Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Хак нәтиҗә

– Димәк, үлгәнче коллыкта яшәячәкләр! – Рәфикъ Юныс.

Язучылар йорты ишегалдындагы «Сарман» кафесы янында бер төркем язучы тәмәке көйрәтә. Гәп әлеге дә баягы хәмер тирәсендә куера.

– Зоопаркларда, мәсәлән, филгә – аракы, маймылга сыра эчерәләр икән, – ди Газинур Морат.

– Нигә?!

– Иң акыллы хайваннар коллыкны бик авыр кичерә икән...

– Коллыкта яшәгән халыкның да иң акыллы затлары хәмер эчәргә мәҗбүр, – дип, үзенчә акыллы нәтиҗә ясап куя Ләис Зөлкарнәй.

– Димәк, үлгәнче коллыкта яшәячәкләр! – ди болар яныннан ашыгып кына үтеп баручы вегетариан Рәфикъ Юныс.

"КУ" 8, 2019

Фото: Рәзилә Хәйретдинова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев