Логотип Казан Утлары
Шигърият

Битлек

Кайбер битлекне киюләр кирәк була, Кайбер битлекне салулар сирәк була.

Күр әле син, Йөз – Битлек белән тартыша:
«Кимим сине, эт түгел мин, – дип карыша.
– Авыз-борынымны минем томалама!
Борынчаклар кияргә мин диванамы?!»
Ә Битлекнең бер кылы да селкенмәгән:
«Яшисең бит гомерең буе битлек белән.
Эчең пошты күренгәнен кигәч кенә,
Бер мизгелгә чын йөзеңне күргәч кенә».
P.S. Кайбер битлекне киюләр кирәк була,
Кайбер битлекне салулар сирәк була.

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: мәсәл

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев