Шигърият, Язучы блогы

10.11.2017 №11 (ноябрь), 2017

Дүртьюллыклар


1_foto_b

Дөреслек
Метеордай чабып узды еллар…
Таш ватылды. Үлде патшалар.
Ә хакыйкать барыбер үлми икән –
Арка терәп хәтта атсалар!

Теләк
Дәрвиш сыман, әй, кичәсе килә
Урман белән урман арасын, –
Күрәсе һәм иркәлисе килә
Яңа туган поши баласын!
Бүген
Черки җилдән һәм кояштан курка,
Кыргый адәм уттан курыккан.
Йолдызларны, күкне айкый кеше,
Бүген аңа – галәм тубыктан!

Таң
Һәр көн саен таңны каршы алам –
Булсын, диеп, илдә бәрәкәт.
Ничә илнең куенында – бомба,
Тәүлек саен
Көтми микән безне һәлакәт?..

Хәтерләү
Басуларга тагын чыгып китәм,
Табанымда – камыл эзләре.
Юл читендә күзен кысып кала
Күкчәчәкнең зәңгәр күзләре.

Көнләшү
Казакъ якта милли университет
Ачтылар бит – әттәгенәсе!
Татаргамы? Шушы горурлыкның
Калды бары мескен «көлтәсе»…

Комсызлык
Америка гарәп илләренә,
Көчли-көчли,
«Демократик» калҗа өләшә.
Кыйтгаларны кабып йотар иде –
Рөхсәт биреп, Ходай теләсә!..

Җанисәп
Империя ганимәтен барлый:
Кешеләр дә,
Җир һәм сулар – бар да исәптә.
Сугышларны туктатмаган Илаһ,
Күпме генә корбан бирсәк тә…

Күчеш
Дәште кыпчак далаларга дәшкән, –
Җир тетрәгән. Таулар авышкан.
Бөек күчеш! Дәверләрне кичеп,
Кыйтга белән кыйтга кавышкан…

Тартыш
Дошманыммы? Бары берәү генә!
Гаҗәпләнмә, ул бит – мин үзем.
Төртеп егам, тартып торгызам да
Чакма-чакма киләм көнозын…

Биеклек
Бөркет оча торган, һай, киңлекләр
Канатсызга мәңге тәтемәс.
Йөрәгендә иман булган затлар
Кылыч каршында да баш имәс!

Ачы!
«Күңелем ачы тели», – дисең –
Гәрчичме, әллә суган?
Тормыштагы «ачы»лыклар
Җитмиме сиңа, туган?

Кырым
Тарихчылар һаман бәхәсләшә:
Кемнеке бу утрау китеге?
Ничәнче кат Кырым буйлап атлый
Рәсәй солдатының итеге?

Мәскәү
Такташ сыман күчим микән әллә
«Аһ… анасын сатыйм»га?!
Рекламалар… Неон утлар яна –
Мәскәү үзе
Әллә кайчан күчкән латинга!

Алма исе
Агачларны ап-ак сыкы баскан,
Гыйнвар ае тәмам бозланган.
Ни могҗиза: карлар яуган чакта,
Алма исе килә кызлардан…

Ветеран
Ветераннар нигә картаймасын:
Айлар, еллар бара авышып.
Мәйданнарга чыксам – ишетәмен
Култык таяклары тавышын.

Яхшылык
Картаймый – таң саен һаман да
Яшәргә ашкына бу күңел.
Гомернең өч көне калса да,
Яхшылык эшләргә соң түгел!

Тар-мар
Минем кулда – мылтык-фәлән түгел,
Үткен каләм, куен дәфтәрем.
Ямьсезлекне тар-мар итү өчен –
Мин чакырам шигырь гаскәрен!

Шәҗәрә
Ага-ага Идел тирләп чыккан,
Күбекләнеп ярга бәрелә.
Идел-йортның газиз бер тамчысы
Кушылгандыр минем тәнемә.

Кисәтү
Әдип сүзен, китап сүзен әгәр
Кыса барсак шулай без тагын, –
Бернинди дә текә икътисадлар
Коткаралмас Илнең әхлагын!..

Мәгыйшәт
Мәгыйшәтнең менә шундый чагыдыр:
Ярлы мескен совет чорын сагыныр.
Урта хәлле – тыпырчыныр уртада,
Байлар исә акчасына табыныр…

Балбал
Бернәрсә дә тоймый, ишетмидер,
Хәтер үзәнендә тора сакта.
Миллион гасыр кичкән таш кисәге
Елый белә – яңгыр яуган чакта…