«Хәзинә» әдәби конкурсы

07.06.2018

Аяк ялы


Бүгенге эш көне шуның белән төгәлләнер инде, дип, Галия 463 нче скважинага таба атлады. Куе чикләвеклек аша икенче юлга чыгып, тау өстеннән аска карагач, ул чак артына утырмады. Әле кичә генә үләннәрен чабып, чистартып киткән скважина батып барган кояш яктысында күл булып ялтырап ята иде. Галия, арыганлыгын да онытып, таудан түбән, скважинага таба йөгерде. Янтыгына аскан брезент сумкасы, шап-шоп килеп, әле бер яктан, әле икенче яктан балтырын кыйнады.

– Әнекәй генәм, әле кичә генә күкеле сәгать кебек келтерәп эшләп калган идең бит, җаным, – диде ул, һаман саен җәелә барган нефть күлдәвеге янына тезләнеп. Торбаны капшап диярлек, нефть бәреп яткан җирне эзләп тапты да, сумкасын коры җиргә бушатып, кирәкле ачкычларын алды. Азрак үзем кысып карыйм инде башта, булмаса, аннан шылтыратырмын промыселга, дип, бер генә борырга өлгерде, сальник бөтенләй чатнап, нефть фонтаны Галияне башыннан ук коендырды. Үрмәләп килеп, линияне яба торган «задвижка»ны бөтен көченә борды. Әле ярый авызын ябып өлгерде. Күзләрен йомган килеш тезләнеп читкә китте дә, кулларын үләнгә ышкып бераз чистарткач, эш киемен салып, битен сөртте. Башындагы яулыгы, рәхмәт яугыры, чәчен саклаган иде. Чистаны-пычракны артык тикшереп торырга вакыт юк. Ул, бөтен әйберен читкә ташлап, оператор алачыгына йөгерде.

Бер чакрым ара аз түгел. Яшьтән үк кышын – чаңгыда, яз-җәен йөгерә-атлый җәяү йөрергә өйрәнгән Галиягә дә вакыты белән авырга туры килә. Ни әйтсәң дә, яше дә бар, ике бала анасы. Шулай да ул йөгерүдән туктамады. Кулча басуы читендәге ялгыз имәнне узса, күп калмый инде. Үзенең карамагындагы егерме алты скважинаны йөреп чыккан көнне шушы унсигез чакрымны тәпиләп үтә. Туган авылы Чупайдагы кебек, күзен бәйләп тә йөри ала монда.

Галияне алачык ишегендә ат башы зурлык йозак каршылады. Башка участокта йөрүче Нәзирә кайтмаган әле. Ашыкканда шулай була бит. Ул, яшергән җиреннән ачкычны алырга дип, нефтьле бармагын таш астына шудырды.

– Чукынчык, ачкычы да кая соң инде аның, ә? – дип кычкырып җибәрде ул. – Шушында гына тыгып калдырдым бит.

Галияне кызганган кебек, якында гына йомран сызгырып куйды.

Ачкычны эләктереп алдым дигәндә генә, тырнак астына ниндидер очлы нәрсә кадалды. Галиянең күзеннән яшь атылып чыкты. Ул, үзе дә сизмәстән, нефтькә баткан бармагын авызына капты, төкереген яулык очына сөртте. Җиргә төкерә белми Галия. Гомумән, Кыямның сигез баласының берсе дә җиргә төкерми. Җиргә төкерү – биткә төкерү ул, дип үстерделәр аларны.

Ишекне ачып керүгә, Галия телефонга ябышты.

– Алю, алю, кайсыгыз анда? Миңа Платонов нады, – диде, телефон трубкасын ярырдай булып.

– Әйе, тыңлыйм, Галия, синме соң бу? Ни булды? Ник болай кычкырасың? – диде чыбыкның теге башындагы ир, сабырлыгын саклап.

– Евгений Михалыч, 463тә сальник ярылып, нефть бәрде. Мин «задвижка»ны яптым. Тизрәк егетләрне җибәр, – диде Галия, һаман тавышын әкренәйтә алмыйча.

Эш бетеп, вахта машинасына чыгып утырганда, җиргә кичке салкын төшкән. Мукшы чокырыннан чыккан аксыл томан Биектауга таба шуыша иде.

Болай соңга калып кайтулар еш булмаса да, балалар да, ир белән каенана да алай гайре табигый кабул итмиләр. Шунысына да рәхмәт укый Галия. Югыйсә, тырнак астыннан кер эзләүчеләр юк түгел. Аның өстенә, тирә-якта «Галия-будка» дип кушаматка әверелгән оператор алачыгы да бар. Ходайның һәр бирмеш көнендә берьялгызың басу-кырда, урманда йөре син?! Алай дисәң, бөтенләй үк ялгыз дип тә булмый инде. Иртә яздан алып ат тизәге бозланып, таш булып катканчыга кадәр, көтүчесе, җиләк җыючысы, гөмбә эзләүчесе, дисеңме. Кышын – аучылары…

Галиягә аңа нәрсә, чыгып китә дә, кош кебек – үз иркендә, диючеләр аз түгел. Битенә бәреп әйтүчеләр дә табылды. Алай диючеләргә җавабы нык иде, үз-үзеңә хуҗа була белмәсәң, ялгызың кырга чыгу кирәкми. Галия җавап эзләп кесәгә керә торганнардан түгел. Сүз йөртми, кенә кумый. Сабиры белән дә әйбәт яшиләр. Кайберәүләрнең шуңа да эчләре пошадыр. Адәм баласы шундый бит ул. Булмаса – бирә алмый, булса – күрә алмый, дигәндәй, яхшы яшәсәң дә мактамыйлар, начар торсаң да яратмыйлар. Ә Сабир белән алар бик тә пар килгәннәр. Ул гармунын сыздырып җибәрсә, әрәмәдәге кошлар да бер тын туктап тора. Галия җыр башлагач кына, әрәмәгә җан керә торган иде яшьрәк чакта.

***

– Әллә туктыйсыңмы бу эшеңнән. Аяксыз каласың бит, – диде ире, иртән вахтага чыгарга җыенганда.

– Юк, – дип кырт кисте Галия. – Аңлыйм мин сине, ләкин авылда да эш операторныкыннан җиңел түгел. Ел әйләнәсе, бер ял күрмичә, сыер тизәге иснәп, тиенгә эшлиләр бит. Монда хет акчасы, ял көне бар. Җиләк дисәң җиләге, гөмбә вакытында анысы да кайта сумкада.

Белә, бик белә Сабир ул брезент букчада нәрсәләр барын. Җиләк, җимеш, гөмбә… Берсе-берсе ярты килога тарта торган ачкычлар, запас сальниклар, скважина буявы, кыш булса, шешә белән солярка… һәм май, нефть исе сеңеп беткән ипи кыерчыгы белән шешәле сөт анда!

– Теләсәң нишлә инде алайса…

Сабир, яратып, хатынына текәлде. Яратырлык шул. Яратмаса, урлап кайтыр идеме?!

– Әнә, әллә кичәгесе кипмәгән, әллә былтыргысы бетмәгән. Колак артыңда буе белән «кара алтын»ың сызылган, – дип, хатынының колак артына кытыршы кулын тидереп алды.144

Оператор хезмәтенең «рәхәтлеген» Галия үзе генә белә инде: кышкы суыкларда туңган бармакларын алмаш-тилмәш авызына кабып җылыта; көне буе аягөсте йөреп шешенгән аягыннан итеген сала алмый; салкын алачык идәнендә елап утырган чаклары аз булмый. Алай дисәң, урман буйларының иркенлеге, матурлыгы берни белән алыштыргысыз. Адәм баласы гомер буе иреккә омтылып яшәгән бит. Биектауга менеп, бөтен барлыгыңны җилләр иркенә куеп, дөньяны яңгыратып бер җырлап җибәрүең генә дә ни тора?!

***

Галиянең эш урыны «Елховнефть» идарәсенең икенче промыселына карый. Иртән конторада заявкалар калдырып, складтан буяулар, майлар алгач, эшчеләр, шаярыша-көлешә, вахта автобусына чыгып утырдылар.

– Кем бу кадәр буяу төяде инде? Әллә сез мине грузовой машина йөртә дип беләсезме?! Заявка языгыз да, китерсеннәр, – дип, автобус шофёры Рәис, канәгатьсезлек белдереп, пассажир ягының ишеген ачып карады да шартлатып ябып куйды. – Йөриләр алайса, кунакка барган кебек кенә.

– Ачуланганда, бигрәк матур инде син, Рәис. Каршыга бастырып, гел ачуландырып торырсың үзеңне, – дип елмайды Нәзирә.

Галия исә сумкасындагы кәгазь төргәктән лимон, тәмле эшләпә конфет алып шофёрга сузды.

– Мәле, мондый тәмле конфетны безнең Чупай кызлары гына әзерли.

Чыннан да, тирә-як авылларда үзенең хуш исле ипи-күмәчләре белән дан казанган Чупай пекарнясында эшләпә конфет бик тәмле чыга иде.

– Синең буяулар икәнен белдем инде, Галия апа. Синнән башка кем, автобус белән буяу ташып, скважина буяп йөрсен? – дип, күзен юлдан алмый гына каерылып, кулын конфетка сузды.

Артта кәрт сугып баручы ирләр дәррәү көлешеп алдылар.

– Хатын-кыз эт белән бер инде. Ничек итсә итә, эшләпә конфет белән булса да авызыңны ябыштырып куя, – дип, Салих шап итеп Рәшитнең иңенә погон куйды да, «кәҗә» дип, бөтен автобусны яңгыратып кычкырып җибәрде.

Автобус асфальт юлдан Тукмакка таба җилдерә. Җәйге җылы җил, ачык тәрәздән үрелеп, пәрдәләрне тарткалый иде.

Галия белән Нәзирә, складтан төягән «бирнәләр»ен алачыклары янына бушаткач, Рәис өч тапкыр сигналга басып алды да, асфальтка чыгып, юлын дәвам итте.

– Әйдә, боларны кертеп куйыйк та, бер урап кайткач, чәйләп алырбыз. Болай да складларда йөреп шактый вакыт узды, – диде Нәзирә, алачык ишеген ачып.

– Слушаюсь, – диде Галия, уң кулын чигәсенә терәп. Аннан кыланмышыннан үзе дә көлеп җибәрде. Сумкасын баш аркылы әйләндереп иңенә асты да, кулына сынган көрәк сабын тотып, Кузьминовка тугаендагы 519 нчы скважинага табан китте.

Җил белән серләшкән каеннар,

Кузгата яшьлегем хисләрен.

Шомыртлар ак шәлен ябынгач,

Сагынам яшьлегем кичләрен.

Сагынам, өзелеп сагынам,

Сагынам…

 

Галиянең күкрәгеннән чыккан куе бәрхет тавышы тугай өстенә таралды: «Сагынам… Сагынам… Сагынам…» Моң тауларга бәрелеп яңгырады да тау итәге буйлап сибелгән чишмәләрнең саф суына кушылып агып китте. И Аллам, кеше, бәхет эзләп, үзбәк, таҗик иленә китә, чирәм җир күтәрәм, дип, казакъ даласына кузгала. Үзебездә бит югыйсә урманы дисәң, өстеңә авардай булып, авылга терәлеп тора. Чишмәсе дисәң – бөтенесен изге су итеп эчәрлек. Әнә, Чупай ташыннан да кала корып куйдылар. Бу рәхәтне ташлап, тагын кайдан гына бәхет эзләп йөрергә кирәк инде?! Шушы егерме алты скважинаның әйләнә-тирәсеннән генә дә бит Ходай биргән гомереңә җитәрлек дәва табасың. Биектау битендә мәмрәп пешкән бер уч җиләге генә дә ни тора!..

Уйларына чумып бара торгач, килеп җиткәнен сизми дә калды Галия. Мондагы һәр сукмакны, һәр куакны үзенең биш бармагы кебек белә ул.

Кичә генә подземниклар эшләп киткән иде. Ай мыскыл да иткәннәр инде. Каймак итеп, ипигә ягып ашарлык май, җәелеп, бөтен тирә-якны каплаган. Әле яз көне генә көмеш кершәне белән сиптереп буялган скважина иңнәренә кара көянтә аскан негр кызыдай селкенеп утыра. Хәтта кызыл буяу белән язган 519 санының да эзе күренми. Бер генә чиста җире дә калмаган иде скважинаның. Үз пычракларын үзләре чистартып китәргә тиешләр, югыйсә. Анысы аларның да эше бит… Эшне белеп эшләмәгәч, әләкләп йөреп кенә булмый.

Тагын ялына-ялвара, елата-елата, ППУ* сорарга кала икән дип уйлады ул. Шуны уйлауга, Галиянең беләкләре генә түгел, эч мускулларына тиклем тартышып куйды. Көч белән бәреп торган су шлангасы вакыты белән үзеңне сугып егардай була. Ярар, беренче генә эшләгән эше түгел, дип, скважинаны тагын бер әйләнергә уйлаган иде, Галиянең үзеннән егерме метрлар читтә, үлән арасында посып утырган, кишер төсле сары мәчегә күзе төште. Монда кадәр китереп адаштырмасалар, авылда сыер фермасы беткәндер?! Шәһәр кешесенең эшедер инде, дип, үз-үзенә сөйләнде. Әле ачуы басылмаган иде.

Ике-өч адым атлауга, Галия тагын теге песигә карыйсы итте. Колак очларындагы чуклары каралып торган сары песи, тычкан ауларга әзерләнгән кебек, нәрсәгәдер ташланырга әзерләнгәндәй иде. Галиянең карашын сизде бугай, песи дә башын аңа таба борды һәм телен чыгарып ялманып алды. Карашы үтәли тишәрдәй тәмам. Тик аны башка нәрсә ныграк кызыксындырды кебек, Галиягә артык исе китмәде. Галия дә, шундый матур песине адаштыручыларга ачуы килеп, алдагы скважинага таба атлады.

Кинәт шартлап корыган ботак сынганы ишетелде. Галия, сискәнеп, артына борылды. Тирә-якта ул-бу күренми, тыныч иде. Ул, кулындагы көрәк сабын селки-селки, юлын дәвам итте. Кояш төшлеккә җитеп килә. Җилкә чокырларыннан тир ага. Галия эш киемен салып, сумка бавына кыстырды. 722гә барып килим дә аннан төшкелеккә алачыкка кайтырга булыр, дип уйлады ул. «Галия-будка», диләр икән, исемен акларга инде.

Яшьлегем, дип, йөгереп кайтыр идем,

Йөгереп кайта то-о-о-рган юл бу-у-улса…

Галия, тавышын әкренәйтеп, кинәт кенә артына борылды. Тугай борылышындагы таллар арасына бер шәүлә кереп югалган кебек тоелды. Хатын, йөгерә-атлый, басу уртасында гыжлап эшләп торган скважина янына ашыкты. Курыкмыйм, дисә дә, эченә шик кергән иде аның. Карыйсын карап, майлыйсын майлап чыкты да юри:

– Нәзирә апа, Мироныч ППУ җибәрәм дигән иде. Урман сыеры урынына һаман юкны эзләнеп йөрмә, киттек, – дип кычкырды.

«Галия-будка»га ул бик тиз кайтып җитте. Ни чыбык-чабык сынганын ишетмәде, ни бер шәүлә искәрмәде. Бар да тыныч, бар да гадәттәгечә. Тау битендәге кояш җылысына чыгып тезелгән таза-таза суырлар сызгыруыннан һәм бытбылдык тавышыннан гайре нәрсә ишетмәде.

Үләннәр салып әзерләгән чәе пешеп чыгуга, Нәзирә дә кайтып керде.

– Эт булдым, малай. Койрык кына тагасы калды, – дип, өсләрен дә салып тормыйча, агач сәкегә ауды ул.

Өйләреннән алып килгәннәрен ашап, чәйләр эчеп, бераз хәл алгач, майларын, буяуларын, кирәкле инструментларын асып, тагын икесе ике якка чыгып киттеләр.

Соңгы скважинадан әйләнеп кайтканда, вахта автобусы «Галия-будка»га терәлеп үк килеп туктаган иде инде.

– Кунаклар күптән көтә, ә хуҗабикә урман буенда гулять итеп йөри. Үзе «Галия-будка», ә эчендә – Нәзирә. Бу нинди хәл инде?! – диде Әнвәр, чирәмгә кырын яткан килеш.

– Нәрсә һаман су буе сузылып йөрисең? Скважинаңа бал сөрткәннәрме әллә? Әзрәк сәгатеңә карарга кирәк. Кайчаннан бирле сине көтеп торабыз, – дип, Миша, мырлый-мырлый, автобуска кереп утырды.

– Извини, фәрештә, эчелгән дә үленгән. Уйнап йөреп, онытылып киткәнмен. Хәзер, өч секунд.

Галия, өсләрен алыштырып, автобуска чыгып утырганда, ирләр артта кәрт сугарга керешкәннәр иде инде.

– Егетләр, берәрегезгә песи кирәкмиме? Кайсысыдыр адаштырып калдырган, күрәсең. Ма-а-тур инде. Кишер төсендә. Колак очлары каралып, пумала чугы кебек тора, – дип, Галия ирләр ягына карады.

Ирләр, кәрт сугуларыннан туктап, бер-берсенә карашып алдылар.

– Тиле, бу бит селәүсен, Галия. Рысь! Нинди песи йөрсен ди урман эчендә, – дип кычкырып җибәрде Әнвәр. Болай да зур күзләре гаҗәпләнүдән маңгаена менгән иде.

– Юк инде, минем бит кыш көне күргәнем бар селәүсенне. Ул соры төстә була, кишер кебек түгел, – диде Галия һәм ирләр ягына борылып утырды.

– Соң, кышын куян да төсен алыштыра бит, Галия апа. Әллә мәктәптә дә укымыйча эшләп кенә йөрдеңме син? – дип авызын ерды Рәис.

– Шулай шул. Тегесенең дә колак очларында чугы бар иде шул, – дип, үзалдына сөйләнгәндәй, Галия яңадан алга борылды. Ул көндез күргәннәрен башыннан яңадан уздырды. Колагына шарт итеп корыган агач сынганы ишетелгәндәй булды. Галия дерт итеп китте.

Берәр атна үткән булгандыр инде бу вакыйгага. Кура җиләге өлгергән чак. Алдагы көнне генә ППУ килеп, унбер скважинаны юдырган иде. Көч белән су бәргән шлангны тотып торып куллары калмады Галиянең. Нихәл итмәк кирәк, сарымы, карамы – алтын табу җиңел түгел инде. Һәр сырхауга дәва табигатьтә. Ул да, иртән алачыгын ачып кереп, эш киемнәрен киеп алуга, аруын да, чирен дә онытып җибәрә. Кояш җылысы белән кушылган үлән исе, тау битендәге суыр, йомран сызгырулары, кош тавышлары Галия җанына сары май булып ята. Әллә… кара май булыпмы?! Авария көннәрендә баштанаяк нефтькә батып кайтканда, аны солярка белән ышкый-ышкый җан тирең чыкканда ачуы килсә дә, ярата ул шушы кара майны. Авыл каймагыдай куесын кайвакыт Чупай ипиенә ягып кабып карыйсы да килә әле… Кичә юган скважиналарны бүген көмеш кершән белән буяп, өр-яңадан номерлар язып чыгарга кирәк иде. Галия, кыяга менәргә әзерләнгән альпинист кебек, кирәк-яракларын җыеп аркасына асты да скважиналарына китте.

Алга таба асып йөрергә җиңелрәк булыр, дип, беренче скважинадан тотынды. Олифа агызып, буяуны сыеклады да, савытны биленә бәйләп, циркта эшләүче кызлар кебек, югары үрмәләде. Бусы бик пычранмаган, өлешчә генә буярга кирәк иде. Шуңа да артык озакка сузылмады. Бер уңайдан, эше бетсен, дип, кызыл буяу белән «648» дип номерны язды һәм скважинаны әйләндереп алган рәшәткәләрне кершән белән яңадан буярга кереште.

Әллә кояштан, әллә буяу исеннән башы авырта башлады Галиянең. Пумалаларын, савытларын җыеп сумкасына салды да трассага таба атлады. Өченче көн, узганда, берән-сәрән генә пешә башлаган кура җиләкләрен капкалап киткән иде. Пешкәннәрдер инде. Арттан кумыйлар, азрак җиләк капкалап алсам да, гөнаһ булмас, дип уйлады ул.

Ялгышмаган Галия. Җиләкне берәмләп түгел, сыдырып кына алырлык иде. Ул бер җиләкне тел өстенә салды да аңкавына кысып сытты. Әчкелтем баллы җиләк суыннан авыз эчләре рәхәтләнеп китте. Җиләк салкынлыгы бөтен күзәнәкләренә таралды. Галия күзләрен йомды.

– Ы-хы-ха… Тәмлеме? – дигән тавышка чәрелдәп кычкырып җибәрде. Аның каршысында киң җилкәле, ияк-яңакларын кызгылт сары төк баскан, чәчен кыска гына калдырып кистергән, үзеннән шактый яшь ир басып тора иде.

– Кагыласы булма, күзеңне сытып чыгарам, – дип әйтеп тә бетерә алмады Галия, теге ир аламасы беләгеннән эләктереп тә алды.

– Кычкырма. Мин сине ай буе күзәтеп йөрим инде. Җае гына чыкмады. А-ха-ха!!! Ә син шә-ә-п!

Ир бер кулын Галиянең биленә куйды, икенче кулында пәкегә охшаш нәрсә ялтырап китте.

– Мин бит монда үзем генә түгел. Подземниклар теге скважинада гына кайнашалар, – дигән булды Галия. – Әнә, күрәсеңме?

Шулай диюгә, ир скважина ягына карады. Ул арада Галия, яшен тизлеге белән, сумка кырына аскан көмеш кершәнен ирнең битенә алып бәрде һәм, бар көченә: «Сабир! Сабир!» – дип кычкырып, олы юлга таба йөгерде. Юл читенә чыгып җиткәндә, йөрәге, очып китәргә талпынган күбәләк кебек, калтыранып тора иде. Кинәт аякларның да хәле китеп, Галия юл тузанына тезләнде. Юк, йөрәге генә түгел, аның бөтен тәне калтырый иде. Теле дә әйләнмәслек булып, авызы кипте. Кая ул бая капкан җиләкнең тәме?!

Галия ни елый алмады, ни көләргә көче җитмәде. Шулай күпме утыргандыр, янәшәдә генә йомран сызгыруы айнытып җибәрде. Алачыгына кайтырга дип, юлны аркылы чыкты да юкә белән каен парлап үскән басу юлына борылды. Ул әле һаман аңына килә алмый, ябалак кебек як-ягына каранып бара иде. Күзе үлән арасында кайнашкан козгыннарга төште. Теге көнне күргән селәүсеннән, тырнакларын тырпайткан дүрт тәпи генә торып калган иде.

– Ялгышканнар, – диде Галия, селәүсенне кызганып. – Ике аяклысын атасылары калган.

 

 

 


Айрат Калимуллин фотосы