Бәян

14.02.2018 №2 (февраль),2017

Кендек каным тамган йорт


Дәвамы

Гафур, беркөнне, документларны алырга кергәндә, ни булса шул булыр дип, берсен «ялгыш кына» өстәлдә онытып калдырды.
Аннан командирның реакциясен көтә башлады. Бер көн үтте, ике көн үтте, бүлек мөдире Цыденжапов та, авызына су капкандай, бер сүз әйтми.
Өченче көнне аны часть командиры кабинетына чакырып алдылар. Анда зәп-зәңгәр күзле, киң маңгайлы, ак чырайлы штаб начальнигы Горохов та утыра иде. Күрәсең, ике көн буе алар арасында сүзләр булган hәм менә бүген Гафурны каршыга бастырып сөйләшү өчен чакыруларыдыр.
Сүзне часть командиры башлады:
– Нигматуллин, син секретный частьта күпме эшлисең?
– Ун ай, иптәш полковник!
– Димәк, син анда эшләү тәртипләрен яхшы беләсең?
– Әйе, иптәш полковник!
– Секретный документны югалткан өчен сине нәрсә көткәнен беләсең, димәк.
– Иптәш полковник, мин бернинди дә документ югалтмадым…
– Югалттың шул, Нигматуллин. Югалттың!
– Ничек? Бу мөмкин түгел…
– Мөмкин икән шул, Нигматуллин.
– Мин аңламыйм, иптәш полковник… Кайчан югалттым, нинди документны? – дигән булды егет.
– Минем өстәлдә онытып калдыру югалту түгелмени? Син бит аны реестр буенча кабул иттең… – Часть командиры Хәрби округтан килгән документны күтәреп күрсәтте. – Син аңлыйсыңмы, бу бит җинаять эше. Әгәр дә мин аны күреп алмасам, ул башка кәгазьләр арасына кереп китсә, сине бит судка бирәләр иде.
Кабинетта тынлык урнашты. Часть командирының сүзләренә каршы Гафур бер сүз дә кайтарып әйтә алмады. Бары тик башында: «Югалмаган, Аллага шөкер!» – дигән фикер генә елтырап узды.
Тынлыкны подполковник Горохов бозды:
– Нигматуллин, аңлатып бир әле безгә, ничек шулай килеп чыкты? Син ничек, секретчик буларак, шундый документны онытып калдыруга кадәр барып җиттең?
Часть командиры дәшми генә Гафурга төбәлеп утыра, ул да аннан җавап көтә иде.
– Иптәш подполковник, соңгы вакытта минем нигәдер зиhенем таркаулана башлады. Әйберне кая куйганымны онытам.
– Бу күптән шулаймы?
– Өч айлап бар инде…
– Моннан соң секретный бүлектә эшли алырсыңмы?
– Әйтә алмыйм, иптәш подполковник. Тагын берәр нәрсәне онытып калдырудан куркам.
Часть командиры белән штаб начальнигы бер-берсенә мәгънәле караш ташлап алдылар. Бу күп нәрсә турында сөйли иде. Аларның карашында Гафурга карата шик чагылып узды. Ә Гафурга нәкъ менә шушы нәрсә кирәк иде. Часть командиры Гафурның күзләренә карап:
– Димәк, онытып калдырмам дип гарантия бирә алмыйсың?
Бу – сөйләшү барышындагы төп сорау иде hәм Гафур хәзер үзен корган планы барып чыгарлык итеп тотарга тиеш иде. Ул икеләнмичә җавап бирергә үзендә көч тапты:
– Юк, иптәш полковник, гарантия бирә алмыйм. Нигәдер зиhенем таркауланды…
– Ярый, башка без сине тоткарламыйбыз.
Шушы сүзләрдән соң Гафур, кырт борылып, кабинеттан чыгып китте. Ул сөенеп куйды, төп сүзне курыкмыйча әйтә алды бит. Бу аның штаб коллыгыннан котылуы иде. Күп тә үтмәс, аны башка эшкә күчерерләр. Секретный документ югалта язган солдатны бүлектә озак тотмаячаклар. Кемнең үз өстенә андый җаваплылыкны аласы килсен. Ул бит кистереп әйтте: «Гарантия бирә алмыйм…» – диде.
Октябрь бәйрәме якынлашып килә иде. Кичен частьның зур клубында тантаналы җыелыш булды. Кичәнең рәсми өлешендә докладлар сөйләнде, аннан соң бәйрәм уңаеннан частьта хезмәт итүчеләргә төрле дәрәҗәләр (званиеләр) бирү мәрәсиме, соңыннан үзешчәннәр концерты булды. Шул исәптән, моңарчы рядовой булып йөргән Гафурга да ефрейтор дәрәҗәсе бирделәр. Моннан соң аның яшел погонында бер кызыл тасма булачак.
Бәйрәмнән соң Гафурны комендант взводына күчерделәр. Гафур моңа бик сөенде, чөнки комендант взводында хезмәт итүчеләр частька керә торган КППда (контрольно-пропускной пункт) график буенча дежур торалар. Аларның шуннан башка вазифалары юк. Иң кадерлесе: анда буш вакыт күп, сине төне буе йоклатмыйча штабка чакырып изаламаячаклар. Гафур өчен бөтенләй яңа тормыш башланды. Ә буш вакытны ул әрәм-шәрәм итмәячәк, аның әле тагын ике ел хезмәт итәсе бар. Шушы вакыт эчендә ул частьның бай китапханәсенә йөриячәк. Аның бик тә, китаплар дөньясына чумып, белемен арттырасы килә. Ул үзендә шундый ихтыяҗ тоя, рухы шуны таләп итә. Бу китапханәне мәктәп, авыл китапханәләре белән чагыштырырлык та түгел. Гафур хезмәт иткән җирдә, космос белән бәйле мәсьәләләр хәл ителгәнгә, монда хезмәт итүчеләр дә нигездә интеллигент хәрбиләрдән тора иде. Шул сәбәпле булса кирәк, китапханә дә гаҗәеп бай. Ерак Бурятиядәге бу частька ул кадәр китапны каян туплап бетергәннәрдер, шаккатмалы. Күрәсең, үзәктән, Мәскәүдән китерткәннәрдер, башкача булмас. Китапханәгә рус телендәге әдәби журналларның күбесе ай саен килеп тора. Почта бүлегендә хезмәт итүче бер таныш егетнең әйтүенчә, офицерларның күбесе журналларны өйләренә дә яздырып ала икән. Чыннан да, частьта зыялы, тәртипле, рухи ихтыяҗлары гаять зәвыклы офицерлар хезмәт итә. Бу нәрсә аларның солдатларга карата мөнәсәбәтләрендә дә бик ачык чагыла иде.
Шулай итеп, Гафур комендант взводында хезмәт итә башлады. Алар график буенча көнен-төнен дежур торалар, икенче пост станциянең капка төбендә урнашкан. Көндезләрен КПП аша халык күп йөри, часть тышындагы өч катлы берничә йортта офицерларның гаиләләре яши. Офицерларның хатыннары да төрле җирләрдә эшли. Ә менә төнлә дежур торулары бик тыныч. Берәр китап аласың да төне буе укып утырасың. Гафур мондый җиргә эләгүенә бик шат иде.
Взвод командиры озын торыклы, какча гәүдәле Рязань егете сержант Карпов, хезмәт вакытын тутырып, тиздән өенә кайтып китәргә җыена иде. Егетләр арасында аның урынына кемне куярлар икән дигән сүзләр йөри. Ике ай да үтмәде, кайтып китәр вакыты килеп җитте. Сержантны өенә зурлап озаттылар. Ул китәсе көнне комендант взводын штаб каршына тезделәр, командир үзе чыгып, кыска гына нотык сөйләде, күкрәгенә барлык значокларын таккан Карповка яхшы хезмәт иткәне өчен рәхмәтен белдерде. Аны башкаларга үрнәк итеп куйды.
Карповны озатканның икенче көнендә Гафур өчен көтелмәгән вакыйга булып алды. Часть командиры приказы белән аны комендант взводы командиры итеп билгеләделәр, бер үк вакытта кече сержант дәрәҗәсе бирделәр. Ни өчен сайлаганнарын Гафур үзе дә аңламады. Бәлки штабта эшләүнең файдасы тигәндер, бәлки тырыш, тәртипле булуын исәпкә алганнардыр. Кыскасы, бу хәл Гафур өчен сер булып калды. Бер сүз белән әйткәндә, ул хәзер взвод белән идарә итә, үзенә буйсынган солдатларның тәртибе өчен җавап бирә. Ә төрле мәсьәләләрне штабтагы майор Косенко белән киңәшеп хәл итә.
Взвод командиры итеп куелу Гафурга яңа мөмкинлекләр ачты. Иң мөhиме – хәзер буш вакыты барлыкка килде. Ул бу хакта күптән хыяллана иде. Аның күптән рәхәтләнеп китапханәдә утырасы килә иде. Менә инде хәзер китапханә залында «Новый мир», «Знамя», «Юность», «Наука и жизнь», «Иностранная литература» журналларын караштырып, «Литературная газета»ны укып утырырга вакыты бар. Бу газета ил күләмендәге бик кискен мәсьәләләрне күтәреп чыга, аларны укыган Гафурның карашлары тирәнәя, киңәя бара иде. Газетаның чын мәгънәсендә интеллигенция ябырылып укый торган басмага әверелүен Гафур бик ачык күрде. Чит ил язучыларыннан Джек Лондон, Эрнест Хемингуэй, француз язучысы Экзюпери әсәрләрен ул бик яратып укыды. Китапханәдә рус hәм совет әдәбияты, чит ил әдәбияты классиклары томнары белән шүрлекләр тулган иде. Өстәвенә, китапханәче ханым, теләгән китапны сайлап алырга рөхсәт итә, андый солдатларга аеруча ягымлы була иде. Гомумән, китапханә шулкадәр бай, ул бер дә зур шәhәр китапханәләреннән ким түгел иде. Бурятиянең ачык даласында урнашкан бер хәрби частьта шулкадәр байлык туплансын әле, искитмәле хәл!
Берзаман Гафурның рус телендәге китапларны гына түгел, ана теле, татар телендәге китапларны да укыйсы килә башлады. Армиягә хәтле авылда яшәгәндә ул телне табигый нәрсә дип кабул итә, аның кадере hәм кыйммәте турындагы фикерләрдән ерак тора иде. Армиядә хезмәт итә башлап, даими рус мохитендә яшәү, аңарда туган телең турында төрле уйлар кузгатты. Дөресрәге, бу туган якны сагына башлау галәмәте иде. Әлеге җирсү Гафурда акрынлап уянды hәм торган саен көчәя барды. Аның берәр кеше белән татарча сөйләшеп утырасы, хыялланасы, ахыр чиктә берәр татар китабын укыйсы килә иде. Ул матур телле Фатих Хөсни, Әмирхан Еники кебек язучыларның әсәрләрен исенә төшерде. Казакъчадан татар теленә тәрҗемә ителгән «Абай» романының гүзәл теле дә үз вакытында нык тәэсир иткән иде (аны Кави Нәҗминең җәмәгате Сәрвәр Әдhәмова тәрҗемә иткән иде шикелле). Гафур шуны аңлады – чит җирдә, үзгә тел мохитендә яши башлагач үзеңнең бөтенләй башка халык вәкиле, татар кешесе булуың исеңә төшә, шул вакытта үз телеңне сагыну, күңелеңдә аның кадерен белү тойгысы уяна икән. Гафур күңелендә уяна башлаган бу тойгы туган җирне сагыну белән бәйле «җирсү» сүзенә бик якын тора иде, русларда ул «ностальгия» дип атала иде сыман. Бу сүзне Гафур әле мәктәптә укыганда бер шигырь җыентыгында очраткан иде. Шул чакта ук ул аның күңеленә кереп калды. Менә хәзер бу сүз тагын исенә төште hәм рәхәт булып китте. Нинди матур бит безнең ана теле!.. Ул авыл мәктәбендә рус теле белән рус әдәбияты укыткан әнисенә посылка белән берничә татар китабы җибәрүен сорап хат язарга булды. <…>


Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
Башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=40261

Сурәт: pixabay.com