Бәян

24.08.2017

Соңгы сорау


bol

Дәвамы

***

Ләкин Дима Ания уйлаганча гади егет түгел иде. Ул артык тыйнак, юк белән бар арасында эленеп торган мохтаҗ гаиләдә үсте. Әнисе үтә дә саран, кысмыр, һәр тиен өчен дер калтырап торучы бер хатын иде. Акчаны үзеннән дә, балаларыннан да кызганды. Әтисе ике урында эшләде, өйгә кайтып кермәде. Ләкин әнисе һаман риза түгел, аның алып кайткан акчасын гел азсынды. Әтисен эшсезлектә гаепли, шул татарга чыгып әрәм иткән яшьлеген кызгана. Гаиләдә атага бернинди ихтирам булмады, әнисенең туганнары аңа твой татарин, дип кенә дәшәләр иде. Паспорт алганда, Дима әнисенең фамилиясенә язылды, милләтен урыс дип күрсәтте.

Мәктәпне тәмамлауга, илдә һөнәрле үлми, үзеңне туйдырырлык акчаң булыр дип, Диманы училищега озаттылар. Эретеп ябыштыручылар бүлегенә. Беренче практика вакытында ук Дима аңлады: бу эш аныкы түгел. Гомере буе «лох» булып, көчәнеп-тир түгеп яшәргә аның бернинди теләге юк иде. Аның кебекләр инде иномаркаларда җилдерә, төнге клубларда күңел ача. Бир дигән саен учына акча салып торучысы булмагач, егет башка юлларны эзләде. Акылны Каф тавы артыннан барып аласы юк, телевизор, интернет җиңел яшәүнең төрле юлларын көне-төне күрсәтеп, аңлатып тора. Олыгаеп барган бай, тәти түтәйләр күңел ачарга гайрәтле яшь егетләр кирәксенә икән, рәхим итегез, Дима сезнең карамакта! Кая барырга икәне күрсәтелгән, үзең теләгән адрес-телефонны сайлап ал да кунакка кит. Анда сине мул табын, назга сусаган леди-ханымнар көтә…

Дима үз шәһәрендә балкырга теләмәде, җир маенда үрчегән «гөлҗимешләр» янына юнәлде. Хәер, түтәйләр дә бик яшерен эш итәләр иде. Дима кулдан кулга китте, акча мулдан түләнде.

Улларының кайларда югалып йөргәнен өйдәгеләр белми иде. Чөнки ул әле укуда, әле практикада. Практикалары өчен яхшы түлиләр икән, Дима кай арада киемнәрен яңартты, тотылган булса да машина алып җибәрде. Ата-ана шат иде, уллары кул арасына керә, үз ипиен үзе таба.

«Абыстайлар»ыннан туйган чакта Дима тулай торакка юнәлә. Чибәр егеткә ишекләр дә, кочаклар да ачык. Егет үзенең хатын-кыз халкына ошавын белә, шуңа борын югары чөелгән, сайланып-ялындырып кына эш итә. Кайсыларыннан түләү дә сорый.

Ания янына керергә аны Катя белән Рита кыстады. Шактый кызган кызлар бүлмәдә утырып калган дусларын хурларга-кимсетергә тотындылар:

— Тоже мне принцесса! Кыз дип мактанып утыра, киявемә саклыйм, имеш!

— Что син! Ул бит безнең кебек саз бакасы түгел, патша кызы! Әнисе администрациядә эшли, баайлар!!! Йортлары сарай хәтле. Бер барган идек, шаккаттык.

— Да ну?! — дип гаҗәпләнде Дима. — Ничек сезнең арага килеп эләкте соң ул?

— Урамда йөри иде, тотып алдык. Файдасы бар, спонсор ул безнең. Башы булса, башка компания табар иде. Но она тупая, натуральная дура! Мин целка, дип масаеп утыра. Тапкан мактаныр нәрсә!

— Бүген — целка, иртәгә — юк! Анысы минутлык эш, — диде Дима, мыскыллы елмаеп. — Кыз булуына ышанмыйм, борчак сибәдер. Хәзер саф кызлар роддомда булса гына.

— Әйдә, бәхәсләшәбез! Кыз булса, синнән — штука!

— Килештек, — диде Дима һәм, кулларын уа-уа, күкрәк киереп Ания янына кереп китте.

Керде. Күрде. Кыз аңа ошамады.

Егылып китәрлек чибәр түгел. Казакъка тартым каратут түгәрәк йөзле, күмер күзле бер кыз. Карсак буйлы, кыска аяклы икәнен утырган килеш тә чамалап була. Бу кызыйның бөтен горурлыгы — атасының байлыгы да шул беркем кагылмаган җиләгедер. Дима шулай дип уйлады, шуңа күрә хәтер саклап тормыйча, үзеннән бернинди явызлык көтмәгән кыз өстенә ерткычларча кинәт ябырылып, беркем кагылмаган саф тәнне кыргый, тупас көч белән яулады…

Бүлмәдән чыгуга аның каршында Катя белән Рита пәйда булды: «Гони штуку!»

— Хо-хо! Дудки! Товарыгыз брак, кыз түгел ул! — диде Дима.

Теш арасыннан лачкылдатып төкерде дә баскычтан төшеп китте.

***

Әлбәттә, ул Аниягә гашыйк түгел иде.

Ләкин аңа өйләнергә, бу бай, җитеш гаиләнең кияве булырга теләве хак иде. Ике катлы сарай-йортта аңа да урын табылыр. Диманың моңа тулы хакы бар, чөнки Ания аныкы. Ләкин ни гаҗәп, кыз башкалар сыман аның кочагына атылмады, аны күргәч эреп төшәргә ашыкмады. Гел качты, читләште, сөйләшергә теләмәде. Әгәр авырлы булса, өметләнер идең. Бер очрашуда гына бу мөмкин түгел, кыз ул чакта нык курыккан иде. Бу кыргый җәнлекне ничек тә кулга ияләштерергә һәм үзенә бәйле итәргә кирәк. Ничек тә затлы гаиләгә үз кеше булып керергә дә Фазлыевлар кияве булып күкрәк киереп яшәргә.

Үзенең шундый ниятләрен тормышка ашырып чапкан көннәрдә Димага армиягә чакыру кәгазе китереп тоттырдылар. Үгез кебек таза егеткә анда юл ачык та ачык инде. Ләкин гомеренең иң матур көннәрен ике ел казармада үткәрү егетнең планнарына һич тә керми иде. Армиядән кем ничек булдыра, шулай тая. Диманың коткаручысы бары Ания генә. Аның әнисе зур кеше, өстәгеләр арасында бутала, бу эшне җайлый ала.

Шуңа Дима мәктәпкә йөгереп килде, бөтен тәкәбберлеген онытып, Ания алдында сандугач булып сайрады. Кызны кочагына алгач сизде: өмет бар, кыз үзе теләп аңа тартылды.

Дима һәр көнне Ания янында булды. Телендә — бал да ширбәт, кочагында боз таулары эрерлек иде. Бер кичне ул Анияне буш фатирга алып килде. Бу юлы кыз карышмады, егетнең назларына наз белән җавап бирде. Бәлки, авырга калыр дип өметләнде Дима, шул нияте чынга ашсын өчен, назын кызганмады, кызны кочагында эретте.

Үзеннән шактый олы хатыннар белән мәхәббәт уеннары уйный торгач, бу өлкәдә шактый шомарган, остарган иде ул. Кемне нинди канат белән, кай уңайга сыпырасын яхшы белә.

— Кадерлем син минем, назлыкаем, бердәнберем… Мин синсез бер көн дә… юк, бер минут та яши алмыйм, — дип борчак сипте ул яшь кызга. — Сихерләдең син мине, Аниякәй. Моңарчы беркемне болай яратканым юк иде. Хәзер сине уйламаган секунд юк. Озакка сузмыйк, өйләнешик, бәгърем! Минем сине югалтасым килми. Хатыным булып көтеп ал мине. Бәлки, балабыз да булыр.

Ания сискәнеп китте: бала?! Ул бит әле мәктәп укучысы гына. Нинди бала булуы мөмкин? Юк, юк…

— Димочка, сабыр итик. Мин сине көтәрмен. Ышан, чынлап көтәчәкмен. Аннары өйләнешербез.

— Минем сине ташлап китәсем килми. Ике ел синсез ничек түзәрмен, кояшым бит син минем. Ания, өйләнешик!

— Юк, миңа бит 16 гына яшь. Син армиядән кайтканда, 18 булачак. Ул чакта мәктәпне тәмамлармын. Менә шунда өйләнешербез.

— Озак шул, бәгърем, бик озак шул! Ике ел буе көтмәссең син мине. Син бит шундый чибәр. Сиңа башкалар кызыгыр. Сөйләшеп кара әле әниең белән, бәлки, мине алып калырлар, ә? Һич тә сине ташлап китәсем килми, бәгырькәем.

Дима бал-ширбәтле сүзен дә, кайнар назын да кызганмый. Кыз йөрәге чыдасын гына. Ләкин Ания бирешми:

— Юк, Дима! Син армиягә барырга тиеш. Ике ел бер-беребезне сагынып яшәрбез, хат язышырбыз. Мәхәббәтебез ныгыр. Беләсеңме, очрашу ничек күңелле булачак! Это так романтично!

Шулай итеп, Диманың тырыша-тырмаша кызны көйләүләре бушка гына булып чыкты. Ания барыбер үз сүзендә торды. Диманы армиягә озату кичәсенә килгәч, егетнең шактый салган әтисе аңа шундый сүзләр әйтте:

— Ялгышкансың, сандугач! Синең урының карга оясында түгел!

…Аниядәге үзгәрешләрне Марс та, Дамира да түгел, бер-ике атнага кунакка килгән әбисе сизде. Шикләрен кызына белдерде:

— Аниягә нидер булган, авырый бугай ул. Ашавының рәте юк, күңеле болгана, коса. Тикшертегез әле сез аны. Соңгы арада ябыгып та китте.

Дамира барысын да аңлап алды. Анияне кабат Казанга алып китте. Ике уйларга урын калдырмый:

— Тапмыйсың. Төшерәсең!!! — диде.

— Бу — минем балам! Яраткан кешемнән! Бармыйм абортка, бармыйм!!! Аның әтисе бар! Ул миңа өйләнә. Мин баламның тууын телим! — дип җан талашты, аяк терәп карышты Ания.

Ләкин аныңча түгел, әнисе теләгәнчә булды. Укол кадап, операция бүлмәсенә кертеп җибәрделәр. Дима орлыгыннан яралган ике айлык олан шундагы ак тазда, кан эчендә калды…

Ания бу хәлгә бәргәләнеп елады, тумый калган баласын кызганды, Дима алдында үзен гаепле тойды. Еракта, кайдадыр Кавказ ягында хезмәт итүче сөйгәненнән кичерү сорады. Ул аны сагына иде. Ләкин Димадан чәчәкле-чуклы өч кенә хат килде дә аннары элемтә бөтенләй өзелде…

Яраткан кешесеннән туасы баланы юк иттергәне өчен Ания әнисенә үпкәле генә түгел, нәфрәтле дә иде. Аңа үч итеп, ул кабат урам кочагына китте, бичара ананы хәсрәт утына салып, төннәр буе югалып йөрде. Ә бервакыт, көпә-көндез өйдә беркем юк чакта, кәкре куллы әшнәләрен үзләренә җыеп килде дә ашаганнары тамакларыннан кире килгәнче затлы ризыклар, тәм-том белән сыйлады. Мондый тормышны төшләрендә дә күрмәгән кавем йортны аркылыга-буйга актарып чыкты. Алар өчен барысы да кызык, яңа иде. Өйдә тотып-иснәп карамаган әйбер калмады, кайбер вак-төякләр кунаклар кесәсенә «шуды». Мондый визитлар берничә тапкыр кабатланды. Ания, үз явызлыгыннан үзе тәм тапкандай, артык рәхимсез кыланды.

Бу хәлләргә аптыраган-йөдәгән ана «йомшак җиренә урын табалмаган» кызын сакларга Кәшифә әбине чакырып китерде. Әбисе үзләрендә булганда, Аниягә бернинди тыюлар, чикләүләр кирәкми, аңа өйдә дә бик рәхәт иде. Кирәксә-кирәкмәсә дә ул гел әбисе янында кайнаша, аның һәр сүзен үтәргә әзер булып йөри. Әбисе янәшә булганда, Аниягә игътибар, җылы сүз, назлы караш мулдан эләгә. Әбисе авызыннан чыккан һәр сүз, һәр киңәш кыз күңеленә бал-май булып ягыла.

Ә аннары әниләре чирләп китте… Бөтен игътибар аңа күчте…

Без, без, без идек…

— Кызым, син бәхетлеме?

Ания сискәнеп китте.

Шулхәтле урынсыз һәм вакытсыз сорау иде бу.

Әйе, дисә, моңа кем ышаныр?! Әнисе үлем ятагында соңгы сулышын алып ятканда, кайсы бала авыз тутырып: «Әйе, мин бәхетле!» — дия ала?!

«Юк, мин бәхетле түгел…» — дисә, бер аягы белән гүрдә басып торган әнисе мәңгелеккә рәнҗеп китмәсме? Бер ана да баласының бәхетсез булуын теләми ләбаса.

Ания дөрес җавап эзләп, ярдәм өметләнеп, караватның икенче ягында утырган Клара апасына күтәрелеп карады. Ләкин ул карашта аңлау да, юату да күрмәде. Күмер төсендәге кысынкы күзләр аңа бары сынап һәм гаепләп карый иде. Артык кырыс һәм салкын иде бу караш.

Ания Клара апасыннан һәрчак шүрләп яшәде. Ул кунакка килгәндә, аның тирәсендә буталмаска тырышты. Күбрәк урамда йөрде, кайткач та тизрәк үз бүлмәсенә үтеп, шунда бикләнеп утырды. Ярый әле өйләре зур, һәркемнең аерым бүлмәсе бар. Кызым, тамагың ачкандыр, дип, әбисе аңа ашарга кертеп бирә иде…

Ләкин Клара апасының үткен күзе аны барыбер эзләп таба, башкалар белән бергә утырып ашамавына ачулана, юк-барга кисәтү ясый, акыл өйрәтүләре белән үзәккә үтә. Клара апасы үзләрендә кунак булган вакыт Ания өчен гомеренең иң күңелсез көннәренә әйләнә. Үзе өчен һич тә тансык булмаган бу кунакның әле монда, әле тегендә яңгыраган таләпчән тавышыннан, нәсыйхәт укуларыннан, бертуктамый кисәтү ясап торуларыннан гарык булып, кыз аның тизрәк китүен, күз алдыннан югалуын тели иде.

— Синең әниең усал! — дигән иде Ания Русланга.

— Аның каравы гадел! — дип әнисен яклаган иде туганнан туган абыйсы.

Руслан аз сүзле, артык җитди егет булып үсте, Аниягә аның белән аралашу рәхәт түгел иде. Бар кыяфәте белән әтисенә охшаса да, әнисе сыман үзен мәңге какшамас кагыйдәләр кысасына куып керткән, тәртибе һәрчак үрнәк булган бу егет күп укый, күп белә һәм Аниянең наданлыгыннан көләргә ярата иде…

— Бәхетлеме син? — дип кабатлады ана.

Ания бар батырлыгын җыеп, әнисенең саргаеп кипкән йөзенә, үзенә төбәлгән тонык күзләренә карады. Урында ятучы хатын аның әнисенә бөтенләй охшамаган иде. Ят иде ул, чит иде, якты, шат тормыштан артык ерагаеп, шомлы һәм билгесез томан эчендә эреп-югалып бара иде…

Кыз авыруның соравын җавапсыз калдырды.

Чөнки бу сорауга җавап юк иде…

Ания, иренен тешләп, кисәк кенә сикереп торды, артына борылып та карамыйча бүлмәдән йөгереп диярлек чыгып китте. Күзләренә генә түгел, бәгыренә яшь тулган иде. Шулай да түзде, еламады. Абыйсының бүлмәсенә атылып керде дә:

— Синдә бар, мин беләм. Бир бер тамчы гына! — диде.

Илдар компьютерга төбәлеп дөньясын оныткан иде, сеңлесенең кергәнен сизмәде, ни әйткәнен аңламады.

— Миңа авыр, невыносимо авыр, аңлыйсыңмы? Онытыласым килә! Берни күрмичә, ишетмичә, барысын онытасым килә! Синдә бар, зинһар, бир! Мин беләм! Синдә гел бар.

— Ни сөйлисең, башсыз! Кайчан күргәнең бар?

— Ә син ник кыланасың? Бар ич, бар!

Илдар ярсып сикереп торды да Анияне җилтерәтеп бүлмәсеннән төртеп чыгарды, аннары ишеген бикләп үк куйды. «Хәзер, сиңа тагы…» — дип мыгырданып, кабат компьютер каршына утырды.

Ания аш-су бүлмәсенә төшеп китте. Суыткычны ачты, әтисенең башланган коньягы урынында иде. Кыз әчкелтем эчемлекне шешә авызыннан гына берничә йотым кабып куйды. Ләкин бу гына аз булып тоелды, тагы өстәде. Бу минутта утлы эчемлекне төбенә төшкәнче дә эчәргә риза иде, ләкин әтисе аның кимегәнен сизмәскә тиеш.

Ания бүлмәсенә кереп бикләнде. Коньяк үзенекен итте. Бөтен тәнен рәхәтлек биләп алды. Үлем кочагында газапланып яткан әнисе, кайгы-хәсрәтле чынбарлык томан эченә кереп китте… Төш кенә, барысы да төш кенә…

Бер кайгысыз, татлы, рәхәт дөньядан аны Илдар тартып чыгарды:

— Тор! Тор! Әни үлде, ишетәсеңме, әни үлде!

Ания күзен ачты, елмайды.

— Үлдемени? Хы!

Шулай диде дә кычкырып көлеп җибәрде. Бәргәләнеп-бәргәләнеп көлде. Башта караватында аунап, аннары идәндә тәгәри-тәгәри көлде. Бары тик Илдар яңагына китереп суккач кына айнып китте һәм сулкылдап елап җибәрде…


Башын укырга:

  1. http://kazanutlary.ru/?p=30695
  2. http://kazanutlary.ru/?p=31129
Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *