шәһәргә җиләс һава китерә. Таулар
да, ерганаклардан агып төшкән, кушылып көчле ташкынга әверелгән салкын
сулы арыклар да, иртә яздан шау чәчәктә утырган хуш исле җимеш бакчалары,
җәен ак алтындай җәйрәп яткан мамык басулары – бары да торып калачак!
Сыйныфташларын, бигрәк тә Әдибәне читтән генә гел күзәтеп йөрүче кара
күзле, озын буйлы чибәр малай Бабодҗанны бүтән күрә алмас инде ул.
Иске шәһәр базары янына бертуктамый чылтырап кызыллы-сарылы трамвай
килеп туктады. Сирәк кенә булса да Өске Җува ягына баручы автобуслар
узгалады. Менә инде ул Ташкент – таш кала! Иске шәһәрнең кәкре-бөкре, тар
һәм серле урам-тыкрыклары, ташлы балчыктан сыланып эшләнгән коймалары,
йортлары яшеллеккә чумган! Кая карасаң да мәчет манаралары, тарихи биналар,
алар бихисап монда! Кызкай абыйсын көтә торгач, тагын үз уйларына чумды.
Кичә генә укытучы абыйлары тарихи урыннар турында сөйләп, тиздән
балаларны экскурсиягә алып барачагын әйткән иде. Якында гына борынгы
акыл иясе, бөек суфи Зәнки-ата һәм аның хәләл җефете Канбәр-бибинең
зираты, мавзолей хәрабәләре бар икән.
– Зәнки атаның чын исеме – Шәех Айхуҗа ибн Ташхуҗа Мансур, ә аларга
мавзолейны 1390-1409 елларда Аксак Тимер үзе төзеткән, – диде мөгаллим.
– Инде искереп җимерелә башласа да, халык онытмый, ул урынны карап,
җыештырып тәртиптә тота. Изгеләр зираты бит ул!
Әнкәсенең дога укыганда әйтә торган Зәнки бабай сакчы булсын, дигәне
әллә шул шәхес турында микән?!
Әдибә кызыксынып тирә-якка карады, ашыгып килүче абыйсын күреп
каршысына чыкты.
– Абыем, эшең беттеме? – диде кыз. – Әйдә тизрәк мәктәпкә, әнкәй дә
көтәдер инде.
Мәктәптән белешмәләр, кирәкле кәгазьләрне алып, мәктәп белән соңгы кат
хушлашып, алар өйләренә ашыктылар.
Ишек төбеннән түргәчә тезелгән төенчекләр, кием-салым салынган
капчыклар, чемоданнар, сумкалар тагын үз хуҗаларын көтә иде. Китәргә булгач
китәргә инде! Яңа гына беренче сыйныфны тәмамлаган Фәһимә кадерләп кенә
дәреслекләрен актарып утыра: алып та китә алмый аларны, калдырырга да жәл!
Тәлига улы белән сөйләшкәннән соң бакчага чыкты, тандырда пешкән юка
икмәкләрне юл кәрзиненә тутырды, әйберләрен җыйды. Әгъзамы кайтканда,
ул барысын да хәстәрләп бетергән иде инде.
– Әйдә, Әгъзам, зиратка барып, улыбыз кабере белән дә саубуллашып
кайтаек! Чит җирләрдә ялгызы кала бит!..
Туган якларга якынрак булу теләге көчле идеме, Свердловск тирәсенә
кайтып урнашырга риза иде хатын. Авыр вакытта сыендырган, ризык-нан
биргән бу үзбәк якларын калдырып китүе дә жәл иде.
Икенче көн дә китү мәшәкатьләре белән бик тиз үтте. Озатырга күршеләр
җыелды, изге теләкләр әйтелде, догалар укылды.
Өч ел элек Ташкент вокзалына килеп төшкән көннәрне уйлап, монда аларга
яшәргә мөмкинлек биргән, сыендырган, туендырган, сыйлы-икмәкле якка
рәхмәтләрен әйтеп, кичке якта бу гаилә тагын поездга утырды. Ике катлы тонык
тәрәзәдән вокзал бинасы күздән югалганчы карап бардылар. Поезд тизлеген
арттыра башлады, ә тышта инде караңгылык куерганнан-куера иде. Юллар,
юллар, тагын билгесезлек… Урал таулары ничек каршылар икән аларны?
1937 елның июнь уртасында юлчылар Ревда бистәсеннән Дегтярка ягына юл
алдылар. Урта Урал Русиянең авыр промышленность үзәге буларак күптән билгеле
як, табигый байлыклары белән дан тоткан як икән! Әгъләм монда чуен кою, бакыр
эретү заводлары булуын белде, эш табуы авыр булмас кебек тоелды аңа. Әтисе
ничектер уйга чумган. Әнкәсе, сеңелләре тирә-юнь белән танышкандай, якындагы
катнаш урманнарга карап баралар. Бар табигать йокыдан уянып, урман-кырлар
яшеллеккә чумган, болын чәчәкләре күренә, аллы-гөлле күбәләкләр оча. Гел туган
яклардагы кебек инде.
Тәлига күңеле белән авылында, яшьлегендә йөри. Әгъзамы белән чишмә
тавында очраша иде алар. Чишмә тавышын тыңлыйлар иде.Чишмәгә суга
барган җирдән урлап алып китте дә инде аны Әгъзамы. Чөнки абыйлары каршы
булды. Ябышып чыгу оят иде ул заманда. Шуңа да ике ай буена килмәделәр дә,
өйгә дә кертмәделәр. Чишмә тавындагы карт тирәкләр генә аның борчуларына
да, бәхетенә дә шаһит иде. И-и, ул салкын чишмә, эчәсе иде суларын, тәме
һаман онтылмый! Авылына, Салихка кайтасы иде! Күңеле нечкәрде аның,
күзләре яшьләнде. Онытылмый, юк шул, онытылмый икән туган як! Барыбер
бер кайтырлар әле…
Дегтярка бистәсе тигез урында урнашса да, аның тау асты дип йөртелгән
өлеше дә бар икән. Шунда килеп җиттеләр дә Аксәет авылы кешеләрен – Зәки
исемле кодаларын эзләргә керештеләр. Сораша торгач, тиз таптылар. Зәки
белән Мөкәррәмә ачык күңелле, бик мөлаемнар, кешелекле икәннәре күренеп
тора. Кызлары Хәния белән Сәкинә дә кунак кызларын тиз үз итте. Балаларга
йокларга урын табылды. Кунаклар юл тузаннарын кагып, мунчада юынып та
чыккач, өстәл әзерләнде, төн буена сөйләшеп сүзләр бетмәде. Туган-тумачаның
хәлләрен, авылга кайтып килүләрен сөйләделәр.
– Нишләргә икәнен ачык кына уйлап та бетермәдем, – диде Әгъзам, – эшкә
урнашканда энәсеннән җебенәчә тикшерерләр инде.
– Хәзер закун бик каты, Әгъзам туган. Көчленеке замана. Менә сине,
Әгъләм, урнаштыру авыр булмас кебек. Синдәй камсамуллар, спортсменнар
кайда да кирәк.
Икенче көнне үк егетне ияртеп алып китте ул. Барганчы кызык вакыйгалар
турында сөйләде.
– Эшчеләр бистәсе Свердловскига якын, турыдан кырык чакрым да юк.
Монда ике йөз еллар элек үк атаклы Демидовлар бакыр эретү, тимер, чуен кою
эшләрен башлап җибәргән, – ди Зәки абыйсы. – Хәзер бу эшләр киң күләмдә
башланды, илгә тимер, чуен күп кирәк.
– Урман, су, руда булгач, эш барадыр инде. Елгалар да зур гына күренә.
– Су юллары буйлап, Чусовой елгасы белән безнең якка, ә Исет елгасы
буйлап Азия ягына китәргә мөмкин, безнең Дегтярка Азия белән Ауропа
чикләренең уртасында утыра, – ди Зәки абыйсы.
– Ә син, Зәки абый, үзең нинди эштә соң?
– Әй, энем, әллә ни зур түрә түгел, бригадир гына. Каен агачыннан күмер
яндырабыз, ә тузыннан дегет агызабыз. Ревда тимер юлына шуларны җибәреп
торучы инде мин. Ә сине «Дегтярский рудник» начальнигы иптәш Гарновский
янына алып барам хәзер, – диде ул.
Икенче көнне үк эшкә урнашты егет. Горноспасатель булып эшләгәнен
исәпкә алып, аңа ике урын тәкъдим иттеләр. Бер атнадан остазы Галимулла
абзый Әгъләмне җыелышка алып китте. Җыелышта бик кызык хәбәрләр
ишетте ул. «Дегтярский рудник» бакыр җитештерү планын арттырырга тиеш
икән. Совет власте урнашканда, 1917 елда элекке хуҗалары шахталарга су
тутырып яраксыз хәлгә китергән булалар. 1925-1930 елларда монда вакытлыча
килешү нигезендә «Лена-Голдфилдс» дигән америка фирмасы торгызу эшләре
алып барган. «Москва», «Петербург» шахталары кебек үк хәзер «Нью-Йорк»
һәм «Лондон» шахталары да ачылырга тиеш ди.
– Принята Государственная программа интенсивной разработки
Дегтяровского месторождения, – дип сүз башлады Гарновский. Озак сөйләде
ул. Партия һәм иптәш Сталин күрсәтмәләре буенча ниләр эшләнергә тиеш,
барысы да җентекләп тикшерелде. Җыелыш ике сәгатькә сузылды.
Көн артыннан көннәр узды. Егет кичләрен укыды. Соцгород дигән районнан
бер баракның ике бүлмәсен бирделәр Әгъләмнәргә. Тәлига Зәки янына, урман
кисүчеләр бригадасына урнашты. Әгъзамның хезмәте бистәдән читтә, мал
азыгы, атларга печән хәзерләү белән мәшгуль, кеше күзенә бик күренеп йөрмәскә
тырыша, кунарга да кайтмый. Төрле мәшәкатьләр белән вакыт тиз үтте.
Яңа ел бәйрәменә әзерләнеп йөргән көннәр иде. Кызыл почмакта бертөркем
кызлар шау-гөр килә. Араларында ак челтәр кофта, кара борчаклы итәк киеп,
нечкә билен каеш белән буган, бик сөйкемле кызны күреп Әгъләм туктап калды.
Мәрмәрдәй нәфис муенына төшкән саргылт чәчләрен, йомры күкрәкләрен,
тулы иренен күздән кичерде.
– Что, парень, уставился на нашу Майю?
Кызлар чыркылдашып көлешә башладылар. Егет кызарынды, иптәше
артыннан китапханәгә кереп китте. Кичен өйгә кайтканда, Әгъләм белән
Дима өч кызны куып җитте. Аларның уртадагысы – Мәйсәрә исемлесе нәкъ
шул кыз иде.
– Аня, – дип таныштырды үзен бик чаясы һәм ике иптәшенең дә исемнәрен
атады.
Саҗидә белән Мәйсәрә үзләрен басынкы һәм тыйнак тоталар, Аня кебек
күп сөйләшмиләр. «Үзебезнең тәрбияле татар кызлары!» – шулай уйлады
егет. Яшьләр клубында кичке уеннарда, бию кичәләрендә алар еш очраша
башладылар. Кызлар бу чибәр, басынкы егеткә тиз ияләште. Киноларга бергә
йөриләр. Мәйсәрәне бик тә ошатты егет. Кыз озатып кайту кыюлык өстәде аңа.
Якыннанрак танышып, сөйләшеп йөри торгач, ул аны ныклап яратуын аңлады.
Чәчәкле, җылы май җитте. Эшкә барганда, кайтканда, Мәйсәрә очрамасмы,
дип як-ягына карый Әгъләм, юк сәбәпне бар итеп почтага, аның эшләгән
урынына да кергәли үзе. Аны күрсә, йөзендә елмаю уйный, күзләре балкып китә
егетнең; ул баштанаяк шатлык нурына күмелде, чөнки бәхетле иде. Сөйгәненең
зәңгәр күзләреннән, якты карашыннан мәхәббәт уты, яшәү дәрте ала!
– Син бит минем язгы кояш нурларында коенган зәңгәр чәчәгем, – ди
Әгъләм, уенда булса да кызны иңбашларыннан кочып.
Бүген дә чалбарын юып, матрац астына кибәр-кипмәс тигезләп салган
абыйсына карап, Фәһимә:
– Абый, син аны үтүкләнсен өчен шунда куйдыңмы? Син тагын клубка
барасыңдыр инде, анда күңеллемени? – дип абыйсы янында бөтерелде.
– Әйе, хезмәт хакы алгач, бер үтүк юнәтергә кирәк инде. Әйдә, сеңлем,
сине дә алып барам, дәресләреңне хәзерләп бетер!
Кызчык шатлыгыннан аны кочаклап алды. Бик әйбәт шул аның абыйсы.
Укып та йөри, эшендә дә яраталар үзен. Абыйсы белән горурлануын яшерми
Фәһимә. Әдибә апасын алмый, ә аны ияртә! Апасының үз иптәшләре, дуслары.
Хәния белән көн дә очрашалар, серләшәләр. Мөкәррәмә апа яңа күлмәк тегеп
биргән әле үзенә.
Бу ялда комсомол яшьләр җыелышып «Бәллүр тау» карьерына бардылар. Кварц,
гранит катламнары белән дан тоткан бу тау ерактан ук төрле төсләргә кереп ялтырап
тора. Кызгылт, зәңгәр, аксыл, сары төсләр чиратлашып чагыла. Урал тау байлыклары
турында күпме легендалар, әкиятләр чыгарганнар, чынбарлыкка туры килгәннәре дә
күп икән. – Комсомол секретаре шулай сөйли: элек малахитны император сараена
җибәргәннәр, эрмитаҗда да малахит зал бар икән. Күпме байлыкны, асылташларны
чит илләргә озатканнар, алар белән француз корольләренең резиденциясен, Версаль
сарайларын бизәгәннәр. Ә хәзер алар халыкныкы, үзебезнең эшче-крестьяннар
байлыгы, ди секретарь. Элек бакыр рудасын мичләрдә яндырып эреткәннәр, акча
сугу өчен 480 тонна бакыр җитештергәннәр. Алтын рудасы да башта Уралда
табылган! Корыч коюны әйтәсе дә юк.
Әгъләм бу сөйләшүдән соң зур горурлык хисләре кичерде. Үз эшенең мөһимлеген
аңлап, дәүләт өчен файдалы кеше булуына шатлана ул. Борчыла да үзе, теге вакытта
әткәсенә тагыла язган кара мөһер – кулак исемен һичкемгә белдерми, искә аласы
да килми. Илдә репрессия көчәйде, кешегә ышаныч бетте. Халык дошманнары да
йоклап ятмый, күрәсең. Ачылып китеп сөйләшергә куркыныч. Һәркөн шундый
яңалык: кемнедер алып киткәннәр. Партиянең күренекле вәкилләрен дә, түрәләрне
дә аямыйлар, төнлә дә кулга алалар, гаеп табалар. «Халык дошманы» дигән ярлык
тагып, үзләрен генә түгел, гаиләләрен, балаларын төрмәгә утырталар. Шушындый
шомлы заманда кулга алынган Иван Петрович урынына Әгъләмне смена начальнигы
итеп куйдылар. Башы белән эшкә чумды егет.
Политинформациядә бөек юлбашчыбыз Сталинның яңа карарларын,
илнең хәрби көч-куәтен ныгыту максатында эшләнергә тиеш эшләр турында
сөйлиләр. Златоуст заводларында туп снарядлары кою өчен чимал кирәклеге,
СССРда яңа төр техника үзләштерү, ашыгып корал җитештерү – болар барысы
да сугыш чыгу куркынычын искәртә, күңелгә шомлы уйлар килә башлый .
Дусты Дима белән «Ворошиловча төз ату» значогын алганнан соң, Әгъләм
спорт нормативларын тапшырырга ялгызы йөрде. Дима тиздән өйләнергә
җыенуын сәбәп итеп, спортзалга килә алмады. «Аня белән безнең мәшәкатьле
чагыбыз, дустым», диде ул.
Уйга калды Әгъләм. Ул да кайчан да булса өйләнер, тик кая алып кайтыр ул
сөйгәнен? Бик бәхетле яшәрләр иде алар. Дима белән Аня да бәхетле булсын…
– Абый, Германия белән дуслык килешүе төзелгән, – диде сеңлесе Әдибә,
абыйсы кайтып керүгә. – Бүген радиодан сөйләделәр.
Эштә дә, өйдә дә гел шул турыда сөйләштеләр.
– Герман белән дуслашкач, сугыш чыгар дип куркасы юк инде, улым, сине
әрмиягә алсалар да, әйбәт кенә хезмәт итеп кайтырсың, Алла бирсә, – ди әнкәсе.
Әткәләре генә бу хәбәргә бик ышанып бетми.
– Борчылма, әткәй, безнең Кызыл Армия көчле ул, сугыш башласалар,
любой дошманны юк итәргә әзер!
– Менә бит хәзер солдатка да унсигездән ала башларга дигән карар чыккан,
юкка түгел ул, улым. Сине дә озак тотмаслар, ичмасам бәләкәй генә булса да
бер йорт төзеп керергә кирәк ие. Илләр тыныч торса.
– Үзебезнең өй белән мунча булсамы, картым!
Тәлига бу хәбәргә ышаныргамы-юкмы дигәндәй, әле иренә, әле улына
карады.
– Безнең бригатта сүләп тордылар, бура сатучылар бар икән монда, әткәсе!
Өчебез дә эшләп торганда, дим.
– Беләм, мин карап йөрдем, хакын да сөйләштем инде. Акчасын гына ничек
җиткерәсе…Түбә тактасын белешәсе калды.
Уйлаштылар, сөйләштеләр дә яңгырлар башланганчы землянка казырга, бура
алып, күтәреп куярга дигән фикергә килделәр. Көнне төнгә ялгап эшкә тотындылар:
урын алып, барын әзерләделәр. Бурычка бата-бата, дус-ишләр, танышлар белән өмә
ясап, бураны өеп куйдылар. Кызлар җил-яңгырга карамый йомычка җыйды, йорт
тирәсен чистартты. Эштән туктаган арада апасына карап:
– Кайда бакча, кайда түтәлләр булыр икән, апа? – диде Фәһимә. Аның күз
алдында шаулап торган җимеш бакчалы үз өйләре пәйда булгандай тоелды.
Ноябрь аенда җир идәнле җыйнак кына өй калкып чыкты. Тәрәзәләргә
такта кактылар. Шатлыгы эченә сыймады Тәлиганың. Авылларындагы зур,
биек йортлары түгел дә соң, тик үзләренеке бит! Язга бетереп тә куярлар әле.
Идән-түшәмен, морҗасын җиткерсәләр, җәйгә күчәрләр дә, Алла бирсә!
Бүген Әгъләм эштән борчылып кайтты.
– Нәрсә булды, улым? Эшеңдә ул-бу булмагандыр бит?
– Юк, әнкәй, фин сугышы башланган, – диде Әгъләм. – Миннән яшьрәк
егетләрне дә военкоматка чакыралар. Ә миңа повестка һаман юк!
– Син эшеңдә кирәгрәктер, улым! Синдәйләргә бронь бирәләр бит. – Әткәсе
малаена карап торды да өстәп куйды: – Иртәгә мин Яңа соцгородка барам,
вербовщик итеп эшкә чакырдылар.
– Ярый ла ахыры хәерле булса, – диде Тәлига, кызлары янына барып басты
да өстәл әзерли башлады. Өстәлгә кабыклы бәрәңге янына катык, аннары
арыш ипие куйды.
Өстәл тирәсенә, җиделе лампа яктысына җыелдылар. Сугыш турындагы
хәбәр барысын да борчуга салса да, табын артына утырдылар…
Бисмилла әйтеп ашый гына башлаганнар иде, урамда кемнәрнеңдер
шаулашып кычкырышканы ишетелде. Бар да сикерешеп торды. Кинәт шунда
барак тәрәзәсенә каты итеп суктылар.
– Пожа-ар! Йортыгыз яна!
Котлары алынып, бөтенесе урамга йөгерде. Бар халык чиләкләр, багорлар
күтәреп ярдәмгә ашыга. Түбәндә, тау астында биек ут көлтәләрен салкын җил
уйната, гүелдәп аларның яңа йорты яна иде! Ут яктысында кешеләр кайнаша,
якындагы йортларны очкыннан, ялкыннан саклыйлар, күрәсең. Ах, нишләргә,
өйләре инде янып бетеп килә!
Тәлига, нишләргә белмичә, әле чиләккә, әле багорга ябышты, аннары хәле
китеп җиргә утырды да кычкырып елый башлады. Күрше марҗасы килеп
юаткандай итте:
– Вставай, Тайя, мокро и холодно, заболеешь! – Ул җирдән торырга
булышты. Шул арада корымга буялган Әдибә белән куркынган Фәһимә килеп
әнкәләрен кочакладылар, алар да кушылып еларга тотынды. Күршеләре
җитәкләп диярлек кайтыр юлга борды:
– Монда инде берни эшләп булмый! Әйдәгез, янып бетте бит, җиле дә
нинди көчле!
Кар катыш яңгыр ява башлады. Ике сәгатьләп вакыт үтүгә, киемнәре
юешләнгән, корымга баткан Әгъзам белән Әгъләм кайтып керде. Мөкәррәмә
белән Зәки күренде.
– Ут төрткәннәр булса кирәк, кем этлеге булыр бу?
– Бер явыз бәндә бар монда, шул булмагае, тик тотылмаган бур түгел…
Якты хыяллар белән шатланып төзегән бу өйләре дә үзләренә язмаган икән бит!
– Ярый әле үзегез, балалар исән-сау, ул тиклем елама, Тәлига! – дип
тынычландырды Мөкәррәмә.
Кышкы салкыннар башланды. Кияргә җылы кием, ягарга утын алырга акча
юк иде. Тормыш ничектер тагын да авырлаша барды. Ипи алырга барганда
Әдибәнең кулыннан талон кенәгәсен талап ала яздылар. Ярый җитезлеге
коткарды кызны.
– Азык-төлекне норма белән генә бирүләре СССР белән Финляндия
арасындагы сугыш аркасындадыр инде. – Шулай дип гөманлады Әгъзам. –
Ай-һай, тормышлар аруланыр микән соң?
Язгы кояш җиргә турырак карауга, Әгъләмгә хәрби комиссариаттан повестка
китерделәр. Эшләгән эшен тапшырып, медкомиссиядә каралып, әти-әни,
туганнар, дуслар белән саубуллашып, вакыт тиз узды. Мәйсәрәсе белән кулга
кул тотынышып кич буе урамда йөрделәр алар, сөйләшеп сүзләре бетмәде.
– Көтәрсеңме мине, зәңгәр чәчәгем, – диде егет, кызны кочагына алып, – өч
ел бит, аз гомер түгел!
– Биш түгел лә, тик кайткач карт кыз димәссеңме соң? – дигән булды кыз,
иркәләнеп.
– Әйтәмме соң, мин бит сине би-и-ик нык яратам!
– Мин дә. Менә сиңа бүләккә кулъяулык чиктем. Мине онытма, хатларыңны
ешрак яз, җаным! – Мәйсәрә Әгъләмнең күкрәгенә капланды, аның күзләре
яшьләнгән иде.
Иртән вокзалга җиткәндә, Тәлигага нидер булды: әйтерсең лә аның йөрәген
суырып, җанын өзеп алдылар. Бердәнбер улы – ныклы терәге китә бит, исәнсау
әйләнеп кайтыр микән?
– Борчылма, әнкәй, СССР зур һәм көчле ил, ак финнарны җиңдек, мин
тынычта хезмәт итеп кайтырмын. Исән-сау гына яшәгез! Мин кайткач, зур
итеп өй бетерербез! Әткәй, синең белән дә бар да яхшы булыр дип уйлыйм.
Кызлар, әткәй-әнкәйне борчымагыз, тырышып укыгыз! – Башта Фәһимәне
күтәреп алып үпте дә: – Кара аны, тагын чегәннәр урлап китмәсен! – дип
шаяртты. Аннары әнкәсенең күз яшьләрен сөртте, озак кына кочагыннан
чыгармый торды. Зур сеңлесе һәм әткәсе белән хушлашуга, «По вагонам!»
дигән фәрман ишетелде. Башкалар белән бергә Әгъләм дә вагонга таба
атлады, борылып, «сау булыгыз», дип кычкырды да вагон ишегеннән кереп
юк булды.
…Әгъләмнән хатлар килүен түземсезләнеп көтәләр: Әдибә белән Фәһимә,
почтальон килмәсә, почтага ук баралар. Мәйсәрә кызларны күрүгә, вакыт
табып, яннарына чыгып урый. Соңгы хатында абыйлары үзен Түбән Новгород
дигән шәһәргә танкистлыкка укырга җибәрәчәкләрен әйтеп язган иде. Озак
кына хаты булмый торды. Менә бүген зур шатлык – көтелгән хат килде! Тәлига
кулларын алъяпкычына сөртеп, ашыгып сәке читенә утырды.
– Әйдә, укы тизрәк, кызым!
Барчасына да аерым-аерым күп сәлам юллаганнан соң, үзе турында шундый
юллар язган иде улы:
«Минем хәлләрем яхшы. Безне кыска сроклы танкистлар курсында
укыталар. Вакыт тыгыз, занятиеләр күп. Тиз генә язалмам».
Җавап хатын бергәләп яздылар. Үзебезнең тормышыбыз бер көе, үзгәрешләр
юк, диделәр. Әгъзамны тагын тикшерүчегә чакыртуларын әйтмәскә булдылар.
Менә җәйнең иң матур чагы – чәчәкле июнь җитте. Тәлига белән Әгъзам
озак кына уйлаштылар да ике-өч көнгә генә туган якларына кайтып килергә
булдылар. Кызлар янына иптәшкә Сәкинә килмәкче булды.
Вокзалда билетлар алуга, яннарына ике кызылармеец килеп басты.
– Фахров Әгъзам син буласыңмы?
– Әйе, сезгә нәрсә, иптәшләр?
– Нинди иптәш булыйк без сиңа. Әйдә, атла!
– Кая?
– Баргач күрерсең!
Әгъзам Тәлиганың борчулы йөзенә карап елмайгандай итте.
– Борчылма, хатын, бар, өйгә, балалар янына! Мин кайткач китәрбез. Мин
тиз кайтырмын, – дип ышанычлы адымнар белән ишеккә таба борылды.
Аннары хатынын кочаклады, күз кысты, аны шулай алып киттеләр.
Тәлига вокзал уртасында ялгызы калды.
Озак көтте Тәлига ирен. Шомланып, борчылып көтте ул. Эшендә дә аңа
юньле киңәш бирә алмадылар. Шул китүдән Әгъзам кире әйләнеп кайтмады.
Кайгы ялгызы гына йөрми, диюләре хак бит ул. Әгъләмнән кыска гына
хат килде, аларның танк бригадасын чик буена җибәрәләр икән. Шул көнне
радио илебездә Бөек Ватан сугышы башлануын, безгә фашист илбасарлары
һөҗүм итүен җиткерде…


Бәянның дәвамын сайтыбызда алдагы көннәрдә укырга мөмкин.
Әсәрне башыннан укырга: http://kazanutlary.ru/?p=5128

Фото: pixabay.com