Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әрмән «шаһзадәсе» мәхәббәте (дәвамы)

Мандарин бакчасындагы су юлы ерганаклары да күз уңыннан читтә калмады. Димәк, яңгыр яуганда ланшафт барыбер үзгәрә, ерганаклар ясала, еллар уза торган саен тирәнәя. Моның белән көрәшү дә мәгънәсез бит, табигать барыбер үзенекен итәчәк. Кыскасы, тау кыегындагы йорт турындагы хыялымның мәгънәсезлек икәнен бик тиз аңладым.

(Сәяхәтнамәне башыннан укыгыз)

Иске хыялдагы иске йорт

Октябрь кояшы шактый биек күтәрелеп, кыздыра ук башлады.
Ишегалдындагы эскәмиядә утырган килеш, җылыдан изрәп,
күзләремне йомдым. Йөземне бераз булса да кояш алсын, Татарстанда
мартка кадәр аяз күк йөзе күрәсем юк... Җылы нурлардан изрәгән
песи кәефе ике минутка да бармады, тынгысыз җаным кыбырсый
башлады.
Күзләремне ачып, тагын бер кат таш йортка, аның тирәсендә үскән хөрмә агачларына, каршы якта күкрәп утырган каштанга күз салдым
да имәнеп киттем. Тау кыегындагы бу йорт шулкадәр таныш булып
тоелды ки, әйтерсең бирегә күп тапкырлар килгәнем, аңа нәкъ шушы
ноктадан сокланып карап торганым бар. Кайда күрдем соң мин аны?!
Хәтер архивындагы иллюстрацияләр чылт-чылт итеп бер-берсенә
тоташкач, бер рәсемне актарып чыгарды: «Оныттыңмыни?! Бу бит шул
үзе – син хыялланган, майлы буяулар белән альбомга төшергән йорт!»
Сөйләсәң, кеше ышанмас, әмма бу чыннан да күптәнге хыялымның
чынбарлыктагы чагылышы иде. Берничә ел дәвамында күз алдына
китереп, ваклыкларына кадәр уйлап, рәсемгә төшергән үз йортым!
Ул йортның беренче каты өлешчә җиргә батып тора. Минем хыялда
анда подвал урнашырга тиеш. Җир өстенә чыккан өлешендә аш
бүлмәсе, бер яки ике йокы бүлмәсе урын алган. Зур тәрәзәләре кояшка
карый. Бу катта кыш көне яшәргә, җәен икенче катка күченергә мөмкин.
Икенче каты – тулаем җир өстендә. Алгы ягында – террасалы киң
балкон урнашкан. Анда утырып, җиләк-җимеш бакчасына карап чәй
эчәргә, кояш баешын күзәтергә мөмкин. Артта кимендә ике зур бүлмә,
гардероб булырга тиеш. Йорт артында алма бакчасы ясалган, биредә
ул – мандарин бакчасы.
Кулымдагы бәйләмне барлап, эреле-ваклы ачкычларны санап чыктым:
төгәл тугыз ачкыч! Мультфильмнардагы байбичә кебек, бу бәйләмне
имән бармагыма элеп әйләндермәкче булдым – әйләнмәде. Авыр.
– Йә, алпавыт абыстай! Әйдәгез биләмәләрегез белән танышыйк!
– дидем үз-үземә.
Искереп онытылган хыялларым төсле бу йорт та иске иде. Узган
гасырның 60-70 нче елларында салынган булырга тиеш. Урыны-
урыны белән коела башлаган бетон диварларның күптән сипләү
күрмәгәне аңлашыла.
Беренче катта, йортның тауга кереп торган өлешенең алгы ягында,
җәйге аш бүлмәсе, өстәл, урындыклар урнашкан. Биредә үк кош-
кортка дигән бодай, эт-мәчегә дигән коры ризыклы капчыклар урын
алган. Йортның бу өлеше татарлардагы мал өе кебегрәк функцияне
үти икән. Урамга караган ягы ишегалдыннан тимер челтәрле койма
белән бүлеп куелган.
Бу аш бүлмәсенең тауга батып торган түр өлешендә, капчыклар
артында киң ишек урнашкан. Бикле. Бәйләмдәге ачкычларның берсен
яратып, калын, авыр ишекне ачып, эчкә үтүгә юеш салкын һава битемә
капланды. Гадәттә, куркыныч фильмнар шулай башлана: артык
кызыксынучан кеше теләсә кая борынын тыгып йөри дә аннан ничек
котылырга белми. Телефонымның фонарен кабыздым: шәраб базы икән
бу. Ишек янындагы дивардан олы рычаг чыгып торганын күреп, шуны
өскә күтәрдем. Шалт-шалт итеп, биш-алты урында ут кабынды. Ачылган
манзара тел шартлатырлык иде. Дивардагы киштәләр, идән буйлап ун-егерме литрлы пыяла шешәдә шәраблар тезелеп киткән. Калын тузан
каплаган бу шешәләрнең һәркайсына елы, шәрабның төре һәм ясалу
ысулы язылып, скотч белән ябыштырылган. Бәлки тагын да озаграк
торганнары булгандыр, әмма мин күргән иң иске шәрабка сигез ел иде.
Буш киштәләр артында тычкан тишекләре күп булуын күргәч,
тау кыегындагы йортның беренче үзенчәлегенә төшендем: биредә
тишекләр идән ярыгында түгел, диварда була икән. Бер яктан, бу
аңлашыла да: монда кимерүчеләр синең территориядә түгел, ә син
аларда кунакта. Җир астына кергәнсең икән, шулай дип аталадыр
инде. Мондый хәлне гомеремдә дә күргән юк иде: тычканнар диварны
турыга тишкәләп, бетоннан челтәр үреп куйган.
Ишек артындагы бетон идәндә ярты литрлы йөздән артык пластик
шешәдә чача тезелеп утыра. Мондый байлыкны ничек итеп чит
кешегә ышанып калдырмак кирәк?! Хәер, хуҗалар миннән бирегә
килгәнче үк: «Исерткеч эчемлекләргә мөнәсәбәтегез ничек?» –
дип сораган иде. «Без шәраб ясау белән шөгыльләнәбез, иң яхшы
шәраблардан авыз итәрсез», – дип тә әйттеләр. Күрәсең, сынаулары
булган, «бөтенләй эчмим, спиртлы эчемлеккә карашым бик начар»,
дигән җавабым боларның күңеленә хуш килгән. Югыйсә шәраб базы
ачкычын алай җиңел генә калдырып китмәсләр иде.
Беренче катның җиргә чыгып торган өлешендә, ишектән
кергәч тә, сул кул якта кышкы бәдрәф, каршыда олы бүлмә белән
берләштерелгән кышкы аш бүлмәсе, уң якта түрдә хуҗалар бүлмәсе,
кунак бүлмәсе урнашкан. Беренче каттагы диварга таштан ясалган
йөзем агачы сынына, диварлар буйлап урнаштырылган шкафларга,
андагы бәллүр савыт-сабага караганда, биредә кайчандыр бик җитеш
тормышлы гаилә яшәгәне күренеп тора. Мөгаен, шәраб белән дә
беренче буында гына шөгыльләнмиләрдер.
Беренче катны тулаем бикләп, урамдагы таш баскыч аша икенче
катка күтәрелдем.
Грузиядә, Абхазиядә урнашкан йортларның шундый үзенчәлеге бар:
җылы якта икенче катка баскыч бездәге кебек өй эченнән түгел, ә урам
аша уза. Бу өйдәге квадрат метрны да экономияли, уңайлы да. Еш кына
хуҗалар нәкъ менә икенче катта яши, беренче катны хуҗалык эшләре
өчен яраклаштыра. Аста, гадәттә, мунча, кер юу урыны, остаханә кебек
бүлмәләр урнаша. Тик биредә башкача: хуҗалар беренче катта яши,
икенче катны кунаклар өчен генә тоталар, ахры.
Йортның өске катына вакыт машинасында килеп эләксәң, кайсы
чорда икәнеңне аңлый алмыйча гаҗиз булыр идең, чөнки анда бу
гасырдан берни дә юк. Дивар буйлап сузылган иске стенка 80 нче
еллардан булырга тиеш. Аның эче шыплап тулган савыт-саба тагын
да искерәк. Бәллүр бокаллар арасындагы фарфор сервизлар 60-70
нче елларга алып китә. Идәндәге киң борынгы келәм, агач тоткалы диван белән креслолар 80 нче елларны хәтерләтә. Түрдәге бом-бокс
– 90 нчы еллардан. Янәшәсендә үк торган патефонның чемоданына
«Московский патефонный завод 1956 год» дип язылган. Бүлмәләр
арасындагы диварга сөяп куелган фортепианоның бөтен ягын карап
чыктым, әмма ничәнче елда эшләнүен таба алмадым. Анысы патша
заманыннан ук калган, ахры.
Биредәге олы бүлмә аша узгач, түрдә яшел һәм зәңгәр төстәге ике
бүлмә бар. Мин яшеленә урнаштым. Зәңгәреннән гардероб ясаганнар.
Биредә рәт-рәт элгечләрдә хуҗаның һәм хуҗабикәнең киемнәре эленгән.
Икенче каттагы тагын бер бүлмә бөтенләй тәрәзәсез. Бу – кладовка.
Монда зур алюминий савытта өч төрле он, шикәр, дивардагы
киштәләрдә күптөрле консервалар тезелеп киткән. Мөгаен, тауларда
бер-бер хәл булып, цивилизациядән аерылып калсаң дип әзерләнгән
запаслардыр.
Йортны карап чыккач, бәйләмдә тагын ике ачкыч калды.
Аларның берсен йорт каршында торган бер катлы кирпеч
корылмага – бу хуҗалыктагы бердәнбер цивилизация почмагына
яраттым. Диварларына һәм идәненә ак плитәләр ябыштырылган бу
бүлмәдә ванна, кер юу машинасы, душ, раковина, бәдрәф, бойлер
урнаштырылган. Раковинага әле краны куелмаган, барыбер кулланып
булмый. Суы гел агып утырмасын дип, Арминэ шушындагы бәдрәфне
әйткән икән. Бойлер тумблеры астында торган зәңгәр кәлүшләргә
игътибар иттем. Боларны кияргә икәнен ничек онытмаска да, ничек
ток сугудан җан тәслим кылмаска инде?! Кер машинасын кабызгач
тотынырга ярамавын ничек кенә истә тотарга?!
Кулымдагы тагын бер зур ачкычны нинди ишеккә яратырга белмичә,
өйнең бөтен почмагын карап чыктым. Бакчада тагын берәр корылма
юкмы икән дип, таудан түбәнгә таба төшеп, мандарин бакчасын карап
мендем. Әйтүе генә җиңел, бакчаны урап менгәнче, телем билемә
җитә язды. Ул бакчаның печәнен чабып торалар икән, аны чапканда
да турыга түгел, бер якка авышып йөриләрдер. Нинди уңайсыз бакча!
Хуҗалар инде яшь түгел, бу бакчаны ничек карап бетерәләр икән?!
Ишегалдында да, өйдә дә баскычлардан атлап, таулы бакчада
менеп-төшеп йөри торгач, ишегалдындагы эскәмиянең төп функциясе
дә аңлашылды. Кояшка карап назланып утыру өчен түгел, сулыш
яңарту өчен икән ул.
Мандарин бакчасындагы су юлы ерганаклары да күз уңыннан
читтә калмады. Димәк, яңгыр яуганда ланшафт барыбер үзгәрә,
ерганаклар ясала, еллар уза торган саен тирәнәя. Моның белән көрәшү
дә мәгънәсез бит, табигать барыбер үзенекен итәчәк. Кыскасы, тау
кыегындагы йорт турындагы хыялымның мәгънәсезлек икәнен бик
тиз аңладым.
Йортның арткы ягында, бакчага карап торган җәйге аш бүлмәсендә иртәнге ашымны әзерләгәндә дә, кулымдагы билгесез ачкыч тынгы
бирмәде. Ахыр чиктә, урам капкасыныкы булып чыкты ул. Аны
бикләп, диңгезгә юл тоттым. Хуҗалар алдамаган, чынлап та, 20 минут
эчендә диңгез ярында идем инде. Сезон тәмамлануга карамастан,
халык кызына, хәтта коенучылар да күп. Ярдагы буш ятакларның
берсенә килеп, әйберләремне салдым.
Янәшәдәге ятакта кызынып яткан хатын минем якка күтәрелеп
карады. Идиллияне бозып, таш шыгырдатып борчып йөрисең, дигән
кебек бу караш.
– Әллә иптәшегезнең урынын алдыммы? – дидем.
– Юк, мин берүзем. Япа-ялгызым. Һәм миңа шулкадәр рәхәт! –
диде ул һәм кабат күзләрен йомды. Юк икән, шелтә булмаган.
– Мин дә берүзем, – дидем һәм ятакка җәелдем. – Миңа да бик
рәхәт!
Икебез дә кояшка карап, күзләрне йомган килеш әңгәмәбез дәвам
итте. Яңа танышым Новосибирскидан килгән Ирина исемле хатын
булып чыкты.
– Өч ел элек ирем белән аерылыштым, – дип сөйләде Ирина. – Шул
елны үз гомеремдә беренче тапкыр чит илгә ял итәргә бардым. Миңа
анда бик ошады, шуннан бирле үзем генә сәяхәт итә башладым. Иртәгә
туган көнем – 60 яшь тула. Менә, үземә Абхазиягә тур бүләк иттем.
– Бәйрәмегез белән сезне! Сәламәт булыгыз!
– Рәхмәт! Нишләп иртәрәк йөри башламаганмын икән дип үкенәм.
Гомерем ир көен көйләп, аның сүзе белән яшәп үтте. Картайдым
инде. Яңадан яшәсәм, бу хатаны кабатламас идем. Үз ихтыяҗларым
турында уйлап, үзем өчен яшәр идем. Бер кызым бар, аңа да гел
әйтәм: сәяхәт итәргә кирәк. Сез яшь әле, сәламәтлегегезне карагыз,
иргә генә бәйле булып яшәмәгез, сәяхәт итегез.
– Мин гел шулай яшим дә бугай инде...
– Сез үзегез генәме? Әйдәгез, кунакханәгә кереп, туган көнем
уңаеннан икебезгә бер шәраб эчәбез?! – дип тәкъдим итте Ирина.
Баш тарттым. – Алайса, әйдәгез, кунакханә каршында юл буендагы
киоскта кофе яки чәй эчәбез.
Монысына ризалаштым. Юньле-рәтле иртәнге аш та ашамаган,
ашказаным да үзен сиздереп талый башлаган иде. Тагын ярты
сәгатьтән шул киоскка киттек.
Бик гади эшләнгән будканың буеннан-буена киң такта кагылган
– өстәл буларак хезмәт итә. Шул такта буйлап тезелгән биек
урындыкларга утырып, чәй-каһвә эчәргә мөмкин. Будканың эче
тыштан ике яклы купе-тәрәзә белән аерып куелган.
Безгә буялган сары чәчле, зәп-зәңгәр күзле 40 яшьләрендәге хатын
чәй ясап бирде. Сөйләшеп киттек. Бераздан ул үзе дә эчке яктан
каршыбызга утырып, чәй агызып алды. Эклер белән чәй эчтек. Сәйдә иреннән качып, Төркиядән күчеп килүе, ялгыз яшәве, шушы урынны
арендага алып, бизнес ясавы, шул акчага баласын ялгыз үстерүе
турында сөйләде.
Бу кичне диңгездә кояш баеганны күреп булмады. Кояш кызарып
тәгәри башлаганчы ук, тавык-үрдәкләрне ашатасы бар дип, таудагы
өйгә чаптым. Уйларыма бирелеп кайта торгач адашканмын, йортлар
арасында буталып йөреп, тилмереп беттем. Текә таудан өскә үрмәләп,
кире төшеп, тагын үрмәләп, лычма тиргә баттым. Әлсерәп кайтып
кергәндә, кояш тау арты урманына яртылаш чумган иде. Ач кош-
кортым мин сипкән яртышар чүмеч бодайны чүпләде дә кунаклады.
Тауларга караңгылык үрмәләүгә кайдадыр еракта, субтропик
урманнарында шакаллар чинап-елап уларга кереште. Бу тавышлар
торган саен якынайды. Төнге 12 тулганда, бистә урамнарын тутырып,
шакал көтүләре узды, һәр койма, һәр капка каршына өерелеп килеп
шаркылдап көлгән сыман итеп улады, бистә этләре тилереп өрде.
Икенче катның террасасыннан шакалларның зур көтү белән безнең
капка каршында иснәнеп улавын, Тайга белән Франның капкага
сикерә-сикерә өрүен карап торып котым очты. Хуҗалар шакаллар
турында әйтеп, төне буе өй каршында да, капка алдында да баганада
ут булырга тиеш дип кисәткән иде. Мин баганадагы утны кабызырга
онытканмын. Аның өчен капка каршындагы щитовойга барырга
кирәк, өйдән чыгарга шүрләтә.
Мөгаен, уты янмаса, этләре өрмәсә, йорт хуҗасыз саналадыр.
Шакаллар койма астыннан казып булса да керәдер. Кыскасы, шул төнне
шакалларның һәр кич ауга чыгуын, урамнарда йөрүен күреп сабак
алдым: караңгыга калырга ярамый. Караңгы төште исә, таксины капка
төбенә чакыртасы һәм шунда кадәр үк кайтасы. Бу сәфәремдә диңгездә
кояш баешын күреп булмаячагын аңлаудан моңсу булып китте…

(Дәвамы бар)

Э Л Ь В И Р А  Ф А Т Ы Й Х О В А

 

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев