Роман

16.08.2017 №7 (июль), 2017

Һиҗрәт (11 өзек)


koran

Һиҗрәт шәһите

Баралар…

Татар тарихыдай чиксез кыпчак далаларын, милләт хәсрәтедәй төпсез Себер елгаларын кичеп, инде Урал тауларына кереп баралар…

Гомерләрендә дә тау күрмәгән себер татарлары, шомланып һәм сокланып, юлларында мәгърур басып калган таш-кыяларга текәләләр… Үзләренең дә заман башларында шушы биек таулардан төшкән Тау Ирләре икәнлекләрен белмиләр алар… Нух пәйгамбәр көймәсе белән шушы Урал-Җаек тауларыннан төшеп, көнчыгыштагы урман-далаларга, көнбатыштагы үзән-кырларга таралган бөек төрки-татар кавеме хәзер инде тауларын танымый… Инде аларны да җиде ятка калдырып, илдән китеп баралар… Инде үзенең дәһшәтле таулары белән Миасс, Злотоуст станцияләре артта калды, алда Уфа – татар шәһәре, диделәр, анда эшелон шактый торасы икән.

Һиҗрәт эшелоны Урал таулары аша үткәндә, Хөснибикәләр вагонында баручы олы яшьтәге Кумыслы хатынының авырып киткәне билгеле булды. Аның авырганлыгын Таһирә апа ачыклады, чөнки ул һәр көн иртә-кич хатын-кыз вагоннарын йөреп чыга, берәрсе аз гына авырый башласа да, аны карый, үләннәре белән дәвалый, аякка бастыра иде. Ә менә Кумыслы хатыны Мәрфуга белән әллә нәрсә булды, дарулар да ярдәм итмәде, күзгә күренеп сүнде, хәле начарайганнан-начарая барды. Хатыннар аның янына барып, баш очында «Ясин» дә укыдылар, өшкерделәр дә, төрле төнәтмәләр дә биреп карадылар – файдасы тимәде. Уфага җитәр алдыннан, ул кул хәрәкәтләре белән Зәйнәп абыстайны үз янына чакырып алды, аңа ияреп, башкалар да Мәрфуга яткан урынга җыелдылар. Ул ярылып кипкән иреннәрен көч-хәл белән ачып, аларга соңгы сүзләрен, соңгы теләген әйтеп калырга ашыкты:

– Мин китәм инде… Аллаһ янына китәм… Үз өемә кайтам… Мине юлда ташлап калдырмагыз… Мөселманча күмегез… Соңгы әманәтем шул… Үлемтек-кәфенлекләрем үзем белән… Мин аларны юлга алып чыккан идем… Һиҗрәтем өзелә инде… Шул үкенеч…

Мәрфуга хәле бетеп, күзләрен йомды, ут булып янган битләре өстеннән тозлы күз яшьләре тәгәрәп төште. Янына балалары җыелды, кайсыдыр тагы Коръән укый башлады. Ул туктаган арада, Зәйнәп абыстай Мәрфуганың ак яулыклы башыннан сыйпап, үз догаларын укыды, тагы өшкереп карады…

– Һиҗрәтең өзелмәс, туганым, борчылма… Юлга һиҗрәт нияте белән чыккач, савабы да һиҗрәт өчен булыр, инша Аллаһ!

Мәрфуганың керфекләре тетрәп куйды, ул күзләрен ачты, беренче һәм соңгы тапкыр күргәндәй, янында басып торган хатын-кызларга карады. Кайда ул, кая бара? Аста ярсып тәгәрмәчләр дөберди, барган уңайга, идән-түшәмнәр чайкала, тәрәзгә юеш кар бөртекләре килеп сыланалар да, күмер төтене белән кушылып, каралып агып төшәләр… Әйтерсең лә табигать үзе бу татар хатынын соңгы юлга кара күз яшьләре белән елап озата… Юк, бу бит Кумыслы күл өсләреннән шулай кара карлыгачлар очып уйнаклый, әйтерсең лә зур давыл, яңгыр буласын хәбәр итәләр…

– Кумыслы… күл… буйларында…

«Саташа, бичара, һаман шул Кумыслы күл, туган авылы белән саташа», дип уйлады үлеп барган Мәрфуганы чорнап алган хатыннар. Ә ул саташмый иде, аның, мәңгелек өенә киткәндә, үзе белән Кумыслы күл буйларында үскән үләннәрнең исен, суының тәмен алып китәсе килә иде… Әмма исәннәр моны аңлыймы соң?!

Мәрфуга хәлсез куллары белән баш очына ишарәләп күрсәтте. Ул яткан кайнар мендәрне бераз күтәреп карадылар, аннан төенчеге белән үлемтекләре һәм… төргәктә кипкән үләннәр һәм туфрак белән кечкенә шешәдә су килеп чыкты. Болар – Мәрфуга белән Кумыслыдан һиҗрәткә китеп барган туган туфрак һәм берничә йотым су иде… Төргәкне Мәрфуганың еш-еш күтәрелгән күкрәгенә куйдылар, ул аннан калтыранган бармаклары белән кипкән үләннәрне алды, аларны битләренә китерде, тирән итеп бер иснәде, талгын бер рәхәтлек кичереп, елмаеп куйды…

Саташа, бичара, һаман Кумыслы күл буйларында үскән үләннәр белән саташа, дип уйладылар аны саклап торган хатыннар. Ә ул саташмый иде, ул туган туфрагы белән тагы бер тапкыр бәхилләшә иде… Моны аңлап, хатыннар нәни шешәдәге Кумыслы суын инде китеп барган Мәрфуганың уттай иреннәренә тидерделәр, ул җиңел сулап куйды, әйтерсең лә шуны гына көтеп яткан, шуны гына теләгән… Суның соңгы тамчыларын ул йота алмады, алар ирен читеннән үлемтек төенчегенә тәгәрәп төште… Мәрфуга очып китәргә теләгән коштай талпынып-тартынып куйды, терсәкләренә таянып, яткан җиреннән бераз күтәрелә төште һәм, җиңел сулап:

– Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһу үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһүү үә расүүлүһ, – дип шәһәдәт кәлимәсен әйтте һәм тынычланып, урынына сеңде… Кумыслы хатыны Мәрфуга беренче һиҗрәт шәһите булды…

Мәрфуга шулай тыныч кына, язмышы белән килешеп, бу дөньядан китеп барды, калганнар исә бары тик бер сорауга җавап эзләделәр – мәет белән нишләргә? Монда аны юып та, күмеп тә булмый, димәк, бу эшләрне алдагы станциядә эшләргә туры киләчәк. Әмма паровоз бу хәтле вакыт аларны көтеп тормаячак бит, ирен, балаларын да мәет күмү өчен анда калдырып булмый, алар соңыннан һиҗрәткә кушыла алмаячаклар. Димәк, мәетне Уфада калдырырга туры килә, әмма кемгә? Бу хакта эшелон башлыгына да җиткерделәр, ул да мәсьәләне Уфада хәл итәргә киңәш итте. Нәрсә генә булса да, мәет вагонда калдырыла алмый иде.

Уфага килеп туктау белән, урысча бераз яхшырак белгән ир-атлар станция начальнигына юнәлделәр, хәлне аңлатып бирделәр. Олы яшьтәге урыс кешесенең мондый хәлләр белән очраштыргалаганы булган, ул аларга бу тирәдә яшәүче татарларны эзләп табарга һәм мәетне күмәр өчен шуларга биреп калдырырга киңәш итте. Вокзал янында гына татарлар яши икән, эзләп табып, хәлне аңлаттылар, үзләренең Себердән бөтен состав белән госманлыга һиҗрәткә китеп баруларын, юлда олы яшьтәге бер хатынның үлүен, аны биредә мөселманча күмәргә кирәклеген әйттеләр. Әмма паровоз аларны көтеп тормаячак, шуңа күрә, Аллаһ ризалыгы өчен, мәетне күмәргә алып калуларын сорадылар, кәфенлекләре дә, хәер-сәдакалары да барлыгын белдерделәр.

Бераз киңәш-табыш итешкәч, барысы да җыелып тагы вокзалга киттеләр, Уфа татарлары үзләре белән мәет салырга кабык колашасын, кирәк-яракларын алдылар. Ирләр җыелып Мәрфуга яткан вагонга керделәр, бу вакытта хатын-кызлар урамга чыгып торды, ярдәм итәргә якыннары гына калды. Мәрфуганы үлемтек төенчеге белән бергә күтәреп колашага салдылар, калган әйберләрен иренә, балаларына бирделәр. Мәетне күтәреп урамга чыккач, мөһаҗирләр аның янына җыелышты, барысы да тын гына һиҗрәт шәһидәсе белән бәхилләште… Ул арада, монда мин дә бар әле, дигәндәй, ачы итеп паровоз кычкыртып җибәрде, вокзал өстенә кара төтен таралды, аның ачысы бу юлы күзләргә генә түгел, йөрәкләргә дә үтеп керде… Бу – кыйблага таба карап очкан, нурга таба йөгергән бер юлдашларыннан инде мәңгелеккә аерылу иде…

 Паровоз тагы сузып кычкыртып җибәрде, вагоннар сискәнеп тартылып куйдылар, ул арада Мәрфуганың мәетен күтәреп алып киттеләр. Моны күреп, балалары һәм хатын-кызлар елаша башладылар, ирләр тәкъбир әйтергә тотындылар. Уфаның карлы урамнарына Себер мөһаҗирләренең бәхилләшү авазы булып тәкъбир яңгырады, ул Мәрфуганы күздән югалганчы озата барды, баш очында эленеп торды…


Укырга
Беренче китапны тулаем «КУ» журналының 7нче (июль, 2017) санында укыгыз.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *