Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ясалма теш. Ясалма каш. Ясалма тел...

Вакыт узып, ясалганнар юкка чыга. Телең бетәр, тик оятың ничек чыдар?

Ясалма теш. Ясалма каш. Ясалма тел.

Үзе татар – ә теле юк. Ела йә көл.

Һәр җөмләсе чалыш-чолыш, хәзер бата!

Кайда синең, балакаем, анаң-атаң?

Кем өйрәтте сөйләшергә, кайда телең?

Авызыңда бәлеш пешә, әллә белен?

Гасырларда бар нәселең телне белгән!

Шушы тарих бетәрмени синең белән?

Вакыт узып, ясалганнар юкка чыга.

Телең бетәр, тик оятың ничек чыдар?
 

 

"КУ" 02,2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин!!!