Әрмән «шаһзадәсе» мәхәббәте (сәяхәтнамә)
Диңгез турындагы хыялым көтелмәгән тәкъдим белән тормышка ашты: Кара диңгез буендагы ике катлы йортка дәшеп алдылар.
Эльвира Фатыйхова Кукмара районы Ядегәр авылыннан.
2009 елда Казан дәүләт университетының
журналистика һәм социология факультетын тәмамлый,
журналист. 2014 елдан Татарстан Журналистлар берлеге
әгъзасы, «Бәллүр каләм» премиясе лауреаты. Бүген дә
вакытлы матбугат белән даими хезмәттәшлек итә.
Эльвира әдәбиятка сәяхәтнамәләре белән килеп
керде: Казакъстан һәм Кыргызстанга, Хакасия, Тыва
республикаларына сәяхәтләре эзеннән язылган «Шаманнар
артыннан сәяхәт»е 2020 елда китап булып дөнья күрде.
Яшь иҗатчы каләмен драматургиядә дә сыный – 2024
елда Казан мэриясе оештырган «Алмачуар» пьесалар
бәйгесендә җиңү яулады.
Диңгез турындагы хыялым көтелмәгән тәкъдим белән тормышка
ашты: Кара диңгез буендагы ике катлы йортка дәшеп алдылар.
Хуҗалары чит илгә туйга китәргә җыена, атна-ун көнгә ихата
караучысыз кала, шундагы мәче белән этне ашатып, каралты-курага
күз-колак булып торырга кирәк икән.
Акыллырак берәү булса, ул ерак танышларының тагын да ераграк
танышлары аша килеп ирешкән бу гозереннән бераз шикләнеп калыр,
күбрәк сораштырыр иде, мөгаен. Бер белмәгән кешегә ышанып,
шундый зур йортны калдыралар микәнни? Хуҗалары кемнәр? Төгәл
адресы ничек? Тәгаен ничә көнгә? Шушы һәм башка сорауларына
җавап алгач кына ризалык бирер иде ул. Тик, ни кызганыч, ул кеше
мин түгел!
Зиһенемне «диңгез буендагы йорт» дигән сүзтезмә томалады,
ахры, шуны ишеткәч, күңелгә ник бер шик керсен дә, ник бер сорау
борчысын. Галәм кадәр чиксез фантазиям бу тәкъдимнең икенче
минутында ук диңгез ярында кызына, кичләрен шадра офык артына
кереп баткан кызыл кояшта хозурлана, ай юлында су чәчрәтеп коена, төннәрен диңгез өстеннән иң якты йолдызларны чүпли иде. Төштә
булса бер хәл, өннәремдә шулай саташтым.
Гәрчә болар күрмәгән әйберем дә түгел. Хәер, бер барып күргәннән
соң, диңгез гел хыялда яши икән. Һәрчак үзенә тартып тора. Елына бер
генә булса да, шул һаваны суламасаң, дулкыннарында чайкалмасаң,
яшәү көченә сусагандай, җаның әлсерәп, чиргә сабыша. Мөгаен, бу
ымсындыргыч тәкъдим дә минем әнә шулай чирләгән чакка туры
килгәндер. Бәхетемнән исереп, атна буе чемодан тутырганымны да
өзек-өзек кенә хәтерлим. Кыскасы, аңыма килгәндә, мин инде самолётта
билгесезлеккә очып бара идем. Йа Раббым, кая, кемнәргә барам мин?!
Казанда озатып калган пыскак, салкын октябрь яңгырыннан
соң каршы алган 20 градуслы җылы Сочи киче кабат гипнозлады.
Очкычтан чыгу белән чәчемне таратып сәламләгән диңгез җиле
курткамны салырга, изүемне чишәргә мәҗбүр итте. Күкрәк тутырып,
бер сулыш алгач, вакытны тизләтәсе, диңгез буендагы йортка тизрәк
барып җитәсе килә башлады. Тизрәк төн узуын, яр буена төшүемне
күз алдына китердем. Әйдә, вакыт, тизрәк чап! Ашыкканда, сәгать
телләре дә акрыная: башта очкычтан багажны көтеп җиткерә алмыйча
тилмердем, аннан әкрен барган таксидан төшеп, артыннан этәргәме
әллә дип, эчем яна башлады.
Болай да көчкә өстерәлгән таксист ярты юлда бөтенләй туктарга
булды. Машинадан чыгып, янәшәдәге киосктан тәмәке сатып алды
да көйрәтеп җибәрде. Бордюрга чүгәләп, тәмәке тартырга тотынды.
– Нишлисез сез? Тизрәк барып җитәргә кирәк, мине көтәләр! –
дидем, ишекне ачып.
– Борчылмагыз, хакы алдан билгеләнгән, артыгын алмыйм. Әлегә
юлда тоткарлыклар, барыбер тиз барып җитә алмаячакбыз. Өч
минуттан берни үзгәрми, – диде таксист.
Көньяк халыкларын күптәннән күреп беләм: ачуыңнан буылып
үлсәң дә, нәфрәтеңнән шартласаң да, аларга нәрсәдер аңлатып,
нидер эшләргә мәҗбүр итеп булмый. Таксист кына түгел, автобус
йөртүченең дә, салон тулы халык көтеп торганда ашарга кереп китүе,
барган юлда туктап, иркенләп тәмәке тартуы, юлда берәр танышын
очратып сөйләшеп торуы – барысы да гадәти хәл. Минем очрак
исә бөтенләй закончалык: яшәргә ашыкканда, әйләнә-тирә туктап
калган диярсең. Гүя табигать үзе: «Тукта, ашыкма, тормышыңның
һәр мизгеленнән ләззәт алырга өйрән!» – дия кебек.
Ниһаять, Абхазия чиген узгач, мине Андрей белән Арминэ
каршы алды. Алар белән берничә көн алдан мессенджер аша элемтә
урнаштырып, кайчан киләсемне хәбәр иткән идем. Шулай итеп, үз
гомеремдә тәүге кат күргән кешеләр, «Митсубиси» машинасына
утыртып, мине билгесезлеккә алып китте.
– Эх, бер көн элегрәк килә алмадыгыз, – дип сөйләнде Арминэ.
– Безгә иртүк юлга чыгарга кирәк. Йортны күрсәтергә, барысын да
аңлатып калдырырга вакытыбыз аз. Без кайтып җиткәндә, төнге ике
тулып узган булыр инде. Ничек кенә барысына да өлгерергә соң?!
Ул вакытны әрәм итәргә теләмичә, юл буенда ук инструктаж
уздыра башлады.
– Сезнең дә этегез бар дип сөйләделәр, безнең этләр белән
проблемагыз булмас дип уйлыйм, – диде Арминэ.
– Этләр? Миңа сездә бер генә эт дигәннәр иде.
– Икәү. Бик акыллы этләр, борчылмагыз. Аларга махсус ризык
сатып алдык, иртә-кич берәр савыт шул ризыкны бирерсез. Савытын
капчыгы өстенә куйдым, күрерсез. Песиләргә дә шул ук ризыкны
салырсыз. Аларга көнгә бер сардельканы туңдыргычтан алып,
җебетеп, турап бирергә кирәк булачак.
– Алары ничәү?
– Алары да икәү. Тагын тавыклар бар. Күп түгел. Үрдәкләр дә
күп түгел.
– Тавыклар? Үрдәкләр? Миңа алар турында әйтмәдегез бит.
– Борчылмагыз, аларның бер мәшәкате дә юк. Көненә ике тапкыр
коры бодай гына сибәсе һәм сулары чиста булырга тиеш...
Машинабыз диңгез буеннан сузылган юлдан борылып, ырлап-улап,
тауга таба менеп китте. Тәрәзә артындагы багана утлары астында
авыл йортлары, тропик урманнар бер-берсен алыштыра торды.
Борма-сырмалы юлдан иске иномарка үкерә-үкерә, югарыга үрләде.
– Безнең йорттан диңгезгә җәяү 20-25 минутта төшеп була. Турыга
төшә торган сукмагы бар. Менүе генә сәгатьтән артык булачак, чөнки
юлы бик текә. Бу борма юлдан йөрсәгез дә, сәгатьтән артык менәчәксез,
әмма борчылмагыз, гадәттә, тауга менә торган машиналар барысы да
туктап утырта, – диде Арминэ.
Мин әле ул чакта тауның ни дәрәҗәдә текә булуын, аннан ничек
үрмәләп йөрисемне күз алдына да китерми идем.
Кайтып җиткәч, хуҗалар урамдагы утларын кабызды, хозурыма тау
кыегында биек җимеш агачлары арасында басып торган ике катлы иске
таш йорт ачылды. Арминэ миңа ике бүлмәнең берсен сайларга кушты.
– Без киткәч, яңгырлар башланса, беренче каттагы бүлмәдә
җылырак булачак. Икенче катта салкын, әмма яктырак. Кайсы ошый
– шуны сайлагыз, – диде.
Беренче катка чемоданнарымны өстерәп кереп, түрдә үк тычкан
тәбеләрен күргәч, тоткарланып тормый гына кире борылдым – икенче
катка урнашырга булдым. Алар сәбәпсез куелмагандыр, тычканнар
күптер сыман тоелды. Бәлки, икенче катта алай булмас.
Икенче бүлмәдә, чынлап та, тәбеләр юк, әмма бүлмәләр бер-
берсеннән аерылмый иде. Тегесендә дә, монысында да музей рухы
колач җәеп каршылый – килеп керүгә әбинең олы сандыгында бикләнеп калгандай сәер хис биләп ала. Сандыктагы кәфенлеккә
көя ояламасын өчен куелган сабын исе килә. Икесендә дә Советлар
Союзыннан ук калган җиһазлар, каты тахта карават, эче укмашкан
иске мендәр, борынгы тәрәзә пәрдәләре...
Килеп каптым бугай! Бәлки, бу чынбарлык түгел, төш кенәдер?!
Икенче каттагы салкын, дымлы бүлмәгә урнашып, тизрәк өстемне
алыштырып йокларга яттым. Әйтерсең хәзер күземне йомам да, бу
куркыныч картина юкка чыга, һәм мин заманча ремонтлы фатирымда,
җылы, уңайлы ортопедик матраслы караватымда уянам, аш бүлмәмдә
тәмле каһвә кайнатам, җиләкле мармеладны авызымда җебетә-
җебетә, шул каһвәмне эчәм...
Күзләремне йомып, ун секунд та узмады, янымда дистәләгән
вак пропеллер бырылдарга тотынды. Ниндидер зур бөҗәкләр очып
килеп, битемә сикерә, урын-җиремә куна башлады. Бу ни булыр?!
Сикереп торып, утны кабызсам, күзем маңгаема менде: ятагымда
дистәләгән сасы үлән кандаласы. Каян чыккан болар? Башымны
өскә күтәреп карасам, кычкырып җибәрә яздым: бүлмәнең тәрәзә
ягындагы түшәмендә шул кандалалар кап-кара эскәтер булып
җәелгән, анда тулы бер тормыш кайный иде. Акылымны учка җыя
алмыйча шаккатып торганда, хәтта түшәм селкенгән төсле булып
китте. Инде нишләргә? Хуҗаларны уятып, кабат беренче катка
төшәргәме?! Анда тычканнар өстеңнән йөри башласа, түбәгә менеп
ятасы буламы?!
Бу кандаланы себереп кенә төшерер идең, Сталин заманында
салынган йортларга хас булганча, түшәм артык биек, икешәр урындык
куеп менсәң дә, буй җитми. Бары тик аска төшкәннәрен генә юк итеп
була. Болардан куркыныч юклыгына үземне ышандырып, утны сүндереп,
кабат урынга яттым. Ә алар кабат күче белән янә аска ыргылды. Күрәсең,
боларны яктылык җәлеп итә. Ут сүнгәч, йөзем, ап-ак урын-җир аларга
яктылык булып тоела да, миңа ябырылалар. Битеңнән кандалалар
үрмәләгәндә, ничек йоклап ятасың, кабат утны кабыздым. Шулай итеп,
бу йорттагы беренче төнем онытылмаслык булды: таң атканчы, шул
сасы корткычларның аска төшкәнен сагалап, кандала үтереп чыктым.
Тик алар кимеми, хәтта арткан кебек тоелды. Иртән барысын бер күчкә
җыеп санап утырдым: 53 кандаланың башына җиткәнмен.
Тәрәзәдән урамга атыйм дип, пәрдәне ачсам, аның бер пыяласы
юк, ул рамнан алынып, шул тәрәзә астындагы диварга сөяп куелган
икән. Димәк, төне буе ут яктысына кандалалар килеп, шушы тәрәзә
аша кереп торган, мин шуларны үтереп торганмын.
Иртүк китәсе хуҗалар иртәнге җидедә генә торып чыкканда, мин
аларны урамда көтеп утыра идем инде.
– Рәхәтләнеп йокладыгызмы? Бездә тау һавасы искиткеч чиста,
рәхәт. Изрәтеп йоклата, – диде Арминэ.
– Төне буе кандала үтереп чыктым, – дидем, эчемдә кайнаган ачу
зәһәрен тышка чыгармыйча, битараф күренергә тырышып.
– Шулаймыни? Сезне каршы алганчы, кичтән генә бүлмәне
җыештырып, кандалаларны агулаган идем, – дип гаҗәпләнгән
кыяфәт ясады Арминэ, әмма ул, миннән аермалы буларак, чынлап
та битараф иде. Аннан бирни булмагандай дәвам итте. – Быел бездә
шундый мәхшәр. Абхазиядәге уңышны юкка чыгару өчен Грузия,
лабораторияләрендә шул кандаланы үрчетеп, безгә сипкән дип
сөйлиләр. Хөкүмәтебез бик каты көрәшә инде, матбугат, интернет
шул проблеманы яза. Алар зыянлы түгел үзе, сасы гына.
– Анда тәрәзә юк, кергәннәрдер, – дидем мин.
– Әйе, ул пыяланы урынына утыртып куярга кирәк. Агулагач
җилләткән идем. – Ул, әйдә дигәндәй, кул изәде. Мин аңа иярдем.
Арминэ йортның каршы ягында, уң тарафта урнашкан хөрмә
бакчасына узды да бер агач төбенә укмаштырылган алачыкны ачып,
тавыкларын чыгарды. Бу гыйбрәт чүмәләсе өчен «алачык» дигән
сүз артык югары ноталарда яңгыраса да, аны башкача ничек атарга
белмим. Мөгаен, татарда андый күренеш булмагач, сүзе дә уйлап
табылмагандыр. Тавык алачыгы чүплектән җыелган такта, фанер,
металл кисәкләреннән әвәләп өелгән. Як-ягыннан җиргә каккан
казыклар, терәүләр белән генә басып тора. Ишек ишарәте дә элеккеге
«Свияга» суыткычының арткы тимер сеткасыннан гыйбарәт. Аны
япканда, дүрт җиреннән алюминий чыбык белән бәйләп куясы,
ачканда, шуларны борып чишәсе.
– Иртән иң элек тавыкларны ачып чыгарырга, аларга хөрмә төбенә
ярты чүмеч бодай сибәргә кирәк, – диде Арминэ һәм теге чыбыкларны
әйләндерә башлады. – Мин моны «Андрей технолоджи» дип йөртәм,
безнең бар җирдә шундый чыбык, элмәк, баулар, исең китмәсен...
Тавыкларга ярты чүмеч бодай сибеп, суларын алыштыргач,
Арминэ белән йортны урап, арткы яктагы бакчага чыктык. Ул
мандарин төбендәге шундый ук алачыкны ачып, үрдәкләрне иреккә
чыгарды.
– Тавыклардан соң гына үрдәкләрне чыгарасы, – диде дә, кулында
калган ярты чүмеч коры бодайны ике мандарин төбенә чәчте. Бичара
үрдәкләр ябырылып, шул ярманы чүпләргә кереште. – Башта боларны
ачсаң, алар тавыклар янына менеп, бодаен чүпләп бетерәчәк тә, тавыклар
ач калачак. Менә, булды! Биш минутлык эш. Кичтән шунда ук ябасың.
– Тавыклар йомырка саламы?
– Сала. Аны саклап торып алып кермәсәң, үзләре ашап та бетерәләр.
Алырга өлгерә алсаң, рәхәтләнеп аша – җыя алганның барысы да синеке.
– Бәлки, аларга ул бодайны пешереп бирергәдер? Ашыйсылары
килгәнгә йомыркага ташланмыйлармы икән?
– Күп ашатма. Тавык барыбер симерми, ә күп ашаса, бөтенләй йомырка салмаячак. Азындырырга ярамый. Алар көне буе бакчада
йөри, шунда үлән, бөҗәк ашыйлар – шул җитә.
– Үрдәкләргә дә шулай ике тапкыр яртышар чүмеч бодай сипсәң
җитәме?
– Үрдәк ашап симерми, суда симерә. Сулары бар, быкырдасыннар
шунда.
Ул сөйләнә-сөйләнә, үрдәкләрнең алдында торган ике тагарак суны
алыштырды. Аннан песиләргә ризык салды.
Этләр янына икәү бардык. Арминэ аларны сәламләп, яратып,
минем белән таныштырды.
– Тайга, Фран, таныш булыгыз, бу – Эльвира! Без кунакка барып
кайтабыз, ул ун көн сезнең белән булачак. Үзегезне тәртипле тотсагыз,
ул сезне ашатачак, эчертәчәк. Аны рәнҗетмәгез, саклагыз. Йортны
да саклагыз, мин сезгә ышанам, – диде.
Тайга кушаматлы алабай алдына чүгәләп: «Ну, Тайга, сәлам»,
– дип, кулымны суздым. Ул кулыма тәпиен салды. Бу аның мине
кабул итүе иде. Тайга янәшәсендәге Фран да, якын итүен белдереп,
икенче кулымны ялады. Аларга ризыкны үзем салдым. Хуҗа хатын
гаҗәпләнүен сиздермәскә тырышты:
– Хатын-кызларга гына шулай итә алар, ирләрне бер дә яратмый.
Ирләр керсә, сак бул, тешләргә дә мөмкиннәр. Төнгә этләрне
ычкындырырга онытма, алайса шакаллар керүе ихтимал. Без кичә
этләр сине куркытыр дип ычкындырмадык. Иртән бәйләп куй,
күршедәге йортны руслар арендага алган, шуларның балаларын
куркыта күрмәсеннәр, – диде Арминэ.
Шуннан иртәнге ашка да бүленеп тормыйча, хуҗаларның
Әрмәнстанга туйга китәргә әзерлеге башланды. Әйберләре күп
булу сәбәпле, машинада барырга карар кылганнар икән. Иске генә
машиналарына бөтен өйләре белән сыеп кереп утырдылар, ахры,
ярты супермаркетка да урын табылды. Яңа туганнарга өләшергә
түгәрәкле «Сулугуни» сырлары, бишәр литрлы мичкәләрдә ысланган,
тозланган зәйтүн һәм аерым мичкәләрдә зәйтүн мае, ысланган ике
дуңгыз, урын-җир әйберләре, тагын әллә ниләр... Унар литрлы зур-
зур пыяла шешәләрдә кызыл шәрабләрнең баллысы, ярымбаллысы,
ак шәраб, пластик шешәләрдә чача да өстәлде. Аның кадәр исерткеч
эчемлек белән чикне узу серләрен үзләре беләдер дип уйладым.
Алтмыш йомырка да шунда китеп барды. Ишегалдында утырган
дәфнә агачыннан да себеркелек өлеш чыкты.
Киткәнче Арминэ мине үз янына чакырып алып, ишегалдындагы
эскәмиягә утыртып, болай диде:
– Тауның бу өлешендә әрмән бистәсе урнашкан (менә сиңа
яңалык). Без киткәч, әрмән егетләренә ышанып, башыңны югалта
күрмә! Алар сиңа бик күп матур сүзләр сөйләр, алтын таулары вәгъдә итәр, барысы да – буш сүз. Минем иргә инде 72 яшь, әле дә шуның
вәгъдәләренә тук булып яшәп ятам. Беркайчан берни эшләмәячәген
беләм, ләкин вәгъдә итә дә тынычланам.
Татарча итеп әйткәндә, әрмәннең ярмасыннан суы күп, өйрәсеннән
сүзе күп, дигәнне аңлата инде бу дип, ул әйткәннәрне сеңдереп утырдым.
– Өйдә ир-ат кулы җитешмәвен үзең дә күргәнсеңдер. Беренче
каттагы кышкы аш бүлмәсендә кранның тоткычы төшә, ипләп кенә
тотын. Бакчадагы шлангтан гел су сиптереп утыра, үрдәкләрнең
тагарагын шунда тартыбрак куйсаң, суы чиста булыр. Бәдрәф суын
төптәге краннан ябасы, агып утырмасын. Тәки шул унитаз суын
рәтләп куймый бит! Плитәнең розеткасы асылынып тора – өзелә
күрмәсен. Кер машинасын кабызасың икән, тотынма – ток суга...
Бойлерны кабызганда, зәңгәр галошны ки, алайса тумблердан
очкыннар чәчрәп, ток сугуы бар. Без киткәч тә, күпме җитешсезлек
барын үзең күрерсең. Үтерә торган әйберләр башка юк бугай. Тагын
берәр әйбер искә төшсә – язармын, – диде хуҗа хатын.
Инде машинага утыргач, исенә төшкәндәй, тагын бер кисәтү
яңгырады:
– Монда берәрсенә ышанып, бурычка акча бирә күрмә, мәңге
ала алмаячаксың. Җәй көне ял итәргә килгән ике кыз шулай харап
булды. Берсе тәмам кияүгә чыгарга җыенып йөри иде, 150 мең сумга
янды. Мин сиңа боларны әрмән хатыны буларак әйтәм, берсенә дә
ышанма. Ишеттеңме, син?! Тагын бер кабатлыйм: зинһар, ышанма!
Шушы бистәдәге халыкка йортыбызны калдыруга караганда, җиде
ят кешегә калдыру да ышанычлырак. Шуннан үзең уйла! Йорттагы
барлык кирәк-ярактан, азык-төлектән бер дә курыкмыйча файдалан,
бакчадагы томатларны, сельдерей, петрушка, кинзаларны да әрәм
итмә, аша. Хөрмәләрне җыя алсаң, үзеңнән калганын сата аласың
– акчасы үзеңә булыр. Йомырка сорап керсәләр, җыя алсаң, аны да
сата аласың – акчасы үзеңә! – диде.
Тузан туздырып, Андрей белән Арминэ утырган машина тау
юлыннан аска томырылды. Һушымны җыеп, аңыма килсәм, кулыма бер
көлтә ачкыч асылган бау тотып, тораташтай басып калганмын икән…
(Дәвамы бар)
Эльвира Фатыйхова
«КУ» 08, 2026
Фото: Шедеврум ии
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев