Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

Өзгәләнгән күңел иҗтиһаты

Талант серләрен төрлечә өйрәнеп, уртак нәтиҗәгә килүчеләр хаклы: чыннан да, сәнгать югарылыгындагы һәрбер әсәр буенча авторның холык-фигылен анык күзалларга мөмкин. Моның дөреслеген борынгы фикер ияләре дә, башка чорларның әдәбият белгечләре дә раслый.

Талант серләрен төрлечә өйрәнеп, уртак нәтиҗәгә килүчеләр хаклы: чыннан да, сәнгать югарылыгындагы һәрбер әсәр буенча авторның холык-фигылен анык күзалларга мөмкин. Моның дөреслеген борынгы фикер ияләре дә, башка чорларның әдәбият белгечләре дә раслый. Хәтта тасвирлау темасын сайлауда да каләм әһеленең рухияте чагылыш таба. Әйе, йөрәкнең хәл-халәте кардиограммада аермачык күренгән шикелле, язганнарда вөҗүд үзенчәлекләренең сиземләнүе бик табигый. Шәхеснең асылын билгеләүче төп хасият шигърият өлкәсендә аеруча җете гәүдәләнә. Шушы уңайдан тарихчы Василий Ключевскийның инануы, төгәлрәк әйткәндә, аның кызыклы аналогик әйтелмәсе хәтердә яңара. «Язучы бөтенләе белән үзенең китабына, композитор исә ноталарына күчә, – дигән ул. – Китапны ачып карагыз, ноталарны җәеп салыгыз, икесен дә укый алган кеше хозурында аларның иҗатчылары торып басар»

Сүз дә юк, кәгазь битенә төшерелгән теләсә нинди парча аның кемнеке икәнен ачыкларга нигез бирми. Әдәби почеркның аерылып торуы тәкъдири сәләт дәрәҗәсенә бәйле. Ә менә каләмдәшем Айдар Хәлимнең күпкырлы эшчәнлеге ошбу сәнгатьчә кагыйдә таләпләренә тулысынча туры килә. Гаять үзгә табигатьле мондый шәхесне бүтәннәр белән бутау мөмкин түгел. Һәм әсәрләрен дә. Аларның һәркайсы астына куелган эчке имзаны тәгаенләү сизгер тоемлы укучы өчен артык мәшәкать тудырмый. Алай гынамы? Хәтта аерым мәҗмугасы буенча да әдипнең чын сурәтен төсмерләргә буладыр. Һәрхәлдә, карар күзгә чикләнгән кебек күренгән әлеге җирлектә иҗатчының сыйфатламасына күпләп шәрехләр өстәү ихтималлыгы ачыла. Бер китап кысаларында кальб-күңел галәмен иңләү... Ихластан әйтәм, Айдар Хәлимнең «Шушы кырлар, шушы тугайларда...» дигән саллы җыентыгы1 кулыма кергәч, мине инде күптәннән үзенә җәлеп иткән четерекле максатка алыну теләге уянды.

Иҗек чемчеп йөргән чиста шагыйрь

Түгел бит мин – мескен дәрвиш тә...

Бу тормышка атылып килеп кердем,

Изүләрем чишкән рәвештә!

«Баймак»

Зур әдәбиятка менә шундый күтәренке рухтагы дулкында бәреп кергән Айдар Хәлим халык язмышына бәйле олуг максатларга үзен иҗтимагый яктан ничек әзерләгән иде соң? Шагыйрьнең эчке табигатенә ниндирәк сыйфатлар салынган? Боларны ачыклау өчен учтагы сырларны укый белүче чегән фалчысына яки язу рәвеше белән холык арасындагы бәйләнешне өйрәнүче графологка, яисә галәми киңлектә фараз коручы астрологка мөрәҗәгать итү кирәкми. Күңел кылларының әдәби әсәрләр тукымасына күчкән тибрәнеше бөтенесе хакында да шактый аңлаешлы төстә сөйли. Автор аерым шигъри юлларда да үз асылын турыдан-туры сиздереп үтә: «...Нинди ихлас киңлек, Нинди ярсу хисле тирәнлек!» Мәгълүм китаптагы «Баймак» исемле шигырьдән китерелгән әлеге сүзләрне Айдар Хәлимнең иҗат дөньясын тасвирлаганда да кулланырга мөмкин. Аның җан-тәнендәге органик хасият, мөгаен, ярсу хисләр өстенлегеннән киләдер. Мондый халәт йөрәктә ихтыярсыз дәрт ташкыны кузгата, шәхесне мөкатдәс йөкләмәләр хакына янып яшәүгә этәрә. «Кем ул шагыйрь?» Бер әсәренең башына ук чыгарылган ошбу сорауга Айдар Хәлим гомерлек кредосы кушканча җавап бирә: «Шагыйрь ул – Везувий. Янар таулар белән чагыштырам мин аны». Әлбәттә, ул охшату белән генә чикләнеп калмый, үзен дә һәрдаим авыр вазифада күрә. «Кеше куандырам» дигән өчьюллыкта ачыктан-ачык шуңа ишарә ясала.

1 Хәлим А.Н. Шушы кырлар, шушы тугайларда... : шигырьләр. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2017. – 479 б.

Көн туу белән үземне яндырам –

Кеше куандырам,

Кеше куандырам...

Кем әйтмешли, эчке янулы шагыйрьнең төтене дөрес чыга. Байтак иҗат осталары беравыздан диярлек раслаганча, үзе рухлана белмәгән башкаларны дәртләндерә алмый; ялкынлы сүзләр генә бәгырь кузларын үрләтә; аң-зиһенне яктырткан уйлар кальбне җылыта да. Өстәвенә игелекле максатларга хезмәт итүче чын шигърият чырагы җәмгыятьнең туң йөрәкләрен пешергәләп торырга да сәләтле... Яну кайдан килә? Сәнгать өчен үтә кирәкле саналган утның чыганагы – яшьнәүләрне гасырлар дәвамында өзлексез кичергән милләт җанында. Моның чынлыкта шулай булуын Айдар Хәлим дә аңлый.

Утларын-суларын кичеп яшәсәң халкың белән,

Ул исем баета хисне сүрелмәс ялкын белән.

«Туган җиремә»

Чуен-корыч коючылар искәрткәнчә, домна миче берара янмый торса, ул инде бөтенләй яраксызга чыга. Хәтта мич тә!.. Янудан читләшкән талант исә, сәнгатькяр булудан туктап, буш куык очыручыга әйләнә. Бу җәһәттән Айдар Хәлимне эчке тынычсызлыктан битәр, ярсулы хис-кичерешләрнең ни-нәрсә хакына ташуы күбрәк борчый. «Әткәм-әнкәмә мәдхия»дә үтә мөһим максат, җан-тән иҗтиһатының мәсләге ап-ачык күренә: «Биргәнсең алтын тамчыңда Гали батырлар көчен, / Үз кирәгемә бер янмый, ун яндым милләт өчен». Аның гомер әманәтенә әверелгән мөбарәк гамен башка каләмдәшләре дә, атап әйткәндә, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин да ихластан икърар кыла. «Айдар Хәлим – үзенең яшәү рәвеше, иҗтимагый гамәле, әдәби эшчәнлеге белән безнең тормыш-хәятыбызда феномен күренеш, – дип язды ул «Янаяна иҗат итә» исемле мәкаләсендә. – Әдиплеген таныган хәлдә, ул бүгенге көннең иң актив милләтпәрвәр публицисты да. Гүя ике башына да ут капкан шәм. Өстәвенә уртасын үзе үк бик теләп яндыра шикелле. Күрәсең, генетик коды шундый... Ярсулы, ашкынучан, каудар шәхес. Күңелендәген теркәп калырга өлгерә алмамдыр дигәндәй, кордашым кабалана-бәргәләнә дә бугай».

Элгәрләр хәтеребезгә сеңдергәнчә, һәркемнең күңелендә бер арыслан ятар. Ай-һай, гайрәтле Айдар Хәлимдә берәү генәме икән?! Үзара азмы-күпме бәйләнеш тотучылар аның шактый каршылыклы шәхес булуын, үзендә рәхимлелек һәм усаллыкны бергә яшәтә алуын яхшы беләдер. Әйе, ул кырыс холыклы – талканы бик коры. Һәм кирәктә нәзакәтле дә. Әмма гелән туры сүзле. Садагындагы тәнкыйть уклары беркемне дә аямый. Бүтәннәр өчен әллә ни ятышып бетмәсә дә, аңа әледән-әле каһкаһәләп көлү дә килешеп тора. Хәтта кан дошманының үтендә... битен дә юарга мөмкин... Менә шундый зат. Нишлисең бит, халык мәнфәгатьләрен яклап көрәшүчеләр сафына бассаң, ак-пакь сөттә коенып кәефләнүләргә вакыт бирелми. «Арысланнан куян үрчемәсен!..» Әнә шулай өндәгән шагыйрьгә, «Йөрәгем белән каплыйм» дигән ярсулы әсәрендәгечә, акыл өйрәтүчеләр дә табыла: «Ничә күрмә, йөзең җимерек! / Кайгырма, сүкмә, елмай бераз, / Син яна-көя дип кенә килми калмас безгә инкыйраз!»

Гыйбрәтле тормыш кат-кат сиздерә: газиз халкына матур киләчәк даулаганда, гаярь зат ямьсезләнергә дә мөмкин. Нәкъ менә шушы моңсу мизгелдә Айдар Хәлимнең «Яшел печән» исемле шигыре күз алдына килә. Анда көзге урман аланы сурәтләнә, гадәти печән чүмәләсе үзәккә алына. Әле кайчан гына үсеп утырган үләннәр сагышлы, гүяки аларның өстенә көне-төне зәгъфран яңгыры яуган. «Тыштан минем кебек картайган ул, / Имән кайрысыдай карайган...» Сәнгатьчә чаралардан оста файдаланучы автор әнә шундый көтелмәгән параллель үткәрә. Аннары шигъри охшашлыктан тәэсирле нәтиҗә чыгара.

Әмма ошбу караңгы сүрүне

Аз-маз кузгатсаң да күрәсең:

Гаҗәп! Хуш ис! Аннан борын ярып

Килеп чыга печән ямь-яшел.

Мин үзем дә, нәкъ шул чүмәләдәй,

Онытылудан оеп утырам.

Кулбашыма кагылып куйсалар да,

Моңнарым түгәргә тотынам...

Әлеге юлларны укыгач, атаклы каләм ияләре тормышында күзәтелгән үзенчәлекле охшаш хәлләр искә төшә. Шуларның берсенә тукталыйк. 1924 елның сентябре. Рус шагыйре Сергей Есенин Азәрбайҗан башкаласы Бакуга килә. Төрле очрашуларда катнаша, сәйранда да була. Табигать кочагында куңел ачкан чакта ул дусты Пётр Чагинга ымлап, аның игътибарын челтер-челтер иткән кизләүгә юнәлтә. «Мин дә менә шундый тутыгып беткән улак, – ди әдип тыныч кына. – Ә бит минем аша хәтта әлеге чишмәнекеннән сафрак су ага».

Сүз сөрешен дәвам итеп, үзебезнең Габдерәхим Утыз Имәнине тыңлап узу урынлы булыр. Аның шундый чакыруы мәгълүм: «Ал гыйлем, чөнки тереклек суы ул». Иң югары сәнгать төре саналган шигъриятне дә, һичшиксез, адәм баласын пакьләндерүче чишмә белән чагыштырырга мөмкин. Халык рухиятен арулау вазифасын үтәү чын талантларга алай җиңел бирелми. Борынгы һиндлар әйтмешли, кеше коры теләктән гайре, максатына көч куеп ирешә. Ошбу гап-гади кагыйдә иҗатка да кагыла. «Уйлап кына җыр тумый... Фикер генә әле шигырь түгел, Гамәл түгел үткер вәгазь дә...» Күргәнебезчә, Айдар Хәлим «Нью-Йорк Сабан туенда» дип аталган әсәрендә күпләргә таныш хакыйкатьне тезмә кимәлдә үзе аңлаганча шәрехли. Әйе, ниндидер нәтиҗәгә өметләнсәң, хәрәкәт ясарга тиешсең. Шагыйрь моның шулай икәнлеген кинаяле рәвештә дә төшендерә.

...Башына сукты илһамы –

Шартлап ярылды кузак.

«Шедевр шигырь турында баллада»

Үзләренең мәктәбен тудырган күренекле әдипләр искәрткәнчә, билгеле бер вазгыятьтә кыюлык күрсәтмәгән каләм әһеле күкләр тарафыннан бирелгән талантын тулаем ача алмый. Гомумән, табигатеңә гайрәтлелек һәм тәвәккәллек ише сыйфатлар салынмаса, әдәбиятка килүең җәмәгатьчелеккә бернинди дә файда китермәс. Күпне кичергән остазлар хаклы. Борынны кайнар суга тыкмаган килеш мәгыйшәт казанында кайнау мөмкин түгел. Санап үтелгән әлеге мөһим үзлекләр Айдар Хәлим холкында артыгы белән бар. Ул үзенең аермалы хасиятен иҗатында да сиздергәләп тора. «Алга, татар, алга!» исемле әсәрендә аның темпераменты шактый ачык чагыла: «Иман чыксын йөзгә! Ялкын төшсен сезгә! Хаклык булсын сүздә!» Автор нинди шартларда эшләвен дә бик үтемле төстә искә төшергәли. «Шагыйрьләрне энә өсләрендә Язган шигыре генә бүләкли», дип раслый Айдар Хәлим «Башлам башында» циклында. Тынгы тапмаучы җан-тән халәтен аңлаткан чакта аңа нечкә лиризмның да ярдәме тия. Янәдән кабатлап әйткәндә, терек дөньяда хәрәкәт кирәк. «Мәтрүшкә йокысы» дигән парчада барысы да сәнгатьчә сурәтләнә.

Мәтрүшкәләр чәчкә аткач йоклый,

Шуңа булмый, диләр, хуш исе.

Хуш исләрен таратсыннар өчен

Кала, имеш, тотып селкисе.

Сәнгатьнең бәрәкәтле тамырлары тереклек җирлегенә тоташкан. Каләмгә үрелгән иҗатчы гавам көнкүрешенең социаль мәсьәләләреннән, кешелекне борчыган хәлкүренешләрдән бервакытта да читләшә алмый. Әдәбиятның максатлары ук шушы чынбарлыкка юнәлтелгән. Үзен «рух фидакярләре» сафында санаучы әдип, әлбәттә, газиз милләтен теләсә ничек якларга тиеш. «Яшәүнең асылы – көрәш...» Туган тиягендәге Мендәрле Кул чишмәсе хозурында әнә шулай икеләнүсез белдергән Айдар Хәлим «Халкыма» исемле шигырендә ата-баба әманәтедәй йөкләнгән өстенлекле бурычын тагын да ачыклый төшә: «Әй якладым бит мин сине, Әй таплардан сакладым! Кальбеңдә сине яратмас Һичбер тимгел тапмадым!» Шагыйрь насыйп язмышыннан зарланмый, киресенчә, горурлыгын башкаларга да сиздертә. «Туры телем белән илгә кереп, Һичкайчан бирмәдем билне мин!..» Ихлас күңелдән артык шапырынмыйча әйтелгән ошбу сүзләр («Сагыну») язучы Глеб Успенскийның тәэсирле нәсыйхәтен ишеттергәндәй тоела. «Реаль тормыш хаксызлык һәм явызлык турында шулкадәр каты итеп кычкыра ки, – дигән ул, – бу тавышны игътибарсыз калдыру һәм үзеңне уйдырмалар ярдәмендә тынычландыру бөтенләй мөмкин түгел. Җәмгыятьнең ни-нәрсә хакында аваз салуын яшермичә сөйләргә кирәк».

Чарлагансың телләремне акташ чарлары белән,

Барлагансың йөрәгемне милләт зарлары белән.

«Әткәм-әнкәмә мәдхия»

Мәгълүм ки, «милләт зары» төшенчәсе берничә мәгънәгә ия. Ә шагыйрь Айдар Хәлимнең мәҗрух йөрәгендә әлеге фразеологик әйләнмә йөзгә тармакланып китә. Төрле әсәрләр җирлегендә күзалланган үзенчәлекле манифестта өммәтебез язмышына бәйле мөһим мәсьәләләр күтәрелә: гасырлар дәвамында мәйдан тоткан халыкның дәүләтчелеген тиешенчә торгызу да, «вакытында җирне селкеткән» татарның чын-чынлап тигез хокуклылыкны даулавы да, буыннар тарафыннан өзлексез камилләштерелгән тәрбия мәктәбе традицияләрен саклау да, хәтта күкләргә аңлаешлы саналган мөбарәк телебезне киләчәккә илтү дә, безгә янаган инкыйразны котылгысыз тәкъдиргә әверелдермәү чараларын күрү дә... Дөрес, шушы юнәлештә иҗтиһат кылу өчен хак тарихны яхшылап белү сорала. Философча фикерләү дә сиңа булышлык күрсәтсен. Әгәр җилкән бауларын ычкындырмаска теләсәң, сәяси әзерлегеңне дә ныгыту лязем. Милли мәнфәгатьләрне кайгырткан чакта кайнар публицистлык та зарур. Үзен әйдаман итеп тоючы әдипләр җәмгыять хезмәтеннән дә читләшмәскә бурычлы. Шөкер, Айдар Хәлимнең харизматик шәхесендә боларның бөтенесе дә җитәрлек. Ул әлеге мәҗбүри сыйфатларны күпкырлы әдәби иҗатында да, үзе нигезләгән «Аргамак» журналы мөхәррире вазифаларын үтәгәндә дә, Бөтентатар халык корылтаенда оештырылган Милли Мәҗлесне җитәкләгәндә дә, башка җаваплы эшләрдә дә лаеклы рәвештә күрсәтте инде.

Тормыш аерым хәлләр җәһәтеннән дөньяга төрлечә аваз бирә: ачы тавыш белән дә, күнегелгән гадәти тонда да, хәтта пыш-пыш итеп тә... «Бер тавыш килде колакка», дигәндәй, кискен нәгърәне күпләр ишетә. Ә менә шыпыртлап дәшү һәркемгә дә барып җитми. Безнең яшәештә кабатланып торган сызлану ымлыкларын тавышалгыч җайланмалары да кабул кылмаска мөмкин. «Кайный, кайный йөрәгемнең ташы!..» «Кара көннәр» шигырендә шулай өзгәләнгән Айдар Хәлим, һичшиксез, теләсә нинди яңгыраштагы милләт зарын сизәргә сәләтле. Аның кальбе шар ачык, күңел тоемы гаять көчле. Күренекле композитор Заһит Хәбибуллинга да ул үзенчә уйлап сүз куша: «Скрипкәң дүрт кыллы икән... Исән булсын. Өстә минем йөрәк кылын – Бишәү булсын!» («Өстә...») Шагыйрьнең озын һәм кыска дулкыннарга корылган бәгыре илһамлы аң-зиһенен сокландыргыч образлы гомумиләштерүләр ясауга этәрә. «Әнкәм каберендә» әсәренең соңгы юллары, мәсәлән, ассоциатив киңлекне аеруча ачык гәүдәләндерә.

Тыңлыйм кабереңне... Ишетәм: бүген һәм киләчәктә

Җир йөрәге синдә тибә һәм мәңге тибәчәк тә.

Безнең татар шигъриятендәге хиссият башлангычы матурлыкка сокландырудан битәр, әүвәл моң-зар белән тулы күңелнең авырткан урыннарына кагыла. Әлеге ярсынуларның күпчелеге, әлбәттә, милләт гаменә баглы. Алыс гасырлардан килүче олы ваем Айдар Хәлимгә дә тынгылык бирми. Генетик борчулар кимеми. «Планнан тыш туа моңнарыбыз, Планнан тыш чыга яшебез...» Стахановчылар илендә тәрбияләнгән шагыйрь, «планнан тыш» әйтелмәсен кулланып, тикмәгә генә шулай язмагандыр. Биләргә аяк баскач та, аны тарихи хәтер бимазалый. Элекке горурлыклар үкенечкә әйләнгән. Мәгълүм Хуҗалар тавының исеме инде җисеменә туры килми. «Бүген без дә милләтме?» дип, үз-үзен тинтерәтә шанлы кавем варисы («Бәйләр биләмәсендә»). Мондый затларның җанын телгәләүче уйлар хәтта ерак сәфәрләрдә дә уяу. Гаҗәп бит, каләмдәшләр Айдар Хәлим белән Илдус Гыйләҗев, төрле вакытта Америкага барып, АКШның финанс үзәгендәге биек йортка күтәреләләр. И-и татар балалары, Казан ятимнәре! Аларны башка кыйтгаларда да канга сеңгән хафа ычкындырмый. Беренчесе «Эмпайр-Бильдинг, 106 нчы кат» исемле шигырендә әрнеткеч ярасы ачылган бахырдай аһ орырга мәҗбүр: «Ник безләрдә кеше кадере юк? Көтмәгәндә хистән җепшедем...» Ә икенчесе сәрләүхәсез әсәрендә эчендәге борчуын үзенчә түгә:

Уолл-Стритка карап сокланганда

Йөз дә унынчы каттан,

Үзәкләрне өзгеч сыкрау белән

Сине уйладым, Татарстан!

Мондый могҗизалар корыр өчен

Ирлекле булу кирәк...

(Дәвамын 01, 2021 санында укыгыз)

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев