Яңалыклар

21.11.2017

«Раббым, бу сабыйны үзеңә ал,» — дип баламны йөрәгемнән җибәрдем. Ә икенче көнне…


bala
Бу бала яшәмәячәк, исән калган очракта да, гомерлек инвалид булачак – күрмәячәк, ишетмәячәк, берни аңламаячак дигән табибларның котычкыч сүзләре Мөслимә Вәлиуллинаның колагында әле дә яңгырый. Төпчек уллары, чыннан да, берничә тапкыр яшәү белән үлем арасында була. Әмма табибларның хөкем карарына, күпсанлы куркыныч диагнозларга карамастан, ул исән, ул яши. Әле алай гына түгел,  ул хәзер инде йөрергә өйрәнеп килә, сөйләшергә омтыла.

Ибраһим Мөслимә (паспорт буенча Диана)  һәм Тәүфыйк Вәлиуллиннар гаиләсендә бишенче бала. Мөселманнар арасында ишле гаиләләр сирәк түгел. Менә Мөслимә белән Тәүфыйк та Аллаһы Тәгалә биргән нарасыйларны шөкер итеп кабул итә. Алар 18 яшьлек Алсуларын кияүгә дә биреп өлгергәннәр, бүген инде ул үзе дә әни булган. Габдуллага 13 яшь – ул 7 сыйныфта укый, ә 10 яшьлек Зәйнәп  4 сыйныфта белем ала. Мөхәммәдкә 8 яшь – ул 2 сыйныф укучысы. Ә иң кечкенәләре, чын баһадирлары Ибраһимга инде 2 яшь 9 ай.

— Гаиләдә күп бала үстерүе авыр түгел. Бер бала белән авыррак дияр идем. Өч-дүрт бала тәрбияләү ул инде күпкә җиңел. Чөнки алар бер-берсен тәрбияли дә, өй эшләрендә дә ярдәм итешә. Ә гаиләдә бер генә бала булганда, бөтен тәрбия, бала карау, өй эшләрен башкару бер әни кеше җилкәсендә. Шуңа да гаиләбезнең ишле булуы – ул безнең өчен йөк түгел, сөенеч кенә. Авыру бала тәрбияләү генә җиңел түгел. Бөтен игътибар, бөтен көч аңа, бөтен уйлар, борчу-кайгылар аның турында, — дип сөйли Мөслимә.

Мөслимәнең биш йөклелеге дә бик яхшы уза. Ул үзен яхшы хис итә, бернинди тайпылышлар, зарлар булмый. 4 баласы кебек үк бишенчесе дә сау-сәламәт туарга тиеш була. Әмма карында яхшы үсеш алган, авырлыгы 4 килограмм, буе 58 сантиметр булып җитлеккән баланы “табиблар хәрап итте”, дип сыкрана Мөслимә.

— Юдино бистәсендә яшәгәч, без 4 нче бала табу йортына карый идек, әмма ирем белән уйлаштык та, 1 нче бала табу йортына эләгү ягын карадык. Алдан сөйләшеп, шунда бала табуны килештереп куйдык. Йөклелегем бишенче булганга, бала табу йортына алданрак салдылар. Беренче төндә үк бала белән нидер булганын сизәм, карында ул шулкадәр тынгысызлык күрсәтә башлады. Икенче көнгә мине КТГга җибәрделәр. Бала үзен начар хис итә икәне ачыкланды. УЗИда баланың муены өч тапкыр кендек бавына уралган булуы ачыкланды. Консилиум җыеп, ашыгыч рәвештә бала таптырырга булдылар. Башта кесарево ясамакчылар иде. Әмма аннары хастаханә мөдире килеп карап, “Үзе табачак ул, тапканын сизми дә калачак”, дип кырт кисте, — дип авыр хатирәләрен яңарта 5 бала әнисе.

Препаратлар ярдәмендә аның бала табуын тизләтәләр. Алдагы дүрт баласын ул 10 сәгать тудырса, бу юлы барысы да ике сәгать эчендә тәмамлана. Кызганычка, ахыры гына сөенечле булмый. Бер гөнаһсыз сабый дөньяга туар-тумас чак кына гомере белән хушлашмый.

— Мине нигәдер тезләндереп таптырдылар. Бала тудырганда, ирем янымда иде. Ул барысын да үз күзләре белән күреп торды. Баланың башы күренгәндә, ул алсу төстә иде дип әйтә. Һәм аннары секунд эчендә ул зәңгәрләнгән, шәмәхәләнгән. Табиблар ят-ят тизрәк, хәзер балаң буылып үләчәк дигәннәре хәтердә. Ә мин ята алмыйм – баланың башына утырырмын дип куркам. Йөгерешеп килде табиблар. Әмма барысы да берни эшләмичә, карап торалар. Шунда булса-булыр дип, ирем аяктан тотып кисәк кенә аркама әйләндереп яткыра. Баланы шунда тиз генә кысып чыгаралар. Кендек бавы муенына гына түгел, күкрәк турысыннан тәненә дә уралган булган. Кыска калган кендек бавы, баланы кысып чыгарганда, аны тәмам буа, — дип үзенең хәтендә булганнары һәм ире сөйләгәннәре белән уртаклашуын дәвам итә Мөслимә.

Бала еламый да, суламый да. Табиблар шунда ук балага җан өрү өчен, ул сулап җибәрсен өчен чаралар күрә. Бала кинәт чыелдаган тавыш чыгара. Һәм аны тизрәк реанимациягә алып китәләр. Баланың хәле бик авыр була, билгеле.

Икенче көнгә нарасыйны бала табу йортыннан республика клиник хастаханәсенә хирургия бүлегенә күчергәннәр.  Чөнки нарасый тиешле вакытта тышка чыкмый. Табиблар эш анал эчәгендә дип уйлый.  Кичекмәстән операция ясау кирәк дигән фикергә килә.

— Алып киттеләр баланы хастаханәгә, мин калдым бала табу йортында. Үз-үземне кая куярга белмим, йөземнән төс качты, бер көндә чәчләрем агарды, күз яшьләрем бер туктамый ага, акылдан язам дип торам. Шушы яңа туган сабыйны ничек инде кисәләр, дим. Бала туганнан алып, ике тәүлек буе бөтенләй йокламадым, коридор буйлап үрле-бирле йөрдем. Ирем хастаханәгә барып бала өстендә Коръән укыды. Әлһәмдүлилләһ, бала шунда тышка чыга башлады. Мин дә флюрографияләр ясап, икенче көнгә бала янына чаптым. Хирургиядә безне 1 атна тоттылар да, монда калдырырга мөмкинлек, урын юк дип, 1 нче балалар хастаханәсенә күчерделәр, — дип үз кичергәннәрен бәйнә-бәйнә сөйли бирә Мөслимә.

Казанның 1 нче балалар хастаханәсенә күчергәннән соң икенче көнгә – балага 7 көн була – анда менингит башлана. Инфекцияне балага бала табу йортында керткәннәр, дип саный әнисе. Әмма документларда бу инфекция – синегнойная палочка ана карынында булган дип язалар.

— Әмма бит болай була калса, анализлар күрсәтер иде, мине чиста балалар табу йортына берәү дә кабул итмәс иде. Бала тышка чыга алмаганда, клизма ясаганда инфекция керткәннәр дип уйлыйбыз. Чөнки ул нәкъ эчәклектә башланган диделәр. Шул рәвешле башта баланы буып үтерә яздыралар, аннары әле шуның өстенә менингит та өстәделәр, — ди Мөслимә.

Эчәктә башланган инфекция арка миеннән баш миенә менгән. Бөтен органнар үлек белән тулган. Табиблар баланы шунда ук медицина комасына керткәннәр. Монсыз булмый – мондый авыртуларга бала түзә алмаячак, шунда ук үләчәк, дигәннәр. Белгечләр менингитны антибиотиклар ярдәмендә җиңәргә тырыша. Әмма атна буе дәвалауның нәтиҗәсе булмый, баланың хәле авырая гына бара. Шушы хастаханәнең реабилитологы шул чакта бөтен Казанны аякка бастырып, коллегалары белән киңәшләшеп, дәвалауның икенче юлын таба. Һәм баланың хәле яхшыра башлый.

Аларны 2 ай реанимациядә тоталар. Бала яшәмәячәк, исән калган очракта да, инвалид, яшелчә сыйфатында гына булачак – күрмәячәк, ишетмәячәк, берни аңламаячак, ди табиблар. “Әлхәмдүллилләх, Аллаһы Тәгаләнең көч-кодрәтенә шөкер, әкренләп-әкренләп тырышабыз”, ди Мөслимә.

— Без бу бала белән Аллаһы Тәгаләдән шулкадәр могҗизалар күрдек. Менингит диагнозы куелгач, баланың хәле начарланганнан-начарлана гына барды. Шунда мин караңгы коридорда намазлыкка егылдым да үксеп-үксеп елый башладым. “Раббым, мин башка болай булдыра алмыйм, бу сабыйны үзеңә ал, ул атна дәвамында үлми дә, яшәми дә. Мин аны үз эгоизмым белән генә тота, аны интектерә алмыйм. Җәннәттә урыны булсын”, — дип баламны йөрәгемнән җибәрдем. Ә икенче көнне аның хәле җиңеләйде. Бу менә беренче могҗиза булды, аннары алга таба могҗиза артыннан могҗиза күрдек. Табиблар үзләре дә шакката. Нишләтәсез сез бу баланы, диләр. Ә без бары тик догалар укыйбыз, — дип ачына Мөслимә.

Ибраһимга 11 диагноз куелган була. Һәм барысы да гаять катлаулы, гомер өчен куркыныч диагнозлар. Баланың ашказаны һәм үнәч арасында клапаны эшләми, соңрак гидроцефалия ачыклана. Бала сукыр, кендек бавы бөтен күз күреме нервларын буган дип тә әйтәләр. 5 айда нарасыйда гемапарез (ДЦП) икәне ачыклана. Синдром Веста ( эпилепсия) һ.б. гаять катлаулы диагнозлар куела. 4 тапкыр ул үлгәннән кала, 4 операция кичерә. Баланың әти-әнисенә күрергә туры килгәннәрне берәүгә дә кичерергә язмасын.

— Хәтта сукыр булачак дигән бала бүген күрә. Ирем аның күзләренә танышларыбыз Хаҗдан алып кайткан зәм-зәм суы тамызды. Могҗизаларның тагын берсе шуннан соң балабызның күзләре ачыла башлау булды. Хәзер безнең бер диагноз – гемапарез гына калды. Моны инде дәвалауга күп еллар кирәк булачак. Дөрес, хәзер безгә яңа диагноз куйдылар – психик-сөйләм тоткарлануы. Билгеле, без акыл ягыннан, сөйләм ягыннан, реакция буенча артта калабыз. Бу аңлашыла да — бала нинди авыр иде бит. Әмма без аны бер дә шелтәләмибез. Ул безнең баһадирыбыз, бик тә тырыша. Хәзер менә беренче адымнарын ясый башлады – диваннан өстәлгә, өстәлдән диванга кадәр йөгерә. Әмма, билгеле, бер уңышыбыз да җиңел генә бирелми. Алга таба да уңай динамика булсын өчен күп һәм даими шөгыльләнергә кирәк.

Хәзерге вакытта Ибраһим 2 атна саен “Беренче адым” реабилитация үзәгендә тернәкләнү уза. Дәвалануга таләп ителгән 270 мең сумны аларга “Зәкать” фонды җыярга ярдәм иткән.  Вәлиуллиннар гаиләсе бу сумманы озагракка җиткерү өчен иң мөһим дәвалануларны гына ала  — массаж, лфк һәм энә терапиясе. Әмма болай булганда да, бу сумма 4 айга гына җитәчәк, ә тернәкләнү курслары өзлексез булырга тиеш.

Ишле гаиләнең, билгеле, матди мөмкинлекләре бик чикле. Гаиләдә әтиләре берүзе эшли. Баланың инвалидлык буенча пенсиясен аның үзенә, аны аякка бастыруга гына тотарга тырышалар. Әмма 1 массаж сеансы гына 2 мең сум торганда, бу акчалар гына җитәрлек түгел, билгеле…

 

 


Автор: Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат