Гани генерал (повестьның дәвамы)
Гани кызыксынып күз салды: армия газетасының «Куркусызларга дан!» исемле баш мәкаләсе белән чыккан санында 38 нче дивизиянең сугыш хәрәкәтләренә бәя бирелгән иде: «Идел буе далаларында командир Сафиуллинның батыр сугышчылары дан казандылар. Совет армиясенең искиткеч батырлары, бик оста штурмнар ясап, үз участокларында дошман ныгытмаларын җимереп алга баралар, дошманга тын алырга да ирек бирми куалар...»
***
Шәһәр янында камалышта калган 330 мең гитлерчының хәле
көннән-көн кыенлаша барды. Боҗра сыман кысылган саен гитлерчылар
катырак торалар, бу аларны санап бетергесез югалтуларга дучар итә
иде. Кышкы салкын да аларга кирәген бирде. Араларында кул-аягын
өшетеп, сафтан чыгучылар шактый иде.
Совет командованиесе, урынсыз кан коелмасын өчен, 1943 елның
8 гыйнварында Паулюска ультиматум куйды: мәгънәсез каршылык
күрсәтүне туктатырга һәм корал ташларга тәкъдим ителде. Әмма
җавап булмады. Ике як өчен дә зур югалтуларга китергән атышлар
дәвам итте.
Ай ахырында Гани җитәкчелек иткән дивизия өчен зур вакыйга
булды. 26 гыйнвар киче иде. Төньяктан салкын җил исә. Шәһәр
эчендә һәм каланың төрле ягында артиллерия тавышлары дәвам
итә. Һәр урам, йорт, подваллар өчен рәхимсез сугыш бара. Төнге
сәгать унбердә алгы сызыкка дошман ягыннан ак әләм күтәргән бер
җиңел машина килеп туктады. Дивизия штабына алгы сызыктан,
немецларның 297 нче пехота гренадерлары дивизиясе командирыннан
парламентёрлар килде. 38 нче дивизия командирын күрергә телиләр,
дип шалтыратып әйттеләр.
– Утны туктатыгыз, күзәтүне көчәйтегез, парламентёрларны минем
янга җибәрегез, – дип боерды Гани.
Штабка алты немец офицеры, бер тылмач килеп керде. Ганине
күргәч, барысы да аягүрә басты. Офицер сөйләгәнне тылмач тәрҗемә
итә барды:
– Без 297 нче пехота гренадерлары дивизиясе командиры Мориц
фон Дреббердан килдек. Дивизиянең солдатлары һәм командирлары,
генерал белән берлектә, әсир төшәргә, җиңүчеләргә корал һәм
техниканы тапшырырга әзер. Капитуляция шартлары, кайда һәм
ничек корал тапшыру турында сөйләшеп килешергә килдек...
Төнге икенче яртыда исә гитлерчыларның 297 нче пехота
гренадерлары дивизиясенең исән калган солдатлары һәм офицерлары,
дивизия командиры һәм штабы белән берлектә, колоннага тезелеп,
ак флаг күтәреп, 38 нче дивизия штабына килеп җитте.
65 яшьтән өлкәнрәк, таза гәүдәле, озын буйлы, ак чәчле дивизия
командиры Мориц фон Дреббер Сталинград янында югары
начальниклар рөхсәтеннән башка үз ирке белән дивизиясен алып
чыккан беренче генерал иде.
– Полкларыгыз, солдатларыгыз кайда, генерал әфәнде? – дип
сорады аннан Гани.
– Бу хакта сезгә сөйләп торасы юк инде, – диде фон Дреббер,
көлемсерәп. – Исән калганнары барысы да сезнең карамакка
килделәр, полковник әфәнде. Мин үз солдатларыма корал ташларга
приказ бирдем, әмма алар минем фәрманымнан шактый элек корал
ташлаганнар икән.
Чыннан да, аның полк һәм батальон солдатлары, колонна-колонна
тезелеп, әсирләрне җыю өчен билгеләнгән пунктка агылалар иде.
Гани аңа фронттагы хәлләрне, совет гаскәрләренең Ленинград
блокадасын өзүләре, Төньяк Кавказда, Воронежда уңышлы һөҗүмгә
күчүләре турында хәбәр итте. Чолганышта булган генерал боларны
беренче ишетте. Гитлер командованиесе бу уңышсызлыкларын үз
генералларыннан да яшергән икән.
– Сезгә ничә яшь, полковник? – дип сорады кинәт фон Дреббер.
– Утыз җиде.
– Шундый яшь кеше икәнсез, инде ак чәчле генералны җиңеп, әсир
итә алдыгыз! Мин бу шәһәр янында әсир төшкән беренче генерал
икән! Менә монысы күңелгә нык тия!
– Беренчесе, ләкин соңгысы түгел, – диде Гани, елмаеп.
– Әйе, соңгысы түгелдер, – дип җөпләде аны немец генералы. –
Дөресен генә әйткәндә, шәһәр янында боҗрага килеп капкач, күп
генераллар, шул исәптән Паулюс та, каршы торуның файдасыз, алай
гына да түгел, җинаять икәнлеген аңлаганнар иде инде. Ләкин фюрер
үз генералларының фикере белән санлашмый шул...
Кинәт аның сүзен бүлеп, телефон тавышы ишетелде. Аннан
полковник Морозовның 422 нче дивизиясе штабыннан мәгълүмат тәртибендә бригадный генерал Дмитриу кул астындагы 20 нче румын
дивизиясенең корал ташлавын хәбәр иттеләр.
– Менә күрәсезме, генерал әфәнде, – диде Гани, тагын елмаеп.
– Инде икәү булдыгыз. Тагын бер генерал үзе теләп әсирлеккә
бирелгән…
***
Шәһәрне гитлерчылардан арындыру өчен батальоннарда штурм
группалары оештырылды. Кала эчендә көне-төне урам сугышлары
башланып китте. 29 гыйнварга каршы төндә аеруча кискен
бәрелешләр барды. Урамнар, йортлар бер төн эчендә әллә ничә тапкыр
кулдан-кулга күчте.
Урамның үзәгендә урнашкан өч катлы зур таш йорттан аерата
күп ут яудыралар. Гани бинокль белән карады: йортны гитлерчылар
төрле яктан оборона өчен җайлаган. Икенче кат тәрәзәләреннән
уннарча пулемёт тыкылдап тора. Беренче подъездның ишек төбенә
туп куелган, ул туры наводка белән ата. Йортның бер ягында ике
танк тора, аларның туплары һәм пулемётлары штурмга баручы
группаларга ут яудыра.
Әсирлеккә төшкән Мориц фон Дреббер ул йортта 14 нче танк
корпусы командиры генерал-лейтенант Шлеммер штабы урнашуын
хәбәр итте. Генерал үзе дә шунда булырга тиеш, диде ул.
Гани штурм ясаучы полк командирына танкка каршы ата торган
тупларны якынрак китереп куеп, туры наводка белән ут ачарга
боерды. Яшерен позицияләрдәге артиллерия полкы да йортның
подъездларына төбәп, берничә залп биреп алды. Туры наводкага
куелган туплар дошман пулемётларын берәм-берәм юк итә башлады.
Кинәт беренче катта ак флаг күтәрелде. 14 нче танк корпусының
штабы, штаб командиры генерал-лейтенант Шлеммер, штаб
начальнигы, сиксәнләп офицер һәм солдатлар кул күтәреп урамга
чыктылар.
Гани барлык солдат һәм офицерларны дүртәрләп бастырып,
колоннага тездерде. Иң алга генерал Шлеммерны бастырды. Ак
флаг күтәреп, артыннан сиксән офицер һәм солдатлар ияртеп, урам
уртасыннан баручы генералны күргәч, колоннага әле бу йорттан, әле
башкасыннан бүтән частьтагы немец солдатлары һәм офицерлары
да кушыла башлады.
Әсирләр колоннасы дивизия штабына кайтып җиткәч, Гани алман
генералын үз кабинетына кертергә боерды. Ул әсир генералны
игътибар белән күзәтте. Шлеммерның яше алтмыш биштән узган,
чырадай озын буйлы, йөзен сакал-мыек баскан. Үзе генерал
формасыннан – мундир җиңнәрендә эсэс знаклары, күкрәгенә
орденнарын һәм тәреләрен таккан. Үзе тәҗрибәле хәрби җитәкче, Беренче Бөтендөнья сугышында французларга каршы сугышкан,
Икенче Бөтендөнья сугышында, танк дивизиясе командиры буларак,
Франция армиясен тар-мар итүдә катнашкан һәм Советлар Союзына
һөҗүм иткәнчегә кадәр фашистлар Германиясе басып алган барлык
илләрдә булырга өлгергән.
– Хәзер сез безне нишләтәсез инде? – дип сорады ул.
– Сезне штаб начальнигыгыз белән армия командующиена
озатабыз. Ә солдатларыгызны һәм офицерларыгызны сугыш
әсирләрен җыю пунктына җибәрәбез, – диде Гани.
– Сугыш законы буенча, әсир ителгән офицерлар солдатлардан
аерылырга һәм аерым тотылырга тиеш.
– Сез үзегез сугыш законнарын үтәдегезме соң?! – дип кычкырып
җибәргәнен сизми дә калды Гани. – Хәлсез карчыкларны, картларны,
бала-чагаларны үтерү, совет әсирләрен мыскыл итү, атып үтерү, асу
– боларны сез сугыш законнары буенча эшлисезмени?!
Генерал башын түбән иде. Кинәт ул кычкырып елап җибәрде:
– Мин нинди генерал инде хәзер? Хурлыкка калдым, карьерам
бетте...
Шәһәр өчен соңгы атышлар озак бармады: 31 гыйнварда генерал
Паулюс һәм аның штабы әсир ителде, 2 февральдә генерал Штеккер
җитәкчелегендәге кырык меңлек группа капитуляция ясады.
Алты ай барган канлы сугыш тынып калды. Гитлерчылар
Сталинград өчен сугышларда 600 мең солдат һәм офицерларын
югалтты, 300 мең солдат һәм офицер әсир төште. Яраланган
сугышчылары бер миллионнан артып китте.
Гани Сафиуллин җитәкләгән 38 нче укчы дивизия исә, августның
беренче көннәреннән башлап гитлерчыларның камалышта калган
группаларын тар-мар иткәнчегә кадәр, 12 мең солдат һәм офицерын
әсир итте, шулар арасында ике генерал, сигез полковник та бар иде.
Трофей итеп, сугышларда җитмешләп танк, егерме ике самолёт,
3 бронепоезд, 400дән артык туп һәм миномёт, күп кенә вагон, паровоз,
меңләп автомашина, өч меңләп автомат, 800 пулемёт, 100ләп төрле
склад, 500 ат алынды. 15 меңләп солдатын һәм офицерын юк иттеләр,
108 танкын, меңләп автомашинасын кырдылар, биш самолётын бәреп
төшерделәр.
Ныклык, батырлык, тәртип, оешканлык күрсәтеп сугыша
белгәннәре һәм Сталинград янындагы җиңүләре өчен, 38 нче
дивизиягә Оборона Халык Комиссары приказы белән 1943 елның
1 мартында «Гвардия» дигән мактаулы исем бирелде.
Фронт Хәрби Советы, хезмәт ияләре депутатларының өлкә Советы
һәм партия өлкә комитеты үтенече буенча, СССР Оборона Халык
Комиссары приказы нигезендә, дивизия Сталинград исемендәге
гвардия дивизиясе дип йөртелә башлады. Февраль ахырларында исә дивизия командиры Гани Сафиуллинга генерал-майор петлицалары
тапшырылды.
64 нче армиянең Хәрби Советы сугышларның уңышлы
тәмамлануы, камалыштагы дошман гаскәрләренең тар-мар ителүе
уңае белән, дивизия командирлары һәм аларның урынбасарлары өчен
кабул итү мәҗлесе үткәрде. Армия командующие Шумилов шунда
Гани кулына берничә газета тоттырды:
– Үзең күрмәгәнсеңдер әле?
Гани кызыксынып күз салды: армия газетасының «Куркусызларга
дан!» исемле баш мәкаләсе белән чыккан санында 38 нче дивизиянең
сугыш хәрәкәтләренә бәя бирелгән иде: «Идел буе далаларында
командир Сафиуллинның батыр сугышчылары дан казандылар.
Совет армиясенең искиткеч батырлары, бик оста штурмнар ясап,
үз участокларында дошман ныгытмаларын җимереп алга баралар,
дошманга тын алырга да ирек бирми куалар...»
«Правда» газетасының 1 февраль санында исә Мориц фон Дребберның
Гани дивизиясенә әсирлеккә бирелү вакыйгасы «Генераллар әсирлеккә
бирелә» мәкаләсендә җентекләп сурәтләнгән иде.
38 нче укчы дивизиянең һәр солдаты исә, зур горурлык белән, шул
көннән үзләрен «сафиуллинчылар» дип йөртә башлады. Бик тиздән
дивизиягә багышланган «Алга, сугышчан Утыз сигезенче» җыры да
фронт сызыкларында, окопларда яңгырый башлады:
Авырлыклар безне куркытмады,
Сугышларда чыныгу алдык без.
Җир тетрәткеч көчле һөҗүмнәрдә
Сталинградны саклап калдык без…
(Дәвамы бар)
«КУ» 11, 2026
Фото: magnific ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев