Логотип Казан Утлары
Шигърият

Үле-мәле

Бәгыремнән үткән чакта бии-бии телемнәре... Шуңа, ахры, сөябез дә – үле-мәле.

Үләннәрдән яшен үтә. Үтә сызып. Үтә телеп.
Һәм йөрәгем минем кала күмерләнеп, дөм тетелеп.
Җылымсырап, еламсырап яткан тугай үзәгенә
Төшә Күкнең чапкыннары... Келәү итеп тезләнергә.
Дөрли яшен күзләрендә – сызып үтә. Үтә телеп.
Без белгәне нәрсә генә... Яшәү барыбер... Ул – мәңгелек.
Бездән соң да. Бездән соң да. Хозурына... ничек түзим?!
Син шулкадәр үзең чакта. Мин шулкадәр чакта үзем.
Бәгыремнән үткән чакта бии-бии телемнәре...
Шуңа, ахры, сөябез дә – үле-мәле.

 

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев