ДӨНЬЯНЫҢ СЕРЕ (хикәя)
…Хат кыска иде: «Кондыз! Кинәт кенә юлга кузгалырга булдым. Суык инде җаныма үтеп керде. Сез бәхетле булырга тиешсез! Сез үзегез дә аңламаган хәлдә миңа күпме рухи көч биргәнегезне белсәгез иде… Фәкать рәхмәт кенә әйтә алам. Мозаффар».
Хәйретдин Солтан 1956 елда Үзбәкстанның Ташкент
өлкәсе Кибрай районы Түзел авылында туа. 1978 елда
Ташкент дәүләт университетының журналистика
факультетын тәмамлый.
«Онамнинң юрти» («Анам йорты»), «Саодат
сохили» («Бәхет яры»), «Ишонч телефони» («Ышаныч
телефоны») һәм башка китаплар авторы.
Үзбәкстанның атказанган журналисты.
2016 елда «Фидакарь хезмәтләре өчен» ордены белән
бүләкләнә.
Үзбәкстан Язучылар берлеге әгъзасы.
– Шулай… Җир йөзендә сигез миллиард адәмгә җиткән һава миңа
җитмәде…
Әлеге сүзләрне ул шаярып әйтте. Әмма Кондыз аның тавышында
сизелер-сизелмәс кенә ачыну аһәңе ишетте...
Буяу һәм дым исе аңкып торган уку бүлмәсендә суык иде. Юка
гына плащка уранып, кәнәфигә чүккән егет битараф кыяфәттә журнал
актара. Ул бирегә атна буе китапханә ачылган вакытка килеп, көне
буе укый да, кичкырын Кондыз өенә кайтырга җыенгач, рәхмәтен
әйтеп чыгып китә.
Көз – «үле фасыл». Санаторийда беркем дә юк диярлек.
Китапханәдә дә бушлык. Кондыз тынчу бүлмәдә күңелсезләнеп,
китаплар караштырып утыра. Эш сәгате бетеп, тизрәк өйгә кайтып
китәргә иде... «Мыштым әфәнде» авызыннан кичкә кадәр ник бер сүз
чыксын! Кондыз, курорт дәфтәреннән карап, аның Мозаффар исемле
студент икәнлеген белде. Егетнең битараф мөнәсәбәте аның эчен
пошыра иде. Асылда исә, әлеге уранып-чорналып беткән бу кемсәнең
игътибарына мохтаҗ да түгел ул: бер ай элек тормышка чыгып, үзе
өчен өр-яңа һәм башларны әйләндергеч серле хәятта яшәп яткан көннәре. Ләкин һәр иртәне үзенең киленчәк киемнәре белән балкып
эшкә килсә дә, кояш нурлары да үтеп керә алмый торган әлеге кысан,
тынчу бүлмәдә аның матурлыгына сокланып бәя бирердәй бер генә
җан иясе дә юк шул, менә шунысы кәефен төшерә. Бераз вакыттан
соң ишектән «тутасының бозавы» – Мозаффар күренә, ашыгып кына
исәнләшә дә китапларга чума.
Өч көн элек ул егетне сөйләштереп карамакчы булды. Хәйләгә
кереште: бераз вакыт сүзсез утырды, аннары махсус ниләрдер
язган-сызгандай итте. Мозаффар учы белән авызын каплап, озак
итеп иснәде. Кыз гүзәллеге кодрәтенә чиксез ышанган Кондыз чын-
чынлап рәнҗеде. «Тәкәббер студентка» ул «Кеше сөймәс нәрсә!»
дигән хөкем чыгарып, моннан ары аңа күтәрелеп тә карамаска дигән
карарга килде.
Әмма бүген иртән ихтыярсыз: «Кай җирегез авырта?» – дип сорап
куйганын сизми дә калды һәм шунда ук телен тешләде.
Мозаффарның ябык, каны качкан йөзендә сыкрану барлыкка килде.
– Менә… Җир йөзендә сигез миллиард адәмгә җиткән һава миңа
җитми.
Кондыз аңа гаҗәпләнеп карады.
– Миндә астма, – диде егет, көрсенеп. Аның ясалма кыюлыгын
күреп, Кондызның рәхиме килде.
– Савыгасызмы соң инде? – дип сорады ул, шулай ук
ясалмаланып.
– Табибның әйтүенә караганда, савыгам булса кирәк. Ләкин…
Докторларның һәр сүзе чынга ашса, галәмдә чирлеләр әллә кайчан
бетәр иде.
Кондыз аны юатырга ашыкты:
– И, үзегез дә уйламаганча сәламәтләнеп китәрсез әле!
Егет башын чайкады:
– Кем белгән инде…
– Юк, чыннан да... Бу урында күпме адәм дәва алып киткән! Тау
һавасы…
– Аннары савыктыручыларыма «мин сездә шифа таптым» дигән
«музыкаль сәлам» юллармын, шулаймы? – Мозаффар көлемсерәде.
– Сез дә табибка охшап торасыз… Миңа калса, чынлап та табибтыр
әле?
– Йу-у-к, – Кондыз моңсуланып китте. – Фармацевт булмакчы идем.
– Керә алмадыгызмыни?
– Химияне бирә алмадым.
– Әй… – диде егет кулын селтәп. – Читтән торып укырга керерсез,
– дип киңәш бирде.
– Укулар инде төшкә генә керер... – дип, киленчәк көлемсерәп
куйды. – Атасыз үстек без. Шуңа агабыз ни әйтсә, шул булыр… – Алай, – дип башын чайкады Мозаффар.
Кондыз газета-журналларны җыештыра башлады.
– Бу сырхау каян килеп ябышты соң? Сез бит әле бик яшь? – дип,
башын күтәрми генә сорады ул.
– Беләсезме… – Егет сүз таба алмыйча торды. – Теге ни... атам
кыр станында каравылчы иде. Сырхаудан башы чыкмады. Аны мин
алыштыра торган идем. Дефолиация вакытында… Ул вакытта мамык
игелми, дефолиацияне беләсез микән?
– Кызык сез, ничек белмим ди инде?
– Әнә шул чакта далада беркем дә калырга тиеш түгел. Мин исә
шунда ята бирәм – кыр станын караучысыз калдырып булмый бит
инде… – Ул гаепле кыяфәттә елмайды.
– Үзегез дә инде! – диде китапханәче. – Кыр станын бүреләр ашап
китәр дидегезме?!
– Яшь чакта баш эшли димени! – дип, ачы көлемсерәде егет.
– Укуыгыз нишли хәзер?
– Бер елым юкка чыга, нихәл итмәк кирәк? – Мозаффар қулындагы
журналны актара башлады. – Быел аеруча күп азапландым.
– Савыгып китәчәксез, менә күрерсез! – диде Кондыз, ышанычлы
итеп. – Сүз уңаеннан, институтны бетергәч, кем буласыз инде?
– Кеше, – диде Мозаффар, көлемсерәп.
* * *
– Таудан төшеп килешем, – диде ул, иртәгесен эшкә килгән
Кондызны каршылап. Өстендә калын свитер, үзе ишек яңагына
сөялгән дә авыр итеп, еш-еш тын ала.
– Ничек соң анда?
– Таулар да минем күңелем кебек үк моңсу... – Егет кояш
нурларыннан камашкан күзләрен кысты. – Сүз дә юк! Әллә ни югары
күтәрелә алмадым, тыным кысыла.
– Нишләп... моңсу? – дип сорады китапханәче, тәрәзә пәрдәләрен
як-якка тарта-тарта.
– Чыксагыз күрерсез.
– Минем әле анда чыкканым юк.
– Китегез инде?!
– Ышанмыйсызмы? Бер тапкыр, мартта, тугызынчы сыйныфта
әнә теге якка лаләләр җыярга барган идек. Шуннан бирле аяк та
баскан юк.
– Йа Аллаһ!
– Итекченең итеге юк. – Кондыз уңайсызланып көлемсерәде. –
Язын чыгарбыз, насыйп булса. Ямьле җирләр…
Мозаффар ютәленә буылды. Ул учы белән авызын кысып ютәлләде,
йөзе кызарып чыкты, җилкәләре селкенде.
– Ләгънәт төшкере… – дип кычкырып куйды, бума ютәле басылгач,
яшьле күзләрен сөртеп. – Иртә таңнан башлана бит, әй! Әйе, ямьле
урыннар, искитмәле җирләр… – Шкафтан кара тышлы калын китап
алып, янә уфтанды да, – ямьле җирләр, – диде, аннары укырга
кереште.
Тышта исә, кояшның салкын нурларына чумган агач-куаклар
арасында сары күлмәгенең итәген җилфердәтеп, көз йөри иде.
Саесканнар, оча-куна, җиргә коелган сары яфракларны туздыра;
еракта, түбәтәйдәге бизәкләрне хәтерләтеп, карлы тау түбәләре җем-
җем килә; күксел томанда, тау сыртларын каплап, кыргый бадәм,
әлүчә, дүләнә куаклары шәйләнә иде.
Кондыз күңелсезләнеп калды, аптырап, авыр сулап, почмактан
почмакка йөренә башлады. Күңелен шом һәм борчу биләп алды. Үзен
бәхетсез һәм ялгыз итеп тоюдан йөрәге кысылды. «Башыңны алып,
берәр якка олаксаң иде... – Бер мизгелдән аңына килеп, үзалдына
көлемсерәде. – Менә җүләр…»
Мозаффар белән гәпләшү, ничектер, кызык иде аңа. Әмма егет,
янәшәдә аның барлыгын да оныткандай, укуында булды. Кондыз
кысылган иреннәренә, моңсу кара күзләренә, кызларныкы сыман
нәзек, озынча бармакларына карап-карап алды.
– Нәрсә укыйсыз? – дип сорады, ниһаять, җөрьәт итеп.
Егет башын күтәрде.
– Гегель.
Кондыз Гегельнең кемлеген сорашырга базмады, төшенгән кебек
башын селкеп куйды.
– Кызыкмы?
– Ни диим икән? Кызыксынган һәр нәрсә кызык. Фәйләсуф ул.
– Кичә телевизорда да бер фәйләсуф чыкты.
– Кем?
– Шәриповмы, Шәраповмы, шундый бер фән кандидаты бар икән,
әйеме?
– Булса булыр, – диде егет. – Беләсезме, дөньяда кандидатлар,
бакалаврлар, докторлар, магистрлар, профессорлар күп – галимнәр
бихисап.
Киленчәк гаҗәпкә калды, аңа әлеге сүзләрне аңлавы кыен, алар
аның өчен бик катлаулы иде.
Укымаганына үкенде. Әгәр укыган булса, ул да шулай ук матур
итеп сөйләшә белер иде...
– Төшке ашка бармыйсызмы? – диде, сәгатенә күз ташлап.
– Төш җиттемени? – Мозаффар урыныннан кузгалды. – Кичкә
кадәр эшлисездер бит? Әзрәк укымакчы идем.
– Әйе.
Егет, башын кагып, ишекне япты. Кондызның тагын күңеле кузгалды, ул Мозаффар өстәл өстенә куеп киткән китапны актарды.
Каләм белән сызылган юлларга текәлде:
«Чынбарлыктагы нәрсәләр – хакыйкый, хакыйкый нәрсәләр –
чынбарлык…»
* * *
Төнлә яңгыр койды. Иртән күк белән җирне томан камап алды.
Кондыз күкне томалап алган кара болыт өерләренә, юеш асфальт юлга
тәшвишләнеп карады, шыксыз бүлмәдә көн буе калтырап утырасын
уйлап кәефе китте. Мәктәптән эшенә телефоннан шалтыратып, бер
көнгә ял алды.
Өйләрен җыештырмакчы булды, әмма кулы тартмады. Йөрәге
тыныч түгел иде. Калын дебет шәленә уранып, плащын киде дә
санаторийга юнәлде.
Китапханә ачылу белән үк, чал чәчле, күзлекле, пөхтә итеп киенгән
карт килеп керде. Берара журнал актарып утырганнан соң, китап
яздырып алып чыгып китте.
Кондыз, җилкәсенә шәлен бөркәнгән хәлдә, тыны белән кулларын
җылытып утыра бирде. Бусагада башлык кигән, муенына шарф
ураган ак чырайлы Мозаффар күренгәч, ашыгып, урыныннан торып
басты.
– Шушы суыкта да килдегезме? – дип сорады егет, аны кызганып.
– Салкын тидерәсез бит! Бу бүлмәгә электр миче куярга булмый
микәнни соң?
– Җылыта торган казан эштән чыкты, төзәтеп яталар, – диде
киленчәк гаепле кыяфәттә.
– Казан шартладымы? Табигый афәт, әйе! – дип телен шартлатты
егет.
Кондыз ни дияргә дә белмәде:
– Китабыгызны алып биримме? – дип сорады.
– Мәйлегез. Бүгенге һава торышы укыр өчен генә! – Ул, ютәлләп,
теләр-теләмәс кенә кәнәфигә чүкте.
Аларны бер-берсеннән сүзсезлек аерып тора, тәрәзәдә вак-вак
яңгыр тамчылары биешә, кырлардан томан пәрдәсе күтәрелеп килә
иде.
– Кичә Заһидә белән әрләштек, – дип куйды Кондыз көтмәгәндә,
хәсрәтле итеп. Егет, китаптан күзен алып, аңа карады:
– Заһидә кем ул?
– Бухгалтер хатын.
– Нигә әрләштегез?
– Китапханәдә җыештыручы юк, үзем себереп-юып чыгарам.
Хезмәт хакын башка берәүнең исеменә язган, ведомостьта күреп
калдым. «Директорга әйтәчәкмен», дигән идем: «Эшеңнән колак кагасың килсә, әйтә бир», диде. Мин бүлмәне акча өчен түгел, үзем
өчен җыештырам, әмма аның сүзләреннән соң түзеп кала алмадым,
кызып киттем.
– Тәүбә! – дип баш чайкады егет. – Адәм балалары бик сәер:
юаш булсаң – тотып ашарлар, усал булсаң – чәйнәп ташларлар...
– Аннары, гасабиланып, кулларын селкеде. – Шуның өчен җир
йөзендә анык итеп сүзен әйтә алмаучылар шулкадәр күп тә инде,
– диде.
Җил купты. Ерактагы карлы тау түбәләре янә ялтырап-ялтырап
куйды. Тау битендәге чикләвеклек аша югарыга менеп баручы җайдак
инде күзгә чалыныр-чалынмас кына булып калды.
Мозаффарның кинәт ютәле кузгалды. Ул, хәлсез гәүдәсе белән
кәнәфигә авып, гыжылдый башлады.
– Табибны чакырыйммы? – диде Кондыз, коты алынып.
– Йу-у-к… Ух-ух. Ух-ух… Үтеп китә ул. – Егет, газапланудан
йөзен бөрештереп, зәңгәрләнгән кан тамырлары бүртеп чыккан кулын
селтәде. – Тәрәзә… тәрәзәне ачыгыз…
Тәрәзәдән яңгыр катыш салкын һава агымы бәреп кереп, пәрдәне
җилкән итеп күтәрде. Кондыз куырылып куйды.
Мозаффар авыр-авыр сулыш алып бәргәләнә иде.
– Әле үзем дә… ух-ху… бүген нигә эләктереп алмый икән дип
тора идем…
Киленчәк иренен тешләде: «Әй, газаплана да инде!»
– Сезгә суык булмасмы соң? – диде ул, көенеп.
– Хәзер… Хәзер басыла… Ух-ху…
Аның хәлсез бармаклары кәнәфи култыксасын тырный, тар күкрәк
читлегеннән гыж-гыж килгән тавыш ишетелә иде.
– Менә, үтеп китте. – Егет, маңгаендагы тир тамчыларын сөртеп,
хәлсез көлемсерәде. – Хаста үпкәм шәһәр газларына күнекте инде...
ә саф һавага түзә алмый.
Яңгыр коеп ява башлады. Мозаффар ачык тәрәзәдән тышка карап
авыр сулады:
– Яңгырының да туктыйсы булмады! Нәрсә укыйсыз?
Кондыз қулындагы китапны күрсәтте.
– Ни хакында?
– Безнең яшьтә ни хакында укыйлар?
– Әй-йе… – диде Мозаффар, күп мәгънәле итеп, тәрәзәне яба-яба.
Яңгыр тавышы тынды.
– Миндә бер китап бар, – диде ул, урынына утыргач. – Француз
язучысыныкы. Шуны укыганда, егет башым белән елаган идем.
– Чынлапмы?
– Ялганчының өе янсын. Теләсәгез, укып карагыз.
– Бүген… юк, мәйле, иртәгә алып килерсезме? Шулкадәр тәэсирлеме? «Үткән көннәр»гә охшашмы? Шуны кайчан укысам да,
күз яшьләремне тыя алмыйм.
– «Үткән көннәр…» О! – Егетнең күзләре очкынланып китте. – Сез
генә түгел, ул китапны язганда, Кадыйри үзе дә елаган икән!
...Иртәгесен ире, башлыгын батырып кия-кия, өйдән чыгып
барганда Кондызга:
– Эшкә барсаң, калынрак киен. Көнгә ышанма, көзге кояш алдавыч
була ул, – диде.
Кояш нурлары балкып торса да, һава суык иде. Юлның як-ягындагы
тимер түбәләрдә кырау ялтыр-йолтыр килә. Кичәге яңгырдан соң
җилли башлаган юлда ачык-көрән төстәге яфрак өемнәре ята,
мөгезсез ике кәҗә иренеп кенә шул яфракларны чемченеп йөри.
Төшкә кадәр Мозаффардан хәбәр булмады. Кондызның эченә
борчу керде. «Китап бирмәкче иде ләбаса?» дип уйлады, игътибарын
читкә юнәлтергә тырышып.
Төштән соң ул чын-чынлап хафага төште. Ишекне ябып, өченче
корпуска таба китте.
Мозаффар дүрт кешелек бүлмәдә япа-ялгызы бөркәнеп ята иде.
– Сезнең алда ялганчы булдыммы инде? Күрмисезмени… – дип,
хәсрәтле көлемсерәде. Кондызның күзләрендә курку галәмәте
чагылды:
– Хәлегез ничек?
– Рәхмәт, иртән бераз… – Егет, йөзен бөрештереп, як-ягын
капшады, аннары өметсезләнеп кулын селтәп куйды.
– Ялгыз кыен түгелме, бүлмәгездә башка беркем дә юк икән?
Мозаффар күңелсез елмайды.
– Махсус шушы палатага урнаштым.
– Нигә?
– Чынлыкта кешеләрдән качып килдем. Кыен... Башкаларның
йокысын бозу яхшы түгел.
– Кешеләрдән башка ничек яшисез? – дип сорады китапханәче,
гаҗәпләнеп.
Егет, кулларын күкрәгенә чалыштырып, көлеп җибәрде.
– Сез Гёте кебек булып киттегез!
– Гёте?!
– Шундый бер алман шагыйре булган, беләсездер инде. Аның
шигыре бар: «Мохит нинди генә булуга карамастан, адәм баласы
ялгыз гына яши алмый!» – дип, вәкарь белән әйтеп бирде ул.
– Менә күрдегезме! Ә сез...
– Ә мин... дельфинны кызганам.
– Кемне?
– Соравыгыз үзбәк теле грамматикасы буенча дөрес түгел, ләкин
асылы, нигезе ягыннан бик тә дөрес!
Кондыз төшенмичә җилкәләрен җыерды.
– Чөнки дельфин телсез-аңсыз хайван булып санала. Хайваннар
турында исә «кем?» дип түгел, ә «нәрсә?» дип сорыйбыз. Мәктәптә
укыттылар бит? Әмма мин әйткән дельфин башкача, «кем?» дип
сораганга лаек. Мине саташа дип уйлыйсызмы? – дип көлде ул,
көтмәгәндә.
– Йу-у-к, нигә?
– Буталчык сөйлим шул… Индонезиядә бер дельфин мәктәпкә
йөрүче балаларны бер утраудан икенчесенә илтеп куя икән. Ул яр
буена даими рәвештә бер үк вакытка килеп, укучыларны көткән.
Беркөнне балалар белән бергә ниндидер бер исерек адәм дә моның
өстенә менеп утырган. Кулында чүпрәккә уралган пычагы да бар
икән. Су уртасына килеп җиткәндә, ул дельфинның йөрәгенә пычак
кадаган…
– Ай! Ни өчен?
– Ни өчен дисезме? Явызлыкта кайчан мантыйк булганы бар?
Алга таба тыңлагыз: дельфин, суны кара канга буяп, ярга кадәр
барып җиткән. Балалар ярга төшү белән ул аркасына әйләнгән дә
җан биргән... Күрдегезме? Әгәр аның урынында «кем» булса, пычак
белән чәнчүгә үк җилкәсендәгеләрне селтәп атар иде.
– И бичара! Ярасын бәйләүче табылса, бәлки үлмәс тә иде әле…
– Кем бәйләсен ди? Шушы «кем» дигән сорауга җавап булган
кемсәме?
Тумбочка өстендәге сусыз банкага салып куелган, инде корый
башлаган бер бәйләм үләннән бүлмәгә әчкелтем ис чыгып тора.
Корый башлаган үлән буп-буш бүлмәнең шыксызлыгын тагын да
арттырып күрсәтә иде.
Кондыз тәрәзә төбендә тәртипсез булып таралып яткан кәгазьләргә
карап, сорау бирде:
– Дәресләрегез белән шөгыльләнәсезме?
– Йу-у-к, – дип баш чайкады егет. – Бу – көндәлек.
– Карарга ярыймы, сер түгелме?
– Сер!
– Хәрби серме? – дип көлде Кондыз.
– Дөньяның сере, – дип елмайды егет. – Галәмдә адәми затның
акылы җитми торган бер сер бар. Аңа һичкем төшенә алмаган. Әгәр
шуңа инсанның акылы җитсә, яшәүнең мәгънәсе калмаячак.
Аны янә ютәл эләктереп алды. Киленчәк, бар җаны белән әрнеп,
иренен тешләде: «Йа Ходаем!»
Мозаффар, сөлге белән авызын сөртеп, одеялын төзәткәч:
– Шулай, – дип куйды.
«Савыгып китсә генә ярар иде, әй, бичара», – дип, үз-үзенә
пышылдады Кондыз.
– Туегыз кайчан булды? – дип сорады егет кинәт.
– Бер айдан артты…
– Ирегез кем булып эшли?
Бу сорау аңа ошамады, күңеленә тиде.
– Каналда… техник.
– Ә-ә, яхшы, – диде егет, кашын җыерып, карлыккан тавыш белән.
Сүзләре ялганып китә алмады. Кондыз, тәрәзәдән күренеп торган
күк йөзенә карап:
– Группагызда кызлар да укыйдыр инде? – дип куйды. Мозаффар,
кулларына таянып, җилкәләрен күтәрде.
– Берәрсен яратасызмы димәкче буласызмы? Юк, яратмыймын.
Мине дөньяда анамнан башка һичкем яратмый, – диде ул, елмаерга
тырышып.
– Ни өчен?
– Чөнки… – дип, бер мизгел икеләнеп торы. – Әйдәгез, сер булып
калсын!
– Һәммәсе дә сер икән алайса? – Киленчәк урыныннан кузгалды.
– Мәйле, мин киттем.
– Ашыгасызмы?
– Сусадым.
– Чәйнектә су бар. Әле җылымса.
– Йу-у-к, рәхмәт. Табибны җибәримме?
Егет баш чайкады.
– Нигә?
– Табиб әйтте: «Әй, надан, бу чиргә дәва юк», дип. – Ул
тумбочкасыннан кечкенә генә китапчык алып, аңа сузды. – Менә,
шушы инде елата торган…
Кондыз ишекне кысып япканда, эчтән ютәлләгән тавыш ишетелде.
***
Өенә моңсуланып кайтты ул. Капкалар ачык, каенатасының
кулында кайчы, ул алмагачлар тирәсендә кайнаша. Сәлам биреп,
ихатага керде дә иртән элеп киткән керләрен җыеп алды. Атлас
пәрдәләр, бизәкле чигешләр белән бизәлгән дивар батып барган
кояш нурларына күмелгән, почмактагы көзгегә, сервант өстендәге
сәгатькә гареб шәүләсе төшкән иде. Кондыз бертын түрдәге сурәттә
көлеп торган чәчәкле яулыгын маңгаена ук төшереп япкан карчыкка
текәлеп торды.
Ул мәрхүм каенанасын күрмәде. Шуңа да күрше хатыннар «Олы
өйнең киленчәге» дип шаяртырга яраталар.
Сыерны саугач, кичке аш әзерләргә тотынган иде, машина сигналы
ишетелде. Дәрес хәзерләп утырган каенесе – ундүрт яшьлек Исраил
чыгып, капканы ачты. Тузанга баткан сары «Москвич» килеп керде. Болонья куртка, зәңгәр чалбар кигән Камил, машинадан төшеп, өс-
башын какты да абзарда тире эшкәртеп яткан атасы янына юнәлде.
Кондыз обдастага1 элек җылы су койды, ишком2 элмәгенә сөлгене
элеп, иренә акрын гына: «Көч-куәт бирсен», – диде.
Ашханәдә кишер тураганда, ул көтмәгәндә баш бармагын кисте.
Ашык-пошык бармагын бәйләп маташканда, шырпы алырга дип,
ире килеп керде.
– Кулыңны кистеңмени? Әй! Күзең кайда иде? – диде ул, кырыс
итеп. – Ярар, чыгасы кан булгандыр. Тозлы суга батыр – шундук
туктаячак.
Кичке аш вакытында сәкенең аргы читендә таркау гына чәй ясап
утырганда колагына өзек-өзек булып каенатасының сүзләре чалынды:
– …Иртәгә бакчага чыгып... күмәргә кирәк... виноградлык... Мулла
Нурмәтнекенә…
Чәйдән соң карт йокымсырый башлады. Киленчәк аңа урын түшәп
бирде дә табак-савыт җыештырырга кереште.
Бүлмәләренә әйләнеп кергәндә, телевизор эшләп тора, ире
йөзтүбән яткан җиреннән йокыга оеган иде. Хатыны кергәнне сизеп,
тиз генә күзләрен ачты.
– Сүндереп куйыйммы?
– Ә-ә… арылган… – Камил исни-исни, урыныннан торды.
Кондыз, мичкә күмер салып, тәрәзәдән тышка карады. Дөм
караңгы. Ишегалдындагы карт тут агачы караңгыда тагын да караеп
күренде. Кайдадыр мескен тавыш белән мәче мияулады.
«Ютәле басылды микән? Сер дип нәрсәне әйтте икән соң? Һичкем
төшенмәскә тиеш ди... Нигә… Нигә? Сер булганы өченме?..»
Акрын гына уфылдап куйды да сумкасыннан ул биргән китапны
алды. Иренеп кенә битләрен актарды. Туры килгән беренче биттән
укый башлады. Әүвәл битараф кына күз йөгертте, соңга таба,
могҗизага очрагандай, бөтен дөньясын онытты... Ишекнең шыгырдап
ачылганын да, иренең йөткергәнен дә ишетмәде. Камил, аның
җилкәсе аша үрелеп, боз кебек салкын учын беләгенә куйгач кына
сискәнеп китте.
– Нинди китап? Йә? Барб-юс?! Кеше исемеме? Барбарис дигән
конфет бар иде…
– ...
Ире чапанын салып, урындык аркасына ташлады. Башын кашый-
кашый, бераз аптырабрак басып торды да иснәп:
– Машинаның суын агызып куярга кирәк. Кар яварга охшап тора,
– дип, өйдән чыкты.
Кондыз аның сүзләрен ишетмәде. Бу вакытта ул... елый, иреннәре:
_____
1 Обдаста – тар бугазлы һәм озын борынлы юыну комганы.
2 Ишком – дугаланып килгән ботаклардан һәм виноград тәлгәшләреннән ясалган гөмбәзле галерея.
«Газизем Луи! Сиңа бу хатны егерме елдан соң язам…» – дип
пышылдый иде. Мозаффарны исенә төшерде. «Бу китапны укыганда,
егет башым белән еладым…»
Иренең кергәнен дә сизмичә, битен, күзләрен сөртте.
Камил, чишенеп, караватка сузылды. Ул, куәтле кулларын башы
астына куеп, чалкан ята, сулыш алганда, киң күкрәге әле күтәрелә,
әле төшә иде.
– Йә, ятмыйсыңмыни? – дип, күңелле итеп пышылдады ул. Күзләре
янып тора иде!
Кондыз, башын чайкап, укуын дәвам итте. Һәр кич, әлеге сүзләрне
ишеткәндә, тәнен серле бер дулкынлану биләп ала торган иде. Хәзер
нигәдер бу сүзләр тәэсир итмәде. Ире бертын текәлеп карап ятты да,
канәгатьсез итеп:
– Көн буе туймадыңмыни, җитәр инде! Утны сүндер! – диде.
Аннары, калкынып, хатынының бәрхет халат эчендәге биленнән
кочаклап үзенә тартты.
– Их, син, укымышлым минем! Булды инде!..
Кондыз кинәт изрәп, күзләрен йомды.
Төн. Галәмдә тынлык.
Кондыз күзләрен ачты да сискәнеп китте: суык, кап-караңгы
бүлмә, ютәлгә буылып ялгызы бәргәләнеп ятучы... Мозаффар! Камил
аптырап калды.
– Нигә елыйсың?
Кондыз үзен кимсетелгәндәй хис итте, җилкәләре дер-дер селкенә
иде...
Ире торып, утны яндырды.
– Әйтсәнә, ни булды? Берәр җирең авыртамы?
– ...
Камил, түземлеген җуеп, карават читенә утырды.
– Үзәгемә үттең бит, әй! Әйтсәң ни була?
Аның дәшмәвен үзенчә аңлаган ире акрын гына янәшәсенә килеп
ятты.
– Беләм, эш күп, алҗып киттең, – диде ул бераздан мөлаем тавыш
белән. – Кинога да алып бара алмыйм бит. Күреп торасың, һаман
кул җитми. Объектны тапшырыйк, шәһәргә төшәрбез, ял итәрбез.
Теләсәң, театрга керербез…
Әлеге юату сүзләреннән соң Кондызның күңеле отыры үртәлде.
Камил, утны сүндереп, яткан җиреннән сигарет кабызды. Сигарет
уты яктысында аның дала җилендә каралган арыган йөзе сизелер-
сизелмәс кенә күзгә чалынды. Ул тирән итеп сулыш алды.
Ир белән хатынның йокысы качкан, алар икесе тиң сүзсез калган
иде.
Кондыз, тонык кына якты төшкән тәрәзәгә текәлгән хәлдә, апасы Зөмрадны исенә төшерде. Аннары туган-үскән өе, иртә язда кып-
кызыл булып янып торган мәкләр күз алдына килде. Апасы унынчы
сыйныфны бетергән елны бер егет белән качып киткән иде. Анасы
аны һаман саен каргый һәм Кондызга ачуы чыккан саен апасын
китереп кыстыра иде: «Шул оятсыз кебек булганчы, бала вакытта
башың бетүе артык! Олаккыры, торган саен шул юньсезгә охшап
барасың?!»
Мәктәпне тәмамлагач, анасы аны «урнаштыру» хәстәренә кереште.
Санаторий ашханәсендә эшләп йөргәндә, Кондызны бер айлык укуга
җибәрделәр. Кайткач, агасының әшнәсе Миркамал мөгаллимнең
улына димләнгәнлеген ишетте.
Чиста-пөхтә йорт. Яхшы күңелле каената, сүз тыңлаучан каениш…
Кинәттән аңында әллә нәрсә кабынып, аны тетрәтеп җибәрде:
янында Мозаффар яткандай тоелды… Бу хәленнән хәтта үзе дә
куркып китте. Күзләрен чытырдатып йомды: янә Мозаффар!
Кондыз гасабилана башлады, бугазына ачы төер тыгылды. Әгәр
шулай булса…
Камил гамьсез генә мышнап йоклый иде.
Шушы адәм – аның ире. Гомер буена!
Ул, үзе дә сизмичә, Камилнең кайнар йөзенә бармакларын тигезде.
Ире йокы аралаш авызын чупылдатып куйды. Ян-ягына борылып,
күзен ачты:
– Әле һаман йокламыйсыңмы?
Кондыз, аның йокылы күзләренә текәлеп:
– Миңа карагыз әле, – диде. Тавышы үтә тыныч, дулкынлануының
әсәре дә калмаган иде. – Мине… яратасызмы?
Камил аңламады:
– Ә?
– Мине яратасызмы?
Ире аны җилкәсеннән кочты.
– Кызык сорау. Яратмасам… өйләнер идемме?
– Ә мин?
– Нәрсә син?
– Мин сезне яратаммы?
Камил аптырап калды.
– Хатыным булгач… яратасыңдыр, – дип гөлдерәде ул, йокысы
ачылып. Аннары сагаеп, урыныннан кузгалды. Тезләрен кочаклап,
югалып калган кыяфәттә хатынына текәлде.
– Сиңа нәрсә булды соң? – дип сорады. – Дөресен әйт…
Киленчәк тәрәзәдән төшкән тонык ай нурында иренең кабарып
чыккан иреннәрен, эчкә батып торган күзләрен күрде, күңелендә
рәхимлелек хисе пәйда булды.
– Һичнәрсә… – дип пышылдады ул.
– «Һичнәрсә»гә охшамаган! Әллә… кемгә дә булса…
Кондызның йөрәге кысылып куйды.
– Нигә эндәшмисең? Әйт!
– Нигә алай дисез?
– Соң? Ни булды сиңа, нигә болай үзгәрдең?
– ...
Камилнең сабырлыгы төкәнде. Нишләргә белмичә, янә сигаретын
кабызды. Алар таң әтәчләре кычкырганга кадәр икесе дә керфек
какмый янәшә яттылар. Икесе дә араларында нидер юкка чыгып,
нидер пәйда булганлыгын аңлыйлар иде.
* * *
Ире, чәй эчмичә, төн караңгысында эшкә юнәлде. Кондыз,
башының чуен кебек авырайганын тоеп, урыныннан торды.
* * *
…Хат кыска иде:
«Кондыз! Кинәт кенә юлга кузгалырга булдым. Суык инде җаныма
үтеп керде. Сез бәхетле булырга тиешсез! Сез үзегез дә аңламаган
хәлдә миңа күпме рухи көч биргәнегезне белсәгез иде… Фәкать
рәхмәт кенә әйтә алам.
Мозаффар».
– Тагын менә нәрсә калдырды, – диде каравылчы карт, кара тышлы
калын китапны сузып.
Кондыз хәйран булып картка карады.
Ул касәсеннән ипләп кенә яшел чәй эчүен белә иде.
Хәйретдин Солтан
Гөлсинә ХӘМИДУЛЛИНА тәрҗемәсе
«КУ» 08, 2026
Фото: Шедеврум ии
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев