Габдулла Тукайның Чиләбедәге һәйкәле
Чиләбе шәһәрендә Тукайга һәйкәл 2020 елның 1 октябрендә ачыла. Сынның авторы – Златоуст сынчысы, Россиянең атказанган рәссамы Александр Лохтачёв. Һәйкәлнең биеклеге (күтәртмәсе белән) 2 метр 20 см. Бронзадан коелган. Ул Воровский урамында яңа барлыкка килгән скверда урнаштырылган.
«Уфада берничә генә көн хәл җыйгач, Баттал әфәнде белән вокзалга киттек.
Троицкигә сәфәр. Поезд кузгалыр алдыннан билетнең бераз хатарак алынганы
вә кире кайтарырга мөмкин түгеллеге аңлашылды. Чөнки без Чиләбегә
туп-туры, туктамый бара торган поезд билете алганбыз. Дөрестән дә, безгә
Чиләбедән бер станса бире – Полетаевкага туктый торганга алырга кирәк
булган. Баттал әфәнде минем баруым тугърысында Чиләбедә Галиевләргә
телеграм белән игълам итәргә уйлады. Мин рәд иттем1. Чиләбедә вокзал
тирәсендә бер номерда ял итеп, аннан соң ат яллап, кире Полетаевкага кайтырга
карар бирдем.
Шулай итеп, видагълашып, Чиләбегә киттем. Чиләбе вокзалына төшсәм,
өст-башы яхшы бер мөселман миңа тугъры карый вә һаман янымнан бара.
Мин сизенеп:
– Абзый, сез мине таныйсыз мәллә?
– Сез фәлән түгелме?
– Әйе.
– Мин Галиев булам. Сезне алырга килдем.
Вокзалда берәр стакан кофе эчкәч, әйберләрне сакларга биреп, Чиләбенең
каласына юнәлеп, Галиевләрнең йортына килдем. Чәй янында хата билет
алганнарны сөйләп, Троицкигә барырга берәр иптәш юкмылыгын сораштым.
Бу мөхтәрәм әфәнделәр, мин аштан соң ятып хәл җыеп торганчы, иптәш тә
тапканнар. Ат та киләчәк булган.
Бераздан атлар килеп, Троицкигә бара торган бер приказчик юлдаш
булып, Полетаевкага юнәлдек. Юлымыз күңелле. Ике тарафы урман. Көн
матур. Җилсез. Кояшлы. Җылы. Иптәш белән Троицкидә вәгъдә куешкан
тройкалы ике нимес вояжеры безне урманда туктап көтәләр икән. Аларга
юлыктык. Свежесть вә здоровье дигән нәрсәнең мөҗәссәме2 булган бер
вояжерымыз3, яшел чирәмгә утырып, авыз гармуны уйный. Ул шул гармунында
такмаклардан, тансылардан алып, озын арияләргә кадәр – һәммәсен уйный.
Ул тәмәке урынына кесәсендә калай тартма белән ландрин манпасие йөртә
икән. Тартмасын ачып, безгә дә тәкъдим итте. Гармунны уйнагач, манпасине
суыргач, без тарантасларга менеп киттек. Тройка алдан, без арттан. Тузан куба.
Безнең пар ат кына булса да, аларның тройкасыннан һич калышмый, әтраф
мужикларның ихтыярсыз дикъкатен җәлеп итәбез. Шулай күңелле рәвеш
барганга, Полетаевкага җиткәнебезне тоймый да калдык.
Төнлә поездга утырдык. Берзаман таң аткан, кояш күтәрелгән. Мине вагонда
берәү уята. Поездда бер кеше дә калмаган. Буп-буш.
– Габдулла әфәнде сезме?
– Мин.
– Мин Габдерахман мулладан4, алырга килдем.
Чыгып атка утырдым. Шәһәргә киттем. Габдерахман хәзрәткә барып кердем.
Нәкъ аш вакыты. Аштан соң беренче стакан кымыз эчеп, ахры, наконец,
авызга кымыз тиде. Мине кымыз өчен Уфага бару фикереннән кайтаручы
вә андагы кымызның җәгълилеген5 сөйләүче вә яз көне кымыз эчәргә үзенә
чакырып вәгъдә алып китүче ушбу Габдерахман хәзрәт иде. Троицкидә
берничә көн генә торгач, сахрага, шәһәрдән егерме биш чакрым җиргә киттем.
Анда хәзрәт тарафыннан ялланган казакълар аның йөзләп баш биясен савып,
бүтән малларын көтеп торалар. Ике киез өйдән гыйбарәт шул казакъ авылына
өченчегә миңа махсус чатыр тегелде.
Шәһәр смрадыннан, завод агуыннан, бозык һавадан качып чыгып, арбадан
парахудка, парахудтан поездга күчә-күчә, эштән чыккан мин бичара ахры бер
рәхәткә, тынычлыкка барып егылдым. Бу – сахра. Бу – казакъ җире. Әүвәл,
«бисмиллаһи» дип, бер чишенеп ташладым. Коры степь һавасы. Сөт, каймак,
теләсәң коен, әле генә сауган саф кымыз. Бүген генә суйган ит. Бөтен нәрсә
табигый, бөтен нәрсә алдаусыз».
Габдулла Тукай «Мәкаләи махсуса», 2012 ел.
Чиләбе шәһәрендә Тукайга һәйкәл 2020 елның 1 октябрендә ачыла. Сынның
авторы – Златоуст сынчысы, Россиянең атказанган рәссамы Александр
Лохтачёв. Һәйкәлнең биеклеге (күтәртмәсе белән) 2 метр 20 см. Бронзадан
коелган. Ул Воровский урамында яңа барлыкка килгән скверда урнаштырылган.
Күтәртмәсенә рус телендә:
Великий татарский поэт
Габдулла Тукай
1886–1913
дип язылган.
Шагыйрь бөтен буена, пәлтәдән һәм түбәтәйдән сурәтләнгән, уң кулында
ачык китап.
1 Рәд итү – каршы төшү.
2 Мөҗәссәме – гәүдәләнеше
3 Вояжер – сәүдә агенты.
4 Габдерахман мулла — Габдерахман Рахманкулов, Тукайны Троицкига чакыручы кеше.
5 Җәгълилек – ясалмалылык.
«КУ» 08, 2026
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев