Уены–чыны бергә

22.12.2017

Истәлекләрдән


old-books-1941274_960_720 (1)

…Мин беренче тапкыр Галимҗан Ибраһимов фатирына бардым. Өстәле өстендә бармак төртерлек тә ачык-буш җир күренми, ике башына китаплар, кулъязмалар өелгән. Урталыкта эреле-ваклы төрле кәгазьләр чәчелеп ята. Нинди кәгазь туры килсә, шуңа язылган кулъязмаларны күргәч, минем исемә бер хәл килеп төште: Оренбургта чагымда «Шура» журналында бастыру өчен Риза Казыйга бер нәрсә биргән идем. Ул, кулына алгач та, көлеп куйды:

— Үзең, Америка язучылары шикелле, нинди кәгазь туры килсә, шуңа язгансың икән, — диде. Мин Риза Казыйның әлеге сүзләрен искә төшереп:

— Чынлап та, әллә син дә шуларга иярәсеңме? — дидем.

— Мин Америка язучыларының нинди кәгазь туры килсә, шуңа язулары турында бернәрсә дә белмим, — диде Галимҗан Ибраһимов. — Әмма мин шуны әйтергә телим: төрле язучыда төрле гадәт бар. Мәсәлән, Көнчыгыш сарай шагыйрьләреннән берсендә шундый гадәт булган диләр: ул, бераз язган саен, иягендәге сакал бөртеген йолкып ала икән. Хан моның белән кызыксына да аңа боерык бирә. «Менә шул турыда бер шигырь яз, ләкин сакалыңа кагылма!» — ди. Шагыйрь утыра да утыра, ләкин барып чыкмый, башы эшләми. Бармакларын сакалга таба суза башлады исә, хан боерыгы җибәрми. Иң азагында шагыйрь хан катына килә: «Юк, ханым-солтаным, башымны киссәң дә булмый, мин сакал бөртеген йолкымыйча бер юл да яза алмыйм», — ди.


«КУ» журналының 4нче (апель, 2015) санында басылды.

фото: pixabay.com (фон); Г.Ибраһимов сурәте — google.ru